Балагыз төнлә сөйләшәме?
консультация по теме

Кашапова Гульнара Раисовна

Ата-аналар почмагына , ширмага кую өчен материаллар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bala_tonl_soylsh.doc333.5 КБ

Предварительный просмотр:

 

         Кайчак төнлә бала бүлмәсенә кереп карасаң, еш кына баланың йокы аралаш ыңгырашуына, сөйләшүенә, хәтта елавына һәм көлүенә шаһит буласың, мондый күренеш күп кенә ата-ананы борчуга сала, аларның бармаган хастаханәләре, эчмәгән дарулары калмый. Әмма алай хафаланырга ашыкмагыз!

                                                                                                                                                             

                Табиблар төнлә сөйләшү күренешен еш кына латин термины белән “сомнилоквия” дип атыйлар һәм аның берничә теориясен ассызыклыйлар.  

          Баланың көндез алган хис-кичерешләре төнлә сөйләшү нәтиҗәсе булырга мөмкин, бу кичерешләр гел тискәре генә булырга тиеш дигән сүз түгел. Мәсәлән, булып узган яңа, матур вакыйгалар, бәйрәмнәр, кызыклы күренешләр баланың психикасына көчле йогынты ясый. Шуңа күрә алар олыларга караганда төнлә күбрәк сөйләшә.

                     

        Әгәр балагызның йоклаганда сөйләшүенә тап булсагыз, аңа тәрле тынычландыручы дарулар бирергә ашыкмагыз. Бик актив уздырылган көннән соң, бала төнлә сөйләшергә мөмкин – бу табигый хәл. Шулай да һәр көн кич белән, йокы алдыннан өйдә тыныч мохит булдырырга, балагызга төнгә кадәр телевизор каратмаска, йокы бүлмәсен җилләтергә, көн дә баланы саф һавада йөртергә тырышыгыз.

          Ләкин бала иртә белән дә артык хисле булса, күргә һәр вакыйгага кычкырып, елап игътибар итсә, аны табиб-неврологка күрсәтергә киңәш ителә. Баш миенең эшчәнлеген тизләтә һәм анда кан йөрешен яхшырта торган дарулар тәкъдим итәр ул.

 

         Йоклау процессы берничә фазадан тора: әкрен дулкынлы һәм тиз дулкынлы фазалар. Йокы вакытында әлеге фазалар бер-бер артлы 90-120 минутлы цикл аша чиратлашалар. Төнлә сөйләшү күп очракта бер фазадан икенчесенә күчкәндә була. Галимнәр тарафыннан төнлә сөйләшү йокының әле тирән булмаган чагында күбрәк очравы расланган.

     

 

     

 Әгәр бала уянмыйча бер-ике сүз әйтеп, соңыннан тирән йокыга талса, борчылмагыз. Шулай итеп ул үзен юата, йоклата гына. Юкка гына ата-аналарга сабыйны йоклатканда әкрен генә җыр көйләргә кушмыйлар бит: акрын көйле сөйләмнән бала тизрәк йоклап китә һәм тыныч йоклый.

 

        Сабый балалалрга килгәндә, яңа гына теле ачылып килгән нәниләрнең беренче сүзләре дә йокы аралаш әйтелергә мөмкин. Бу - өндә күргән вакыйгалар, булып узган күренешләрнең бала аңында үзләштерелү нәтиҗәсе. Галаимнәркүзәтүенчә, кечкенә эт балалары да йоклаган вакытта өрә башлыйлар икән. Сабыйлар да башта сүзләрне йоклаганда әйтәләр, ә соңыннан өндә кабатлыйлар.

 

   

      Бу очракта ата-ана баласының тирә-юньдә барган күренешләрне аек акыл белән аңлый алуына сөенергә генә тиеш.

 

                 Бала йоклаганда сөйләшү белән кызарып, тирләп чыкса, буылу, һава җитмәү өянәге белән интексә, уянгач та тиз генә аңына килә алмаса, бу – нерв системасы какшавы билгесе.

 

                       

 

Бу очракта баланы табибка күрсәтү бик мөһим. Табибка баланың йоклаганда ничек һәм нәрсә сөйләвен, сөйләменең озынмы-кыскамы булуын һәм, гомумән, балагыз белән булган бөтен хәлләрне сөйләргә кирәк. Сезнең тулы җавабыгыздан гына табиб төгәл диагноз куячак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әгәр балагыз тотлыкса

Тотлыгу — сөйләм теленең бозылуы гына түгел, ә организмның тулысынча авыруы да ул. Тотлыга торган бала начар йоклый, гел тынычсызлана, күргән төшләреннән куркып уяна, елый, аппетиты бозыла, кайвакыт х...

Балагыз нинди төс ярата?

Бер төркем галимнәр, кызлар һәм малайлар ясаган рәсемнәргә карап, тикшерү үткәргән. Алар, сүрәтләрендә нинди төсне күбрәк куллануына карап, балан...

Балагыз йорт хайваны сорап аптратса

Ата - аналар өчен консультация...

Балагыз мәктәпкә әзерме?

Әти-әниләргә киңәшләр....