Балагыз мәктәпкә әзерме?
консультация (подготовительная группа)

Юнусова Гульназ Ильдусовна

Әти-әниләргә киңәшләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bala_mektepke_ezerme.docx273.12 КБ

Предварительный просмотр:

https://zabavnik.club/wp-content/uploads/2018/06/shkolnye_predmety_kartinki_5_12125632.jpg

 Бала  мәктәпкә әзерме?

             http://58chita.detkin-club.ru/images/news/96089445-1024x843_5a4b8e04bb5d4_5ac2e68634ff7.jpg

                                                                                https://photoshop-kopona.com/uploads/posts/2018-08/1535042083_23-3.jpg

                                                                               

Бала мәктәпкә керер алдыннан билгеле бер күләмдә әзерлеккә ия булырга тиеш. Әзерлекне аңа балалар бакчасы һәм әти-әниләр бирә. Күпләребез, мәктәпкә керер алдыннан бала инде укый-яза белергә тиеш, дип саный. Кайбер мәктәпләр баланы хәтта махсус имтиханнар белән кабул итә. Бу сорау бүгенге көндә бәхәсле санала һәм һәрбер мәктәп мәсьәләгә үзенчә карый.

Баланың мәктәпкә әзерлеге берничә күрсәткечтән тора:

   1.Физик яктан әзерлек.

   Бала мәктәптә яхшы укысын өчен ул тиешле дәрәҗәдә физик яктан нык һәм әзер-лекле булырга тиеш. Бары аң ягыннан һәм физик яктан дөрес үсеш алган бала гына акыл эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнә ала. Физик әзерлек өчен җаваплылык тулысынча әти - әнигә һәм балалар табибына йөкләтелә. Бала тудыру йортыннан алып мәктәпкә кергәнче бала зур физик үсеш юлы үтә. Һәр бала да сау сәламәт бу-лып тумаска мөмкин. Күп кенә ата – ана беренче урынга баланың сәламәтлеген ны-гытуга, булган авыруларны мәктәпкә кергәнче,  я бөтенләй дәвалап бетерергә, я өлешчә генә булса да уңай якка үзгәртергә тырыша. Бу максаттан чыгып түбәндәге чараларны үткәрү зарур.

*Балалар табибы белән һәрдаим элемтәдә булу.

*Шифаханәләрдә дәвалану.

*Дөрес туклануга әһәмият бирү.

*Спорт белән шөгыльләнү.

*Гаиләдә уңай психологик халәт, дуслык тудыру.

*Балага бары уңай яктан үрнәк күрсәтү.

   Шулай ук көндәлек режимны тоту, аны бозмау әһәмиятле. Балалар бакчасына йөргән балалар киенә, савыт-сабаларны дөрес куллана, билгеле вакытта йокларга ятарга, вакытында иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш ашарга, уйнарга, саф һавада йөрергә өйрәнгән. Шул ук режимны бала мәктәптә дә төгәл үтәргә тиеш. Дөрес оештырылган көн  – сәламәтлек нигезе. 6-7 яшьлек бала тәүлегенә 11-12 сәгать йокларга тиеш. Төнге йокы балага алган белемнәрен системалаштырырга, стресслардан арынырга ярдәм итә. Көндезге йокы да бала өчен мәҗбүри.

 

         2.Шәхси әзерлек.

   Мәктәпкә беренче тапкыр укучы сыйфатында бару – балага зур җаваплылык өсти. Бала бу көнне ашкынып көтә, нәни йөрәге күпме дулкынландыргыч хисләр кичерә. Бу хисләрне дә әти - әни тәрбияли. Балага мәктәпне, мөгаллимнәрне өйдә ничек сурәтлиләр, бала шулай кабул итә. Хәзерге алдынгы карашлы  әти - әни баланы мәктәпкә дөрес әзерләргә тырыша. Бу беренче көннән үк күзгә ташлана. Кызганычка каршы, кайбер тискәре фикерләр белән ышандыручылар да күзәтелә. Бу очракта түбәндәге киңәшләр артык булмас.

*Баланы мәктәпнең тышкы ягы белән түгел, ә белем алу учагы булуы белән кызык-сындыру зарури.

 *Баланы беркайчан да гел «5» кә генә укырга өндәргә ярамый. Бигрәк тә беренче    адымны ясаганда. Барлык фәннәрне «5» кә үзләштерү өчен нинди кыенлыкларны җиңәргә кирәк икәнлеген, кечкенә уңыштан зур уңыш килүен аңлату отышлырак була.

*Баланы үзе кылган гамәленә җавап тотарга өйрәтү. Бу иң мөһим сыйфатларның берсе.

*Башлаган эшне ахырына җиткерү.

*Үзеңнең һәм иптәшеңнең фикерен хөрмәт итү.

*Мәктәп,  «усал укытучы», начар билгеләр белән куркытмау.

                                                  https://mosmama.ru/wp-content/uploads/shkolnye-prinadlezhnosti_w408_h271.jpg

3.Акыл әзерлеге.

  Баланың иң беренче мөгаллиме -  ата-ана.

  Гаиләдә әти - әни эчкерсез, еш аралашырга,  сөйләшергә ярата икән, бала да шул сыйфатларны үзенә ала.Сөйләшергә яраткан бала күзәтүчән, кызыксынучан, кеше-ләр белән тиз аралашучан булып үсә.Шуңа күрә баланы мәктәпкә әзерләгәндә аның әйләнә-тирә дөньяга күзаллавын киңәйтергә кирәк:

  1.      Ни өчен ел фасыллары үзгәрә?
  2.      Агачлар ничек үсә?
  3.     Кешегә ни өчен баш, борын, колаклар кирәк?
  4.     Ни өчен төрле халыклар була?
  5.     Син нинди һөнәрләр беләсең?
  6.     Әгәр урамда берәр кеше егылса, син нишләр идең?
  7.      «Туган тел» шигырен кем язган? һ.б.

        Шундый сорауларга җаваплар эзләү баланың фикерләү сәләтен үстерә, логик фикер эшчәнлеген арттыра. Сорауларга җавапларны төрле китаплардан, белешмә-ләрдән, интернет челтәреннән табарга мөмкин.

     Балалар һәрвакыт күп сораулар бирергә яраталар.  Әти - әни иренмичә җавап бирсә, бала акыл ягыннан югары үсешкә ия була.

     Бала тууга аның белән авазларны бозмыйча, ягъни олылар белән сөйләшкәнчә сүзләрне дөрес әйтеп сөйләшергә кирәк. Баланың авазларны бозып сөйләшүе   4-5 яшькә төгәлләнергә тиеш. Әгәрдә дөрес, ачык итеп сөйләшергә өйрәнмәсә, баланы киләчәктә укуында зур хаталар, кимчелекләр көтә. Үз вакытында яхшы специа-листларга күренү, һәм ярдәм кулы сузу балага яхшы киләчәк фаразлый.

     Баланы мәктәпкә әзерләгәндә: «Әйдә укыйк әле», - дип түгел, ә бәлки «Әйдә уй-ныйк әле», - дияргә кирәктер. Кечкенә нарасый уен аша, кубиклардан иҗек, сүз

  төзергә өйрәнә. Бала ата-ананың укуын ишетеп үсергә тиеш. Бер үк әсәрне бала әллә ничә тапкыр тыңларга теләве бар. Бала шулай акыл эшчәнлеген баета. Хәтер,  уйлау, фикерләү сәләтен үстерә. Матур әдәбият әсәрләрен сөйләргә өйрәнә. Сөй- ләмендә тулы һәм ким җөмләләр куллана башлый.

Кечкенә генә уңышын күрә белү, мактау да балада ышаныч тудыра.

 Һич кенә дә уңышсызлыкка очраган балага тупас сүз әйтергә, аның шәхесен

  кимсетергә ярамый.

Иң кыйммәтле киңәш: балаңны ничек бар шулай кабул ит һәм ярат. Ул синең йөрәк җимешең. Без аны уңышлары өчен генә түгел, ә бу дөньяда яшәгәне, сау - сәламәт булганы өчен дә яратырга тиешбез. Бала үзе иң зур бүләк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әгәр балагыз тотлыкса

Тотлыгу — сөйләм теленең бозылуы гына түгел, ә организмның тулысынча авыруы да ул. Тотлыга торган бала начар йоклый, гел тынычсызлана, күргән төшләреннән куркып уяна, елый, аппетиты бозыла, кайвакыт х...

Балагыз нинди төс ярата?

Бер төркем галимнәр, кызлар һәм малайлар ясаган рәсемнәргә карап, тикшерү үткәргән. Алар, сүрәтләрендә нинди төсне күбрәк куллануына карап, балан...

Балагыз төнлә сөйләшәме?

Ата-аналар почмагына , ширмага кую өчен материаллар....

Балагыз йорт хайваны сорап аптратса

Ата - аналар өчен консультация...