Сөйләмдә кимчелекне ничек бетерергә?
консультация на тему

Кашапова Гульнара Раисовна

Бала сөйләмендәге кимчелекләрне ничек төзәтергә? Аны нидән башларга?

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bala_soylmendge_kimcheleklrne_nichek_tozterg.docx22.68 КБ

Предварительный просмотр:

Бала сөйләмендәге кимчелекләрне ничек төзәтергә? Аны нидән башларга?

2011-06-01

Баланы  дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга hәм язарга өйрәтү бик мөhим. Чөнки тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә hәм акыл үсешенә ярдәм итә.

Телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүнә комачаулый. Дөрес сөйли алмаган укучы дөрес яза да белми. Шулай ук сөйләмдә кимчелекләр булу балада төрле комплеслар тууга китерә, аралашу процессында психологик киртәләр тудыра.

Баланың телдәге кимчелекләрен төзәтүгә керешкәнче, иң элек баланың кайсы авазларны бозып яки алыштырып әйтүе тикшерелә, hәм ул авазлар исәпкә алына.

Баланың кайсы авазларны бозып әйтүе, аның нинди авазларны төзәтү өстендә эшләргә тиешлеге турында баланың  үзенә дә әти-әнисенә дә төшендерелергә тиеш. Һәр бала  шөгыль алдыннан 2-3 мин сөйләү hәм сулыш органнарын хәрәкәтләндерергә тиеш.

Авазларны дөресләүдә бала укытучыдан үрнәк алырга тиеш. Мәсәлән, дөресләнергә тиешле аваз кергән иҗекләрне логопед яки укытучы үзе ачык итеп укый, ә укучы авазларны әйткәндә укытучының тел, теш hәм ирен хәрәкәтләрен күзәтергә, авазның ничек ишетелүен игътибар белән тыңларга тиеш.

Өйрәнелә торган аваз  төрле очракта килгән иҗекләр белән күнегүләр ясаганнан соң, өйрәнелә  торган аваз кергән сүз hәм җөмләләрне уку, күчереп язу, өйрәнелгән аваз кергән сүзләрне зат, заман белән төрләндереп әйтү-язу күнегүләрен үткәрү отышлы.

Шулай ук өйрәнелә торган аваз кергән калын сүзләр белән нечкә сүзләрне hәм артикуляциясе якын булган авазлар кергән (б-п, д-т, h-х h.б.) сүзләрне чагыштыру күнегүләре ясап, аларның мәгънәләрендәге үзенчәлекләр өйрәнелергә тиеш.

Күнегүләр процессында бала дөрес тыңларга hәм авазларны дөрес ишетергә күнектерелә.

Моның өчен укучы дөрес әйтә ала торган авазлардан иҗекләр hәм җиңел сүзләр белән күнегүләр ясала, кечкенә җөмләләр ачык итеп укытучы ярдәмендә  укыла.  Шуннан соң укучы тарафыннан әйттерелә.

Бала сөләме өчен өйрәнелә торган аваз кергән кыскарак шигырьләр ятлау, мәкалә hәм хикәяләрне укып сөйләү, укылган мәкаләләрне хәтерләп язу, рәсем hәм картиналарга карап сөйләү - өйрәнелгән авазларны ныгытуга ярдәм итә.

Һәр аваз дөресләнгәннән соң, диктант язарга, язудагы кимчелекләрнең төзәлүенә игътибар итәргә кирәк.

Баланың тел hәм языундагы кимчелекләрне төзәтү өчен, укытучының аның гаиләсе белән элемтәдә торуы мөhим фактор булып санала.

 

 

[с], [з], [ш],[ ж], [җ] hәм [ч]  авазларын әйтүдә кимчелекләр

 

 [С] hәм [З] авазларының нормаль артикуляциясе.

Бу авазларны әйткәндә иреннәр, елмайгандагы кебек, бераз ачыла. Тешләр бераз кысыла (1- 1,5 мм), әгәр [с] авазы [о] hәм [у] авазлары белән рәттән килмәсә, тешләр бераз гына күренеп тора.  Телнең аркасының алгы өлеше озынча ялгашсыман хәлгә килеп, өске уртларга таба күтәрелә төшә, hәм тар гына ярык барлыкка килә. Телнең калган өлеше өске кырый тешләргә тия.

Үпкәдән килә торган hава, ялгашсыман ачыклыгыннан hәм тешләр арасыннан чыгып, [c] авазын барлыкка китерә.

[З] авазын әйткәндә, телнең аркасы ныграк күтәрелә, тавыш ярылары ябыла hәм калтырап тора, үпкәдән hава җиңелерәк чыга.

 

 [C] авазы өчен бирем

са      аса      ас    сас

со      осо     ос    сос

 

Миски юа Сәгыйдә.

Су сала Әсмабикә.

Саимә, Салих, Гөлниса, бергә салма ясыйлар.

 

 [З] авазы өчен бирем

өзә         үзе             изү           эзе          көз

изә         күзе          гизү          без          төз

түзә       эзен           бизү         тез           өз

бизә       бүзе          төзү          түз           бүз

 

Зәйнәп    Зөбәйдә     Зөhрә 

Зәйтүнә   Зөбәер       Зиннур

 

 

 [С] hәм [З] авазларын чагыштыру

са-за         аса-аза 

со-зо         осы-озы

су-зу         усу-узу

сы-зы        ысы-ызы

 

 

са-за-са          за-са-за

со-зо-со         зо-со-зо

су-зу-су          зу-су-зу

сы-зы-сы       зы-сы-зы

 

 [Ш] авазының нормаль артикуляциясе.

[Ш] авазын әйткәндә , иреннәр түгәрәкләнеп бераз алга сузыла. Тешләрнең торышы, [с] hәм [з] авазларын әйткәндәге кебек, бераз кысынкы була. Телнең киң очы өске теш уртларының арткы ягына күтәрелә, ләкин каты аңкауга тими. Телнең кырыйлары азу тешләргә кысылып бераз күтәрелә.

Тел аркасының арткы өлеше өскә күтәрелеп, аңкау белән тел арасында тар аралык барлыкка килә.Тавыш ярыгыннан  чыккан hава, авызга кергәч, шунда аерым бер тавыш хасил була. Бу тавыш иреннәр ярдәмендә [ш] авазын барлыкка китерә.

 

ша      аша       ша-ша                         шар             шу       аш      ашы

шо      ошо      шо-шо                         шат             шук     баш    башы

шу      ушу      шу-шу                         Шамил       шул     таш    ташы

шы     ышы     шы-шы                       шагыйрь     шуны  каш    кашы

 

Бишле билге биш билге.

Бишле билге бик шәп шул!

Бишкә укып, тырышып,

Иптәшләргә булышып,

Бишенчегә күчтем шул.

 

 [С] hәм [Ш] авазларын чагыштырып аеру

са-ша     ша-са       аса-аша

со-шо     шо-со      осо-ошо

су-шу     шу-су      усу-ушу

сы-шы    шы-сы    ысы-ышы

 

 [Ж] hәм [Җ] авазларының нормаль артикуляциясе

Ж авазын әйтү өчен, [ш] авазын әйткәндәге кебек иреннәрне түгәрәкләндереп, бераз алга сузып, тешләрне, [с] hәм [з] авазларын әйткәндәге шикелле, бераз кысарга кирәк.

Телнең киң очы өске теш уртларының арткы ягына күтәрелә, ләкин каты аңкауга тими. Телнең кырыйлары азу тешләргә кысылып, бераз күтәрелә.

Тел аркасының  арткы өлеше  өскә күтәрелеп, аңкау белән тел арасында аралык барлыкка китерә. Тавыш ярыгыннан чыккан  hава, авызга кергәч, тавыш хасил итә. Әгәр бу вакытта тавыш ярылары дерелдәсә, [ж]  авазы ишетелә.

[Җ] авазын әйткәндә теш hәм иреннәрнең торышы [Ж] авазын әйткәндәгечә кала. Тик телнең киңәйтелгән очы аскы теш уртларына таба сузыла.

 

жа    жа-жа       жа-жа-жа

жо    жо-жо      жо-жо-жо

жу    жу-жу      жу-жу-жу

жы   жы-жы     жы-жы-жы

 

ыж              ыж-ыж             ыжлый                 Женя

выж            выж-выж         выжлый               Сережа

гыж            гыж-гыж          гыжлый               Жуков

жыж           жыж-жыж        жыжлый              Жданов

 

җа       аҗа      иҗа     җа-җә

җо      оҗо      иҗо     җа-җә

җу      уҗу      иҗу     җу-җү

җы      ыҗы    иҗы    җы-җы

 

җайлы     морҗа     җыр

җай          калҗа     җырлый

Җамал     Карауҗа     җыен

Җамлаый    хуҗа           җыйнак

 

 [Җ] hәм [З] авазларын дөрес әйтүгә күнегү

җан - ызан                                җыя - Зыя

Җаhирә - Заhирә                      җыр - зыр-зыр

Гаҗилә - Газизә                       боҗыр - бозар

Җамал - заман                          уҗым - үзем

 

[Ч] авазының нормаль артикуляциясе

[Ч] авазының артикуляциясе [ш] авазын әйткәндәгечә. Аерма тик шунда, [ч] авазын әйткәндә тел киеренке рәвештә өске тешләргә якынрак терәлә. Билгеле булганча, [ш] авазын әйткәндә иреннәр түгәрәкләнеп бераз алга сузыла.

 

 [Ч]  hәм [С] авазларын чагыштырып аеру.

ас-ач       ач-ас       са-ча

ос-оч      оч-ос       со-чо

ус-уч      уч-ус       су-чу

ыс-ыч     ыч-ыс     сы-чы

 

 [Ш] hәм [Ч] авазларын чагыштырып аеру

аш - ач                        аша - ача          ашыйк - ачыйк

каш - кач                    оша - оча          ашты - ачты

шук - чук                    шу - очу           кашык- качыйк

шык - чык                  ашы - ачы         шыр - чыр

 

чабыш                         эшче                 чишмә

чыгыш                        эшчән               чишә

көнчыгыш                  ашыгыч           яшелчә

кошчылык                  пешекче           яшьләрчә

 

 [Л] hәм [Р] авазлары

 [Л] авазының нормаль артикуляциясе

Иреннәр hәм тешләр [Л] дан соң килүче сузык авазга бәйләнешле булып ачыла.

Телнең очы өске тешләргә, уртларга тиеп тора, телнең арткы өлеше бераз күтәрелә, ә читләре кырый тешләрдән бераз ераклаша, ике ян якта бушлыклар барлыкка килә. Бу бушлыклар аша үпкәләдән чыга торган hава үтә. Шул рәвешчә тавш ярылары тирбәлеп, йомшак аңкау күтәрелгән вакытта калын [Л] авазы барлыкка килә.  Телнең арткы өлеше бераз төшеп, тел аркасының урта өлеше каты аңкауга таба күтәрелсә, нечкә [Л] авазы барлыкка килә.

 

 [Р] авазының нормаль артикуляцион нормасы.

Иреннәр hәм тешләр [Р] дан соң килүче сузык авазга бәйләнешле булып ачыла.

Киеренке хәлгә килгән телнең читләре тешләрнең кискечләренә кадәр терәлеп тора. Телнең эластик нечкә очы югары аңкауга таба күтәрелә. Тел очы көчле hава агымы тәэсирендә пружина кебек әле югары, әле түбәнгә таба нык тирбәлә. шулай итеп [Р] авазы барлыкка килә.

 

ла-ра          ра-ла          ала-ара           лә-рә       рә-лә       әлә-әрә

ло-ро          ро-ло         оло-оро          ле-ре       ре-ле       эле-эре

лу-ру          ру-лу         улу-уру          лө-рө       рө-лө      өле-өре

лы-ры        ры-лы        ылы-ыры       лү-рү       рү-лү      или-ири

 

 

 [К] hәм [Г] авазларының нормаль артикуляциясе

Иреннәр hәм тешләрнең торышы [К] hәм [Г] авазларыннан соң килүче сузыкларга бәйле.

Телнең аркасы  текә калку ясап каты аңкауга барып терәлә. Үпкәләрдән килә торган hава тел hәм аңкау арасыннан үтеп чыгу белән, шартлаулы к авазы барлыкка килә.

Телнең киңәйтелгән очының тешләргә якын килүенә яки тешләрдән ераклашуына, шулай ук тавыш ярыларының дерелдәүләренә карап, [К], [Г] авазлары каты hәм нечкә булып яңгырый.

 

 

 [КЪ] авазының нормаль артикуляциясе.

Татарча козгын, колга, кымыз, кысынкы, кылган, кашык h.б. шундый  сүзләрне әйткәндә, калын [КЪ] авазы ишетелә. [КЪ] авазын әйтер алдыннан иреннәр сузык  [А] авазын әйтү хәленә килә. Тешләр бер-берсеннән ерак, тел очы белән алгы аскы тешләрнең түбән ягына нык терәлгән хәлдә була.  Ә тел аркасы нык бөкләнеп каты hәм йомшак аңкауга терәлә.

Аңкау пәрдәсе күтәрелә hәм бугаз стенасының артына кысыла, шул рәвешчә борынга hаваны үткәрми тора.

 

каба- Кәрим           ком-көн           кыз- көз

кача- өлкән            кура- күрә       кыр-кер

юка- юкә                куа  - бүрек     кыш-  кеше

 

 

 [КЪ] hәм [Т] авазларын чагыштырып аеру

кала - тала                  ак - ат                    көрә - төрә

бака - бата                  сак - сат                көймә - төймә

яка - ята                      ук - ут                   көр - төр

укый - утый               кук - тук               кимә - тимә

якты - ятты                 куй - туй              кимер - тимер

бакыр - батыр            такыр - татыр       карт - тарт

кар - тар                      камыр - тамыр     кор - тор

бик - бит                     кибә - тибә           кеше - теше

 

 [h] авазының нормаль артикуляциясе

Татарча hава, hәвәскәр, Илhам, Гәүhәр h.б. шундый сүзләрне әйткәндә ишетелә торган [h] авазы үзенең әйтелеше белән [х] авазына бик охшый.

[h] авазын әйткәндә, [х] авазын әйткәндәге кебек, иреннәр hәм тешләр ачыла, тел очы алгы аскы тешләрнең түбән ягына нык терәлә. Тик тел аркасы гына [X] авазын әйткәндәге кебек якын килә, үпкәдән hава көчле булып чыга. Шул рәвешчә, [h] авазы барлыкка килә.

 [h] hәм [х] авазларын чагыштырып аеру

hава - Хава                  hәҗәр - Хәйдәр

hап - хап                      hәдия - Хәдичә

hуп - хуп                      шәhәр - хәбәр

hуш - хуш                    hиндия - Хәмдия

hич - хис                      Фәhимә - Сәхибә

маh-маh - бах-бах        Мәhдия - Әхмәди

 

 [Б] авазының нормаль артикуляциясе

Иреннәр йомылган, тел иркен рәвештә түбән ята. Йомшак аңкау борынга керү юлын каплый. Үпкәләрдән килә торган hава иреннәрне ачып чыга, аскы теш казнасы түбән төшә, hәм кыска яңгырашлы [Б] авазы барлыкка килә.

[Б] авазын әйткәндә, тавыш ярылары тибрәнә.

 

 [Б] hәм [П] авазларын чагыштырып аеру

тап - таба           үбү - ипи       бар - пар

сап - сабы          төп - төбе     бабай - апай

туп - тубы          сип - сибә    бәке - пәке

 

 

 [Д] hәм [Т] авазларының нормаль артикуляциясе.

Иреннәр hәм тешләрнең торышы [Д] hәм [Т] авазларыннан соң киләчәк сузык авазларга бәйле. Тел бераз бөкләнеп алгы өскетешләргә нык тиеп тора. Йомшак аңкауның күтәрелүе белән үпкәләрдән килә торган hава, тел белән уртлар арасыннан үтеп, шартлаулы  [Т] авазын барлыкка китерә.  Тавыш ярылары тибрәнгәндә, [Д] барлыкка килә.

 

 [Д] hәм [Т] авазларын чагыштырып аеру.

дала - тала                    арды - артты

дау - тау                       дары - тары

алды - алты                  уды - уты

алдау - алтау                корды - корты

әйдә - әйтә                   диде - тиде

илдә - илтә                   көлдә - көлтә

дөя - төя                       җиде - җете

 

[ң] hәм [н] авазларын чагыштырып аеру.

[ң] hәм [н] авазларын дөрес әйтеп, иҗекләрне hәм сүзләрне дөрес уку.

 

иңә - инә                      мең - мен

тәңкә - тәнкә               тиң - тиен

әңгәмә - әнкәмә           киң - киен

аңа - ана                       уң - ун

яңа - яна                       туң - тун

моңы - моны               соң - сын

аңы - аны                     чың - чын

башың - башын           утың - утын

кулың - кулын          китабың - китабын


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Занятие по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе "Көлкәйгә ничек ярдәм итәбез?"

Максат: Балаларны алга куелган проблемаларны чишү юлын табарга өйрәтү. Логик фикерләү, уйлау, тәҗрибәләр эшләү сәләтләрен үстерү. Күзаллауларын киңәйтү, күпбелүчәнлек , ярдәмчеллек тәрбияләү.Сүзлек өс...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

Татарстанда элек ничек иген иккәннәр?

Икмәкнең зур юллар үтеп безнең өстәлгә килүен күләгә театры ярдәмендә күрсәтелә. Балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан үткәрелә....

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...