Бакчага ияләшү чоры- иң катлаулы чор.
консультация (младшая группа) на тему

Гарипова Люция Фаритовна

Бакчага ияләшү чоры- иң катлаулы чор.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bakchaga_iyalshu_chory.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Бакчага ияләшү чоры- иң катлаулы чор.

Балалар бакчасы-бала тормышындагы яңа һәм шул ук вакытта иң катлаулы чорларның берсе. Өйдән, әнидән,туганнардан аерылып, яңа дусларга, яңа кагыйдәләргә ияләнүе бала өчен дә, әниләр өчен дә бик катлаулы чор. Хәер, балаларның күбесе балалар бакчасына беренче тапкыр килгәч, бар дөньясын, хәтта әнисен дә онытып, яңа уенчыклар бн уйный. Ләкин икенче көнгә яисә берничә көннән бала елый башлый, чөнки яңа үзгәрешләр барлыкка килә: көн тәртибе, яшьтәшләр бн аралашу таныш булмаган апаларны тыңлау, аерым игътибарның кинәт кимүе һәм башкалар. Болар һәрбер балада да булат орган күренешләр. Балаларын бакчага биргәч, әти-әниләр дә бик борчылалар: нәрсә ашый, ашадымы, уенчыклар бн уйныймы,дуслары бн аралашамы, тәрбияче апалары бн мөгаләмәсе ничек икән кебек сораулар уйлыйлар. Балалары бн берлектә әти-әниләрдә бу катлаулы чорны авыр кичерәләр.
  Сентябрь аеннан безнең бакчабызга яңа балалар килә. Быел да бакчабызга сигез яңа бала килде. Ә без тәрбиячеләр шушы балаларның характерын, үзенә генә хас сыйфатларын, сөйләшә дә белмәгәннәре бн уртак тел табып, аларның якын дусларына, хәтта икенче әниләренә әйләнеп, балаларны бакча тормышына алып кереп китәргә тиешбез. Быел килгән балаларны мин бакчага авыр ияләштеләр дип, әйтә алмас идем. Чөнки, бакчабызга килгән һәр яңа бала бакча режимына тиз арада ияләштеләр. Аларның һәрберсе диярлек үз урындыкларын таный, үзләре кашык тотып ашый, бер-берләреннән күреп горшокка килә һәм киенергә-чишенергә өйрәнеп маташалар, үзләренең урыннарына барып ята беләләр. Бу инде безнең өчен бик зур куаныч һәм ярдәм.
   Быелгысы көн дә кечкенәләр төркемендә 20 бала йөри. Төркем ике төркемгә: беренче һәм икенче кечкенәләр төркемнәренә бүленә.Безнең көнебез балаларны кабул итүдән башланып китә. Аннары иртәнге ашка кадәр гимнастика ясыйбыз,иртәнге аштан соң шөгыльләргә утырабыз. Без дә рәсем, әвәләү,кисеп ябыштыру, төзү, сөйләм үстерү, танып белү, музыка, матур әдәбият ,физик тәрбия шөгыльләре, ә икенче кечкенәләр төркемендә математик күзаллауларын үстерү шөгыльләре дә үткәрелә.Балалар шөгыльләргә утырырга акрынлап күнегеп киләләр. Аларга бик ошый. Балаларның шөгыльләре бн танышып барырга теләүчеләргә безнең «Ата-аналар» почмагында шөгыльләр челтәре эленеп тора. Эшләгән рәсемнәре, әвәләгән әйберләре бн танышу өчен «Безнең эшләр» почмагы бар.
  Шөгыльдән калган вакытларны без уеннар белән үткәрәбез. Әлегә уенның шартын, максатын үтәргә өйрәнеп киләбез. Уеннар берничә төркемгә бүленгән- сюжетлы-рольле уеннарга: «Чәчтараш», «Сырхауханә», «Кибетче», «Гаилә», «Ашханә» кебек уеннар керә. Бу уеннар олылар тормышын чагылдыра. Алар уен вакытында үзләре рольләргә бүленеп уйнарга яраталар. Кемдер әни, кемдер кибетче, кемдер пешекче, кемдер табиб булып уйнау теләкләрен белдерәләр. Төркемебездә кибет, ашханә, сырхауханә. Чәчтараш кебек почмаклар булдырылган. Шулай ук, дидактик уеннар да балалар тарафыннан бик яратып уйнала. Боларга өстәл уеннары: пазлылар, мозайка, парын тап, рәсемнәрне охшашлыгы буенча төзе һәм башка күп уеннар керә. Бу уеннар балаларның хәтерен яхшырта, уйлау сәләтләрен үстерә.
  Хәрәкәтле уеннарга: «Мәче-тычкан», «Казларым, кайтыгыз», «Чебиләр, тизрәк килегез», «Аю абзый» һәм башка күп уеннар керә. Бигрәк тә балалар өчен йөгерүле уеннар теләп уйналына. Мондый уеннар балаларның сәламәтлекләре өчен бик файдалы.
    Уенардан кала балалар әкиятләр тыңларга яраталар. Бармак курчаклары бн күрсәтелгән әкиятләрне алар көннәр буе тыңлап утырырга риза. Без тагын балалар бн бармак курчакларын һәм өстәл рәсемнәрен кулланып әкиятләр куерга өйрәнәбез. Аларга бик тә ошый. Балалар үзләренең фантазияләрен кушып төрле әкиятләр уйлап чыгарырга яраталар.
  Икенче кечкенәләр төркеме өчен эш дәфтәрләре алынды. Без бу дәфтәрләр бн эшне башлап җибәрергә җыенабыз. Математика дәфтәре балалар өчен төсле, кызыклы, рәсемле биремнәр бн эшләнелгән, ә язу дәфтәрләре штрихлар бн бирелгән. Без шул штрихлар өстеннән каләмне дөрес тотып, кырыйга чыкмыйчан язарга өйрәнәчәкбез.
    Ата-аналарга рәхмәт, алар һәрвакыт бакчабызга ярдәм итеп торалар. Быелда әти-әниләребез бн тыгыз элемтәдә торып, бер-берләребезне аңлап, ярдәмләшеп эшлэрбез дигән теләк тә калам. Узебез, балаларыбыз сау-сәламәт булыйк, илебезгә игелекле, акыллы балалар үстерик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында адаптация чоры

            БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА АДАПТАЦИЯ ЧОРЫБалалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа то...

Осенний праздник "Кэжэ кергэн бакчага"

Представлен сценарий праздника "Кэжэ кергэн бакчага" для детей старшой группы. (сценарий на татарском языке)...

"Балаң бакчага барырга әзерме?"

(әти - әниләр өчен доклад)...

« Баланы мәктәпкә кадәр тәрбияләү чоры»

Доклад « Баланы мәктәпкә кадәр тәрбияләү чоры»...

"Балалар бакчасында адаптация чоры"

Әти -әниләр өчен консультация....

"Балалар бакчасында адаптация чоры"

Әти-әниләр өчен консультация "Балалар бакчасында адаптация чоры"...