Проект "Шушы яктан, шушы туфрактан без"
проект (старшая группа) на тему

Вильданова.Г.Г

"Очрашу кичәсе"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Шушы яктан, шушы туфрактан без"28.9 КБ

Предварительный просмотр:

               

                 

            Проект “Шушы яктан, шушы туфрактан без.”

    1.Проект темасы:”Шушы яктан,шушы туфрактан без”.

      2.Актуальлелек: Бүгенге җәмгыять тә милли үзаңыбызның үсүе,тарихыбызны аңларга һәм белергә тырышу,халкыбыз мәдәниятын үстерү белән тирәнтен шөгыльләнә.Бу бигрәк тә балаларны тәрбияләүдә милли-региональ факторларны тирәнтен һәм фәнгә нигезләп өйрәнүдә куллануда максатчан файдаланылырга тиеш.Чөнки мәдәни мирасыбызны саклау һәм яңарту,туган якны өйрәнү балаларны шушы рухта тәрбияләүдә мөһим рольне уйный.Туган төбәкнең мәдәниятын өйрәнү балалар өчен иң беренче чиратта дөнья мәдәниятын аңлау,гомумкешелек сыйфатларын камилләштерү һәм балаларның үз мәдәни сыйфатлары  формалашуда беренче  адымнарын ясарга булыша.

Милли мәдәният нигезендә гомумкешелек культурасы формалаша. Балаларны тарихи чыганаклар,туган як мәдәнияты белән таныштыру,халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәтү белән без,тәрбиячеләр һәм ата-аналар,аларны гомумкешелек үзкыйммәтләре белән таныштырырга омтылабыз.Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә туган төбәкнең мәдәниятын өйрәнү,балаларны шушы чыганаклар аша тәрбияләү,милли үзаңнарын үстерү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.Чөнки бу аспект әле фәнни-методик әдәбиятта да тулысынча өйрәнелмәгән,тәрбия өлкәсендә бу максаттан милли-региональ сыйфатларның җитмәве күзәтелә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү,укыту һәм үстерү программасын анализлау күрсәткәнчә,балалар бакчаларында әхлакый-патриотик тәрбия аксый,балаларда үз гаиләләренә,үз халкына мәхәббәт тәрбияләү,туган илгә тугрылык,туган як белән  горурлану хисләре уяту игътибарга алынмаган.

Бүген беренче чиратта балаларда туган илгә мәхәббәт,үзләре туган һәм яшәгән төбәкләренә карата эмоциональ уңай караш тәрбияләү иң мөһим фактор булып тора.Бу үз чиратында балаларны милли гореф-гадәтләр,балалар әдәбиятын файдалану белән бәйле һәм әһәмиятле.

Бу проектта аеруча мөһим мәсьәлә булып ата-аналарны проектка җәлеп итү,алар белән уку-аңлату эшләре алып бару,проектта актив катнашулары сорала.

  3.Проектның тибы:өйрәтү-тәрбияви.

  4.Проектның дәвамлылыгы-сентябрь-март.

 5. Проектта катнашучылар: балалар, тәрбиячеләр, татар теле тәрбиячесе, музыка җитәкчесе, ата-аналар.

  6.Балаларның яше :6-7 яшь.

 7.Проектның максаты:Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны якташ язучылар,шагыйрьләр иҗаты белән таныштыру,өйрәнү

  8.Проектның бурычлары:

1.Балаларны якташ язучылар,шагыйрьләр иҗаты белән таныштыру,кызыксындыру.

2.Матур әдәбият әсәрләре аша балаларда туган якны сөю,

ярату хисе,мәхәббәт тәрбияләү.

3.Якташ язучылар,шагыйрьләр иҗатына кызыксыну,ярату,

шигырьләрне ятлау теләге уяту.

4.Балаларның бәйләнешле сөйләм телен,хәтер сәләтен үстерү.

5.Ата-аналарны якташ язучылар,шагыйрьләр иҗаты белән таныштыру,гаилә укулары оештыруга өйрәтү.

6.Туган ягыбыз шагыйрьләре иҗаты аша балаларда әхлакый

сыйфатлар тәрбияләү,проблемалы сораулар аша яхшылык,

шәфкатьлелек ,дуслык турында күзаллау бирү.

7.Туган як мәдәнияты турында балаларның белемен үстерү,

системалаштыру.

8.Балаларга халкыбызның әдип,җырлы халык икәнен тоеп,белеп үсүләрен,талантлы якташ язучылар,шагыйрьләр

белән горурлану,шәхескә хөрмәт тәрбияләү.

    9.Проектның проблемасы:

     1.Ата-аналарның,балаларның китаплар белән аз кызыксынуы.

     2.Балаларның китапларга саксыз карашы.

       3.Ата-аналарның һәм балаларның якташ язучыларыбыз,шагыйрьләребез иҗаты белән кызыксынмавы,аз белүе.

10.Проектның идеясе:1.Балаларның язучылар,шагыйрьләр турындагы белемнәрен иҗади куллану.

   2.Язучылар,шагыйрьләр иҗатына кызыксыну уяту

   3.Балалар,ата-аналар белән иҗади-мөстәкыйль эшләү өчен шартлар тудыру.

 11.Үзләштерү төрләре:

-язучылар,шагыйрьләр иҗаты белән танышу,

-матур әдәбият уку,

-мультфильмнар карау,

-кисеп ябыштыру,

-хикәя төзеп язу,

-рәсем конкурсы,

-театраль тамаша конкурсы,

-ата-аналар арасында конкурслар,

китапханәләргә экскурсия,

-шагыйрьләр белән очрашуларда катнашу.

12. Проект эшчәнлегенең этаплары.

1.Әзерлек этабы:

-Проектны камилләштерүнең планын төзү.

-Проект буенча материал әзерләү.

-Шагыйрьләр белән очрашуның сценариясен төзү.

-Ата-аналар белән балаларның бердәм иҗади конкурсның положениесен эшкәртү.

2.Төп этап:

-язучылар,шагыйрьләр иҗаты белән таныштыру,

-шигырьләр,әкиятләр уку,

-мультфильмнар карау,

-рәсем конкурсы,

-шагыйрьләр белән очрашуларда катнашу,

-театраль тамаша конкурсында катнашу,

-вак-төяк әйберләрлән ясалган күргәзмә конкурсы.

3.Йомгаклау этабы:

-Әти-әниләр белән балаларның театраль тамаша конкурсының нәтиҗәсе.

-Рәсем конкурсы нәтиҗәсе.

-Педсоветта,ата-аналар җыелышында презентация ярдәмендә чыгыш ясау.

     13.Проектта балалар белән эш барышы:

                                       

п/п

эш барышы

вакыты

кем җаваплы

 

                                                1

1.”Безнең  туган ягыбыз”-таныштыру,өйрәнү шөгыле.  2.Балалар китапханәсенә сәяхәт.

3.”Китап ничек барлыкка килә”-әңгәмә-шөгыль.

 4.Район китапханәсенә сәяхәт. 5.Илмира Сәлахованың тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.                                                                                                                                6.И.Сәлахованың “Тылсым иле” һәм”Болытларда нинди сер бар?” китаплары белән таныштыру,шигырьләрен уку,яттан өйрәнү.

 7.Җырлар,җырлы-биюле уеннар,биюләр өйрәнү.

(музыка җитәкчесе белән берлектә)

Сентябрь

1.Татар теле тәрбиячесе

2.Тәрбиячеләр

3.Музыка җитәкчесе

2

1.Илдус Гыйләҗевның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

 2.И.Гыйләҗевның “Җир китабы”,”Өмет ае”,

“Серле мәгарә”,”Хак сүз”,”Чатыртау тылсымы”,”Кадерле китап”,”Яратканга күрә”,”Назга сусау” һ.б. китаплары белән таныштыру,шигырьләрен уку,яттан өйрәнү.

3.Китап кибетенә сәяхәт.

 4.Татар телендәге мультфильмнар карау.

 5.Балалар китапханәсендә “ Ә балачак һаман китмәгән...”  -дип исемләнгән, якташ шагыйрәбез И.Сәлахова белән очрашу кичәсендә катнашу.

6.И.Гыйләҗев сүзләренә язылган җырлар тыңлау.

Октябрь

1.Татар теле тәрбиячесе

2.Тәрбиячеләр

3.Музыка җитәкчесе

3

1.Илдус Гыйләҗевның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

 2.И.Гыйләҗевның “Җир китабы”,”Өмет ае”, “Серле мәгарә”,”Хак сүз”,”Чатыртау тылсымы”,”Кадерле китап”,”Яратканга күрә”,”Назга сусау” һ.б. китаплары белән таныштыру,шигырьләрен уку,яттан өйрәнү.

3.Китап кибетенә сәяхәт.

 4.Татар телендәге мультфильмнар карау.

 5.Балалар китапханәсендә “ Ә балачак һаман китмәгән...”  -дип исемләнгән, якташ шагыйрәбез И.Сәлахова белән очрашу кичәсендә катнашу.

6.И.Гыйләҗев сүзләренә язылган җырлар тыңлау.

Октябрь

1.Татар теле тәрбиячесе

2.Тәрбиячеләр

3.Музыка җитәкчесе

4

 1.Нәсимә Фазлыеваның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

  2.Н.Фазлыеваның “Иң матур рәсем”китабы белән таныштыру,шигырьләрен уку,яттан өйрәнү.

 3.Типографиягә сәяхәт.

  4.”Шигырь килде кунакка”-дип исемләнгән, якташ шагыйрьләребез:И.Сәлахова,И.Гыйләҗев,

Н.Фазлыева белән очрашу кичәсендә катнашу.

Ноябрь

1.Татар теле тәрбиячесе

2.Тәрбиячеләр

3.Музыка җитәкчесе

1

                                       

 1.Әнәс Кариның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

  2.Әнәс Кариның “Гөлбакча” китабы белән таныштыру,шигырьләрен уку,яттан өйрәнү.

 3.Ә.Кари сүзләренә җырлар өйрәнү.

(музыка җитәкчесе ярдәмендә)

4.Төркемдә “Милли китапханә “оештыру.(ата-аналар ярдәме белән)

5.Галия Сәетшина тормышы һәм иҗаты белән таныштыру

6.Галия Сәетшинаның “Сабыема бүләгем”китабы белән таныштыру,шигырьләрен уку.

өйрәнү.

 

                                               

.

 Декабрь

1.Татар теле тәрбиячесе

2.Тәрбиячеләр

3.Музыка җитәкчесе

2

1.Марсель Галиевнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

2.Марсель Галиевнең “Сипкелле кояш” һәм “ Шүрәле һәм җил”китаплары белән таныштыру,    шигырьләрен уку,яттан өйрәнү.        

 3.М.Галиев сүзләренә язылган җырларны тыңлау.(музыка җитәкчесе ярдәмендә)

 4.Интеграль шөгыль.”Китапларны дәвалыйбыз”.

 

Январь

1.Татар теле тәрбиячесе

2.Тәрбиячеләр

3.Музыка җитәкчесе

3

1.Нур Әхмәдиевнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

 2.Нур Әхмәдиевнең “Чәк-чәк” , “Аксак төлке”,”Мырауҗанның туган көне”,”Күктә ничә йолдыз бар?”,”Кояш эзләүче малай” китаплары белән таныштыру,шигырьләрен уку,яттан өйрәнү.

 3.Н.Әхмәдиев  сүзләренә җырлар өйрәнү.(музыка җитәкчесе ярдәмендә)

  4.”Минем яраткан героем”.”Минем яраткан китабым” темасына шөгыль.(якташ язучылар иҗаты буенча ата-аналар белән төзегән хикәя буенча)

 5.Гариф Галиевның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

6. Гариф Галиевның “Аю агачлар белән сөйләшә” китабы белән таныштыру,әсәрләрен уку.

таныштыру,шигырьләрен уку,яттан өйрәнү.

 3.Н.Әхмәдиев  сүзләренә җырлар өйрәнү.(музыка җитәкчесе ярдәмендә)

  4.”Минем яраткан героем”.”Минем яраткан китабым” темасына шөгыль.(якташ язучылар иҗаты буенча ата-аналар белән төзегән хикәя буенча)

 5.Гариф Галиевның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

6. Гариф Галиевның “Аю агачлар белән сөйләшә” китабы белән таныштыру,әсәрләрен уку.

Февраль

1.Татар теле тәрбиячесе

2.Тәрбиячеләр

3.Музыка җитәкчесе

4

1.Резедә Шәрипованың тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

    2.Резедә Шәрипованың “ Ялкау балыкчы”,”Бүген бездә Сабантуй!” китаплары белән таныштыру,шигырьләрен уку.

   3.”Минем яраткан героем” (вак-төякләрдән ясалган күргәзмә,ата-аналар ярдәме белән)

(якташ язучылар иҗаты буенча)

  4.”Минем яраткан героем”-рәсем конкурсы.(якташ язучылар иҗаты буенча)

   5.Римма Шәехова тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

    6.Римма Шәехованың “Язның беренче тамчылары “,”Чыпчык килгән кунакка”,”Чәчәкле болын”,             “Вилосипед үпкәләгән”,”Серле сораулар”китаплары белән таныштыру,шигырьләрен уку.

   

Март

1.Татар теле тәрбиячесе

2.Тәрбиячеләр

3.Музыка җитәкчесе

5

  1.Резедә Шәрипованың тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

    2.Резедә Шәрипованың “ Ялкау балыкчы”,”Бүген бездә Сабантуй!” китаплары белән таныштыру,шигырьләрен уку.

   3.”Минем яраткан героем” (вак-төякләрдән ясалган күргәзмә,ата-аналар ярдәме белән)

(якташ язучылар иҗаты буенча)

  4.”Минем яраткан героем”-рәсем конкурсы.(якташ язучылар иҗаты буенча)

   5.Римма Шәехова тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

    6.Римма Шәехованың “Язның беренче тамчылары “,”Чыпчык килгән кунакка”,”Чәчәкле болын”,             “Вилосипед үпкәләгән”,”Серле сораулар”китаплары белән таныштыру,шигырьләрен уку.

   

Март

1.Татар теле тәрбиячесе

2.Тәрбиячеләр

3.Музыка җитәкчесе

                          14.Проектта тәрбиячеләр белән эш барышы:

п/п

эш барышы

вакыты

кем җаваплы

1.

2.

3.

4.

5.

Киңәшләр:”Балалар белән эшләүдә китапларның роле”.(күчермә папка).

Балалар китапханәсенә сәяхәт.

Район китапханәсенә сәяхәт.

Балалар китапханәсендә “Ә балачак һаман китмәгән...”-дип исемләнгән, якташ шагыйрәбез Илмира Сәлахова белән очрашу кичәсендә катнашу

Сентябрь

Татар теле тәрбиячесе

  музыка җитәкчесе,                         тәрбиячеләр

1.

Якташ язучылар турында папкалар әзерләү,материаллар туплау..

Октябрь

1.

2.

3.

”Шигырь килде кунакка”-дип исемләнгән, якташ шагыйрьләребез:И.Сәлахова,Н.Фазлыева,И.Гыйләҗев белән очрашу кичәсендә катнашу.

Слайд әзерләү,якташ язучылар турында материаллар туплау.

Китап кибетенә сәяхәт.

Ноябрь

Татар теле тәрбиячесе,

музыка җитәкчесе,

тәрбиячеләр

1.

2.

Милли китапханә оештыру.(китаплар,рәсемнәр)

(ата-аналар ярдәме белән)

Аппликация:китапханә өчен әсбаплар әзерләү(картотека,бизәү эшләре)

Декабрь

Татар теле тәрбиячесе,

тәрбиячеләр,

ата-аналар

1.

2.

3.

”Китапларны дәвалыйбыз”-интеграль шөгыль.

Якташ язучылар иҗаты буенча театраль тамашага әзерлек.(костюмнар әзерләү,декорацияләр әзерләү.

Балалар белән иҗади эш.”Балалар әкият ясый”.

Январь

Татар теле тәрбиячесе,

тәрбиячеләр

1.

2.

”Якташ язучылар иҗаты буенча сәяхәт”.(театраль-

ләштерелгән тамаша)(ата-аналар катнашында)

“Минем яраткан героем” яки ”Минем яраткан китабым” хикәя төзеп язу.(ата-аналар белән берлектә)

Февраль

Татар теле тәрбиячесе,

тәрбиячеләр,

музыка җитәкчесе

1.

2

3.

“Минем яраткан героем”-рәсем конкурсы(ата-аналар

белән берлектә)

“Минем яраткан героем”(вак-төякләрдән ясалган күргәзмә(подделка) (ата-аналар белән берлектә)

Якташ язучылар иҗаты буенча презентация.

Март

Татар теле тәрбиячесе,

тәрбиячеләр

                             15.Проектта ата-аналар белән эш барышы

п\п

Эш барышы

Вакыты

Кем жаваплы

1

Балалар китапхәнәсенә сәяхәт

сентябрь

Татар теле тәрбиячесе,

тәрбиячеләр,

ата-аналар

2

Район китапханәсенә сәяхәт.

Татар теле тәрбиячесе,

тәрбиячеләр,

ата-аналар

3

Шагыйрә Илмира Сәлахова белән очрашуга әзерлек.(балалар

белән шигырьләр ятлау. Шагыйрә Илмира Сәлахова белән очрашуга әзерлек.(балалар

белән шигырьләр ятлау.

Октябрь

Татар теле тәрбиячесе,

тәрбиячеләр,

ата-аналар,музыка җитәкчесе.

4

Китап кибетенә сәяхәт(ата-аналар белән бергә)

Балалар китапханәсендәя якташ шагыйрәбез

Илмира Сәлахова белән очрашуда катнашу

Татар теле тәрбиячесе,

тәрбиячеләр,

ата-аналар.

5

Типографиягә сәяхәт.

“Шигырь килде кунакка”-дип исемләнгән

якташ шагыйрьләребез И.Сәлахова,И.Гыйләҗев,Н.Фазлыева белән очрашу кичәсендә катнашу.

Ноябрь

Татар теле тәрбиячесе,

тәрбиячеләр,

ата-аналар,

музыка

җитәкчесе

1.

2.

Төркемдә милли китапханә оештыру.

Якташ язучылар турында материаллар туплау,папкалар әзерләү.

Декабрь

Татар теле тәрбиячесе,

тәрбиячеләр,

ата-аналар

1.

Якташ язучылар иҗаты буенча театраль

тамашага әзерлек.(костюмнар әзерләүдә ярдәм)

Январь

Татар теле тәрбиячесе,

тәрбиячеләр,

ата-аналар

1.

2.

Якташ язучылар иҗаты буенча театраль тамаша.(ата-аналар катнашында)

“Минем яраткан героем” яки “Минем яраткан китабым” хикәя төзеп язу.(балалар белән берлектә)

Февраль

Татар теле

тәрбиячесе,

тәрбиячеләр,

ата-аналар,

музыка җитәкчесе

1.

2.

3.

“Минем яраткан героем”-рәсем конкурсы

(балалар белән берлектә)

“Минем яраткан героем”( вак-төякләрдән ясалган күргәзмә)

Якташ язучылар иҗаты буенча

презентацияләү.

Март

Татар теле тәрбиячесе,

тәрбиячеләр,

ата-аналар

                       

Көтелгән нәтиҗә:

-Балаларның иҗади сәләтләрен төрле эшчәнлекләр аша ачу.

-Балаларны һәм әти-әниләрне иҗади эшчәнлек аша аралаштыру,балалар бакчасы белән гаиләнең элемтәсен ныгыту.

Нәтиҗә:

-Үзебезнең куйган максатка ирештек,куелган бурычларны чиштек.

-Балалар барлык төр эшчәнлекләрдә дә актив катнаштылар.

Әти-әниләр белән дә бердәм эшчәнлекләрдә катнаштылар һәм балалар бакчасы белән гаилә арасында элемтә ныгыды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шушы яктан,шушы туфрактан без

Этот 2013 год выдался богатым на юбилейные даты.Празднование 70-летия нефти Татарстана, 60-летия города Альметьевска и 50-летие Союза писателей Татарстана. К юбилейным датам было проведено занятие в с...

Конспект логопедического занятия "Путешествие Шуши и лягушат"

Конспект индивидуального логопедическогого занятия в подготовительной группе "Путешествие Шуши и лягушат"...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүне эколого-валеологик яктан карау

Эколого-валеологическое воспитание дошкольников — новое, но уже широко распространенное направление в педагогике. Все больше появляется детских садов, которые работают по разным программам, основанным...

ЯШЬ БУЫННЫ ФИЗИК ЯКТАН НЫК ҺӘМ СӘЛАМӘТ ТӘРБИЯЛӘҮДӘ ТӨП ЧАРА – ХӘРӘКӘТЛЕ УЕННАР

ЯШЬ БУЫННЫ ФИЗИК ЯКТАН НЫК ҺӘМ СӘЛАМӘТ ТӘРБИЯЛӘҮДӘ ТӨП ЧАРА – ХӘРӘКӘТЛЕ УЕННАР...

Конспект подгруппового логопедического занятия в старшей группе Тема: «В гости к мышке Шуше». Автоматизация звука [ш] в словах, предложениях.

Конспект  подгруппового логопедического занятия  в старшей группеТема: «В гости к мышке Шуше». Автоматизация звука [ш] в словах, предложениях....