Тәрбиялелек –күркәм әхлак нәтиҗәседер
консультация на тему

Имамова Гульнур Шайдулловна

Мәшһүр татар галиме, әдип, педагог Р.Фәхретдин “Бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк”,  дип  саный. Ул үзенең “Тәрбияле  бала” исемле китабының иң башында тәрбияле баланың җәмгыять  өчен нинди байлык икәнен күрсәтеп болай дип яза: “Ата белән ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык  һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер”.Мин бала тәрбияләүдә   әти-әни  һәм балалар бакчасы 1 сүздә , 1 фикердә  булырга тиешлеген тагын бер кат ассызыклап китәм.Без балалар  белән төркемдә татарча аралашабыз. Балалар әкиятләр укып, мәкаль, әйтемнәр, юаткычлар өйрәнеп, яхшыны яманнан аерырга, әхлак сыйфатларын табарга өйрәнәләр.Ә инде бу эшнең дәвамы - әти-әниләр гаиләдә үзара балалар белән татарча сөйләшәләр. Минемчә балалар гаиләдә әти-әни, әби-бабай сөйләме аша,  ә  балалар бакчасында тәрбияче сөйләме аша  туган телгә, әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбиялибез. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тәрбиялелек –күркәм әхлак  нәтиҗәседер

           Мәшһүр татар галиме, әдип, педагог Р.Фәхретдин “Бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк”,  дип  саный. Ул үзенең “Тәрбияле  бала” исемле китабының иң башында тәрбияле баланың җәмгыять  өчен нинди байлык икәнен күрсәтеп болай дип яза: “Ата белән ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык  һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер”.

                         Остазыбыз Р. Фәхреддин үзенең  “Җәвамигуль –кәлим шәрхе” хезмәтендә баланы дөрес тәрбияләү – ата-аналарның изге бурычы икәнен әйту белән бергә,  моның җәмәгатьчелек эше  икәнен дә кат-кат искәртеп болай ди: “Изге балалар күктән  килмиләр, бәлки  гаиләләр эчләрендә  җитешәләр...Бу эш ата-ана өстендәге иң зур бурыч...”

           Тәрбия нәрсә ул ?- дигән сорауга Р.Фәхреддин “Шәхси үрнәк”,- дип җавап биргән.Ата-ана әхлаклы  булса, бала бәхетле була. Бала – гаилә көзгесе.Кояш  нурлары су тамчысында ничек чагылса, балаларда да ата-ананың  әхлакый йөзе чагыла. Әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларны булдыру да әти-әни үрнәгеннән башлана һәм балалар бакчасында дәвам иттерелә. Безнең төркем балаларга татар халкының милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбия бирүе шуларга нигезләнеп рухи-әхлак тәрбиясе бирүне  беренче урынга куеп ачылды. Безнең бакчабызда Р. Фәхреддин мирасын барлау,аларны ата-аналарга җиткерү, йолаларыбызны олуг педагог күрсәткәнчә,игелеккә, белемгә һәм тәрбияле булуга юнәлдерелгән куп кенә чаралар  уткәрелде.Мәсәлән: “Нәсел җебе өзелмәсен-гаилә учагы сүрелмәсен” дигән темага әти-әниләр катнашында региональ фәнни -гамәли конференцияләр булып үтте.

   Төркемебездә балаларны тәрбияләүдә Р.Фәхреддинның “Тәрбияле бала” китабы өстәл китабы булып тора. Шушы китапта тупланган үгет-нәсыйхәтләрне кулланып балаларны тәрбияләргә тырышабыз . Китапта үз-үзеңне тоту әдәбе, ата-аналарга , туганнарга яхшы мөнәсәбәттә булуны төшендерүдә “Ата-ана” бүлеге ярдәмгә килә. “Йокы Әдәпләре”, “Ашау әдәпләре”, “Эчү әдәпләре” бүлекләре исә безгә балалар  тәрбияләгәндә  һәм әти-әниләр белән эшләгәндә кече яшьтән үк сәламәт яшәү рәвешенең иң мөһим өлеше булган дөрес туклануга күнектерүдә һәрдаим ярдәмче булып тора.

        Мин бала тәрбияләүдә   әти-әни  һәм балалар бакчасы 1 сүздә , 1 фикердә  булырга тиешлеген тагын бер кат ассызыклап китәм.Без балалар  белән төркемдә татарча аралашабыз. Балалар әкиятләр укып, мәкаль, әйтемнәр, юаткычлар өйрәнеп, яхшыны яманнан аерырга, әхлак сыйфатларын табарга өйрәнәләр.Ә инде бу эшнең дәвамы - әти-әниләр гаиләдә үзара балалар белән татарча сөйләшәләр. Минемчә балалар гаиләдә әти-әни, әби-бабай сөйләме аша,  ә  балалар бакчасында тәрбияче сөйләме аша  туган телгә, әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбиялибез. “Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса,әхлагы да шул рәвешле булыр” – дигән Ризаэддин Фахреддин. Үзебезнең рухи-әхлакый тәобия эшендә без аның нәсыйхәтләрен, кыйммәтле киңәшләрен, тәрбия хакындагы мәкальләрен балалрга җиткерергә  тырышабыз. Төркемебездә милли йола, гореф-гадәтләрен  онытмау,барлау йөзеннән дә күп эш башкарыла:гаилә бәйрәмнәре, “Нәүрүз”, “Сабантуй”, “Әниләр көне”,  “Аулак өй” кебек бәйрәмнәр уздырыла. Галим сүзләре белән әйтсәк: “Һәр халыкның үзенә хас традицияләре бар

Шулай итеп Р. Фәхреддин сүзләре белән әйткәндә “Тәрбия бирү өчен иң беренче чиратта үзебез тәрбияле булу кирәк. Без тәрбиячеләр, әти-әниләр, укытучылар–балаларны тормышның  һәр мизгелендә, хәтта үзебез алар янында булмаган чакта да тәрбиялибез. Минем иртән төркемгә кергән балаларны нинди сүз белән каршы алуым,  ничек итеп әкият сөйләвем, ничек киенүем, башка кешеләр белән ничек сөйләшүем, аларга нинди бәя бирүем, ничек шатлануым  яки борчылуым, хезмәттәшләрем белән ничек мөгаләмә итүем,  ничек көлүем, нинди сүзләр сөйләвем, аларның әти-әниләре белән нинди мөнәсәбәттә  булуым, гәҗитне ничек  укуым –болар барысы да балалар өчен зур    тәрбияви    әһәмияткә ия.

Шулай итеп Р.Фәхреддин сүзләре белән әйткәндә “Тәрбия бирү өчен иң беренче чиратта үзебез тәрбияле булу кирәк. Тәрбиясе булмаган җирдә  гүзәл ашлык җитешмәгән кебек,  тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәсен онытмасак иде.”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбиялелек- күркәм әхлак нәтиҗәседер

Балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең үгет – нәсыйхатләре белән таныштыру бик әһәмиятле. Хәзерге заман ата-аналарының мораль – этик үзенчәлекләре бик үк югары дип әй...