Тәрбиялелек- күркәм әхлак нәтиҗәседер
статья на тему

Имамова Гульнур Шайдулловна

 

     Балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең үгет – нәсыйхатләре белән таныштыру бик әһәмиятле. Хәзерге заман ата-аналарының мораль – этик үзенчәлекләре бик үк югары дип әйтмәс идек. Шуңа күрә без үзебезнең төп бурычларыбыз итеп балаларда әхлаклылык һәм әдәплелек формалаштыру әһәмиятле дип саныйбыз. Ризаэддин Фәхреддиннең әсәрләренә нигезләнеп без һәрдаим шөгыльләр, ачык чаралар үткәрәбез.

   Галимнең хезмәтләре төрле юнәлештә һәм аларны һәр көнне кулланырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiyalelek.docx19.31 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбиялелек –күркәм әхлак  нәтиҗәседер

            Халкыбызның “Ни чәчсәң-шуны  урырсың”, “Кемнән туган- шуны  куган”, “Баланың  гаебе –ата-ананыкы”, “Кош оясында ни күрсә, очканда  шуны кыла”, “Ана сөте белән кермәгән ,тана сөте белән кермәс” кебек  мәкальләре дә гаиләдә бала тәрбиясе белән бәйләнгән.

Мәшһүр татар галиме, әдип, педагог Р.Фәхретдин “Бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк” , дип  саный.Ул үзенең “Тәрбияле  бала” исемле китабының иң башында тәрбияле баланың җәмгыять  өчен нинди байлык икәнен күрсәтеп болай дип яза: “Ата белән ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас.Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык  һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер”.

                         Остазыбыз Р. Фәхреддин үзенең “Җәвамигуль –кәлим шәрхе” хезмәтендә баланы дөрес тәрбияләү – ата-аналарның изге бурычы икәнен әйту белән бергә,  моның җәмәгатьчелек эше  икәнен дә кат-кат искәртеп болай ди : “Изге балалар күктән  килмиләр, бәлки  гаиләләр эчләрендә  җитешәләр...Бу эш ата-ана өстендәге иң зур бурыч...”

           Тәрбия нәрсә ул ? дигән сорауга Р.Фәхреддин “Шәхси үрнәк”,-дип җавап биргән.Ата-ана әхлаклы  булса, бала бәхетле була.Бала – гаилә көзгесе.Кояш  нурлары су тамчысында ничек чагылса, балаларда да ата-ананың  әхлакый йөзе чагыла.Әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларны булдыру да әти-әни үрнәгеннән башлана.“Бала тәрбияләгәндә,гаиләдә төрле хәлләр килеп чыга.Мәсәлән әтиләре баланы бер начарлык өчен ачулана башласалар,әниләре килеп яклый башлый.Бу нәрсә- тәрбия түгел,тәрбиясезлектер,чөнки бу хәлне күреп,бала иркәлеккә өйрәнеп, һичбер тәрбия алмыйча үсәр”-дип кисәтеп тә куя галимебез.

         Ә инде шәхсән безнең гаиләдә  балаларны тәрбияләүдә Р.Фәхреддинның “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы өстәл китабы булып тора. Бу китапны безгә никах көненә бүләк иттеләр.Шушы китапта тупланган үгет-нәсыйхәтләрне кулланып бергә гомер итә башлавыбызга,балаларны тәрбияләвебезгә 11 нче ел китте.Китапта үз-үзеңне тоту әдәбе, ата-аналарга , туганнарга яхшы мөнәсәбәттә булуны төшендерүдә “Ата-ана” бүлеге ярдәмгә килә. “Йокы Әдәпләре”, “Ашау әдәпләре”, “Эчү әдәпләре” бүлекләре ике ул тәрбияләүче әни буларак улларымны кече яшьтән үк сәламәт яшәү рәвешенең иң мөһим өлеше булган дөрес туклануга күнектерүдә һәрдаим ярдәмче булып тора.

        Мин бала тәрбияләүдә   әти-әни  1 сүздә , 1 фикердә  булырга тиешлеген тагын бер кат ассызыклап китәм.Без гаиләдә үзара балалар белән бары тик татарча сөйләшәбез.Минемчә балалар гаиләдә- әти-әни сөйләме аша  туган телгә,әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбиялибез. Без –әти-әниләр –балаларны тормышның  һәр мизгелендә, хәтта үзебез өйдә юк чакта да тәрбиялибез.Минем ничек киенүем, башка кешеләр белән ничек сөйләшүем, аларга нинди бәя бирүем, ничек шатлануым  яки борчылуым,  дусларым белән ничек мөгаләмә итүем,  ничек көлүем,нинди сүзләр сөйләвем, ирем белән нинди мөнәсәбәттә  булуым, гәҗитне ничек  укуым –болар барысы да балаларым өчен зур    тәрбияви    әһәмияткә ия.

Шулай итеп Р.Фәхреддин сүзләре белән әйткәндә “Тәрбия бирү өчен иң беренче чиратта үзебез тәрбияле булу кирәк.Тәрбиясе булмаган җирдә  гүзәл ашлык җитешмәгән кебек,  тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәсен онытмасак иде.”

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе.

Балага белем һәм тәрбия бирү - иң кыен, иң четерекле эш. Ул гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул мәңгелек мәсьәлә. Бер генә ата-ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсы...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

Тәрбиялелек –күркәм әхлак нәтиҗәседер

Мәшһүр татар галиме, әдип, педагог Р.Фәхретдин “Бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк”,  дип  саный. Ул үзенең “Тәрбияле  бала” исемле китабының иң башында тәрбияле баланың җәмгыять...