Моя педагогическая копилка
классный час на тему

Сахипова Римма Маратовна

Конспект урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie_konspekty.docx15.1 КБ

Предварительный просмотр:

Занятие конспекты. II кечкенәләр төркеме

Тема. “Йөк машинасы”.

Максат. Балаларны йөк машинасы һәм аның кулланылышы  белән таныштыру, шофер һөнәре турында аңлату, машинаның төзелеше белән таныштыру, игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эшләү:  йөртүче, йөк.

Дәрескә әзерлек: Әңгәмә, рәсемнәр карау, китап уку, транспортны күзәтү.

Материал:  йөк машинасы, төрле төстәге рульләр, машина частьләре (кузов, тәгәрмәч, кабина).

                      Занятие барышы.

Тәрбияче табышмак әйтә.  Кабинам бар, кузовым да

                                                Тәгәрмәчем тәгәри.

                                                Авыр-авыр йөкләр ташыйм

                                                Мин бит ... машинасы.

     Әйе, йөк машинасы. Сигнал пи-пи-пи.

Тәрбияче (йөк машинасын алып керә). Балалар, безгә машина килде.

               Чаба, чаба машина

                Ә кем соң аны йөртә? (йөртүче, шофер)

Ул авыр йөк ташый, исеме – йөк машинасы.

Ә нәрсәләр ташый ул?

Балалар. Ком, кубик.

Тәрбияче. Балалар, ә йөкне кая салалар?

Балалар. Кузовка.

Тәрбияче. Ә машинаның кузовы нинди төстә?

Балалар. Кызыл.

Тәрбияче. Дөрес. Һәр машинаның йөртүчесе була. Ул шофер, ә кайда утыра ул?

Балалар. Кабинада.

Тәрбияче. Ә ул нинди төстә?

Балалар. Зәңгәр.

Тәрбияче. Дөрес. Ә машина нәрсә булмаса йөри алмый?

Балалар. Тәгәрмәчсез.

Тәрбияче. Әйе, ә тәгәрмәчләр түгәрәк һәм кара төстә була. Әйтегез әле тәгәрмәч нинди төстә һәм формада була?

Балалар. Түгәрәк һәм кара.

Тәрбияче. Дөрес, машиналар кайда йөри?

Балалар. Юлда.

Тәрбияче. Ә хәзер без “ашинаны үз гаражына куй!” уенын уйныйбыз.

Сез мшина йөртүчеләр. Машиналар минем белән түгәрәктә йөриләр. Әгәр мин “Машиналар гаражга!” дип әйтсәм, барыгыз да машиналарны үз төсендәге гаражга куясыз. Хәзер мин сезгә руль бирәм. (руль тарата)

     Машиналар баралар

     Йөк төягәннәр алар.

      Утын, кирпич, багана,

     Ташлар, печән һәм оннар.

     Ә хәзер барыгыз да

     Гаражга ял итәргә.

(Балалар гаражга керәләр)

Тәрбияче. Молодцы, балалар! Машиналар йөк ташыйлар, тик бәла, алар ватылганнар. Әйдәгез машиналарны төзәтик.

(“Машинаны җый!” уенын уйнату. Балалар аерым кимәкләрдән машина җыя). Молодцы балалар. Сез бик тырыш икәнсез. Ә бу машина бездә кала һәм без аның белән бергә уйнарбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Педагогическая копилка

Конспекты открытых и диагностических занятий по разным разделам программы в старшей и подготовительной группах....

Педагогическая копилка

Конспекты открытых, диагностических занятий по раличным разделам программы в старшей и подготовительной группе. творческий отчет (защита на высшую категорию)...

Педагогическая копилка.

Конспект занятия для средней группы по художественной литературе и математике....

ПЕДАГОГИЧЕСКАЯ КОПИЛКА

  Методические разработки  адресованы инструкторам по физическому воспитанию и педагогам детских дошкольных учреждений....

Педагогическая копилка

Материал содержит конспекты развлечений, праздников, рекомендации для родителей дошкольников по физическому развитию детей...

Педагогическая копилка

Методические разработки адрессованы учителям - логопедам и педагогам дошкольных  учреждений....

Педагогическая копилка материалов по теме «Система работы ДОУ по предупреждению и преодолению трудностей семейного воспитания»

Организация взаимодействия с семьёй – работа трудная. Не имеющая готовых технологий и рецептов. Её успех во многом определяется интуицией, инициативой и терпением педагога, его умением стать про...