"Саумы, Белем бәйрәме"
статья (подготовительная группа) на тему

Гилазиева Эндже Рашидовна

Статья

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_nche_sentyabr._stat.ya_.docx14.61 КБ

Предварительный просмотр:

“Саумы, Белем бәйрәме!”

        Туган илнең һәр шәһәрендә, районында, авылында 1 нче сентябрь- Белем бәйрәмен каршы алдылар. Яңа уку елы укучыларны, балаларны кабаттан очраштырды. Белем бәйрәме - кеше тормышындагы иң зур, дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта күңелле дә бәйрәмнәрнең берсе, чөнки ул аларны гомер буе истәлекле хатирә булып озатып бара. Сабыйларның шат авазы яңгырый, кулларында үзләредәй матур чәчәк бәйләме.

Белем бәйрәме – ул мәктәп укучыларының гына түгел, ә бакчага йөрүче балаларның да яраткан бәйрәме. 1 нче Сентябрьне балалар бакчасында каршы алу традиция булып бара. Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында да “Саумы, Белем бәйрәме!” дип исемләнгән күңел ачу кичәсе узды. Кечкенә генә булсалар да, рәхмәт йөзеннән тәрбияче апаларына чәчкәләр бүләк иттеләр. Бу көнне тәрбиячеләрнең төп максаты- Белем бәйрәменең әһәмиятле булуын аңлату, балаларда бәйрәм кәефе тудыру, шатлык хисләре уяту һәм дус-тату мөнәсәбәттә булырга өндәү иде.

Иртәнге якта барлык төркем тәрбиячеләре дә балаларны Белем бәйрәме белән таныштырды. Мәктәп тормышы турында төрледән-төрле мультфильмнар, рәсемнәр күрсәттеләр. Шушы бәйрәм белән котларга дип , Белгеч белән Белмәмеш килде. Алар бергәләп “Разноцветная игра”, “Опаньки” җырлы-биюле уеннар  уйнадылар. Балаларның никадәр дус, бердәм икәнлекләрен тикшерү өчен  “Бу мин, бу мин, бу минем дусларым” дигән уен уйнадык. Тату балалар бакчасы турында “Балалар бакчасында” дип исемләнгән җыр җырладылар. Белгеч   балаларның белемнәрен тикшерү өчен слайдларда әкияттән өзекләр  күрсәтте һәм “Бу кайсы әкияттән?” икәнлеген сорады. Кунакка 1 нче сыйныф укучылары килде. Алар балаларны Белем Бәйрәме белән котладылар, “Мәктәпкә кирәк җиһазларны тап” дип исемләнгән уен уйнаттылар, балаларга дус-тату, җитез, шаян булганлыклары өчен күчтәнәчләр тараттылар.

Балаларга бәйрәм ошады, һәрбер яңалыкны кызыксынып тыңлап утырдылар.

“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы”.

Тәрбияче: Гыйлаҗиева Энҗе Рәшид кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия "Зимушка-зима, ты белым-бела"

Материал представляет собой интегрированное занятие по музыкальному воспитанию и изобразительной деятельности для детей старшего дошкольного возраста с интересными методическими приемами....

Мастер-класс по теме: "Зимою белой, белой..." Коллаж с использованием кружева.

Ознакомление педагогов с опытом работы вне занятий путем показа последовательности действий, методов, приемов. форм педагогической деятельности. Коллаж - однин из самых интересных для детей дошкольног...

Сказка. «Как случилось, что Белый Медведь всегда в белой шубке ходит».

Авторская сказка для детей младшего дошкольного возраста в рамках экологической акции в защиту Белого медведя....

СЦЕНАРИЙ РАЗВЛЕЧЕНИЯ «КТО ПОЛЯНЫ БЕЛИТ БЕЛЫМ»

"Давайте детям больше и больше созерцания общего человеческого, мирового, но преимущественно старайтесь знакомить их с этим через родные и национальные явления" В. Г. БелинскийУ каждого народа свои ку...

Проект "Снежинка- белая белая пушинка"

Лознавательно- исследовательская деятельность свойств снега....

Поделка "Губка Боб" из бросового материала.Для работы использовали:пустую коробку,водоэмульсионка белая,колер желтый,гуашь красная и белая,остатки утеплителя,оракл черный,кусок пласмассовой трубы(рук),пенопласт,клей титан,картон красный,синий,белый. для

Здравствуйте уважаемые коллеги! Предлагаю Вам посмотреть на нашу поделку Губка Боба из бросового материала.А делали мы  Губка Боба с моими  сыновьми дома .Нам захотелось  в детски...

БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БАЙРАМ "САУМЫ ,АЛТЫН КОЗ"

СЦЕНАРИЙ ДЛЯ ПРОВЕДЕНИЯ УТРЕННИКА В ДЕТСКОМ САДУ В СТАРШЕЙ ГРУППЕ....