Консультация: “Балаларның вак моторикаларын үстерү”.
консультация на тему

Әти-әниләр өчен киңәшләр.

“Балаларның вак моторикаларын үстерү”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konsultatsiya._mel_mot.docx16.14 КБ

Предварительный просмотр:

Әти-әниләр өчен киңәшләр.

“Балаларның вак моторикаларын үстерү”.

Күп кенә әти-әниләр, балалаларын мәктәпкә әзерләгән вакытта еш кына аларның укуына һәм саный белүләренә игътибар итәләр. Ләкин балаларның өлгерешен тикшергән вакытта аларның вак моторикаларының үсеше түбән булуы күзәтелә. Вак моториканы үстерүче уеннар кечкенә балалар өчен ник мөһим соң? Бармак уеннарын уйнаган вакытта текстны ятлау сөйләм теле үсешенә стимул була, фикерләү, игътибарлылык, күзаллау сәләтләрен, реакция тизлеген үстерә. Хәрәкәтләр үзәк нерв системасын камилләштерә, хәрәкәт вакытында бөтен физиологик процесслар башкарыла (сулыш алу, кан әйләнеше, азык эшкәртелү, процесс алышу), ә бу үз чиратында бөтен органның эшчәнлеген яхшырта. Мускуллар үсә һәм ныгый, сыгылучанлыклары арта. Сөякләр ныгый, умырткалык баганасы дөрес торыш ала. Организмның ныклыгы мотор функциясенә бик нык бәйләнгән. Балага аның яшь үзенчәлекләренә туры килә торган күнегүләрне вак моторика белән параллель рәвештә алып барырга тәкъдим итәргә кирәк. Баланың хәрәкәт үсеше нык булганда, аның координациясе дә үсә. Вак һәм бөтен моториканы үстерүче гади күнегүләр кулланганда гына да баланы тыңларга, хәтерләргә, инструкцияләр үтәргә өйрәтеп була. Бер яктан- хәрәкәт активлыгы баланың сөйләм телен үстерә, икенче яктан- сөйләм аша хәрәкәтләр формалаша. Сөйләм- хәрәкәт күнегүләренең төп элементы.

“Әти-әниләр, әйдәгез өй эшләрен балалар белән бергә башкарабыз”.

Өй эшләрен башкарган вакытта вак моториканы үстерүче түбәндәге биремнәрне эшләргә мөмкин:

  • Җепләрне чорнау;
  • Төенне бәйләү һәм чишү;
  • Гөлләр тәрбияләү;
  • Су процедуралары. Балаларга пластик табак-савыты, курчак киемнәрен юарга тәкъдим итәргә мөмкин. Ләкин башта эш алымын аңлатырга һәм күрсәтергә кирәк;
  • Киселгән картиналарны җыю;
  • Ярмаларны аралау һ.б.

Барысы да сездән һәм сезнең фантазиягездән тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кер кыстыргычлары белән уеннар. Кече яшьтәге сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларның вак моторикасын үстерү.

Кер кыстыргычлары белән уеннар.Кече яшьтәге сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларның вак моторикасын үстерү....

Әти-әниләргә консультация: Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү (ата-аналар өчен консультация)

Балаларны урамда йөргәндә тәртипкә өйрәтү (ата-аналар өчен консультация)...

Консультация для родителей "Җырлы-биюле уеннар аша балаларның эстетик зәвыкларын үстерү."

Шөгыльләрдә җырлар һәм биюләр уен аша бирелсә, ул балаларга кызык була һәм аңа ул үзе бер могҗиза булып тора....

Ата-аналар өчен консультация: “Сөйләм үстерүгә уеннар”

СӨЙЛӘМ  ҮСТЕРҮГӘ  УЕННАР     Тирә – ягыгызга  күз  салсагыз,уенның  балалар  тормышында  гына  түгел,өлкәннәр  тормышында  д...