“Иманлы гаилә”
классный час (подготовительная группа) на тему

Сафина Римма Мухаматназиповна

 

 

Без, Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы тәрбиячеләре, белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә балаларның яшьләренә туры килгән эш формалары һәм эшчәнлек төрләрен исәпкә алып эшлибез. Үзебезнең эшебездә балалар һәм ата-аналар өчен  яңа технологияләр кулланырга, яңа эш алымнары кертергә тырышабыз. Балада һәрьяклы (физик, шәхси, танып белү, рухи,эстетик) үсешне арттыруга юнәлтүне һәм милли культура, туган якны, туган (татар, рус) телне өйрәнү аша, аны баету юлларын күздә тотып, ел саен гаилә бәйрәме үткәрәбез. Быел ул “Иманлы гаилә” исеме астында үткәрелде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл imanly_gail.docx33.21 КБ

Предварительный просмотр:

Сафина Римма Мөхәммәтнәҗип кызы

Саба районы Олы Шыңар авылы “Әллүки” балалар бакчасы

Без, Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы тәрбиячеләре, белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә балаларның яшьләренә туры килгән эш формалары һәм эшчәнлек төрләрен исәпкә алып эшлибез. Үзебезнең эшебездә балалар һәм ата-аналар өчен  яңа технологияләр кулланырга, яңа эш алымнары кертергә тырышабыз. Балада һәрьяклы (физик, шәхси, танып белү, рухи,эстетик) үсешне арттыруга юнәлтүне һәм милли культура, туган якны, туган (татар, рус) телне өйрәнү аша, аны баету юлларын күздә тотып, ел саен гаилә бәйрәме үткәрәбез. Быел ул “Иманлы гаилә” исеме астында үткәрелде. 2015 нче елдагы гаилә бәйрәме татар халкының җырлы-биюле уеннарына багышланган булса, 2012 нче елдагысы Татарстанда үткәрелгән Универсиадага – спортка, сәламәтлеккә кагылышлы иде. Ел саен бу бәйрәмгә яңалык кертәбез. Хәзерге вакытта балада әдәп-әхлак, миһербан, шәфкать төшенчәләре икенче урында кала бирә, ә инде безнең динебез бала тәрбияләүдәге алтын кагыйдәләрне үз эченә алган. Шуны истә тотып бакчабызда яңалык итеп “Иманлы гаилә” кичәсен үткәрдек . Гаилә бәйрәме -безнең татар халкының гореф-гадәтләрен, милли культурасын, динен һәряклап күрсәтүнең, аны үстерүнең, ныгытуның иң отышлы юлларының берсе. Чөнки бу рухи байлыклар иң беренче гаиләдән башлана. Ф.Ф. Харисов “ Милли культураны, үз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү, аны шушы җирдә яшәгән башка халыклар культурасы белән баету, баланың культурага булган билгеләмәсе киләчәктә аңа бөтендөнья культурасын аңларга ярдәм итәчәк. Бары тик үз халкының культурасына булган шундый киң караш, аны зуррак масштабтагы культура процесслары контекстларында кабул итү генә иҗади шәхес формалашуга һәм үсешенә нигез булып торачак, ул үз чиратында милли культураны пассив күзәтергә генә түгел, ә аңа шәхсән үз өлешен кертергә, культура барлыкка килү процессында катнашырга мөмкинлек бирәчәк” – дигән иде.

Максат: гаилә тарихына, үз диненә кызыксыну тәрбияләү; гаиләң белән горурлану хисләре, гаилә әгъзаларының уңышларына сөенү, бүләкләрен игътибарсыз калдырмау күнекмәләре тәрбияләү; гаилә бәйрәмнәренә, тантаналарга әзерләнгәндә, балаларны өлкәннәргә көчләреннән килгән кадәр булышырга, өйдә, хуҗалыкта көндәлек вазифаларын үтәргә өйрәтү; балаларны татар халкының музыка культурасына якынайту.

-2-

“Иманлы гаилә”

( мәктәпкә әзерлек төркемендә гаилә бәйрәме)

Җыр: “Бисмилләһ”.

1 алып баручы.

“Хәерле” – дип мөэмин битен юган,

“Хәерле” – дип туйлар уздырган.

Шуңа күрә йөзе иман нурлы,

Ә эшләре һәрчак уң булган.

Әби-бабай гадәтләре белән,

“Хәерле” – дип башлыйк эшләрне.

“Хәерле иртә”, “Хәерле кич” телик,

“Хәерле” – дип башлыйк кичәне.

2 алып баручы.

Пар гаиләләр ил терәге,

Гаиләдә – халкым көче.

Бишек җырында, моңында

Үткән елларның төсе.

      Иманлы,шәфкатьле итәр

      Изге азан авазы,

      Бүгенгедәй кабатлана

      Гасырлар кайтавазы.

Тамырың нык, күңелең чиста,

Эчәр суың саф булсын.

Пар канатлы гүзәл гаилә

Йолдыз булып балкысын.

1 алып баручы.   Хәерле кич, мөхтәрәм кунаклар!

2 алып баручы.  Әссәламәгаләйкүм!

1 алып баручы.  Исәнлек, саулык сорашу

                             Кешеләргә хас гадәт.

                             Тәрбиянең башлангычын

                             Бирүче изге әдәп.

Хөрмәтле әти-әниләр, “Иманлы гаилә” исемле кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез!

1 бала.     Кешелекнең үзе шикелле үк,

                Борынгыдан килә бәйрәмнәр.

                Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,

                Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

2 бала.  Ничек рәхәт бу дөньяда

Караңгы төн тыныч үтеп,

                Алсуланып таңнар атса.

3бала.     Ничек рәхәт бу дөньяда

               Өйдә тыныч, тату булып,

               Әти-әни исән булса,

               Гаиләләр гөрләп торса!

4 бала.   Ничек рәхәт бу дөньяда

              Бәхет гөлең чәчәк атса.

              Һәркөн саен күңелеңне

              Әни-әнкәй назлап торса.

5 бала.

Безне зур хикмәтләр көтә

Бүген гади көн түгел.

Бүген – гаилә бәйрәме,

Шуңа шатлана күңел.

2 алып баручы.    Гаилә учагы – безнең иң җылы учак ул, олы таянычыбыз, ышанычлы сыеныр урыныбыз ул. Ныклы тату гаилә генә, юлсыз җирдән юл ярып очраган каршылыкларны чишеп, бер-беренә ярдәм итеп ышанып яшәгәндә генә парлы булып бәхетле гомер итә ала. Әлбәттә, безнең бүгенге кичәбездә дә шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып, бер-беренә юл куеп, терәк булып, гөрләшеп тормыш итүче гаиләләр кунакта. Әйдәгез үзләре белән танышып үтик. (Музыка астында гаиләләр тезелә һәм үзләренең фамилияләре чыккач гаиләнең исеме, девизы белән таныштыра. Һәр гаилә кешесенң ясап алып килгән эмблемасы күкрәгенә тагылган)

-Мингазов Данил гаиләсе

-Хөсәенов Хәмзә гаиләсе

-Мөбәрәков Рамил гаиләсе

-Әхмәтов Раил гаиләсе

-Бикбаев Фидәил гаиләсе

-Галимов Фәннур гаиләсе

-Загидуллин Радик гаиләсе

-Зиннатов Раил гаиләсе

1 алып баручы.  Рәхмәт сезгә хөрмәтле гаиләләр. Ә хәзер әйдәгез бәйгебезне күзәтүче жюри белән танышып китегез. (Хареограф – Билалаова Әлфия, әти-әниләр комитеты рәисе – Шарифуллина Вәсимә, бакчабыз мөдире – Сахипова Лилия Рауфовна) Алар безнең гаиләләребезне күзәтәчәк һәм соңында нәтиҗә ясаячак. Барыбызга да уңышлар!

6бала.    Ясап куйдым бер чәчәк,

               Сигез таҗлы ал чәчәк.

               Һәр таҗыннан яхшылык

               Һәркем табып алачак.

7бала.     Берсе аның – мәрхәмәт,

Икенчесе – мәхәббәт,

               Өченчесе – тыйнаклык,

               Дүртенчесе – җыйнаклык.

8бала.      Бишенчесе – ихласлык,

                Алтынчысы – гаделлек,

                Җиденчесе – тугрылык,

                Сигезенчесе – гадилек.

9бала.      Кайсы кирәк, ал дустым,

                 Мин тагын да ясармын.

                Сигез таҗлы чәчәккә,

                Яхшы сүзләр язармын.

2 алып баручы.   Алдагы уеныбыз “Сигез таҗлы чәчәк” дип атала. Сезгә ромашка чәчәге бирелә һәм сез шундагы таҗларга гаиләгезгә хас сыйфатларны язарсыз.(язганнарын укып күрсәтәләр һәм жюрига тапшыралар)

1 алып баручы.    Бәйрәмне дәвам итәбез,

                              Көчләрне сынашабыз.

                              Уңганнарны, булганнарны

                              Ярышка чакырабыз.

Хәзер сезнең белән “Боҗрага кереп йөгерү” ярышын башлап җибәрербез. Гаиләләргә ике төстәге түгәрәкләр тәкъдим итәм, сайлап алыгыз. Түгәрәкләрнең төсләренә карап командарага бүленәбез һәм уенны башлыйбыз.

Тәнәфес – Җыр “Шәл бәйләдем”башкорт халык җыры (балаларның музыка инструментлары белән чыгышлары)

2 алып баручы. Йөрәгемнең тибешен тәүге кат тоючы,

                            Җаныма, күңелемә канатлар куючы,

                           Тәүге кат сүземне ул гына ишеткән,

                            Рухыма, хисемә җылылык нур сипкән,

                            Гомерем буена бурычлы мин аңа,

                            Көчле син, изге син, бөек син, әй, Ана!

-Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт. Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, “әни” дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер “әни” дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Аның йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки “әни” дигән сүз белән аңа иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. Әни... Нинди олы сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки “әни” дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. “Әни” -  дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

10 бала. Кайберәүләр: “Кояш бер генә!” -  ди.

               Мин килешмим, икәү ул минем.

               Аның берсе балкый күк йөзендә,

               Икенчесе өйдә – әнием.

Бер кояшым бирә тормыш уты,

Икенчесе – йөрәк җылысы.

Бөтен гомерем үтсен шулар белән

Шул бәхетнең иң-иң олысы.

11 бала.  Якын кешең кем? – дисәләр,

-Әнием, - диямен мин.

Баштан сыйпап иркәләүче

Әнине сөямен мин.

Булышучың кем? -  дисәләр,

Тагын диям: - Әнием!

Минем өчен җан тырмашкан

Кадерлем ул – әнием.

Шатлыгыңны, борчуыңны

Кемнәр тыңлар? – Әнием!

Сөелердәй, юатырдай

Изге кешем – әнием.

12 бала. Сезгә булган олы хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Саулык – сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә мәңгегә.

Тәнәфес – Җыр: “Рәхмәт әнием” (А.Минһаҗев сүз.,Ә.Һадиева муз.,)                    

1алып баручы. Бала тәрбияләгәндә без еш кына мәкаль-әйтемнәр кулланабыз. Чөнки алар ярдәмендә сөйләмгә ямь, куәт бирелә, ул ышанычлырак була. Балалар тәрбияләгәндә, мәкальләрнең роле бик зур. Без мәкальләр беләбезме икән? Һәр гаилә әти-әниләргә, гаиләгә, бала тәрбияләүгә карата берничә мәкаль әйтеп китәр. Мин үзем башлап җибәрәм: 1. Ана янында бала ятим булмас. 2. Ата-ана бердәм булса балалар күркәм үсә. 3.Яхшы ана булсын өчен – әниләргә вөҗдан бирелгән. 4.Анасы юк – кыз ятим, атасы юк – ул ятим. 5.Улсыз тормыш уңайсыз, кызсыз тормыш – күңелсез һ.б. (әти-әниләр дәвам итә)

2 алып баручы. Сәламәтлек зур байлык бит,

                           Хәрәкәттә – бәрәкәт.

                           Спорт белән шөгыльләнү

                           Җанга ял, тәнгә сихәт.

Ярышып алабыз: “Туп йөртү”, “Бәрәңге утырту”.

Тәнәфес – Бию “Мәкләр күбәләкләр”(Ә.Ерикәй сүз., М. Мозаффаров муз.,)

1 алып баручы. Гаилә тормышы балалар тавышына күмелсә генә матур була. Ир – хатын арасындагы мөнәсәбәт тә бала ярдәме белән ныгый. Баласыз дөнья – буш дөнья ул. Бала ул – гаиләнең шатлыгы, сөенече, күңел җимеше, ата-ананың бәгырь парәсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллалаһу галәйһи вәссәлам сүзләре белән әйтсәк: “тормышның зиннәте Сабый – кеше күңелендәге сөюнең көзгесе ул”. Һәрбер ата-ана баласын бары яхшылыкка гына өндәп яши. “Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер” – дигән Ризаэтидин Фәхретдин.

Рәхим-шәфкатьле булсын өлкәннәр,

Җанны җылытсын – иман нурлары.

Әй, нәни кешем – өмет йолдызым,

Имин, уң булсын барыр юлларың.

-Хөрмәтле әти-әниләр сезне әти-әниегез нинди ягымлы сүз белән мактады, юатты, ә нинди сүз белән ачуланды, ак битләргә язарсыз. Ә аннан балаларның видиосюжеттагы сөйләгәннәрен карап, сезнеке белән чагыштырырбыз. Уенның исеме “Бергәләп тәрбиялибез”.

2 алып баручы.  Атасы барның бәхете бар. Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер. Гаиләнең терәге ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше – гаилә башлыгы. Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге, гаиләнең төп таянычы да.

14 бала. Әниләрне иң кадерле дибез,

Әтиләрсез яшәп буламы?

Таба алмам алыштырыр кеше –

Әйләнсәм дә бөтен дөньяны.

15 бала. “Улым” – диеп бер дәшүе дә бит,

Җылы сала җанга, күңелгә.

Кайгыртуың өчен рәхмәт, әти,

Шулай булсын иде гомергә.

Җыр: “Әтиемә”(Р.Вәлиуллинасүз., Ә.Һадиева муз.,)

1алып баручы. Балалар, әгәр дә сез көн саен ярдәмчел, акыллы, сүз тыңлаучан булсагыз, дөньядагы иң кадерле, якын кеше – әти-әниләрегезнең йөзендә, һичшиксез, гел елмаю гына балкып торачак. Әгәр дә сез, әтиләр, көнегезнең бер генә сәгатен балаларыгыз өчен бүлеп бирә алсагыз, һичшиксез, акыллы, тәүфыйклы балалар үстерерсез.

“Ике шайтан” күренеше.

1 шайтан. Тамак тук, өс бөтен,      

Ашап-эчеп тик ятам.                                  

Хуҗам ябык, мин тазарам                                

Менә шуңа шаккатам.                                      

Шаккатам, тел шартлатам,                              

Ашап-эчеп тик ятам.                                        

2 шайтан. Иртән дә ач, көндез дә ач,

Кич тагын коры калдым.

Менә генә ашыйм дисәм,

Хуҗам янә “бисмилләһ” әйтеп

Тәлинкәгә аш салды.

Бик ябыктым, хәлсезләндем,

 Коры сөяккә калдым.

                                                                             Инде нишлим, кая, барыйм,

                                                                             Нәрсә белән тукланыйм?

                                                                              Хуҗам һәрчак “бисмиллалы”

                                                                              Кыйблалы, иманлы.      

1 шайтан.Һич кайгырма, әйдә киттек

Минем хуҗа янына.

Син дә шайтан, мин дә шайтан,

Бар да шуннан туена.

Эш башлый ул “бисмилләсез”,

Ашавы да шул чама.

Гел исенә төшерәләр

Оныта шул бичара.

2 алып баручы.

Ирешсен өчен Аллаһтан бәрәкәт

Ашар алдыннан “Бисмилләһ” сүзен әйт.

Нәни дустым, һәрчак аша уң кул белән,

Шайтан гына ашый сул кул белән.  

Ашар алдыннан, ашаганнан соң,

Ике кулың һәрчак юылсын.

Ашыкмыйча, чәйнәп ашасаң,

Исән-имин, Сәламәт булырсың.

Өстәл алдында утырганда,

Тәүфыйклы, әдәпле, тыйнак бул.

Хуҗаларга рәхмәт әйтә бел,

Аллаһы Тәгаләгә дога кыл!

-Ә хәзер әти белән малай конструктордан мәчет төзерләр, ә әни белән кыз җиләк-җимештән салат ясаячак.

1 алып баручы. Әниләр, кызлар матур ,таталы салатларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Һәрвакыт шундый бердәм, дус булып калыгыз. Шулай ук әтиләр белән малайларга матур мәчетләре өчен зур рәхмәт. Мәчет төзегән кешегә бик күп савап бит, шул саваплар сезгә дә насыйп булсын, мәчетләргә намаз укырга йөрергә язсын.

Балалар: (сөйли)

Аллаһ – Бөек, Аллаһ – Оллуг,

Аллаһу Әкбәр дибез.

Аллаһ – Бердәнбер, тиңдәше юк,

Аллаһу Әхәд дибез.

Аллаһка мактау теләп,

Әлһәмдүлиллаһ дибез.

Ни генә эшләсәк тә,

Һәрчак Бисмилләһ дибез.

Төрле вакыйгалардан соң

Һәрчак Мәшаллаһ дибез.

Ялгышсак, гөнаһ кылсак,

Әстәгъфируллаһ дибез

Шайтаннан сыенганда

Әгүзүбилләһ дибез.

Тәнәфес – җыр: “Сания апа суга бара” ( татар халык җыры  )

2 алып баручы.  Хәзер тәкъдим ителәсе эшебез – ул әниләрнең кызларга мөселманча яулык яптыруы, ә әтиләрнең малайларның түбәтәенә чалма эшләве.

Тәнәфес – җыр: “Кәләпүшем-кәләпүш” (Р.Вәлиева сүз., М.Минһаҗев муз.,) башкара Әхмәтов Реналь

1 алып баручы. Иң кадерле истәлекле әйберне тәкъдим итү туры. Мин сезгә үземнең иң кадерле истәлегем – чиккән сөлгемне тәкъдим итәм.

(Салмак, тыныч көй яңгырый, алып баручы сөйли)

-Әй, сөлге-сөлгекәй. Гомер юлдашым минем. Әйдә әле, сөйләшик, тавыш-өнсез генә бер серләшик. Үпкәләмә инде миңа, Сабантуй колгасына яшь килен бүләге итеп элмәдем мин сине, бәйгедә җиңгән атның ялына да бәйләмәдем үзеңне, матуррак сөлгеләрем бар иде шул...

     Матурлык китә икән ул. Сөлгеләр булып тарала икән. Әй, сөлге-сөлгекәй, гомер юлларын бергә үтәбез, шатлыкны да, авырлыкларны да бергә кичерәбез.

     Әй, сөлге-сөлгекәй, аппагым минем, сине шушы гомерем буе каралтмый сакладым мин. Баксаң, син минем йөз аклыгымны саклагансың икән. Кешеләргә йөз аклыгымны илт син, сөмсере коелганнарның йөзләрен агарт.

Сабантуй колгасына да, ат ялына да элмәдем, менә хәзер кешеләрнең күңеленә сине күбәләктәй бәйләп куям.

Каюлары нинди тигез аның,

Ука белән ефәк аралаш.

Бигрәк матур сөлгесе,

Җем-җем итә аның өлгесе. (Әниләр дәвам итә)

Тәнәфес – Бию: “Парлы бию”(“Шома бас” җыентыгы №16)

2 алып баручы.  

 Уен безгә бик кирәк,

 Көн дә уйнарга кирәк.

Әти-әниләр тик утырмагыз!

Бергә уйныйк, тизрәк!

-Хәзер “Үз балаңны тавышыннан таны!” уенын уйнап алырбыз. Балалар түгәрәккә басалар, уртада күзе бәйләнгән бер әти яки әни. Балалар җырлап әйләнә, җырлап бетергәч “әни” яки “әти” сүзен әйтә.

Җырлый-җырлый әйләнәбез,

Ясап матур түгәрәк.

Кайсы синең нәниең?

Әйт, әтием (әнием) тизрәк!  

1 алып баручы. Тату матур гаиләнең һәр көне бәйрәм кебек була диләр. Тормышларыгыз күркәм тигез. Сезгә Аллаһ шул бәхеткә өстәп сәламәтлек, муллык, хәерле озын гомер, шатлык-куанычлар бирсен.

Ничек рәхәт бу дөньяда

Караңгы төн тыныч үтеп,

Алсуланып таңнар атса.

Ничек рәхәт бу дөньяда

Зәңгәр күктә кояш көлеп,

Җирне ямьләп үлән шытса!

Ничек рәхәт бу дөньяда

Өйдә тыныч, тату булып,

Гаиләләр гөрләп торса!(бүләк итеп гаиләләргә балаларның үз куллары белән эшләгән тәсбихләр, грамоталар, бүләкләр өләшелә)

Гаиләләрне өстәл янына чәйгә чакыру, чәйдән соң дога кылу, рәхмәт әйтү.Бездә балалар болай диләр:

Әнинең кулына саулык ,

Әтинең янчыгына бәрәкәт.

Бу табын нурдыр.

Бәла-каза китеп тор.

Ташысын түгелмәсен,

Артсын кимемәсен.

Гүзәл Раббым бу табынга,

Хәлил, Ибраһим бәрәкәте бирсен!

Әмин!

Әдәбият: Закирова К.В. “Балачак аланы”, “Ислам нуры”, “Иманлы гаилә” дини календарьлары,Р.К.Шәехова “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”, “Тылсымлы куллар” журналы, “Рамазан” дини бәйрәмнәр җыентыгы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....