“Туган җирем – Шытсуым”(Әйләнә-тирәбезне саклауга багышланган кичэ)
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Гилемханова Рафиса Нурулловна

Әйләнә-тирәбезне саклауга багышланган кичэ.

Материал посвященный к охране природы.

Презентация находиться по ссылке “Туган җирем – Шытсуым”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shytsuym.docx28.28 КБ

Предварительный просмотр:

Саба  муниципаль районы Югары Шытсу “ Ак каен” балалар бакчасы.

Тәрбияче:Гилемханова  Рәфисә Нурулла кызы

              Тема:   “Туган җирем – Шытсуым”(Әйләнә-тирәбезне саклауга багышланган кичэ)

Максат: туган җирләренең тарихын , табигатен, туган якка мәхәббәт,

якташларыбыз иҗатына ихтирам хисләре тәрбияләү.Кешелекнең

глобаль проблемаларын тәҗрибәләргә нигезләнеп аңларга өйрәтү.

Җиһазлау: “ Саба ягы- җырлы як” китапчыгы,рәсемнәр  , презентацияләр, магнитафон, аудиокассеталар, компьютер, таратма

материаллар: нота- очколар.

Әзерлек эше: туган авылыбызның тарихын өйрәнү,чишмәләренә экскурсиягә бару, җырлар, шигырьләр өйрәнү.Авылыбызның экологик

схемасын төзү.

Кичэ барышы:

( Әкрен генә “Сабам минем туган ягым” – җыры яңгырый.Җыр беткәннән соң магнитафон язмасында кошлар сайраган тавыш куела.)

1.Тәрбияче: һәр кешенең туган ягы, торган җире була.Ә безнең туган авылыбыз Югары Шытсу.Авылыбызның табигате искиткеч матур һәм   әкияттәгедәй серле.Ул баһадирлардай басып торучы ике тау арасына урнашкан. Авыл уртасыннан бормаланып – бормаланып  тыныч кына инеш ага. Аның тирә ягында куаклыклар, калын, иксез – чиксез урман җәелеп ята, зур булмаган таулар, калкулыклар, чәчәкле болын, бакча, кырлар...Чишмәләр челтерәп ага.

Җыр: “ Яшьлегем чишмәләре”

   Безнең , балаларыбызның сәламәтлеге, иминлеге турыдан – туры әйләнә – тирә мохиткә бәйле бит.Ләкин табигать кешеләрнең саксызлыгы, ваемсызлыгы нәтиҗәсендә елдан – ел пычрана бара. Табигатьне, аның байлыкларын саклауның фәкать үзебезгә генә бәйле  булуын тоеп яшик һәм авылыбызны яшел оҗмахка әйләндерүдә мөмкин булганнарның барын да эшләргә тырышыйк!.

( Авылыбыз шагыйрәсе З. Касыймова авылыбызга багышланган шигырен укый.)

“ Җырлы безнең туган як”

Туган ягым җырлы, моңлы минем,

Җырлап чәчәк ата гөлләре.

Гашыйкларның серен сөйли

Айлы кичтә гармун телләре.

Мәңге яшәр артышлары җырлый,

Тау битендә шаулап – гөрләшеп.

 Тугай буендагы бөдрә таллар

 Яфрак яра җырлап, серләшеп.

Моң  өләшә йөгерек чишмәләре,

Туктауны белми челтерәп.

Таңнарында сандугачлар җырлый,

Табигатькә якты көн теләп.

 Авылымның  зифа каеннары

 Җырлар өчен туган, ахрысы.

 Назлы җилдә әкрен шаулаулары

Кемнең татлы йөрәк сагышы.

Чишмә буен нинди ямьле итә

Кызлар җырлап керләр юган чак.

Һәр тарафы, табигате белән

Җырлы моңлы безнең туган як.

Җыр:    “ Шытсу  кызлары”

Тәрбияче:  Гасырның моңын гасырларга

Илтә бездә изге чишмәләр

Без хәтерсез, моңсыз булыр идек,

Шул чишмәләр әгәр китсәләр. – дип яза моңлы чишмәләр җырчысы Нәкыйп Галимов.

Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?

Чишмәләр кечкенә генә булсалар да диңгез һәм океаннарга тормыш өрүчеләр.   Әйе бездә нинди генә исемдә чишмәләр юк.

Чишмә элек – электән халыкның изге урыны булып саналган. Авылыбызның яме, җирнең җаны булган чишмәләребез барыбызга да газиз, кадерле.

 Бала: Ә. Исхакның “ Чишмә” шигырен сөйли.

 Тау астында чишмәбез,

Су алырга төшәбез,

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

Безнең чишмә борыла – борыла

Зур инешкә коела

 Идел суы шундый бик күп

 Чишмәләрдән җыела.

Бию:”Заманча  “

 Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шарлап ага, тавышлары еракларга ишетелә. Нәкъ безнең Мөкәри елгасындагы Чабынды, Үри елга чишмәсе, югары болындагы Калкаман чишмәләре шундыйлар.

Икенчеләре исә челтерәве якыннарына килгәч кенә ишетелә, гүя үзалдына гына сөйләшәләр. Шундый чишмәләргә Хәким чишмәсе, Зәкәрия, Әймәт, Илһам чишмәләрен кертергә була.Ә җырлары, көйләре.

Чишмәләр җырын һәм көен аңлаган кеше    генә аңлыйдыр.

Җыр: “ Бер тауда ун чишмә”

Тәрбияче: ә хәзер сүзне авылыбызның чишмәләренә бирәбез.

1 нче бала.  Мин “Зәкәрия “чишмәсе. Зәкәрия абый  беренче булып безне артышлы тау итәгеннән казып чыгарып улаклар куйды.Без башта парлап актык, хәзер беребез юкка чыгып бара, күрәсезме?

Чишмәгә суга килгән кешеләрне яңгырдан, эсседән ышыклау өчен, ул чишмәгә зонтиклар ясап, бик матур итеп буяп та куйган иде.  Бу зонтиклар озак тормады, аларны көчле ташу алып китте.

Ләкин безгә куелган торбалар нык булды, алар бүген дә сезгә хезмәт итәләр. Шуңа күрә мине “Зәкәрия “чишмәсе дип йөртәләр.

2 нче бала. Ә мин” Үри” елга чишмәсе. Җир куеныннан кайнап чыгып, ургылып агам. Яз көннәрендә бөтен авыл халкын тәмле суым белән сыйлыйм.Миңа хәзер матур итеп өй ясап куйдылар, әкият өе кебек, әллә каян күренеп тора. Яшь чагында мин бик көчле идем. Икешәр улак, атлар эчерергә дә миңа киләләр иде, ул суга килгән яшь киленнәр, кызлар ә дигәнче чиләкләрен тутырып алып, чулпыларын чыңлатып, ап- ак алъяпкычларын җилфердәтеп кайтып та китәләр иде.

Алга таба да мине чистартып, карап торсагыз, мин сезгә армый – талмый хезмәт итәчәкмен!.

3 нче бала. Мин” Изгеләр” чишмәсе булам. Безнең дөньяга чыгып ага башлавыбызга күп гасырлар үтте.Шул вакыт эчендә минем янымда кемнәр  генә булмады!.

Авыр сугыш елларында  ирләрен , улларын югалткан аналар, ятим калган балалар безнең суларны эчеп, күпме көч, сабырлык алганнар бит алар.

Шатлык һәм кайгыларны халык белән бергә кичергән кадерле энҗе бөртекләре без, - дип челтерәде.

4 нче бала. Югары болындагы” Калкаман “чишмәсе турындагы риваятьне беләсезме икән?

Авылыбызның бер зыялы агае үзенең малаен Югары болындагы бер тау итәгенә җибәргән имеш. Юлда барганда беркем белән дә сөйләшмә гел яхшы догаларыңны укып кына бар, тау янына килеп җитүгә тау куышы, оҗмах ишеге ачылыр дип улын озата. Чыннан да бу егет килеп җитүгә тау куышы ачылып, ак сакаллы бер карт пәйдә була.Шул чак егет – әстәгъфирулла  дип әйткәнен сизми дә кала, ак бабай белән тау куышлыгы ябылып та куя. Менә шул урыннан чыккан  “Калкаман” чишмәсе булам инде мин.

5 нче бала. Мин “ Исемсез” чишмә. Без ага башлаганга күп еллар үтте, элекке матурлыгыбыз югала бара, суларыбыз кими, ярларыбыз җимерелә. Чишмә яннарын чистартып агачлар утыртылса , без бик шат булыр идек. Агач үсмәгән җирдә дым юк, дымсыз җирдә су булмый.

Тәрбияче. Менә чишмәләр нәрсәләр дип сөйлиләр ,Димәк, бүгенге көндә алар кеше ярдәменә мохтаҗ икән.

Туган   авылым- бәхет чишмәсе.”

   

Туган авылым матур табигатьле

Урамнары яшел чирәмле.

Яңа йортлар карый киләчәккә,

Яшәүләре монда и ямьле.

Яшьлек дәрте бездә ташып тора,

 Кулларның  килә гел эшлисе.

Нигә кирәк читтән бәхет эзләү,

Туган ягым – бәхет чишмәсе.

Ә чишмәләр гасыр буе ага,

Юлын ачсаң, алар кипмиләр.

Бәхетең дә үзең белән туа,

Бәхет эзләп читкә китмиләр.

 Тәрбияче:   Туган ягыбызның табигате бик матур.Артышлы тавын гына алыйк. Артыш агачы, экологик яктан чиста урыннарда гына үсә икән.Артышның ылыслары һәм җимешләре бик файдалы. Медицинада  аны бик күп төрле авыруларны дәвалауда кулланалар.

Яшел яфраклар шаулап, болыннар, чирәмлекләр хуш ис бөркеп, чишмәләр челтерәп аккан ямьле урында яшәү нинди зур бәхет, шатлык.

Чишмәләр һәм коелар тирәсен һәрвакыт чистартып, тәртипкә китереп торыйк, анда җиләк – җимеш агачлары,куаклар утыртып, туып үскән якның табигатен тагын да баетыйк, тагын да матурлыйк!

Җыр: “ Туган як”

Ә хәзер сүзне авылдашыбыз  Алмаз Җәләлиевка бирәбез.

Туган  авылым”

Авылымнан күренеп тора-

Ерак түгел урманы.

Гади генә урман түгел-

Шаулап тора торганы!

 Артышлы тауга сыенган

 Туган авылым Шытсуым.

 Кайларда гына булсам да

Онытылмас җир – суың.

Язын таудагы шомыртлар

Шау чәчәккә чума

Чәчәк исенә исереп

Сандугачлар җыр суза.

Артышлык буеннан ага

Кечкенә генә инеш.

Җәен бик эссе чакларда

Шул инеш буена төш.

“ Чишмә үзәне” чишмәсе

Челтери дә челтери.

Балалар чишмә янында

Җиләкләр җыеп йөри.

Шүрәле елгасы буйлап

Күпме генә йөрмәдек.

Елгасын айкап чыксак та

Шүрәлесен күрмәдек.

Мөкәридә көтү көттек,

Кирәмәчтә уйнадык.

Балачак бик тиз үтеп китте-

Уйнап һич тә туймадык.

Калкаманың истә калыр-

 Кара каенлыкларың.

Шунда калды балачакның

 Барлык шаянлыклары.

Авылымнан күренеп тора-

Ерак түгел урманы.

Гади генә урман түгел

Шаулап тора торганы!

Бию: “Чишмә янында үткән балачак”

Тәрбияче: Ә хәзер “ Җир - ананың адәм балаларына җибәргән хатын”     укыйм.

Мин – Җир – Ана! Сез , адәм балалары минем туфрагымнан яралдыгыз. Мин балаларым өчен бөтен матурлыгымны бирдем. Салкын кышлар, җылы җәйләр, ләйсән яңгырлар, әбиләр чуагы, сыерчык бураннары, биек таулар, язгы ташулар, күк күкрәүләр, куе урманнар, иркен дала – кырлар, тирән күл, елга, диңгез, океаннар – болар барысы да минем хәзинәм. Әти – әниегез сезнең өчен ничек кайгыра, борчыла мин дә балаларым өчен шулай җан атам. Сез балалар болын – кырларымда үскән чәчәкләрне кирәкмәскә өзмәгез, елга – суларымны пычратмагыз, урман – болыннарда ут якмагыз!.

Балаларым! Барлык матурлыкның, байлыкның кадерен белегез.Сезнең өчен зур байлык – сәламәтлек. Ә сәламәтлек ул миндә – Табигатьтә.

Сәламәт булыйм дисәгез мине саклагыз!

Әйе, Җир Анакай! Безнең һәр кайсыбызга үзенең табигать баласы икәнебезне аңлап, аны сакларга, рәхим – шәфкатьле булырга кирәк.

Без дөньяга туган туфракны таптап үтәр өчен түгел, ә аны матурлау өчен дә килгәнбез. Туган авылыбызның табигатен саклап калыйк!

Җыр:” Шытсуым” Гүзәл Садыйкова шигыре, авылдашыбыз Әхмәт Кәримов көе.

Томан аклыгына төренеп кенә

Каршы ала таңны наратлар.

Чакырып дәшә кебек хәтта җилләр

Күңелгә юк ерак аралар.

Кушымта: Матур булып ага чишмәләре

Авылымның назлап җир – суын.

Гүзәл Артыш кызы сәлам юллый,    

Сагынып кайтам сиңа, Шытсуым.

Тынлык көен инеш – суга көйләп

Тау гөлләре чәчәк аталар.

Мәңге шиңмәс гөлем – авылыма,

Җаннар сусап кабат кайталар.

Тәрбияче:без сезнең белән бүген Шытсуыбыз турындагы җырларны, шигырьләрне тыңладык. Аларның һәркайсы үзенчә матур, күңелгә ятышлы, мәгънәле.Һәркем өчен туган ягының үзенә генә хас, кабатланмас гүзәллеге, табигате, шул табигать тудырган илһам чишмәләре бар.

Шушы матурлыкны алга таба да саклыйк.Тирә-ягыбыздагы

бөтен нәрсәгә игътибарлы булып чишмәләребезне,урман- кырларыбызны саклыйк һәм яклыйк.Чишмә яннарына, елга кырыйларына агачлар утыртыйк.Табигатьне саклауга һәрберебез үз өлешен кертсен иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татарстан - туган җирем, Татарстан - Ватаным"

Безнең 53 нче “Светофорик” катнаш балалар бакчасы әхлакый – патриотик тәрбия буенча максатчан эш алып бара. Без балаларга кечкенәдән үк туган җир, туган як, туган ил төшенчәләрен биреп, ан...

Туган җирем - Татарстан!

Музыкага алып баручы һәм бер бала керә.Хәерле  көн балалар. Добрый день, дорогие ребята! Без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык – Республика Көне! Сегодня у нас большой праздник – день рожде...

Туган җирем Татарстан

Туган җирем Татарстан...

"Туган җирем - Алабугам"

Балаларны үзебезнең туган шәһәребез Алабуга буйлап сәяхәткә алып бару....

Лепбук "Татарстан - газиз туган җирем"

Национальное воспитание детей .[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"10954146","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"270","width":"480"}}]]...

Требования к уголкам "Туган җирем Татарстан". На официальном сайте МИНИСТЕРСТВА ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ http://mon.tatarstan.ru/ в разделе «Дошкольное образование» размещены новые материалы по обучению детей двум государственным языкам в дошкольных образовате

На официальном сайте МИНИСТЕРСТВА ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ http://mon.tatarstan.ru/ в разделе «Дошкольное образование» размещены новые материалы по обучению детей двум государственным языкам в ...