"Туган җирем - Алабугам"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Ахметзяова Айгуль Раифовна

Балаларны үзебезнең туган шәһәребез Алабуга буйлап сәяхәткә алып бару.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_nrk_3.docx18.94 КБ

Предварительный просмотр:


Алабуга муниципаль районының “Салават күпере” 34 нче балалар бакчасы                                                                                            мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия белем бирү муниципаль оешмасы.

“ Туган җирем –   Алабугам”

                     

                                          11нче логопед зурлар төркеме.

                                                                                                                                                                                

                                                                                               Тәрбияче:Ахметзянова А.Р.

                                                                                             

                                                                     

                                        Туган җирем – Алабугам.

Максат. Балаларда туган җирне ярату хисе тәрбияләү. Туган шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру. Сөйләм телен камилләштерү. Юлда һәм җәмәгать урыннарында үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту.

 

Тәрбияче:

Туган ил, туган тел, туган җир! Кемгә дә газиз, якын һәм кадерле ул !

 Ә туган якның һәр җире, почмагы әллә никадәр истәлекләр саклый.

Балалар, әйтегез әле, без нинди республикада яшибез? Безнең республика башкаласы ничек дип атала? (Слайдлар күрсәтелә) Без сезнең белән төзек, матур, чиста шәһәрдә яшибез. Шәһәребезнең исемен кем белә?

Алабуга  шәһәренең матурлыгы җырларда җырлана, шигъри юлларга салына.

 

1 бала:

Алабуга ! Ямьле табигате,

Шифалы бит аның сулары.

Ярышларда алдынгылык яулый,

“Сер” бирмәүче батыр уллары.

 

2 бала:

Ямьле Кама буйлары

Диңгездәй киң сулары.

Җәйләр җиткәч, гөрләп уза,

Анда Сабантуйлары.

 

3 бала:

Текә Чулман ярларыннан

Чакырып тора үзенә.

Ак мәчетем – ак бәхетем

Җир йөзендә бер генә.

 

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, балалар. Сезнең туган төбәгебез турында күп шигырьләр белүегез шатландыра.

 

Тирә якка каранып, шарлар тотып, аптырап Белмәмеш килеп керә.

Белмәмеш: Нинди җир бу? Мин кая килеп эләктем?

Тәрбияче: Белмәмеш, синме соң бу? Нишләп йөрисең?

Белмәмеш: Урам йөрергә дип чыккан идем, адаштым.

Тәрбияче: Белмәмеш, бүген без балалар белән Алабуга шәһәре турында сөйләшәбез һәм алар белән сәяхәткә чыкмакчы булабыз. Теләсәң, ияртәбез.

Белмәмеш: Бик теләп барам. Минем дә Алабуганың  истәлекле урыннарын күрәсем килә.

Тәрбияче: Балалар, Белмәмеш, ә сәяхәткә нәрсә белән чыгыйк икән?

Белмәмеш: Менә минем шарларым бар, әйдәгез, шулар белән очабыз.

Тәрбияче: Балалар, сез ризамы?

 

(Уен “Шарлар”. Балалар түгәрәкләнеп утыралар, тәрбияче көй астында төрле биремнәр әйтә: “көчле җил исә”, “җил акрынайды”, “каршыга самолет килә”, “кошлар очалар” һәм башкалар)

 

Тәрбияче: Менә, балалар, без сәяхәтебезнең беренче тукталышына килеп җиттек.

Мин сезгә бу тукталыш турында табышмак әйтәм.

Шәһәр үзәгендә балкый

Мәхәббәт,гүзәл бина.

Бала-чага,яше-карты

Тамаша кыла шунда.

 

1 тукталыш. “Шәһәр мәдәният йорты.” (Слайд күрсәтелә)

 

Тәрбияче: Бу мәдәният йорты. Анда төрле зур бәйрәмнәр, очрашулар, концертлар үткәрелә. Монда төрле бию, җыр түгәрәкләре оешкан. Аларны үз

эшләренең остазлары җитәкли.

Белмәмеш: Ә сезнең нинди сәләтләрегез бар?

Тәрбияче: Безнең балаларыбыз җырга – биюгә бик оста.

 

“Түбәтәйле” татар халык уены.

2 нче тукталыш.Китапханә.(Слайдлар күрсәтелә)

Тәрбияче: Балалар, без китапханә эченә үтәбез. Үзегезне тәртипле, тыныч тотыгыз. Монда бик күп китаплар, журналлар яшиләр. Алар киштәләргә урнаштырылганнар. Бу китапханәдә, шәһәребездә яшәп , иҗат иткән шагырьләребезнең китаплары да урнаштырылган. Менә алар: Г.Әхтәмова,Д.Каюмова , Ф.Шәех ,Ф.Хуҗин. Безгә таныш булган татар язучылары, шагырьләреннән – Г. Тукай, М. Җәлил, А. Алишларның әсәрләрен искә төшерик әле. (Слайдлар күрсәтелә)

                     Җырлы- биюле уен “Күрсәт әле үскәнем.

Ишегалдында Нефтьчегә куелган һәйкәл тора.

Җир астыннан ургып чыга,

Кара алтын фонтаны.

Тырыш,баһадир абыйлар

Эшкә җигәрләр аны.

 

Белмәмеш: Балалар, миңа торган саен күңеллерәк була бара. Тагын кая барабыз?

Тәрбияче: Ашыкма, Белмәмеш. Безнең барасы урыннарыбыз бик күп. Хәзер җәяүләп кенә  Ак мәчет  янына  юл тотарбыз. Балалар, искә төшерик әле, юл аркылы ничек чыгабыз? (Зебра аша)

 

3 нче тукталыш. Ак мәчет. (Слайдлар күрсәтелә)

Бу бинаны сөйлиләр

Төзегәннәр дип бер төндә.

Ерак гасырлардан безгә

Ул мирас булып килә.

Ак мәчет ул – борынгы корылма.Бу күзәтү урыны булган.Чулман елгасы буенча килүче корабларны күреп булган.

Балалар,Белмәмеш без юлыбызны дәвам итәбез.Мин сезгә шигъри юллар әйтәм.

Яу кырларында ятып калган

Батырларның исеме

Ташка уеп язылган.

Ут яна безне кисәтеп,

Батырлар истәлегенә

Монда һәйкәл куелган.

4 нче тукталыш. Мәңгелек ут.

Монда без ел саен Бөек җиңү көнен билгеләп үтәбез. Сугышта һәлак булган Советлар Союзы геройлары бар.Әйдәгез без аларны бер минутлык тынлык белән искә алабыз.

5 нче тукталыш.Шишкин һәйкәле.Шишкин музее.

Чыккан ул Тойма буена

Табигатькә соклана,

Күргәнен ясап та куя,

Кулына алып пумала.

Әйе бу сүзләр якташыбыз,бөек рәссам Иван Иванович Шишкин хакында.Ул туган һәм балачагын үткәргән Алабуга шәһәре элек калын,үтеп чыга алмаслык ураннар  белән чорналган булган.Шишкин – пейзажлар остасы.Рәссам нарат агачларын аеруча яраткан ахрысы,мәгърур наратлар аның һәрбер әсәрендә диярлек урын алганнар.

(слайд күрсәтелә Шишкин картиналарына репродукция.) 

Менә балалар, бүгенге сәяхәтебез тәмам. Әйдәгез, шарларга утырып, бакчага кайтыйк. (Шарларда очалар)

 

Сәяхәтебез сезгә ошадымы?

Белмәмеш: Миңа да бик ошады. Шәһәрегез, чынлап та бик матур, чиста, бай икән. Бик зур рәхмәт сезгә.

 

Тәрбияче:

Алабуга –Ак калам – бер кечкенә шәһәр,

Гади, тыйнак халкы бар.

Республикамның бер кисәге –

Мактанырга хакым бар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татарстан - туган җирем, Татарстан - Ватаным"

Безнең 53 нче “Светофорик” катнаш балалар бакчасы әхлакый – патриотик тәрбия буенча максатчан эш алып бара. Без балаларга кечкенәдән үк туган җир, туган як, туган ил төшенчәләрен биреп, ан...

Туган җирем - Татарстан!

Музыкага алып баручы һәм бер бала керә.Хәерле  көн балалар. Добрый день, дорогие ребята! Без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык – Республика Көне! Сегодня у нас большой праздник – день рожде...

Туган җирем Татарстан

Туган җирем Татарстан...

Лепбук "Татарстан - газиз туган җирем"

Национальное воспитание детей .[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"10954146","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"270","width":"480"}}]]...

“Туган җирем – Шытсуым”(Әйләнә-тирәбезне саклауга багышланган кичэ)

Әйләнә-тирәбезне саклауга багышланган кичэ.Материал посвященный к охране природы.Презентация находиться по ссылке “Туган җирем – Шытсуым&rdquo...

Требования к уголкам "Туган җирем Татарстан". На официальном сайте МИНИСТЕРСТВА ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ http://mon.tatarstan.ru/ в разделе «Дошкольное образование» размещены новые материалы по обучению детей двум государственным языкам в дошкольных образовате

На официальном сайте МИНИСТЕРСТВА ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ http://mon.tatarstan.ru/ в разделе «Дошкольное образование» размещены новые материалы по обучению детей двум государственным языкам в ...