Каз өмәсе
статья (старшая группа) на тему

Ситдикова Миляуша Миндияровна

Борынгыдан калган гадәт – татарның каз өмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kaz_omse_seminar.docx19.72 КБ

Предварительный просмотр:

 Борынгыдан калган гадәт – татарның каз өмәсе.

Хуҗа әби: Бүген каз өмәсе ясарга ниятләдем әле.( Авыз эченнән көйли)

Каз өмәсенә җыйналды
Тирә-күрше кызлары...

( Аудиоязмада каз кычкырган тавышлар, каз тоткан тавышлар ишетелә) Күрше әби керә.
- Керергә мөмкинме?  Күршекәем, ни хәлләрең бар?

  • Бик яхшы, әйдә кер, утыр. Үзеңнең хәлләр ничек соң?
  • Әйбәт кенә йөреп торам. Ихатаңда кешеләр йөргәнен күргәч кердем, әллә берәр эш майтарасыңмы?
    -Шулаерак иде шул, менә каз казларны йолкырга өмә җыйган идем.
  • Андый вакытта кеше артмый. Мин дә җыенып керим әле.

Кызлар килеп керә әби белән.
- Исәнме, әби! Килеп җиттек без.

  • Түрдән узыгыз, бәбекәйләрем,исән-сау гына килеп җиттегезме?
    - Хәлләр әйбәт, әби.
  • Әйдәгез әле, башларыгызга яулыклар бәйлик, алларыгызга алъяпкычлар ябыйк.Сөбеханалла-машалла,берегездән-берегез матур икән.
    ( Килен белән күрше әби таска салып казларны алып керә.)
    Килен: Һай,көне дә көне, салкынайтып җибәрде. Әби:Ярар, әйдә салкынайтсын,казларны салкын суда юсан, ите дә тәмле була, тәне дә аграк була.
    Хуҗа әби: Менә монда куегыз казларны, үзегез дә җайлашып утырыгыз. Казларны берәм- берәм алыгыз. Хәерле сәгатьтә булсын(.Өйрәтү)
    Күрше әби: Кызлар, казларны кулдан төшереп җибәрә күрмәгез, казны кулдан төшереп җибәрсәң , кул арты китә, диләр.
    1 нче кыз: Без дә беләбез андый сынамышларны. Көз озын килсә, яз соң килер. жамила
    2 нче кыз: Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килер.дания
    Әби: Кызлар, бик күп беләсез икән бит сез сынамышларны, бер җырлашып утырыйк әле.
    Кызлар: Җырлыйбыз,күңелләр күтәрелеп китәр.

   Каз канатларын йолкабыз,
 без эшне яратабыз.
 Уйнап-көлеп , җырлап-биеп,
 Күңелне юатабыз.
 Коймаклары тәмле пешә
 Утын яккан мичләрдә.
Сөйләшәбез, серләшәбез
Бу күңелле кичләрдә.

1нче кыз: Бигрәк моңлы, бигрәк матур җыр.жамила
Әби:Кулларыгыз армадымы?
Әби: Кара, казлар ничек чиста булганнар. Күршекәем, сез казларны юып кайтыгыз,кызлар монда калырлар, миңа булышырлар.  Без кечкенә чагында балаларны каурый өмәсенә җыялар иде. И- и кызык була иде безгә. Бар, балам,чакыр дусларыңны.Әби-бабаларның гореф-гадәтләрен һәркайсыбызга белергә кирәк.

Күрше әби: без дә кузгалдык. Хәерле сәг-тә булсын.
Әби  үзенә-үзе сойләп каз мамыгын җыештыра:
- Әби-бабаларыбыз казны борын-борыннан яратканнар шул. Мамыгыннан түшәк, ястык,мендәр ясаганнар. Ә итен, маен төрледән-төрле аш-су әзерләү өчен файдаланганнар.

Гөрләшеп кызлар килеп керә.

- Исәнме,әби!
- Исәнмесез,балакайларым. Килеп тә җиттегезме? Узыгыз түрдән.Мин сезгә каурый сыдырырга өйрәтим әле. Менә шулай сыдыралар.(өйрәтә) аннан соң сыдырылган каурыйларны су юлына сибәләр,монысы тагын да күңелле эш. Каурыйларны  берәм- берәм рәттән сибәләр, икенче елга да шул юлдан бик күп казлар тезелешеп су коенырга төшсеннәр, дип.Кызым, син балаларны уйнат-җырлат күңелле итеп эшләсеннәр.Мин сезгә тәбикмәк камырын яңартам, сезнең эш бетүгә әзер булсын.(
Чыга)
- Безнең  халыкта “ Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен, ашаганда колагың селкенсен”,-дигән мәкаль бар. Кем сыдыра белми, миңа карагыз. Менә шулай эшлиләр.

  • Ай-һай,күп монда каурый, әбинең казлары бик күп булган, ахыры.самира
  • Әйе, безнең әби бик уңган, ел да егермешәр бәбкә үстерә ул.азат
  • Аларны үстерергә без дә булыштык шул.дания
    Тилгән- тилгән,
    Бәбкә алырга килгән,
    Бер аягы тимердән,
    Бер аягы камырдан, көш-көш!
    дип тилгәннәрдән сакладык.
    - Ә мин икенче төрлесен беләм:
    - Мин дә беләм:
    Тилгән, тилгән,
    Бәбкә күргәч, тилергән,
    Бер бәбкә дә алалмыйча
    Көне буе тилергән.айзат
    Җыр “Челтәр элдем читәнгә”

1 нче кызЖамила:Күрәсезме, күмәк эштә һәркем сынала,аз сөйлә, күп эшлә. Шулай да гел сойләшмичәдә күңеллле түгел бит, кызлар,әйдәгез, табышмак әйтешәбез.
-Беренчесен үзем әйтим әле. Ике корсаклы, дүрт колаклы. Ул нәрсә?
- Бигрәк шаян инде син. Ике корсаклы,дүрт колаклы әйбер була мени?

-Була инде, була! Менә бу каз мамыгыннан нәрсә ясыйлар?

- Мендәр. (Бергә әйтәл
Каз судан чыккач, нишли? (коры җиргә баса)
Яшел палас өстендә сары йомгак тәгәри. (каз бәбкәсе)
Жамила:-Ай-һай, бигерәк тапкыр икән үзегез. Табышмак әйтешеп каурый беткәнне дә сизми калдык ләбаса! Эш беткәч, уйнарга да ярый. Җырлыйк, биик, күңел ачыйк!
- Әйдәгез, йөзек салышлы уйныйбыз!

Дания:Айзат,

  1. Каз кебек каңгылдап, үрдәк булып бакылдап курсат але.

Самира: Бигерак килештерасен инде.
2. Азат шигыре “ Бик усал безнең ата каз”
Илина: Казнын суыкта аяклары туңса,ул аларны ничек җылыта, Жәмилә , курсат але безгә шуны.
4.Бию “Каз канаты”