Әтиләр бәйрәме
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Сабирова Разина Рафиловна

Әтиләр бәйрәме

(уртанчылар төркеме)

 

Тәрбияче: Сабирова Рәзинә Рәфил кызы,

Актаныш №2 “Ромашка” балалар бакчасы

   

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 23_fevral_etiler_beyreme.docx23.22 КБ

Предварительный просмотр:

Әтиләр бәйрәме

(уртанчылар төркеме)

Тәрбияче: Сабирова Рәзинә Рәфил кызы,

Актаныш №2 “Ромашка” балалар бакчасы

   

Музыка астында балалар залга керәләр. Флажоклар белән бию хәрәкәтләре ясап залда ,ярым түгәрәктә басып калалар.

А.Б.    Хәерле көн хөрмәтле әтиләр! Бүген без иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны кунакка чакырдык. Ил терәге – ир-егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, озын гомер телибез.

Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул тынычлык бәйрәме

      Аны һәр кеше белә.

      Ватанны саклаучылар

      Бәйрәме дип йөртелә.

         

А.Б   Ә хәзер сүзне балаларга бирик.

Зәринә. 

 Буген безнең бакчабызда

 Шундый рәхәт куңелле

Чөнки кунак булып безгә

Әтиләребез килде

 Рианна

Әтиләр илнең терәге

Гаиләнең йөрәге

Авырлыкларга бирешми

Әтиләрнең беләге.

Зилә

Менә нинди куаныч

Менә нинди зур шатлык

Әтиләр булса янда

Безнең өчен горурлык

М.Зәлия

Иң акыллы ,иң уңганнар

Бар эшкә дә булганнар

Менә шундый әтиләр.

Бергә: Менә шундый әтиләр.

Җыр: “Бравые солдаты”

Балалар урыннарына барып басалар,  музыка беткәч флажоклар урындык астына куела

А.Б. Ә хәзер яраткан әтиләребезгә үзебезнең шигырьләребезне сөйләп күрсәтәбез.

Алияна

Горурланам әти белән

Аны бар да ярата

Мактау сүзләре әйтәләр

Әтиемә карата.

Минем  әтинең эшендә

“Универсаль” ул, диләр.

Аның кулыннан килмәгән

Юктыр бер эштә, диләр.

Динислам

Минем әти компьютерны

Биш бармак кебек белә

Әти белән компьютерда

Минем эшлисе килә.

Күргәнегез бармы сезнең

Минем әтине рульдә

Җырлап йори машинасы

Ватылмаса әлбәттә.

С.Алинә

Әти безнең терәгебез

Әти безнең яклаучы.

Кирәк чакта минем белән,

Дустым кебек уйнаучы.

 “Созвездие - Йолдызлык  2018 “ район бәйгесендә,  безнең төркем балалары да актив катнашты . Валиева Алина һәм Магданов Әмирләр  конферанс булып  уңышлы чыгыш ясадылар. Ә “Вокал-Соло” номинациясендә Зиннурова  Әминә  2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Ә хәзер  сузне  аларга  бирик.

Жыр:  Зиннурова  Әминә башкаруында .

А.Б.  Булган , уңган әтиләребез турында шигырьләребезне дәвам итәбез.

М-Али

Кирәк булса эретә

Өч кисәкне бер итә

Аунап яткан тимерне

Кирәкле әйбер итә

Челтәр бәйләгән кебек

Ясый ул төрле бизәк

Минем әтием кебек

Алтын куллылар сирәк.

Ф әнис  

Туган илне көчле итик

Илебез  бөркет булсын

Кояш чыксын, нурын сипсен

Күгебез  көлеп    торсын  

Ясминә

Әтиемнең  кулында

Ялт та йолт утлы каләм

Тимер дәфтәр өстенә

Яза ул кайнар сәлам

Юан торбалар кисә

Ямый,төпли ,я тишә

Купканны ябыштыра,

Тузганны алыштыра.

Данияр

Әти белән без кичләрен

Шашка-шахмат уйныйбыз

“Мат” куйган юк-югында

“Шах” ка җиткәч туктыйбыз.

Уен: Ә хәзер әтиләребезне уенга чакырабыз. Безнең әниләребез өйдә юк чагында яки эшкә иртәрәк чыгып киткәндә кызларыбызның чәчләрен җыеп садикка илтергә кирәк. Ә чәчне җыймыйча барырга ярамый. Әйдәгез әле безнең әтиләребезне

 “Бантик бәйләү” уенына чакырабыз.  Кем беренче шушы ленталарны бәйләп уртага бәйләнгән лентага беренче килеп җитә.

Айгиз

Әле кайчан менә шулай

Бергә җырлар идегез

Көчле чыга тавышыгыз

Матур яңгырый көегез.

Җыр:  Ә хәзер  балалар башкаруында җыр: “Солдатлар”

А.Б.  Әтиләребезгә шигырьләребезне дәвам итәбез.

Руслан

Вот я выросту,ребята

И пойду служить- солдатом

Государство-защищать

Родину-Россию-мать

Зөһрә

Әниләр белән бергә

Озын-озак яшәгез

Шатлык килсен өебезгә

Кайгы хәсрәт күрмәгез

Алмаз

Сезнең йоргән юлларыгыз

Яшел утлардан торсын

Сугыш кан кою булмасын

Әтиләр исән булсын!

Әвелина

Өйдә булмаса әтием

Шундый күңелсез миңа

Кайчан кайтыр микән дип

Кич буе уйлыйм менә.

Булат

Әти белән әнием-

Иң-иң кадерлеләрем

Бергә генә яшәсеннәр

Минем шушы теләгем.

Уен: ә хәзер балалар һәм әтиләр белән “Самолетлар очырту”уенын уйныйбыз. Балалар ике командага тезелеп басалар. Һәр бер командадан ике әти чыга .  Балалар шушы кыршаулар эченә самолетлар очырталар . Кайсы команданың самолеты кыршау эченә очып керә, сез әтиләр очып кергән самолетларны санап торасыз.

 

А.Б. Менә уйнап та алдык .Әйдәгез  балалар  әзерләгән шигырьләребезне дәвам итик.

Әмир

Кай вакытта булып куя

Шаяруның артыгы.

Әти шуңа ачулана

-Ах, син, малай актыгы!

Әтинең кайчан үзенә

Шул сүз эләгә тагы.

Бабай аны ачулана

-Ах,син,малай актыгы!

Ә бабай үзе шаярмый

Җиткән инде картлыгы

Тиргәүче юк,әйтүче юк

Син,дип малай актыгы.

Назлыгол

Әти өйгә кайтып кергәч

Өйләр яктырып китә.

Бар эшләр дә җиңеләя

Ару-талулар бетә.

Алчәчәк

Аның белән урамнардан

Үтүләре күңелле

Һәр бала да дөньяда

Булсын иде әтиле.

Нариман

Әти белән бергәләп

Уйнаулары, әй, рәхәт

Әти белән,әй күңелле

Әти белән бик рәхәт.

Нәфисә

Безнең әти бик ярата

Күлдә балык тотарга

Җим ашатып тик утыра

Күлдәге балыкларга.

Әминә

Әтием кебек эшкуар

Булырмын әле үскәч

Бәлки минем офисымда

Кайберәүләрегез эшләр.

“Созвездие - Йолдызлык  2018 “ район бәйгесендә уңышлы чыгыш ясаган  кызлар башкаруында вокал

Җыр: “Тылсымлы сүзләр”

А.Б.  Шигырләребезне дәвам итәбез .

Резеда

Эшләмәсә эшләмәсен

Газетасын укып торсын

Телевизор карап ятсын

Әтием генә булсын.

З.Зәлия

Әти бәйрәме көнне

Без пешердек пилмән

Шундый тәмле булган

Бөтен җире килгән.

В.Алинә

Әти булса өйдә ешрак

Өебез балкып тора

Әнинең дә йөзе якты

Елмаеп кына тора.

Данир

Бәйрәм итик, ә соңыннан

Таралырбыз өйләргә

Балачакның бер мизгеле

Калсын сагнып сөйләргә

Уен:  шарлар белән.  Ә хәзер әтиләребезне уенга чакырабыз.

Бер-береннең шарын шартлатырга. Әтиләребезгә кабартылган  шарлар бирелә. Шарларны аякка бәйләп кешенекен шартлатырга кирәк, үзеңнекен сакларга.Кайсы әти җиңүче булып кала.

Җыр;  Балалар башкаруында “Әтиемнең йолдызы мин” җыры.

Күпме шәфкатьлелек, җан җылысы,

Сабыр холык Сезгә бирелгән.

Ак чәчәкле бөек үрләр телибез,

Рәхмәт Сезгә күңел түреннән!

     Алмадык сатып бүләкләр

    Без үзебез ясадык.

    Үзең хезмәт куйган әйбер

    Зур бүләк дип санадык.

       (Бүләкләр тапшыру)

Шушы шигырь юллары белән бәйрәмебезне тәмамлыйбыз. Барыгызның да гаиләләрендә тынычлык, иминлек булсын!

Килүегез өчен зур рәхмәт сезгә!