Габдулла Тукай
занимательные факты на тему

Мухаметшина Сериня

Габдулла Тукай

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gabdulla_tukay.doc700 КБ

Предварительный просмотр:

26 апрель-Габдулла Тукайның туган көне

Татар шигъриятендә Габдулла Тукай- иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы  һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.

Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле , мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез.

Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза, ягъниТукай исән имин чакта ук, болай дип язган:

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь, Габдулладай,

Ул- караңгы төндә яктырткан матур , тулган ай.

Ул бөек уй, нечкә хис,тәгъризләргә бик бай,- диям.

Бар урыннардан аның урынын кадерле, дәү,- диям.

Бакыр өчендә көмешләр ялтырап яткан кебек,

Ап- ачык, ап- ак булып, тик ак күңел аккан кебек.

Күп китапларның арасында аның китаплары

Ап -ак нурлар чәчеп, күренеп тора һәр яклары.

Укыса халык шигырен аның- истә кала

Аның шигыре халыкның күңеленә зур хис сала.

Тел яшәсә -ил яшәр ,яшә туган телебез!

Күңелем минем япь -яшь калыр,

һич картаймас;

Җаным көчле булып калыр хәлдән таймас

“ ...Тукай белән телебез ачылды.Тукай белән дөньяга күзебез ачылды.Безнең рухи дөньябызга иң тирән эз салучы да Тукай булды “

Әмирхан Еникий.

“Татар шигыре мәйданында Тукаев иң гали ноктада тора”

Галимҗан Ибрагимов.

“...Пушкин рус поэзиясенә нигез салса, Тукай татарның яңа шигъриятен тудыра”

Нәкый Исәнбәт.

“Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы :дөньяга аяк басуы белән ятим калган бу талантлы баланы халык кулдан –кулга күчереп йөртә,туган иле аны үзенең йөрәге янында үстерә.. Тукай – диңгез кебек тирән, киң һәм катлаулы шагыйрь ул.Без аны тулысынча белеп җиткергәнебез юк әле”

Хасан Туфан.

“..Алдан ук әйтеп куярга мөмкин: халык бу сөекле улын гомерлек юлдашы итеп үзе белән киләчәккә алып барачак”

Гомәр Бәширов.

“Тукай- халык шагыйре. Бер халыкның шагыйре генә түгел, бәлки  бик күп халыкларның шагыйре”

Сәгыйт Агиш.

“Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланмасыннан алынган уеннарны тәкъдимитәбез.

“Су анасы” уены

Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала Су анасы итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра. Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:

Су анасы, Су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыңда кем басып тора –

Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап кала. Күзе бәйләнгән Су анасы урыныннан тора, тәрбияче бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала Су анасы килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы Су анасы була.

Шүрәле

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Түгәрәк эченә бер бала чыга. Балалар, такмак әйткәндә, аның исемен әйтеп җырлыйлар. Бу бала, такмак беткәч, йә бии, йә җырлый, йә шигырь сөйли. Түгәрәк эченә икенче бала керә.

Җен дә түгел, җил дә түгел

Күренеп йөри торган.

Шүрәлене саклап тора

Татарда кара урман.

Шүрәле, Шүрәле,

Син Айгөлне күр әле!

Үзе бии, үзе җырлый,

Куллар чабып тор әле.

Аш пешерү

(балалар, сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар)

Ярдәм сорап тормыйбыз,

Яшелчәләр турыйбыз.

Чиста итеп юабыз,

Без кәбестә турыйбыз,

Бераз кишер кырабыз,

Ваклап суган турыйбыз,

Тозлап майлап алабыз,

Яхшылап болгатабыз,

Бигрәк тәмле ашагыз!

“Торыйк-торыйк, торналар” уены.

Барлык балалар аркалары белән түгәрәк ясап, урындыкларга утыралар.Уртада алып баручы. Барысы бергә әйтәләр:

Торыйк-торыйк, торналар

Торкылдашып торалар.

Торганнары очып китә,

Тормаганны тоталар.

Сүзләрне әйтеп бетерүгә, алып баручы кулларын чәбәкли, балалар урындыкларыннан сикереп торалар. Алып баручы торып өлгермәгән баланың аркасына суга һәм ул бала алып җаручы җула.

Тиз әйткечләр:

Җы-җы-җы-җы

Яз килде җылы.

Җәен җиләк җыйганда

Җиңен җыркан җамалый.

Җылама, җылама Җамалый,

Синең җиңең ямалмый.

Елама – елама, Җамалый,

Елап җиңең ямалмый.

Саран Сара

Саный-саный,

Сарыгында салам сала

Саран гына

Сарыгына

Саламны да

Санап сала

Мәкәлләр, әйтемнәр

Ватанга –хезмәт – үзеңә хезмәт.

Ил тыныч булса – без дә тыныч.

Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит.

Батыр егет – ил күрке.

Ана – шәфкәтдиңгезе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи:"Габдулла Тукай в наших сердцах".

Это занятие систематизирует знание детей о творчестве Габдуллы Тукая, совершенствует навыки выразительного чтения стихотворений, вызывает у детей радость от участия на занятии, воспитывает интерес к т...

"Воспитательное значение произведений Габдуллы Тукая"

Сообщение для воспитателей по развитию у дошкольников нравственных качеств и любви к произведениям Г.Тукая и в связи с его 125 летием....

Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.

Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....