Аулак өй
план-конспект занятия на тему

Гилемханова Рафиса Нурулловна

"Аулак өй" темасына эдэби кичэ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aulak_oy.docx22.02 КБ

Предварительный просмотр:


                                                   
Аулак өй.

Максат: балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән

              таныштыруны дәвам итү; балаларда бу гореф

              гадәтләргә,йолаларга хөрмәт,ихтирам тәрбияләү,милли

              җырлы- биюле уеннар аша балаларда туган телгә карата

              хөрмәт тәрбияләү, балаларның сүз байлыкларын арттыру.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә бизәлә-чиккән сөлгеләр,өстәлдә самовар

                   белән чашкалар, йон эрли торган каба .

                           Бәйрәм барышы.

Әби йон эрләп утыра,кыз бала бер читтә ноутбуктан нәрсәдер карап утыра.Шулчак ишек шакыган тавыш ишетелә.

Әби: Кызым, ишектә кеше бар бугай, бар әле кара.

Кыз: Ярый, әбекәй

Исәнләшеп күрше әби керә.

Күрше әби: Исәнмесез, саумысез! Нишләп ятасыз,күршеләр?Хәлләрегезне белеп чыгыйм әле дигән идем..

Әби: Түрдән уз күрше. Бик вакытлы кердең әле. Балалар да кунакка киткән иде. Бер утырып сөйләшеп алырбыз. Әйдә әле ахирәткәем,бер утырып дога кылыйк.(Әбиләр дога укыйлар) Менә онык белән икәү боегып тик утырабыз .Эх,бар иде бит безнең яшь чаклар. Егетләр гармун уйнап,җырлап урам әйләнерләр иде,кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп утыралар иде. Эх, хәзер яшьләр элекке без уйнаган уеннарны оныттылар шул.Заманаларны шушы телевизор,компьютер дигән зәхмәт басты бит.

 Күрше әби: Шулай шул  бик дөрес сөйлисең,Һәрбер кеше үз почмагында бикләнеп тик утыра.Бер матур итеп җырлый,бии белмиләр.Күңелле итеп ял итә белмиләр.Безнең замандагы аулак өйләрне дә оныттылар бит.

Кыз: Әбекәй, нәрсә соң ул аулак өй ? Ул ничек була ? Сөйлә әле безгә дә.

Әби: Берәр кыз яки егетнең әти-әнисе кунакка яки берәр җиргә китсә, бу өйдә аулак өй оештыралар иде.Кызлар янына егетләр килә. Шул чагында китә инде уен-көлке,җыр-бию,такмак әйтешү.Бик күнелле була да инде.

Кыз: әбекәй безгә дә өйрәтегез шул вакытта уйнаган уеннарыгызны,җыр- биюләрегезне.

Әби: бик рәхәтләнеп. Менә нәкъ бүген әниләрегез Актанышка кунакка китте.Әйдәгез  аулак өй ясап үткәннәрне искә төшереп алабыз

Күрше әби:  Дөрестән дә, без аларны

                       Искә төшерик әле.

                      Халык йоласын кайтарып,

                      Бер уйнап алыйк әле.

Кыз:   Башкаларга сиздермәгез,кызлар

           Бүген бездә аулак өй

           Әти-әни Актанышка

           Китте бүген кунакка

Әби: кызым, тиз генә өйне тәртипкә китереп куй әле. Кунаклар килгәндә өй чиста, күркәм булырга тиеш.

Күрше әби: Бәрәч, кызлар килеп тә җитте. Каршы ал кызым кунакларны.

Халкыбызның йолаларын

Искә төшерик әле,

Күңелле итеп бүген

“Аулак өй “үткәрик әле.

( Җиңелчә көй астында кызлар утырып чигү чигә башлыйлар)

Күрше әби: Кызлар эшләгәндә берәр җыр җырласак эшләребез дә тизрәк эшләнер ,күңелле дә булыр иде.Әйдәгез әле үзебезнең “Туган тел” ебезне җырлыйк.(җыр башкарыла)

Әби: Кызлар, без бергә жыелгач төрле уеннар уйныйк идек.Әйдәгез борынгы уеннарның берсе “Йөзек салыш” уенын уйнап алабыз.

Уен: “Йөзек салыш”

(Егетләр җырлаган тавыш ишетелә)

-Кызлар! кызлар! Егетләр килә түгелме? Кертәбезме?

-Кертик,кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.

Егетләр: исәнмесез,кызлар-йолдызлар!

Кызлар: исәнмесез! Егет сезгә кем кирәк?

Егетләр:  Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегезне!

Кызлар: Ач булсагыз, ашап килегез,бер кочак акча алып килегез!

Егетләр: Акча бездә бер букча.

Кызлар: Ишек бавы бер алтын

                Безнең кызлар мең алтын!

Егетләр: Кызлар кертегез инде.

Кызлар: Ярый инде керсеннәр! (егетләр керәләр)

Әби: И,балалар аулак өйгә килгәч төрле уеннар уйный идек. Мәсәлән: “Капкалы” “Ачык авыз” “Такмак әйтү” “Тәгәрәтешле” һәм башка төрле уеннар.

Кыз: Әйдәгез без дә “ Капкалы “ уенын уйныйбыз.

Яңа утырткан капканың

Баганасы бик шома

Капка эләктереп калмасын

Эләкмәскә чамала.

     Уен: “ Капкалы”

       Барысы да шундый уңган

Барысы да шундый булган.

Йөзләре кояш кебек

Торалар нурлар сибеп

Ә хәзер биеп алыйк әле

Сезне матур бии,диләр,

Биетеп карыйк әле.

    Бию.”Татар кызлары”

           Әйдә,дуслар җырлыйк әле

           Уйнаган гармуннарга

           Ал чәчәк күк яшик әле

           Туган якларыбызда.

Җыр: “Кэлэпушем -калфагым ”

            Әйдә барыйк кибеткә

             Көмеш алыйк йөзеккә

            Ни кылансаң, шул килешә

           Синен кебек егеткә

Малайлар башкаруында “Татар халык “биюе

А.Б. Безнең балалар элекке җыр-биюләр белән бергә хәзерге биюләрне дә бик оста башкаралар. Хәзер безнең кызларыбыз  үзләренең биюләрен тәкъдим итәләр

Ритмик бию.”Капельки”

         Уеннар бит дусларым,

         Витамин кебек алар.

         Күңелләрне үстерә,

         Йөрәкләргә көч бирә.

Милләтемнең гасырлардан килгән

Истәлекле гадәтләре бар.

Күркәм гадәтләрне яшәтүче

Олуг телем-татар теле бар

                           Чал тарихлы горур кешеләр без,

                           Тынмас моң бар безнең каннарда

                           Ата-бабай мирас иткән сыман

                           Дәвам итәр юлын без бар да

Онытылган гореф-гадәтләрне

Яңартабыз хәзер көннән- көн

Уен йолалары,җыр-биюе,

Һәр киләчәк көнне бизәсен.

 Әби :            Рәхмәт,рәхмәт барыгызга

                       Күңелле ял иттердегез.

                      Яшь чакларны искә төшереп

                     Йөрәкләрне җилкеттегез.

Кыз: (телефоннан сөйләшә) Кызлар,егетләр! Әниләр кунактан кайта!

Әби: Балалар өйне тәртипкә китереп куегыз! (балалар өй җыештыралар)

 А.Б. Һәрвакыт күркәм булыгыз,

          Авырмагыз беркайчан.

          Кайгыларга бирешмәгез,

          Шатлыклар йөрсен алдан!

Күрше әби: Бигрәкләр дә күңелле булды, яшь чакларыбыз искә төште.Ярый әле кергәнмен. Болай булгач безнең гореф-гадәтләребез югалмый,аларны дәвам иттерүчеләребез бар.Рәхмәт сезгә,балалар! Менә шулай һәрвакыт бәхетле булып,кайгы,хәзрәтсез яшәргә язсын! Мин чыгыйм инде,исән- имин торыгыз.Үзегез дә безгә кунакка керегез.

Балалар: Рәхмәт сезгә. Безгә дә китәргә вакыт.Хушыгыз!

Җыр: “ Матур булсын”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аулак өйдә

   Безнең бакча тормышын һәм аның оештыруда бу бәйрәмнәр бик әһәмиятле чара.Балаларыбыз онытылып барган гореф - гадәтләребез турында тирән мәгълүмәтләр алганнар, дөньяга, үзләрен чолг...

Аулак өй

Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый. Өйнең бер ягыннан әби белән бабай килеп керәләр. Әби:Бабай, әйдә кунакка барабыз?Бабай...

Аулак өй

Приурочена к историка-культурному наследию Татарстана. Музыкальное развлечение для детей подготовительной группы....

Аулак өй

Приурочена ккультурно-историческому наследию Татарстана....

“ Аулак өй”

(Балалар иҗатында халык бизәлешләренең чагылышы)Максат: 1.Балаларны татар халкының борынгы сәнгатьбизәкләре белән таныштыру.2. Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт х...

Сценарий праздника "Аулак ой"

Сценарий праздника на татарском языке для детей подготовительной группы «Аулак өй» Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.Бурычлар:балаларны милл...

"Аулак өй"

1.Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.2.Балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.3.Сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлы...