"Аулак өй"
методическая разработка по музыке (старшая группа) на тему

Ханафиева Лейсан Зульфаровна

 

1.Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.

2.Балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.

3.Сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлык итү.

4.Халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, туган телебезгә, халкыбызның йола бәйрәмнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon aulak_oy.doc53.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

 

 

Әтнә районы Дусым балалар бакчасы.

Бүген бездә аулак өй.

( Катнаш төркемле балалар белән күңел ачу программасы)

                                             

                                           Тәрбияче: Ханафиева Л. З.

 

Максат һәм бурычлар:

 1.Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.

2.Балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.

3.Сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлык итү.

4.Халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, туган телебезгә, халкыбызның йола бәйрәмнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

 

 

Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле  кунаклар!

Хәерле көн сезгә бу җирдә.

Барчабыз яраткан «Аулак өй» кичәсен карарга

Чакырдык без бүген сезне дә.

       Кышның озын төннәрендә, кызлар кул эшләре алып, утырмаларга җыела торган булганнар. Кич утырганнар, алар бер — берсеннән эшкә, җырга өйрәнгәннәр, күңел ачканнар.

       Татар хатын — кызларының кулыннан һичбервакыт эш төшмәгән, орчыгын алып җебен эрләгән, паласын тукыган. Бу утырмалар — ул, иң элек матур итеп, үз — үзеңне күрсәтү чарасы, көлке, җыр — бию, такмаклар әйтешү. Менә без дә халкыбызның матур гореф-гадәтләрен дәвам итеп, шушы Аулак өй күренешен уйнап күрсәтербез. Ул күңелле үтсен.

        Авыл өе. Бүлмә түрендә өйнең эчке күренеше, анда борынгы сандык, чиккән мендәрләр, сөлгеләр, идәндә тукыган паласлар җәелгән.  Өйнең бер ягында ширма. Анда әби белән бабай  күренә.           

Бабай:  Әби, әби әйдә кунакка барабыз?

Әби: Ярар соң,  бабай, барсак барырбыз.

Бабай: Әйдә инде тизрәк! Я, соңга калырбыз.

Әби: Тукта  әле, тукта, өйне кемгә калдырыйк икән атасы? Күрше Бибинур әби чирләп тора бит!

Бабай:  Нигә юкка кайгырасың, кызыбыз бар бит.   Аны өй сакларга калдырып була инде. 

                         (Әби   кызын чакыра.)

Әби: Кызым, кер әле!

                          (Кыз керә.)

Бабай: Кызым! Без кунакка барабыз!  

Әби: Үзем генә калдым дип,

     Яшь җилкенчәк җыеп ятма!

Кыз: Ярар, әби. Тыныч кына йөреп кайтыгыз. Сау булыгыз!

      ( Әби белән бабай музыка астында залдан чыгып китәләр).

      (Кыз тамашачыларга борылып баса.)

 Кыз: Бергәләп күңел ачыйк,

      Аулак өй оештырыйк!

      (Кыз залның икенче ягындагы өй тәрәзәсенә килеп  дус кызына эндәшә.)

Кыз:  Регина әйдә кер! Бездә бүген аулак өй.  

     (Иптәш кызы өйгә керә, бергәләп басалар.)

1 нче кыз: Исәнмесез, дусларым!

Хәерле кичләр булсын!

Уен – көлке, җыр – моңнан

Күңелләребез тулсын!

2 нче кыз: Бүген сездә аулак өй дип

Дусларымнан ишеттем,

Йомгагымны чорнарга дип

Мин сезгә килеп җиттем.

(Кызлар идәнгә чүгәләп утыралар, кул эшләренә тотыналар.)

“Каз канаты” (татар халык җыры) җырын җырлыйлар.

 ( Җыр бетүгә тәрәзә янынныан егетләр тавышы ишетелә.)

Малай: Менә дуслар серле өй

Бүген монда аулак өй,

Ишекне ачтырыр өчен

Кирәк аңа матур көй.

 Егетләр: Әй, кызлар ачыгыз ишекне, безнең дә уйныйсыбыз килә.

Кызлар:  Бусага ялын түләмичә кертмибез!

 Егетләр: Түлибез, түлибез, кертегез инде!

 Кызлар: Ялыгыз нинди?

Егетләр (берәм-берәм): Мин биим, мин җырлыйм, мин такмак әйтәм!

                 (Егетләр кереп исәнләшәләр)

 (Залның бер ягына кызлар, икенче ягына малайлар тезелеп басалар, кара – каршы җырлыйлар.)

       “Челтәр элдем читәнгә” җырлы уены башкарыла               ( тат.х.җ.).

Малай: Исәнмесез, кызлар – йолдызлар!

Хәерле кич сезгә бу җирдә!

Кыз: Барчагыз яраткан аулак өйгә

Чакырабыз хәзер сезне дә!

Кыз: Таныштык та, дуслаштык та

Урыннарга утырыйк

“Йөзек салыш” уенын

Бергәләп уйнап алыйк!

“Йөзек салыш” уены уйнала.

Кыз: Үзем саныйм. Зәй. Зәй, Зәйнәбем. Атны кайда бәйләдең?

Алмагачка бәйләдем.

Алма төште шап итеп, Зәйнәп чыкты ялт итеп!

                 (Кемдә йөзек , шул сикереп чыга)

 Кыз:  Нинди җәза бирәбез?

Егет. Әтәч булып кычкырсын (уен ике мәртәбә уйнала)

2 нче отылган бала шигырь сөйли:

Әбием аулак өйләрдә

Халык җыры җырлаган

Халык җыры - бай мирас, дип

Бу көнгәчә саклаган!

3 нче бала: Һич моңаеп утырмыйк

Бер уйнап – җырлап алыйк

“Яулык салыш” – кызык уен,

Ул сизгерлекне сорый

Дуслар ярышкан вакытта

Кул чабып тормый булмый.

“Яулык салыш” уены уйнала.

 1 нче отылган бала иптәшләренә үзе шигъри юллар белән җәза бирә:

Игътибар белән тыңлагыз

Җәзаны үзем бирәм

Матур – матур сүзләрне

Кайсыгыз күбрәк белә.

Түгәрәккә утырган балалар чиратлашып матур – матур сүзләр әйтәләр: алмам, күгәрченем, былбылым, йолдызым, матурым, алтыным, чибәрем, йомшагым һ.б.

2 нче отылган бала: Кунак килсә сый – хөрмәтсез

Камыр – ашсыз булмый бит.

Кем нинди ашамлык белә?

Я, дуслар, әйтеп карыйк

Татар халык ашларын

Без тукталмыйча саныйк.

Балалар халык ашларын әйтешәләр: чәк – чәк. өчпочмак, коймак, тәбикмәк, бәлеш, кыстыбый, кош теле һ.б.

                       (Әби белән бабай кайтып керәләр.)

Әби: И, карале, карт боларны!  Кызың- Хәлимәң нишләгән бит! Аулак өй ясап яталар! Хәлимә кызым, без бит сине өй сакларга калдырдык, ә син оялмыйча яшьләр белән уйнап, җырлап-биеп ятасың!

Бабай: Ачуланмасана, анасы, әллә үзебезнең яшь чакларны оныттыңмыни?

Әби: И-и, онытыламы соң ул яшь чаклар?!

Әби җырлап җибәрә: Ак тавыгым бар иде, йомыркасы пар иде

Безнең дә бит сезнең кебек, яшь вакытлар бар иде.

Хәлимә: Ягез инде, яшьлегегезне искә төшергәч, бер биеп тә алыгыз инде.

                         (Әби белән бабай бииләр.)

Бабай:  И-и-и, бигрәк  матур да биедек! Кызлар шундый матур татар халык киеменнән, егетләрне әйтәсе дә юк инде, түбәтәйләрен генә кара әле син аларның. Ничек үзләренә килешеп тора. Түбәтәйле уен да бар бит әле , әйдәгез уйныйбыз.

 Балалар без яшь чакта “Түбәтәй” уенын яратып уйный идек.  

“Түбәтәй “ уены уйнала.

1 бала:            Таң атар, чыгар кояшы

Өйләргә таралышыйк

Хуҗаларга рәхмәт әйтеп

Дусларым саубуллашыйк!

(Ярымтүгәрәк ясап басалар, “Аулак өй” көенә җырлыйлар.)

1бала:Уйнадык та, җырладык та

Бүген бездә аулак өй,

Аулак өйдә булмаганнар

Безнең күңелне аңламый.

2 бала: Татар халык иҗатын

Милли гореф – гадәтен

Тугры халык антларга

Сүз бирәбез сакларга!

Әби:  И, онытып та торам бит. Кунактан күп итеп күчтәнәчләр алып кайткан идем. Әйдәгез, ак өйгә чыгып, күчтәнәчләр белән чәй эчеп алыйк.

Алга бер бала чыга:

Дуслык җебе өзелмәс ул

Халык моңы бар җирдә

Безнең мондый очрашулар

Истә калсын гомергә.

(Балалар залдан татар көенә биеп чыгып китәләр.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аулак өйдә

   Безнең бакча тормышын һәм аның оештыруда бу бәйрәмнәр бик әһәмиятле чара.Балаларыбыз онытылып барган гореф - гадәтләребез турында тирән мәгълүмәтләр алганнар, дөньяга, үзләрен чолг...

Аулак өй

Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый. Өйнең бер ягыннан әби белән бабай килеп керәләр. Әби:Бабай, әйдә кунакка барабыз?Бабай...

Аулак өй

Приурочена к историка-культурному наследию Татарстана. Музыкальное развлечение для детей подготовительной группы....

Аулак өй

Приурочена ккультурно-историческому наследию Татарстана....

“ Аулак өй”

(Балалар иҗатында халык бизәлешләренең чагылышы)Максат: 1.Балаларны татар халкының борынгы сәнгатьбизәкләре белән таныштыру.2. Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт х...

Сценарий праздника "Аулак ой"

Сценарий праздника на татарском языке для детей подготовительной группы «Аулак өй» Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.Бурычлар:балаларны милл...

Аулак өй.

                                                 Аулак өй.Макс...