Әнием -бәгерем!
план-конспект занятия на тему

Гилемханова Рафиса Нурулловна

Әниләр бәйрәменә багышланган сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niem_-bgerem.docx23.41 КБ

Предварительный просмотр:

Иң кадерлем син минем”.

Әниләр бәйрәменә багышланган сценарий.

Әниләр бәйрәме

1 ал. баручы: Хәерле көн, әниләр!Әниләр көненә багышланган бәйрәмебезне башлыйбыз.

Кадерлеләребез! Сезне бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйбыз. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез.

Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне сезгә

Әниләр көне булсын!

1.Үзе көз ае булса да,

Бүген көн шундый ямьле.

Чөнки әниләр көне бит,

Шуңадыр бик күңелле.

2нче бала: Кояш көлә, мин елмаям,

Бигрәк матур көн бүген,

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

3нче бала: Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

Бар дөнья көлеп торсын,

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын.

4нче бала: Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

5нче бала: Тыңлап бишек җырларыңны

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң элек

Әннә” дип ачылган бит.

1 а.б. - Күрәсезме, залда күпме чәчәкләр. Бу гади чәчәкләр генә түгел, бу тылсымлы чәчәкләр. Кем чәчәк эченнән табышмак алып, җавабын таба икән, шуны бүләк көтә.

1. Лампа түгел, яктырта

Мич түгел, җылыта.

Нәрсә ул? ( кояш)


2. Яз килсә, киенә,

Көз килсә, чишенә. ( агач)



3. Агач түгел – яфраклы,

Тун түгел – тегелгән,

Кеше түгел – сөйли. (китап)

4. Тоз түгел – ак,

Бал түгел – баллы. (шикәр)


5. Җәйге эссе көннәрдә

Мине сагынып көтәләр.

Мин аз гына күренсәм,

Качып-посып бетәләр. (яңгыр)


1 а.б. 6. Йомшактыр куллары,

Җылыдыр сүзләре,

Йөрәккә якын

Кем ул? (әни)

1 а.б. Кадерле әниләр, сезне бәйрәмегез белән котларга рөхсәт итегез. Үзебез ясаган чәчәкләр сезгә күңел күтәренкелеге, бәхет, шатлык алып килсен.

(чәчәкләрне бүләк итә)

2 а.б. Ана!

Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе,

Күңелнең ул иң-иң түрендә.

Ул салкында сине җылытучың,

Юанычың авыр көнеңдә.

Хәзер яңгыраячак җыр, сөекле әниләребез, сезгә бүгенге бәйрәм сәламе булып ирешсен.

Җыр

1 а.б. Бу көннәрдә Россия җирлегендә зур бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. Әниләр көнен билгеләп үтү борынгыдан калган гадәт. XVII гасырдан XIX гасырга кадәр Англиядә “Материнское воскресенье” көне билгеләнеп үткән. Бөтен дөньяда бу көн әниләр хөрмәтенә багышланган.

2 а.б.1910 нчы елда беренчеләрдән булып Әниләр бәйрәмен официаль рәвештә Вирджиния штаты игълан итә.

1 а.б. Россиягә килгәндә, Әниләр көне ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә уздырыла. Россия президенты Борис Николаевич Ельцин Указы буенча 1998 нче елдан башлап әниләр көне билгеләп үтелә.

2 а.б. Әни ... Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз нәрсә ул!

Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан юк. Әни – сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы ул. Ана – ул дөньяда иң бөек кеше!

Иң якын кешеләренә-әниләргә багышлап 4нче сыйныф кызлары бию башкаралар.

Бию
1. Ана – бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез АНА турында.


2.Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.


3.Газиз Энкэй!
Йомшактыр кулларын,
Татлыдыр сузлэрен,,
Жылыдыр карашын,
Тансыктыр табынын.

4.Газиз Энкэй! 
Ин сойкемле сузлэр-синеке! 
Йомшак, жылы куллар-синеке! 
Ин-ин татлы сузлэр-синеке! 
Жан изрэткеч жырлар-синеке!

1. - Миңа гомер биргән өчен,

2.- Кадерләп үстергән өчен,

3. - Назлы карашлары өчен,

4. - Пешергән ашлары өчен,

1. - Йөрәк җылылары өчен,

2.- Шәфкатьле куллары өчен,

3. - Барсы, барсы, барсы өчен

4. Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Җыр    

Ана! Чынлап та, ничек горур яңгырый бу сүз! Халыкта анага багышланган бик күп әйтемнәр, мәкальләр бар. Әйдәгез әле, шул акыллы сүзләрне искә төшереп алыйк әле!
Мин башлыйм, ә сез дәвам итегез.

– Ана күңеле – балада, ... (бала күңеле далада).
– Оҗмах ... (
әниләр аяк астында).
– Ана кулы тигән җир... (
тәмугта янмас).

– Яктылык – кояш янында, ... (яхшылык – ана янында).
– Өйнең яме ... (
ана белән).
– Үз анасын зурлаган... (
кеше анасын хурламас).
– Ата-ананы тыңлаган адәм булган, ... (
тыңламаган әрәм булган)

2 а.б. Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне сезгә

Әниләр көне булсын!

 (бию башкарыла)


Что такое мама?
Это яркий свет,
Это много знаний,
Ужин и обед!

Что такое мама?
Веселье, радость, смех!
Мама как сердечко,
Ведь сердце есть у всех!

Что такое мама?
Это как стена,
Защитит от драмы
Папу и меня!

Что такое мама?
Это гордость, честь!
Но это не реклама,
Это то, что есть!

Что такое мама?
Это все на свете!
Мам мы поздравляем,
С любовью, ваши дети!

«День матери» - праздник особый,

Отметим его в ноябре:

Зимы ожидает природа,

И слякоть ещё на дворе.

Но мы дорогим нашим мамам

Подарим веселье сердец!

Тепла и улыбок желаем,

Огромный вам детский

Привет!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

Вырастет из сына герой, если отец - герой!

75 лет - Великой Победе!Он тоже приближал Победу.......

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...

Группа Озорные бабочки участвует в муниципальном конкурсе ко дню Героев Отечества "Мой Герой, Герой семьи, Герой Отечества!"

Группа Озорные бабочки участвует в  муниципальном конкурсе ко дню Героев Отечества "Мой Герой, Герой семьи, Герой Отечества!"...

Участие в муниципальном конкурсе ко дню Героев Отечества "Мой Герой, Герой семьи, Герой Отечества!" .

Участие в муниципальном конкурсе ко дню Героев Отечества "Мой Герой, Герой семьи, Герой Отечества!" .Объёмную   конкурсную работу  представила Арина Грабарева с мамой, называе...

Арина Грабарева группы "Озорные бабочки" заняла 1 место в конкурсе "Мой Герой, Герой семьи, Герой Отечества".

Арина Грабарева группы "Озорные бабочки" заняла 1 место в конкурсе "Мой Герой, Герой семьи, Герой Отечества". Арина представила на конкурс макет "Полевой госпиталь". Спас...

Дистанционный муниципальный конкурс «Мой Герой, Герой семьи, Герой Отечества»

Благодарность Жарикову МаксимуБлагодарность Безуглой Татьяне Искяндяровне...