Мэктэпкэ эзерлек торкемендэ "Аулак ой" куренеше.
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Хузина Рузия Гусмановна

Мэктэпкэ эзерлек торкеме балалары белэн яулыктан эшлэнгэн курчаклар ярдэмендэ "Аулак ой" куренеше курсэтелде. Балаларга уз гореф-гадэтлэребезне анлату очен эзерлэнде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл huzhina_r_aulak_oy.docx203.84 КБ

Предварительный просмотр:

        

                                          Хуҗина Р.Г. -1 кв.категорияле тәрбияче.

                                                                     

  Зал өй күренеше итеп бизэлгэн.”Авыл көе”нә әби чыга.

  Әби: Әй, шул арада караңгы да төште, көннең узганы вак-төяк эшләр белән сизелми дә үтте. Хәзер үк ятсам, төн бик озын әле, борсаланып кына ятармын. Әзрәк носки бәйләп утырсам да ярар иде. (ишек шакыйлар)

2нче әби : Нихәл, Зәйтүнә күрше. Исән-сау гына торасың -мы?  Бүген ишегалдында да күренмәдең. Тукта, мин әйтәм, уты бар, бер кереп хәлен белеп чыгыйм әле дидем.

Әби: Әй, рәхмәт күршекәем.

2нче әби: Әйдә, йортка бер дога кылыйк.(дога кылалар)

Әби: Үзеннең хәлләрен ничек соң, Асия ?

2нче әби: Әй, картларча инде Зәйтүнә...

Әби :Эх, бар иде бит безнең дә яшь чаклар.Егетләр урам тутырып җырлап әйләнерләр иде, ә кызлар аулак өйләрдә чигү чигеп, җырлап егетләрне көтеп утырыр иде.

2 нче әби: Ә егетләр килгәч, китәр уен-көлке, җыр, бию, такмак әйтешү.

Әби: Аулак өй икәнен белеп күрше авыллардан да егет-кыз- лар килеп җитәр иде. Сагынып сөйләргә генә калды (ишек шакыйлар)

2 нче әби: Чү. киләсе кунагын бар идеме әллә?

Әби:Юк, әллә бер-бер хәл бар микән, төнгә каршы. Кем бар анда?(кыз керә)

Кыз: Әбекәй матурым исәнме? Әйбәт кенә яшәп ятасынмы?

Әби :Әйбәт кызым.  Хәл белергә килдеңмени? Хәзер чәй куеп җибәрәм.

Кыз: Юк-юк әбекәем,чәй куеп торма. Минем сиңа бер үте-нечем бар иде.  Әбекәем, кызлар белән чигү чигеп синдә кич утырыйк әле. Каршы килмә , әбекәем.

Әби: Ярар, мине барыбер Асия әбиең чакыра кергән иде (күз кысышалар). Тик кызым тәртипле генә утырыгыз, егет -ләр кертә күрмәгез, әти-әниләрегез ишетеп мине сүзгә калдырмагыз.

Кыз: Юк,юк әбекәй нинди егетләр ди ул.(әбиләр китә) Кызлар, әйдәгез аулак өйгә! (кызлар керә) Булды кызлар, әбине ризалаттым.

2 кыз: Әйдәгез кызлар, кулъяулык чигеп алыйк

F:\АУЛАК ОЙ\3.jpg

3 кыз: Карагыз әле кызлар, ничек матур чыкты минем бизәкләрем!

1 кыз: Әйдә, күзегезне бетереп утырмагыз. Кызлар, эйдәгез, йозек салыш уйныйбыз!  

    “Йөзек салыш”уены.  Кемдә йөзек, сикереп чык! Дилэрэгә нинди җәза бирәбез?

 2 кыз: Табышмакка җавап  бирсен.  Ике корсаклы, 4 колак- лы ул нәрсә?

3 кыз: Бигрәк шаян инде син Азалия. Ике корсаклы әйбер буламыни.

2 кыз: Була шул була.. Каз мамыгыннан нәрсә ясыйлар?

Бергә: Мендәр.

     Тагын “Йөзек салыш” уены.

1 кыз: Азалиягә нинди җәза бирәбез?

3 кыз; Кайсы егетне ярата, шуның исемен әйтсен!

2 кыз: Әй, шаярмагыз әле ! (Сызгырган тавыш ишетелэ хэм авыл кое уйнала).

Малай (тавышы ишетелэ) Кызлар, эйдэгез кичке уенга.

Кызлар: Эйдэгез кызлар, егетлэр кичке уенга чакыралар. (Чыгып китэлэр).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Елгада яшэучелэр".Мэктэпкэ эзерлек торкемендэ шогель-конспект.

Балаларда тема эчтэлегенэ туры килэ торган белем кунекмэлэре булдыру,сузлек остендэ эш....

"Елгада яшэучелэр".Мэктэпкэ эзерлек торкемендэ шогель-конспект.

Балаларда тема эчтэлегенэ туры килэ торган белем кунекмэлэре булдыру,сузлек остендэ эш....

«Без инде хэзер зурлар, Мэктэпкэ илтэ юллар» (Нас ведет дорога в школу)

Без инде хэзер зурлар, Мэктэпкэ илтэ юллар( Нас ведет дорога в школу)  Залнын каршы як стенасы мактэп тормы чагылдырган сурэтлэр Ьэм экият геройн ын рэсемнаре белэн бизэлэ. елле кей янг...

Мэктэпкэ чыгарылыш кичэсе сценарие-2018

Мэктэпкэ чыгарылыш кичэсе сценарие-2018...

«Тиздэн мэктэпкэ!»

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен «Тиздэн мэктэпкэ!» темасына проект ...