Ватанны саклау – ир-егетләр кулында (Сценарие ко дню 23 февраля)
материал

23 февраль --Ваттанны саклаучылар коне уңаеннан этиләр һәм бабайлар хөрмәтенә балалар бакчасында бик күңелле бәйрәм үткәрдек. Эти,бабайларның тормыш юлы,армия сафларында хезмәт итеп кайтулары балаларда бик кызыксыну уятты. Ә аларның үзләре  гармун уйнап җырлаулары бигрэктә бәйрәмне ямьләндереп җибәрде,балаларда үз әти-бабайлары өчен горурлык хисе уятты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vatanny_saklau.odt (17.66 КБ)17.66 КБ

Предварительный просмотр:

Ватанны саклау – ир-егетләр кулында.

  • Балалар, без бүген нинди бәйрәмгә җыелдык? Дөрес, Әтиләр,бабайлар бәйрәменә. Әйе, балалар, бу көнне без Әтиләр бәйрәме дибез. Календарьда 23 февраль “Ватанны саклаучылар көне” дип билгеләнә. Ватанны кемнәр саклый соң, балалар?
  • Солдатлар. Әйе, безнең бабаларыбыз да, әтиләребез дә солдат булганнар. Илебезнең иминлеге өчен сакта торганнар.

Хөрмәтле әтиләр, бабайлар, абыйлар! Сезне барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык, озын хәерле гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, тормышыгызда һәм эшегездә уңышлар телибез. Яраткан улларыгыз, кызларыгыз сезне бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк итәрләр.

Җыр. “Солдатта булган диләр” хор.

Уйный әти гер белән

Туп кебек кенә чөя.

Колагыннан тотып, ди,

Мәле күккә очырт, ди.

Ике потлы ул герне

Селкетәм көчкә-көчкә.

Эх, җитәсе иде лә

Әтидә булган көчкә, -ди Салават.

Сүзебез Салават белән Алсуның әтисе Самат Мухаметзянов турында. Ул  күпләргә оста көрәшче, Сабантуйларда батыр, гер күтәрү остасы буларак яхшы таныш. Күпсанлы мактау кәгазләре аның көчле спортчы булуы турында сөйли. Самат Мухаметзянов Ватан каршындагы изге бурычын да намус белән башкара. 1989 елның 29 маенда Армия сафларына алына. Мәскәү тирәсендә хезмәт итә. Башкаларга үрнәк хезмәте, тәртибе өчен аңа част командиры тарафыннан рәхмәт белдерелә.  Бүгенге көндә матур гаилә корып туган авылында яши.

Бәйрәмебезгә Салават белән Алсуның бабалары Рәхимҗан абый да килде. Заманында ул да Белоруссия, Үзбәкстан җирләрендә өч ел хезмәт итеп кайткан кеше. Аны  тирә-юньдә атаклы көршәче буларак та күпләр хәтерлиләр. Аның бу шөгылен бүгенге көндә ике улы дәвам итә. Рәхимҗан абыйның яраткан тагы бер шөгыле –бакчада казыну. Ул бик яхшы бакчачы, төрле дару үләннәре җыю белән дә шөгылләнә. Тагын, авылның иң мөхтәрәм кешесе дә бит әле ул –динле-иманлы кеше. Үз туган авылында гомер кичереп ике ул, ике кыз тәрбияләп үстергән.

Ә хәзер әтисе һәм бабасы хөрмәтенә кызлары Алсу бию башкара.

2. Солдатка китә егетләр

Үз илен саклар өчен.

Ватан терәге – ир дигән

Исемне аклар өчен, дип җырлыйлар солдатлар турында.

Зиннур Фатхуллин да 1985 елның 28 маенда хәрби хезмәткә алына. Ул хезмәт юлын Нижний Новгород өлкәсендә башлап җибәрә. Ел ярым хезмәт итеп исән-сау әти-әнисе янына әйләнеп кайта. Бүгенге көндә улы белән кызының яраткан әтисе. Озакламый кызлары Зәлиягә 6 яш тула. Зәлия җырларга ярата. Бүген кызы, әтисе һәм кунаклар хөрмәтенә Зәлия җыр башкарыр.

3. Илгә биргән изге антын үтәп

Кайтыр алар исән булсалар.

Илләр имин булып, афәт килми

Тыныч кына булсын дөнялар.

Гилманов Фаннур Латыйп улы да 1990елның 25 маенда Армия сафларына чакыру кәгазе ала. Ул зур горурлык хисләре белән солдат хезмәтен үтәргә китә. Аны юллар Владикавказ, Осетия җирләренә хәтле алып китә. Озак та үтми Грозный шәһәрендә чуалышлар башлана. Фаннурга водитель буларак, хәрби летчикларны аэродромга алып бару, алып кайту бурычын йөклиләр. Ул яшьтән спорт белән дус булганга, хәрби хезмәттә дә үзен күп кенә спорт төрләрендә сынап карый. Ярышларда гер күтәрә, йөгерүдә, кул көрәшләрендә катнашып урыннар яулый. Менә шулай бер көйгә хезмәт итеп ятканда грозныйда чын сугыш башланып китә. Аңа чын сугышны үз күзләре белә күрергә туры килә. Сигез айлап әти-әнисе, туганнары белән элемтәгә керә алмый. Алар өчен ул хәбәрсез югала. Әтисе улын эзләп военкомат юлын таптый. Ниһаять, шәһәрдән китү өчен аларга 3 көн  вакыт бирелә. Частьларын ашыгыч рәвештә Волгоградка күчерәләр. Менә шундый әйләнчек юллар белән булса да  ул туган ягына исән-сау әйләнеп кайта.  Бүгенге көндә белүебезчә гаиләсе белән тормыштан тәм табып безнең янәшәбездә яши. Өч бала тәрбияләп матур гомер итәләр. Фаннурны күпләр көчле көрәшче, гармунчы буларак та беләләр. Әйдәгез, сүзне аның үзенә бирик.

4.Бүгенге көндә безнең арабызда иң яшь әтиләрнең берсе ул – Рафил Шигабутдинов. Ике кызының яраткан әтисе, гаиләнең терәге. Кечкенәдән ир-атлар эшен җилкәсендә татып үскән, әнисенсң ярдәмчесе, таянычы. Унсигез яшендә армия сафларына алынып, Ростов өлкәсендә солдат хезмәтендә булган кеше.

Солдатка китә егетләр

Үз илен саклар өчен.

Ватан терәге – ир, дигән

Исемне аклар өчен.

Аңа алдагы тормышында уңышлар теләп калабыз.

  1. Һәрвакытта иңнәремдә

Тоям әтием кулларын.

Һәрчак тыныч һәм бәхетле

Булсын барыр юлларым, дип җырлый безнең Элвина Муллахметова.

Әтисе Илнур Муллахметовны райондашлары көрәшче буларак  та белә, хөрмәт итәләр. Күптән түгел генә районыбызда узган билбау көрәше буенча чемпионатта да Илнур  үз авырлыгында 3 урынны яулады, Ул күп тапкырлар авыл Сабантуйларында батыр калган кеше.   Бүгенге көндә үз нигезендә гаиләсе белән матур гына гомер итә.

  1. Авылдашыбыз Яруллин Самат та Армия сафларына  1985 елның көзендә китә. 6 ай Самара шәһәрендә хезмәт итә, младший сержант званиесы бирелә. Аннан Оренбург өлкәсенә күчерелә, анда ел ярым шофёр булып хезмәт итә,һәм намус белән хезмәт итеп туган нигезенә әйләнеп кайта.Яраткан шөгыле бакчачылык.Бүгенге көндә безнең балалар бакчасында  аның икенче улы тәрбияләнә. Озакламый без аны олы тормыш юлына – мәктәпкә озатырбыз. Аның уллары да үзе кебек кешеләргә ярдәмчел, тырыш, җәмгыятебезгә файдалы кешеләр булыр дип ышанып калабыз.

Ил сагына ирләр китәләр,

Шомлы төннәр, шомлы иртәләр...

Палаткалар, солдат юллары

Егетләрне кыю итәләр...

  1. Безнең балалар бакчасында иң кечкенә кеше – ул Рамил. Аңа әле ике генә яшь тула. Аның әтисе, безнең авылдашыбыз Рушан Фатхуллин да Армия сафларында хезмәт иткән кеше. Бүген аның гаиләсендә ике малай үсеп килә. Алар да киләчәктә әтиләре кебек Ватан каршындагы изге бурычларын үтәрләр.

Кирәк булса, әтиләр күк

Утлар-сулар кичәрбез.

Илебезне саклар өчен

Батыр булып үсәрбез.

8.Бүгенге тыныч тормышта да балаларыбыз бәхетле, сәламәт,тәртипле булып үссен өчен әтиләребез кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. Айнур Сафин кебек әтиләребез туган илебезгә тәрбияле балалар үстерәләр, җаваплы урыннарда эшлиләр. Бу гаиләдә дә Ватаныбызны саклаучы өч егет үсеп килә.

9.Әйе, безнең арабызда тагы Залялиев Нәкыйф кебек тәрбияле әтиләребез, Муллахметов Әхмәтхан, Самигуллин Камил, Залялиев Вакыйф, Шайхиев Шәйхулла кебек солдат шулпасын эчкән эчкән бабайларыбыз да бар бүген. Яраткан бабасы һәм килгән кунаклар хурмәтенә Шайхулла абыйның оныгы Ралинә җыр җырлап китә.

Алар үз чорының кыю солдатлары, тырыш, булган ир-атлар, гаилә башлыклары. Без бүгенге бәхетле тормыш өчен яраткан бабаларыбызга бигрәк тә бурычлы.Сабыйларыбызның тыныч йокысы өчен, якты киләчәгебез, аяз күгебез, илебез тынычлыгы өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә сезгә, хөрмәтле бабаларыбыз! Барыгызның да гаиләләренә иминлек телибез.

Бабайларның батырлыгын

Һәркайсыбыз кабатлар.

Без аларның оныклары,

Без - булачак солдатлар.

Безгә тәрбия биргән бабайларны

Искә алыйк һәрбер адымда.

Исән-саулыкларын белер өчен,

Ешрак барыйк алар янына!

Ралинә.Бабай янында булганда-

Бернәрсәдән курыкмыйм мин.

Аның сүзе миңа закон,

Бабамны тыңлыйм мин.

Яшәсен безнең бабайлар

Сәламәт һәм шат булып.

Балаларының, оныкларынын

Кадерлеләре булып!

Алып баручы.Хөрмәтле бабаларыбыз, яшлегегезгә әйләнеп кайтыгыз әле, сезнең өчен оныкларыгыз башкаруында җыр бүләк итәбез.

Җыр: “Иң шәп бабай”.

Ислам.Бабайларның, әтиләрнең

             Дан юлыннан атлыйбыз

             Өлкән буын батырлыгын

             Йөрәкләрдә саклыйбыз.

             Ил чигендә сакта торыр,

             Диңгез кичәр буын без.

             Хезмәтебездә Ватанга

             Тугрылыклы булырбыз.

             Солдатка китә егетләр

             Үз илен саклар өчен

             Ватан терәге-ир, дигән

             Исемне аклар өчен.

             Илгә биргән изге антын үтәп

             Кайтыр алар исән булсалар.

             Илләр имин булып, афәт килми

             Тыныч кына булсын дөньялар !

Рәфит Батыр һөнәр бар җирдә-

            Җирне, илне саклаучы.

            Сине, мине-һәркемне

            Дошманнардан яклаучы.

            Генералмы, майормы,

            Капитанмы йә сержант-

            Барсының да исеме

            Дөнья бер ул-солдат.

           Ватанны саклаучылар

           Аямыйлар үз-үзен:

          Беләкле, йөрәклеләр,

          Ихтыярлы һәм түзем.

          Саклап Ватанны, безне

          Хәтәр сугыш утыннан,

          Батыр һөнәр иясе

          Китә туган йортыннан.

Илвина –Бәйрәм бүген, бәйрәм!-диеп,

               Бар дөнья балкып торсын.

               Әти бәйрәме икәнне

               Әни дә белеп торсын,

               Әни дә көлеп торсын.

               Бүген бәйрәм көнендә

               Әтиләрне котлыйбыз.

               Шатлык,бәхет,сәламәтлек

               Һәммәгезгә телибез.

Данияр Кирәк булса, әтиләр күк

               Утлар сулар кичәрбез.

               Илебезне саклау өчен

               Батыр булып үсәрбез.

               Озакламый егет булып

               Үсеп җитәрбез эле,

               Татарстан дәүләтенә

               Хезмәт итәрбез әле.

Ралинә Кызыл байрак эленгэн

              Бүген барлык урамга.

              Әтиләрнең, бабайларның,

              Абыйларның, малайларның

              Зур бәйрәме булганга.

              Бүген бәйрәм көнендә

              Әтиләрне котлыйбыз.

              Шатлык, бәхет, сәламәтлек

              Һәммәгезгә телибез.

Рамилә Әти безнең терәгебез,

               Әти безнең яклаучы.

               Кирәк чакта минем белән

               Дустым кебек уйнаучы.

               Яшәсен әтиләр

               Сәламәт һәм шат булып.

               Кызларының, улларының

               Кадерлеләре булып.

Зәлия  Горурланам әти белән,

            Аны бар да ярата.

            Мактау сүзләре әйтәләр

            Әтиемә карата.

            Ул зирәк тә, шаян да,

            Акыллы да, гаҗәп тә.

            Кем дисезме ул кеше?

            Минем әти, әлбәттә.

            Әтием минем уңган,

            Бөтен эшкә дә булган.

            Кулыннан килә бар да,

            Яратамын шуңа да.

Алсу Әти эштән кайтып керсә,

          Өйләр китә яктырып.

          Көне буе сагынгандыр,

          Ул да кайта атлыгып.

          Хәлне сорый  баштан сыйпап,

          Миңа чаңгы көйләшә.

          Әнием белән әти дә,

          Гел  елмаеп сөйләшә.

          Барыбызга да булыша,

          Үзенең дә күп эше.

           Әнигә, миңа, энемә

           Әти-иң кирәк кеше!

Илхан Каеш будым билемә,

             Тасма тактым җиңемә,

             Йолдызы бүрек кидем:

             -Мин солдат булдым!-дидем.

             Иңемә мылтык астым,

             Әти каршына бастым:

             -Килдем, иптәш командир,

             Әйдә, берәр (фәрман) приказ бир.

             -Смирно! – ди әти дә,

             Печән ашат бәтигә.

              Бераз утын ярырсың.

              Аннан...суга барырсың!

              -Була!-дидем фырт кына.

              Шуннан китте, и китте...

             Мине чын солдат итте.

             Бетте ялкау гадәтем,

             Санаулы һәр сәгатем,

                Иртүк торам, юынам,

                Сөлге белән уынам,

                 Ялт иттерәм тешләрне,

                 Аннан эшлим эшләрне.

                 Бүлмәдә тәртип хәзер.

                 Ни кирәксә шул әзер.

                 Солдат булу шулай ул,

                 Өйрәнгәч бик уңай ул.

Җырлар:  “Мин әтине яратам”.

                “Солдатлар”

                “Светофор утлары”.

                 “Мин шофер”

                 “Шаян чебиләр”.

 

       

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий утренника 23 февраля

Конспект утренника к празднику пап...

23 февраль - Ватанды һаҡлаусылар көнөнә сценарий. Сценарий на 23 февраля

Сценарий на 23 февраля на башкирском языке. Утренник с участием пап. Музыкально - спортивное мероприятие на башкирском языке. Башҡорт телендә Ватанды һаҡлаусылар көнөнә байрам....

Сценарии на 23 февраля для дошкольников Сценарии ко Дню защитника Отечества для детского сада

Сценарии на 23 февраля для дошкольников Дню защитника Отечества для детского сада. Мальчики-пограничники возьмутся за руки и образуют круг. А остальные – местные жители. Пограничники несут сво...