Туган якка яз килә
план-конспект занятия (старшая группа)

Габдрахманова Илзида Ильгизовна

Зурлар торкеме өчен бәйрәм кичәсе

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yakka_yaz_kil.docx22.5 КБ

Предварительный просмотр:

Туган якка яз килә

Зурлар торкеме өчен бәйрәм кичәсе

Балалар ике якка тезелешеп утыралар.

А.б. Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагнып көткән яз килә.

Әйтегезче кайсы вакыт

                                              Яздагыдан ямьлерәк?            

 Көз айларын да яратам

         Әмма яз күңеллерәк.

         Көннәр аяз, күктә алсу

         Нур сибеп кояш көлә

         Җәйге шатлык, көзге муллыкШ.Азалия

         Яз белән бергә килә.

Җыр “Яз килгән”

Бүген бик җылы тышта

Карый алмыйм кояшка

Елгада бозлар кузгала

Елмая, көлә кояш

Урамнар буйлап атлый

Ямьле һәм күңелле яз!

День становится длинней

Вместе с ним бежит ручей

Солнышко смеётся

Звонко песня льётся.                                    

Поют весенние певцы.

Прилетевшие скворцы.

Сил и радости полна

В гости к нам идёт весна.

Урман тулы яз исе,

Җирләр ачылып килә.

Кар суында битен юып

Умырзаялар көлә.

Музыка астында Яз керә

Исәнмесез балалр, исәнмесез кунаклар,

Яз бәйрәме белән дуслар

Тәбриклимен мин сезне

Күп шатлыклар алып килсен

Бу-Яз бәйрәме!

           Бөре чуклары белән

           Сыерчыклары белән

           Яз килә, яз килә

           Яз ишекләрдән керә,          

           Яз тәрәзәдән көлә,

           Кар суында йөгерә,

           Яшеллеккә төренә,

           Яз   ләйсән булып ява
          Яз күкри-төтри һава

           Яз кошлар белән кайта

           Язны һәркем ярата.

Кыр казлары җылы яктан

Кайтып килә тезелеп.

Моң салалар: “Су буйларын

Сагындык- дип- өзелеп”

Йөгерешеп, сәлам биреп,

Каршылыйбыз һәр казны.

 Канатларында җилпетеп

Китерә алар язны.

        Су буенда су чәчрәтеп

        Уйный балалар.Ләйсән

        Су буйларын яңгыратып

       Җырлыйлар алар.

А.б.Әйдәгез балалар без дә сезнең белән уйнап алабыз.

Уен “Утыр, утыр, Мәликә”

Яз. Балалар, сез мине сагынып көтеп алганыгыз күренеп тора. Бик яхшы әзерләнгәнсез, минем турыда күп нәрсәләр беләсездер. Я, әйтегез әле, минем ничә кызым бар? Һәм аларның исемнәре ничек?

Б-р. 3кыз. Алар Март, Апрель, Май.

У весны весёлый старт-

На пороге стоит март.

Весело звенит капель-

К нам уже спешит апрель                                

Май их быстро догоняет

Всех цветами он встречает.

Света, радости полны

Все три месяцы весны.

Бала шигырь сөйләгәндә яз айлары булып киенгән балалар уртага чыга баралар,

Яз. Менә алар, минем өч кызым, Март, Апрель, Май. Берсеннән берсе матур, берсеннән берсе уңган, булган.

Язгы айлар бию башкаралар

Яз. Олы кызым –Март, яле, үзең турында сөйлә

Март:

Кара каргалар килде ,                                  

Түбәдән тамчы тама.

Көндез көн җылы була,

Суыта кичкә таба.

Тамчылар бии  тып та тып,

Тамчылар сикерәләр.

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр.

Яз. Ә хәзер уртанчы кызым-Апрельне тыңлап китик.

Апрель:

Гөрләвекләр агалар,

Күктән кояш елмая.

Каңгылдашып торналар,                                        

Тезелеп үтте бая.

Инешләрдә коена

Канатланып үрдәк, каз.

Җирне яшәртеп безгә

Гөлләр алып килә яз.

Яз.Ә хәзер дуслар, минем төпчек кызым Майны тыңлагыз.

Май:

Агачлар яфрак яра

Алмагач чәчәк ата.

Тургайлар тугайларын

Сагынып кире кайтты.                                    

Килә туган якларга

Елмаеп чәчәкле ай                                          

Байраклар канатлана

Бу бәрәм, Беренче Май.

А.б..Яз-матур, балалар сине бик яраталар,Әйдәгез әле Яз турында җыр да җырлап алыйк.

Җыр...........................

        Яшел язда дымлы иртә

        Тәрәзәгә яңгыр чиртә

        Тонык күкрәү соры күктәН.Сөмбел

        Еракларга яңгырап китә.

Җылы яңгыр, язгы яңгыр

Рәхәт бирә уңышларга

Күңелләргә өмет сала

Гөлләр сибә күңелләргә.

 Яз. Сез мине яратасыз, мине матур дисез, ә халык минем турыда нәрсә әйтә шуларны беләсезме? Ягез әле, кемнәр белә?

(Яз турында мәкалләрәйтелә)

Язгы көн ел туйдыра.

Яз сөрсәң, көз урырсың.

Язгы хезмәт – көзге хөрмәт.

Язның байлыгы – кояш,

Көзнең байлыгы – уңыш.

Бер көн алдан чәчсәң,

Бер атна алдан урырсың.

Ни чәчсәң, шуны урырсың.

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.

Яз. Рәхмәт сезгә балалар, мин бик шат сезнең мине шулай хөрмәт итүегезгә. Әйдәгез әле тагын да күңеллерәк булып китсен , бер җырлап алыйк әле.

Җыр........Яз җитә.......................

А.б. Шаулап-гөрләп туган якка яз килә.Кырларда, бакчаларда язгы эшләр башлана. Халыкта шундый әйтем бар “Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың”. Менә безнең бабай да карт булуына карамастан бакчага чыкты. Ул анда кәбестә, кишер, кыяр, шалкан утыртты.

(Бу вакытта бабай булып киенгән бала бакчада эш хәрәкәтләре ясый)

Бабай бик тырышты, һәм ул утырткан яшелчәләрнең шытып чыгып үсүен  көтә...

Күп вакыт үтә, ләкин бабайның бакчасында бер нәрсә дә күренми әле. Бабай әбине чакырып китерде.

(Рифат)Баб. Әби, кил әле, менә мин кәбестә, кишер, кыяр, шалкан утырттым, нишләптер бернәрсә дә үсми әле. Ни булды икән? Нишләргә инде?

(Мәликә)Әби. Ничек нәрсә эшләргә? Утырткан әйберләргә су сибәргә кирәк бит! Әйдә оныкны чакырыйк, чиләкләре белән елга буеннан су ташысын, ә без синең белән су сибәрбез. Кызым кил әле, бабаңның яшелчәләренә су сибәргә кирәк, елгадан су алып кайтасы иде.

Дильназ Кыз. Ярар, әби, монда бит бик күп су кирәк, мин булышырга иптәш кызларны да чакырыйм әле. Кызлар, килегез әле,яшелчәләргә  елгадан бергәләшеп су алып кайтыйк әле.

(Кызның ике иптәш кызы чыга көянтә, чиләкләр белән бию башкарыла)

Бию.................................

Баб.Менә яшелчәләргә су булды, әйдә әби бергәләп сибәбез.

А.б.Әби белән бабай яшелчәләргә көн дә су сипкәннәр. Яшелчәләр шытып чыга башлаган.Ләкин алар бик зәгиф үсәләр икән

Баб. Әби, бу яшелчәләр әйбәт үсеп китә алмыйлар бит әле. Тагын ни җитми икән инде аларга?

Әби. Ничек инде ни җитми? Түтәлдәге чүпләрне чүпләргә кирәк, күрмисеңмени, түтәлләрне чүп үләннәре басып бетергән.

Баб. И-и аллам, аның өчен бөкерәергәкирәк. Билемавырта бит, аннары чүп үләннәре бик вак, аларны шытып чыккан яшелчәләрдән аерып алырга да читен.

Әби. Тукта әле бабай, безнең бит Акбай бар, бәлки аны чакырырбыз. Акбай. Кил әле,кил монда.

(Азамат)Акб. Нәрсә бар әби, бабай.Нигә чакырдыгыз мине?

Әби. Акбай, менә яшелчәләр утырткан иде бабай, аларны чүп үләннәре басып киткән.Безгә булыш әле чүп үләннәрен утарга.

Акб. Була ул, ләкин сезнең яшелчәләр күп икән, ярдәмгә песине дә чакырыйм әле. Әй, Мырау, син кайда, ятма анда сыртыңны кыздырып, кил әле монда, әби белән бабайга булышырга кирәк. Яшелчәләрне тиз арада чүп үләннәреннән чистартыйк, юкса көзгә уңыш начар булыр.

(Песи чыга, Акбай белән  музыка астында чүп утау хәрәкәтләре ясыйлар)

Әби. Менә бабай, рәхмәт яугырлары Акбай белән Мырау, ничек шәп итеп түтәлләрне утап та чыктылар. Болай булгач көзгә уңыш булыр кебек.

А.б. Көннәр үтә торган, бабай яшелчәләренә су сибеп карап торган. Нишләптер яшелчәләр  бик  үк яхшы гына үсеп китә алмыйлар икән. Бабайны тагын борчу баскан.

Баб. Әби дим, әби! Су да сибәмен, Акбай белән Мырау чүпләрен дә утый, ни җитми инде тагын бу яшелчәләргә?

Әби. И-И бабай, яшелчәләрнең төпләрен дә йомшартып торырга кирәк бит. Әйдә йорт астыда яшәүче тычканны чакырыйк. Ул бу эшне бик оста башкарып чыгар.

Баб. Әй, Тычкан, кил әле монда.Тыңла әле сүзне, шушы яшелчә араларын йомшартып кына чык әле.

(Рәзил)Тычк. Ярый бабай, әби, була ул. Тик ярдәмгә иптәшләрне дәшим инде. Бергәләп эшләгәндә тиз була ул.

(Ике бармагын авызына кабып сызгыру хәрәкәте ясый, тычканнар чыга. Җир йомшарту хәрәкәтләре ясыйлар)

Баб. Ай-ай, ничек шәп булды. Ярдәмчеләребез булмаса нишләр идек икән  әби. Яшелчәләр дә әйбәт кенә үсеп киттеләр, өлгергәнен көтәргә кала. Синоптиклар яңгырлар да вагъдә итәләр. Әйдә бергәләп күңел ачыйк әле.

Күмәк бию башкарыла

Балалар биегән урыннарында калалар

Шигырьләр: Весна

Весна пришла по снежному

По влажному ковру

Рассыпала подснежники

Посеяла траву

В берлогу заглянула:

-“А ну, вставай, медведь!”

На веточки дохнула-

Пора зазеленеть!

Барсучьи семьи к сроку

Из- норок подняла

Березового соку

Ребятам раздала.

Теперь весна красавица

Зовет со всех концов.

Гусей, стрижей и аистов

Кукушек и скворцов.

Весна идет.

День становится длинней

Вместе с ним бежит ручей.

Солнышко смеётся

Звонко песня льётся.          

Поют весенние певцы

Прилетевшие скворцы.

Сил и радости полна

В гости к нам идет весна.

Яз җиткәнен беләләр,

Сыерчыклар килгәннәр.    

Ояларын кургәннәр

Сайлап – сайлап йөргәннәр.

Җыр....Кояш нурлары.....................


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Җылы якка китүче кошлар.

Җылы якка китүче кошлар....

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлеки “Туган якка кыш килде”

Максат: Кышкы табигатькә соклану хисе уяту,сакчыл караш тәрбияләү,логик фикерләү сәлатләрен үстерү,ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү,кышкы табигатькә хас билгеләр турында белемнәрен ныгыту,күре...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

"Туган якка яз килде"

Зурлар төркеме балалары өчен шөгыль конспекты...

Кыр казлары китә җылы якка... М. Мазунов «Карап торам», Г. Хәсәнов «Кыр казы».

М.Мазунов,Г.Хәсәновларның  кыр  казларына багышланган  әсәрләрендәге  уртак  фикерне  табарга  өйрәтү....