"Туган якка яз килде"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Камалутдинова Людмила Ивановна

Зурлар төркеме балалары өчен шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yakka_yaz_kilde.docx21.51 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән 2 нче «Теремок» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем мунципаль бюджет учреждениесы

 «Туган якка яз килде»

зурлар төркеме балалары шөгыль конспекты

 Тәрбияче:

Камалутдинова Людмила Ивановна

Бурычлар:

1. Табигатькә карата сак караш тәрбияләү.

2. Ситуатив сораулар ярдәмендә балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Табигатьтәге бәйләнешләрне аңлата белү күнекмәләрен камилләштерү.

4. Балаларның хәтерен, сәнгатьле итеп сөйли белү осталыкларын үстерү.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

Балалар: Исәнмесез!

1. «Яз» аудиоязма тыңлау.

Балалар ниндидер көй ишетелә, тынлыйк әле.

2. Балаларга сораулар:

- Бу музыка нинди ел фасылына туры килә?

- Тагын нинди ел фасыллары беләсез?

- Язгы айларны искә төшереп китик әле?

- Язгы  табигать нинди була? (Көннәр җылына, гөрләвекләр ага, күктә кояш елмая, түбәдән тамчылар тама).

-Яз көне агачлар, чәчәкләр нишлиләр? (Агачлар яфрак яралар. Матур чәчәкләр үсеп чыгалар. Яшел үлән үсеп чыга).

-Яз көне җәнлекләр, кошлар нишлилэр? (Җылы яктан кошлар кайталар. Кошлар оя коралар. Аю йокыдан тора. Куяннар туннарын алыштыралар).

3. «Табышмаклар».

Балалар мин сезгә табышмаклар йтәм игътибар белән тынлагыз, жавабын шушы кошлар арасыннан табып алырга кирэк.

а) Мин әйтәмен: кар-кар,

Монда кемдер бар, бар.

Танып кара: бар, бар. (Кара карга)

б) Гөлдер-гөлдер, гөлдергү,

Күк күгелҗем, миндер бу. (Күгәрчен)

в) Тук-тук, тук итәм,

Агачтагы кортларны

Юк итәм. (Тукран)

г) Чык-чырык, чык-чырык,

Ник көләсең шырык-шырык? (Чыпчык)

д)Яшькелт-сары төсле ул,

Бер кечкенә кошчык ул. (Песнәк)

е) Колга башыңда йорты,
Эчендә аның җырчы. (Сыерчык)

4. «Яз һәм балалар» җырлы-хәрәкәтле уены.

Балалар язны каршы алып «Яз һәм балалар» уенын уйнап алыйк эле.

Уеннын тәртибе: безгә яз хәм яңгырны сай лап алырга кирәк. Кызлар уртага чыга. Малайлар кайсыгыз сынамыш белә. 

Җыелганнар кошкайлар -
Безнең нәни дускайлар:
Песнәк, чәүкә, саескан,
Күгәрчен артка поскан.
Син-карга, син-чыпчык,
Тәрәзәдән очып чык!
Санамыш белэн янгырны сайлап алабыз.

Балалар: Исәнме, яз, матур яз!

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Яшел чуклар элдеңме?

Яз: Саумы, нәни дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Яңгыр да китердем мин.

Балалар: Яңгыр яу, яу, яу,

Бар табигать юынсын,

Тирә-як көлеп торсын.

Яңгыр: «Яу, яу»- дип яңгыр телисез,

Ә үзегез качып йөрисез.

5. Балалар, мин сезгә хәзер Мөнир Мазуновның “Яз килә” шигырен сөйләп күрсәтәм. Игътибар белән, бик яхшылап  тыңлагыз.

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп, кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы —

Сагынып көткән яз килә. 

Тәрбияче: Шигырь сезгә ошадымы? Яттан өйрәнергә телисезме? Шигырьне ятларга безгэ пиктограммалар булышыр. (Магнитлы такта белән  эшләү). 

Тәрбияче пиктограмма кулланып, тагын бер кат укый, пиктограммаларны магнитлы тактага куеп бара: (кояш, күк, җир, тамчы, яз). Балалар белән бергәләп кабатлау (2 тапкыр). Берничә  баладан пиктограммалар кулланып, шигырьне кабатлату, аерым-аерым яттан сөйләтү.

6. Мәкаль: Язгы хезмәт – көзге хөрмәт. Эчтәлеге буенча фикер алышу.

Балалар «Язгы хезмәт – көзге хөрмәт» мәкален ничек анлыйсыз (Яз коне тырышып эшлэсэн, коз коне мул уныш алырсын).

- Яз көне кешеләр нинди хезмәт башкаралар? (Карлар эрегэч бакчага чыгалар, бакча казыйлар, яшелчэ утырталар).

-Нинди яшелчэлэр утырталар?

-Балалар бакчада эш бетте, эйдэгез эле абзарга кереп чыгыйк. Анда нинди йорт хайваннары яши микэн.

7. «Чума үрдәк, чума каз» җырлы-хәрәкәтле уен.

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

Әлфия үзенә иптәш эзли,

Белмим, кемне ярата шул, ярата.

Илназны ярата шул, ярата.

8. Рефлексия. Нинди ел фасылы турында сойлэштек. Нинди эшлэр эшлэдек.

Рәхмәт, балалар, сез бик тәртипле булдыгыз. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Җылы якка китүче кошлар.

Җылы якка китүче кошлар....

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлеки “Туган якка кыш килде”

Максат: Кышкы табигатькә соклану хисе уяту,сакчыл караш тәрбияләү,логик фикерләү сәлатләрен үстерү,ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү,кышкы табигатькә хас билгеләр турында белемнәрен ныгыту,күре...

Туган якка яз килә

Зурлар торкеме өчен бәйрәм кичәсе...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...