Үз белемеңне күтәрү планы
учебно-методический материал (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа)

Губайдуллина Фарида Ильдусовна

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү планы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  Килдебәк  “Кояшкай” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Гобайдуллина Фәридә Илдус кызының 2019-2024 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

Тема: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү.

Максат: Табигатьнең матурлыгына хозурлану, аны  күрә белергә, яратырга, аңларга, сак караш тәрбияләү серләренә дә төшендерергә, аның үзгәрешләрен күреп, ел фасылына туры китереп, белемнәрен һәм сөйләмнәрен баету, өйрәтү. Урман-үсемлекләр һәм җәнлекләрнең йорты булуын аңлату.  Торле тәҗрибәләр үткәрү, кешенең табигать белән үзара тыгыз бәйләнгән булуына төшендерү,  экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы , иҗади фикер йөртүче  шәхесләр  тәрбияләү

Бурычлар:

1.     Педагогик эшчәнлекне өйрәнү.

2.     Бирелгән юнәлештә узеңнең эшчәнлегеңне системалаштыру.

Нәтиҗә:

- туган җиреңә,туган авылыңа аның табигатенә, тере  һәм тере булмаган табигать  дөньясына , кайгырту хисләре  тәрбияләү.

- перспектив план төзү.

- экологик белем һәм тәрбия бирүдә әти-әниләр йогынтысы да булырга тиешлеген әти-әниләргә аңлату.

  “Бәхет –табигать белән аралашу ул, аны күрү һәм аның белән сөйләшү” - дигән Л.Н.Толстой. Чыннан да табигать-кешенең яшәү чыганагы. Ул анда туа,яши,тереклек итә. Табигать кешене сокландыра да, моңландыра да.тынычландыра да. Кеше кечкенәдән табигать кочагында үсә. Табигатьнең бөтен матурлыгын-яшел урманнарын,чәчәккә күмелгән болыннарын, иркен иген басуларын,челтерәп аккан чишмәләрен, кыскасы барлык тереклек ияләрен күреп, ишетеп, алар белән аралашып үсә.   Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу -балаларның рухи дөньясын баета уйларга өйрәтә. Эчә торган суыбыз, сулый торган һавабыз, йөри торган җиребез  чиста булсын, барлык тереклек ияләре дус , тату яшәсеннәр өчен, аларга сак караш тәрбияләү максатында бакчада экологик тәрбия бирүгә ныклы игътибар бирелә.Экологик тәрбия бирү программа нигезендә алып барыла.

 Актуальлек:

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк. Экология проблемасының глобаль проблема булып, аның үзебез яши торган урында да чагылуы тәрбиячедә борчылу тудыра hәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларнын рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә..Мәктәпкәчә яштәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе кеше шәхесенә эколгик культураның нигезен үз вакытында  яшьтән үк салып калдырырга кирәклегенә басым ясый. Концепция, әйләнә- тирә мохитка булган карашыннан чыгып, балага  фикер йөртү һәм тере табигать белән аралашу мөмкинлеге бирә, аңа шәхес буларак  үсәргә шартлар тудыра. Күпчелек үсемлекләр һәм хайваннар өчен яктылык әһәмиятле фактор булып тора. Алар тормышындагы катлаулы сезонлы үзгәрешләр нәкү менә яктылыкка бәйле. Мәсәлән: җәй уртасында җылы, дым һәм туклыклы матдәләр җитәрлек, ләкин үсемлекләрнең үсүе кинәт акрыная яки бөтенләй туктый. Хайваннар белән дә шундый ук үзгәрешләр була: кошларда һәм хайваннарда көзге йон кою башлана, кайберләре, кышка азык запаслары хәзерлиләр, кайберләренең туклыклы матдәләре май катламы булып тәннәрендә туплана, күчмә кошлар җылы якларга очып китүләрен балаларга аңлату.

     Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, hава, ташлар, туфрак белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне яхшырак анларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен камилләштерә.Тәҗрибәләр ярдәмендә бала яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән, төрле юллар белән нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.

Экологик тәрбия бирү программа нигезендә  алып барыла.Программа  үзебезнең төбәктәге шартлар, үсемлекләр, хайваннар, табигатьне  исәпкә алып төзелде.Ул  дүрт өлешкә бүленгән:

1.Кеше һәм табигать

2. Үсемлеләр, хайваннар дөньясы

3. Тере табигать.

 4.Әйләнә- тирә мохитне саклау.

Һәр көнне диярлек иртә  бакчада түбәндәге матур, мәгънәле  юллар белән башлана.

       Без табигатьнең иң матур, чиста , саф почмагында  яшәвебез белән горурланабыз.

                                  Туган җирнең гүзәллеген саклау, аны яклау-безнең бурыч!

                                                  Әйдәгез, аны сакларга, якларга, яратырга, аңларга өйрәник!

   Саф һавага чыккач, табигать кочагына экскурсияләргә баргач  оештырган уеннар,  дидактик уеннар балаларның белемен тирәнәйтә, уйлау, фикерләү  сәләтләрен арттыра. Балалар саф һавада уйнарга бик яраталар. Җәен участокта бик матур чәчәкләр үстерәбез. Мин балаларга ул чәчәкләрнең исемнәрен өйрәтәм. Балаларга аларның шытып чыгуын, үсүен,  чәчәк атуын күзәтәләр, чәчәкләреннән, яфракларыннан   танып белергә өйрәнәләр.

   Безнен балалар бакчасында балаларны табигать белән таныштыру  өчен ике төркемдә дә табигать почмагы бар. Анда балаларның яшьләренә карап белергә тиешле гөлләр үсә.. Балалар hәр көнне гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтә, төпләрен йомшарталар, су сибәлэр, тузанын сөртәләр. Шау чәчәктә утырган усемлекләрнең матурлыгын күреп сокланалар. Әгәр даими тәрбияләмәсәң, аларнын шулай үсмәячәген, үсемлекләрнең дә тере табигать икәнен, аларның үсешенә яктылык, су сибеп тору, төпләрен йомшарту кирәк икәнен үз күзләре белән күреп торалар. Гөлләрнең төренә, нинди табигать шартларына яраклашып үсүенэ карап, тәрбияләү ысуллары да төрле икәнен үзләштерәләр, - бу максаттан махсус шөгыльләр үткәрелә. Кыш, яз көннәрендә суган, укроп, төрле бөртекле культуралар орлыклары, чәчәк орлыклары  чәчеп  үстерәләр. Бу тәҗрибә ярдәмендә дә, эшчәнлекләрдә дә ныгытыла. Табигатьтә  hәм табигать почмакларында башка юнәлештәге эшләр дә балаларны кызыксындырырлык итеп оештырыла. Алар анда бик  теләп катнашалар. Яз көне клумбалар hәм яшелчә түтәлләре әзерләү, үсентеләр, яшелчәлэр утырту, су сибү, аларнын ничек үсүен күзәтеп нәтиҗә ясау экологик яктан тәрбия бирүгә уңай нәтиҗә бирә: клумбалар  соңгы көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра. Бала яшьтән үк яшелчәләрнең сәламәтлек өчен файдалы икәнен белеп үсә. Үстергән яшелчәләрне пешекчеләр балаларның көндезге ашларына салып бирәләр.  Җирне никадәр яхшы эшкәртсәң, шул кадәр яхшырак уңыш алынуы турында да балаларга белем бирү.

Уен участогы бик матур урынга урнашкан. Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү-балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки  яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган кешедә мондый тойгылар тәрбияләү-бик кыен эш. Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә дә кирәк. Ә моңа табигатьне белү-аңлау нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Балалар болынга экскурсиягә барырга бик яраталар. Анда болын, урман үләннәре барысы да бар. Кар эреп беткәч тә, иң беренче чыккан тузганакларны да , дару үләннәрен:  әрекмән, ромашка, үги ана яфрагын, бәбкә үләнен  күзәтәбез. Үләннәр,  чәчәкләр, агачлар турында балалар бик күп әдәби әсәрләр өйрәнәләр.

Көз көне үләннәр, агачтагы яфраклар саргаеп, кибеп юкка чыккач, кояш сирәгрәк  елмаеп, җир суына башлауга ,  бөҗәкләр кимүенә игътибар итәбез.Балаларга табигатьтә бар нәрсәнең тыгыз бәйләнештә  булуын аңлатабыз.

Кыш көне дә күзәтүләрне дәвам итәбез. Безнең якта кышлаучы кошларның  тормыш көнкүрешләре белән балаларны таныштырабыз. Кошларның кыш көне ризык таба алмауларын, шуңа күрә аларга ризык куярга кирәклеген аңлатабыз.Ата- аналар белән тыгыз элемтәдә эшлибез.Алар ярдәме белән кошларга кышкы суыклар чорында туклану өчен җимлекләр   ясатылды. Ата- аналар белән берлектә   балаларга кошлар -безнең дусларыбыз булуын, аларны сакларга кирәклеген  төшендерәбез.

Үзебез тәрбияли торган балаларны табигатьнең гүзәллегне күрә белергә , ишетә, аның белән соклана  белергә өйрәтү, һәрбер җан иясенә карата мәрхәмәтлелек, җанлы һәм җансыз табигатьне  саклау, яклау хисе тәрбияләүне максат итеп куйдым. Табигать белән аралашу, якыннан танышу балаларда иң гүзәл хисләр тудыра. Кояш  чыгуын,  батуын,  агач яфракларының шаулавын, елгаларның агуын, чишмә тавышын  тыңлап үскән бала гына табигатьнең  иң  якын дусты була ала. Нәни баланың матур чәчәккә, агач яфрагына карап, кошлар сайравын тыңлап  тәэсирләнүе, ягъни соклану- сокланмавы,  аның шул яшендә булган экологик аңы ни дәрәҗәдә  булуы хакында сөйли.

Уен мәйданчыгын әйләндереп алган агачлык, кул сузымы ераклыкта гына урнашкан каенлык, су буе, тау башы, һәммәсе дә балаларны  табигать  белән таныштыруда зур булышлык ясый.

Елның теләсә кайсы вакытында агачларны, куакларны , кошларны һәм үләннәрне күзәтә алабыз. Матур - матур күбәләкләрне, чәчәкләргә очып килгән бал кортларын, тырышып эшләп йөргән кырмыскаларны, үләннән- үләнгә сикергән чикерткәләрне  һәм башка төрле бик  күп бөҗәкләрне күзәтүләр оештырабыз. Күзәтүләр вакыты бик күңелле  үтә, балалар үзләрен кызыксындырган  күп сораулар  бирәләр. Ул сорауларга бергәләп җавап эзлибез.

Күзәтү  вакытында өйрәнгән табышмаклар , сынамышлар, әйтемнәр, шигырьләр зур әһәмияткә ия, чөнки алар балаларны тагын да кызыксындырып, оештырып  җибәрәләр. Матурлыкны күрергә  генә түгел, сакларга да өйрәтәбез. Табигатьтәге  бәйләнешне, елгаларыбызны, күлләребезне, болын, урманнарны, барлык тереклек иясен күз карасыдай сакларга өйрәтәм. Табигатькә сак караш  тәрбияләү максаты белән халык авыз иҗатын киң кулланам. Балалар белән мәкальләр, әйтемнәр, такмазалар, табышмаклар бик күп өйрәнәбез. Тереклек ияләренә, табигатькә шулай мәрхәмәтле, ярдәмчел, изге җанлы  булырга өйрәтәм.

Рәсем эшчәнлегендә табигатьне  чагылдырган рәсемнәр ясыйбыз. Сөйләм үстерү эшчәнлекләрендә  табигатькә бәйләнешле хикәяләр, әкиятләр укыйбыз, шигырьләр ятлыйбыз, әвәләү, кисеп ябыштыру шөгыльләрендә дә табигатьне чагылдырган әйберләр ясыйбыз. Эшчәнлекләрдә,  эшчәнлектән тыш вакытында бик күп уеннар өйрәнәбез.

Бәйрәм иртәләрен даими үткәреп торабыз: "Исәнме, алтын көз",  "Уңыш  бәйрәме", “Бездә кышлаучы кошлар”, ”Карга боткасы”,"Нәүрүз", "Кошлар безнең дуслар", "Ямьле җәй", "Чишмә буенда уеннар", һ.б.

Балаларны сулыкларны, чишмәләрне, болын, яланнарны   чүпләмәскә, ял итәргә баргач тирә -якны сакларга кирәклеге турында аңлатам.

2019-2020 нче уку елы

Бүлек

Вакыты

                Эчтәлек

Нәтиҗә


Методик эш


Ел дәвамында


-табигать почмагын табигый материаллар, дару үләннәре, культуралы бөртекләр белән тулыландыру;               - экологик  тәрбия буенча әдәбият уку

-шөгыльләр үткәрү;

-ачык занятиләр күрсәтү;

- тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу;

-конкурсларда катнашу;

-ата-аналар белән эшләү;

-тема буенча ата-аналарга мәгьтүматләр бирү; (анкеталар һ.б.)

- ата-аналар җыелышларында   чыгышлар


Гербарий эзерләү (агач яфракларыннан, дару үләннәреннән)

Балалар белән                  
         эш

Сентябрь

Балаларның  мөстәкыйль рәвештә һава торышын билгеләүләре. Аның үсемлекләргә, кошларга, җәнлекләргә йогынтысын әйтү (көчле җил агач яфракларын өзә, кошларга очу өчен кыен һ.б.)
  Җәй турында әңгәмә
  Каен һәм чыршы агачын күзәтү
  Халык сынамышлары белән танышу    Чәчәк орлыкларын җыеп   әзерләү

Экологик чисталык  көнендә актив катнашу   

Октябрь

    Участоктагы  агачларны күзәтү. Кайсы агачтан яфрак коелып беткән?
   Җиргә пластмасса, пыяла һәм азык калдыклары күмеп кую.Тәҗрибә
   Кошларны күзәтү (  алар-ның җылы якка китүе)
   Көз  турында шигырьләр уку (Хрестоматия “Гөлбакча”
123-124 битләр)
   Беренче суыкларны, кырау төшүен күзәтү.

"Исәнме, алтын көз" бәйрәмендә балалар чыгышы

Ноябрь

Ноябрь көзнең соңгы ае. Көзге табигать, аның кошларга, хайваннарга тәэсире.
 Кояш нэрсәгә кирәк? Көннәр кыскара, төннәр озыная. Әңгәмә
  Җ.Тәрҗемәнов “Уяулык-саклык” хикәясен уку
  "Үсте чыршыбыз урманда"- эшчәнлек
  Мөстәкыйль рәвештә һава торышын табигать календаренда күрсәтү.

Яфраклар коелып беткән Каенлыкка экскурсия

Табигатьтәге үзгәрешләрне чагыштыру. Беренче кар

Декабрь

Шигырь уку "Йомшак кар" Әминә Бикчәнтәева
  Участоктагы кошларны күзәтү. Җимлеккә азык салу.
 "Безнең  якларда яшәүче кыргый хайваннар кышны ничек чыгалар?"әңгәмә.
  Гөлләрне  тәрбияләү.
  Ком һәм балчык белән тәҗрибәләр

Дидактик уен "Җәнлекләргә балаларын табырга булыш"

Январь

Кышкы агачларны күзәтү. Кышкы табигатькә экскурсия .

Кызыл китап турында белемнәрен арттыру. Әңгәмә

З.Гомәрова "Ашыгыч ярдәм" хикәя уку

Кар бөртекләре белән тәҗрибәләр (аларны лупа аша карау)

"Кошларга ярдәм итик" акциясендә катнашу.

Февраль

Гөлләрнең тузаннарын сөртү

Суган  һәм укроп утырту

Зыя Мансур “Суык” шигырен уку.
Гөлләрнең тузаннарын сөртү

"Урман- күпкатлы йорт."- эшчәнлек

Дидактик уен "Кошларны өлешләрдән төзе һәм исемен әйт"

Март

Суның үзлекләре һәм үсемлекләр тормышында әһәмияте-  тәҗрибә  уздыру

Кара каргаларны күзәтү.

Кыргый хайваннар  язны ничек каршы алалар- әңгәмә.

Тал песие һәм башка агач ботакларын алып кереп суга утырту һәм аларны күзәтү. Савытларга чәчәк орлыклары чәчү.

"Нәүрүз"  бәйрәмендә балалар чыгышы

Апрель

Гөлләрне күчереп утырту

Һава белән тәҗрибәләр

Кызыл китапка кертелгән чәчәкләр (умырзая, энҗе чәчәк һ.б.) презентация  карау.

Бүлмә гөлләрен күзәтү. Кояш яратучы гөлләрне яктыга кую.

Ә.Кари “Гөлләрем” шигырен уку

"Кошлар безнең канатлы дуслар" - бәйрәмдә катнашу

Май

Г.Лотфи "Тамчы"- хикәя уку

Ташлар белән тәҗрибәләр уздыру.
«Агачлар – безнең яшел дусларыбыз» эшчәнлек уздыру

Чәчәк түтәлләренә  орлыклар чәчү

Каенлыкка экскурсия

Июнь

" Зәңгәр түбәле өебез"-  әңгәмә

Бөҗәкләрне, кырмыска оясын күзәтү

Рахмай Хисмәтуллин" Колак канат" - хикәя уку

Ф.Яруллин  "Хәтерсез Күке"-хикәясен уку

Ташлар белән тәҗрибәләр.

Гөлләрне тәрбияләү

Су буена бару. Андагы үләннәр, чәчәкләр белән танышу

Әти-әниләр белән эш

Сентябрь

Әңгәмә-" Нәрсә ул экология  һәм экологик куркынычсызлык". Балалар белән өйдә экологик  эш алып барылуын ачыклау максатыннан , анкета үткәрү

Октябрь

Көзге табигатькә  гаилә белән чыгу "Нинди матур син көзге урман"

Ноябрь

Консультация "Балалар белән чыгып йөреп кайту файдалы булсын өчен, дөрес урын сайлый беләсезме?"

Декабрь

Экология турында бергәләп әкиятләр, шигырьләр уйлап чыгару.

Январь

Кошлар турында кайгырту йөзеннән , өй тирәсенә балалар белән бергәләп, җимлекләр кую, һәр көнне кошлар ашату.
Гаилә белән саф һавада бик рәхәт  "Чаңгыда йөрү"

Февраль

"Урман- күпкатлы йорт."- темасына ачык эшчәнлек уздыру

Март

Фотокүргәзмәләр оештыру:

"Без гаиләбез белән табигать кочагында ял итәбез"

Ата-аналарны “Тәрәзә төбендә бакча” темасына оештыру эшләренә тарту. «Үз кулларыбыз белән сыерчык оялары ясау».

Апрель

“Агач утырту” акциясендә катнашу. «Агачлар һәм куаклар безнең белән бергә үсәләр»

Май

Гаилә белән бергәләп йорт тирәләрен чүп - чардан арындыру һәм яшелләндерүдә катнашу

Июнь

Ата- аналар ярдәмендә   экология темасына балалар өчен матур әдәбияттән күргәзмә әзерләү

Кулланылган  әдәбият

Ел дәвамында

«Туган як табигате белән таныштыру» авторы Р.Борханова 
«Табигатьнең сафлыгы-күңелемнең пакьлеге» авторы  Г.Хәкимова

«Сөмбеләне кем белә?»- авторы Г.З.Гарәфиева

«Балачак аланы»- авторы  К.Закирова
“Гөлбакча” - хрестоматия

«Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы  Килдебәк  “Кояшкай” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү  учреждениесе тәрбиячесе Гобайдуллина Фәридә Илдус кызының              
             2020-2024 уку еллары өчен үз белемен  күтәрү  планы.

№ п/п

                                   Эшчәнлек төре

Үткәрү вакыты

                                                               2019-2020

Методик тема:" Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү "  

1.

"Балалар бакчасында экологик тәрбия" буенча мәгълүмат туплау

Табигать  почмагында  материалларны яңарту, тулыландыру.

Сентябрь

2.

Тәрбиячеләрнең методик технологияләре белән танышу.

Ел дәвамында

3.

Ата - аналар җыелышында "Туган ягым   табигате", “Туган ягым Килдебәк төбәге”темаларына  лэпбуклар ясау  өчен материал туплау турында   киңәшләшү

Ноябрь

4.

Педагогик киңәшмәләрдә актив катнашу  һәм ачык шөгыль күрсәтү

График нигезендә

5.

Балалар бакчасында  чараларда эшне тагын да җанландыру

 Даими

6.

Ел дәвамында үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу; газета журналларга: "Ачык дәрес"; "Тылсымлы куллар"; "Ребенок в детском саду";  " Саба таңнары";  "Мәгариф";  " Салават күпере"; интернет челәтәреннәнтфайдалану: "Маам.ру"; "Сабыем"  сайтлары

Ел дәвамында

7.

Әти- әниләрне бәйрәмнәр күңел ачу чараларына чакыру.

Ел дәвамында

8.

Район методик берләшмәсендә  тәрбиячеләрнең  тәҗрибәләре белән уртаклашу

Ел дәвамында

9.

Бакча  әйләнәсендә агач, куаклар утыртуда катнашу.

Май

№ п/п

                                   Эшчәнлек төре

Үткәрү вакыты

                                                                 2020-2021

1.

Эш прграммалары төзү

Сентябрь

2.

Методик әдәбият белән танышу

Сентябрь

3.

Гербарий төзү

Октябрь

4.

Иҗади лаборотаторияне яңарту

даими

5.

"Балалар бакчасында экологик тәрбиянең әһәмияте" темасына Әти- әниләр җыелышына презентация  ясау

 февраль

6.

Ел дәвамында үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу; газета журналларга: "Ачык дәрес"; "Тылсымлы куллар"; "Ребенок в детском саду";  " Саба таңнары";  "Мәгариф";  " Салават күпере"; “Ялкын”,интернет челәтәреннән      файдалану: "Маам.ру"; "Сабыем"  сайтлары

Ел дәвамында

7.

Югары категорияле тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан ачык чараларда катнашу

Ел дәвамында

8.

Йомгаклау

Май

№ п/п

                                 Эшчәнлек төре

Үткәрү вакыты

                                                              2021-2022

1.

Эш прграммалары төзү

сентябрь

2.

Районда үткәреләчәк семинар конференцияләрдә катнашу

август

3.

Ата- аналар почмагын яңарту

1-2 атна

4.

Экология   темасына  дидактик уеннар туплау

Ел дәвамында

5.

Ел дәвамында үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу; газета журналларга: "Ачык дәрес"; "Тылсымлы куллар"; "Ребенок в детском саду";  " Саба таңнары";  "Мәгариф";  " Салават күпере"; “Ялкын”, интернет челәтәреннән файдалану: "Маам.ру"; "Сабыем"  сайтлары

Ел дәвамында

6

Альбомнар: «Көз», "Яфраклар төрле була», «Агачлар безгә нинди җимешләр бүләк итә? », «Безнең балалар бакчасында нинди агачлар үсә?»

Октябрь-Ноябрь

7.

Балалар белән үткәрелгән тәҗрибәләрне крарга әти- әниләрне чакыру

График буенча

8.

"Чишмәләр эчәр суыбыз чыганагы"-   чишмәгә бару  һәм әйләнә-   тирәсен чистартуда катнашу

Май

№ п/п

                                 Эшчәнлек төре

Үткәрү вакыты

                                                               2022-2023

1.

Эшчәнлекләр өчен эш программалары төзү

сентябрь

2.

Мониторинг   үткәрү

3.

Ел дәвамында үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу; газета журналларга: "Ачык дәрес"; "Тылсымлы куллар"; "Ребенок в детском саду";  " Саба таңнары";  "Мәгариф";  " Салават күпере"; “Ялкын”,интернет челәтәреннән файдалану: "Маам.ру"; "Сабыем"  сайтлары

Ел дәвамында

4.

Иҗади лабораторияне яңарту

Ел дәвамында

5.

Районда уздырылган методик киңәшмәләрдә катнашу.

График нигезендә

6.

Сайтта тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу.

Ел дәвамында

7.

Ата- аналарга консультацияләр үткәрү

Ел дәвамында

8.

Ата- аналарга ачык ишекләр көне үткәрү

Декабрь- май

9.

Мониторинг   үткәрү

Май

№ п/п

                                  Эшчәнлек төре

Үткәрү вакыты

                                                               2023-2024

1.

Еллык эш программалары төзү

сентябрь

2.

Методик әдәбият белән танышу

Ел дәвамында

3.

Район берләшмәсендә катнашу

График нигезендә

4.

Газета журналларда чараларны  чыгару

Ел дәвамында

5.

Интернет челтәре  аша тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу.

Ел дәвамында

6.

Уеннар картотекасын тулыландыру

Ел дәвамында

7.

Радио-  телеведениеда чыгышлар ясау (Мөмкинлек булса)

Ел дәвамында

8.

Йомгаклау

Май


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

үз белемеңне күтәрү планы

үз белемеңне күтәрү планы...

Үз белемеңне күтәрү планы (План самообразования)

Баланың акылы, аңы, сөйләме, хис – тойгылары, иҗади хыялы, физик һәм психик сыйфатлары уенда формлаша, үсә, ныгый. Уенның башка эшчәнлек төрләреннән өстенлеге дә шунда, бала уен кагыйдәләренә үз...

План самообразования / Үз белемеңне күтәрү планы

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Шытсу “Ак каен” балалар бакчасы тәрбиячесе Гыйлемханова Рәфисә Нурулла кызының 2016 -2020 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.Тема:...

Үз белемеңне күтәрү планы

Үз белемеңне күтәрү планы...

Үз белемеңне күтәрү планы

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы” тәрбиячесе Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызының ...

Үз белемеңне күтәрү планы

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы” тәрбиячесе Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызының ...

Үз белемеңне күтәрү планы

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының 17нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасы     мәктәпкәчә белем бирү муниципаль  бюджет учреждениясе...