Үз белемеңне күтәрү планы (План самообразования)
календарно-тематическое планирование по теме

Хазиева Айгюль Минниязовна

Баланың акылы, аңы, сөйләме, хис – тойгылары, иҗади хыялы, физик һәм психик сыйфатлары уенда формлаша, үсә, ныгый. Уенның башка эшчәнлек төрләреннән өстенлеге дә шунда, бала уен кагыйдәләренә үз теләге белән буйсына, хәтта бу буйсына, хәтта бу буйсыну балага рәхәтлек китерә һәм бу баланың үз – үзен тотышын, тәртибен аңлы, уйланган итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_samoobrazovaniya_2016-2021_god.docx28.13 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы – Нырты “Милэшкэй” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе тәрбиячесе Хаҗиева Айгөл Миннияз  кызының 2016 -2021 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

 

Тема: «Уен – бала тормышында аралашу  чарасы»

Максат. Заман таләпләпенә җавап бирә торган уен технологияләре   белән  тирәнтен танышу.

Бурычлар.

-үсеп килүче балаларның тормышында уенның әһәмияте турында белем күтәрү һәм алган белемне системалаштыру.

-балалар белән уен эшчәнлегендә эшләү сыйфатын яхшырту.

-тәрбия һәм белем бирү процессының сыйфатын арттыру максатыннан тәрбиячеләр белән хезмәтлек итү.

Актуальлелек:  Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге –уен. Уенда бала үзенең төп хыялларын тормышка ашыра, аны кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләре, җәмгыятьтәге үз-үзеңне тоту кагыйдәләре кызыксындыра, реаль тормышта мөмкин булмаганнарны уенда эшли.

     Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен- тормыш мәктәбе. Уен – һәрьяклап үскән, белемле, иҗади фикер йөртә, көчле ихтыярлы , матурлыкка омтыла белә торган, рухи һәм физик яктан сәламәт камил шәхес тәрбияләү чарасы.

       Баланың акылы, аңы, сөйләме, хис – тойгылары, иҗади хыялы, физик һәм психик сыйфатлары уенда формлаша, үсә, ныгый. Уенның башка эшчәнлек төрләреннән өстенлеге дә шунда, бала уен кагыйдәләренә үз теләге белән буйсына, хәтта бу буйсына, хәтта бу буйсыну балага рәхәтлек китерә һәм бу баланың үз – үзен тотышын, тәртибен аңлы, уйланган итә. Шуңа күрә уен бала өчен иң ирекле, иң яраткан шөгыле, иң теләгән, ул уенда импульсив рәвештә туган теләкләрен җиңәргә, максатка ирешергә өйрәнә, характеры формалаша, ихтыяры үсә. Уен баланның үз – үзен тотышын, аның эчке тормышын тәртипкә сала, ул үз – үзен аңларга өйрәнә. Бары уенда гына бала иҗади актив, инициативалы, уенда ул үзенә һәм иптәшләренә бәя бирергә, үзен һәм башкаларны ихтирам итәргә, үзен контольдә тотарга, дөрес эш итәргә өйрәнә.

       Хәзерге балалар уеннарында реклама, телевизион фильмнар, тапшырулар тәэсирендә тормыштан аерылган сюжетлар өстенлек итә, персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләр көч куллануга корылган һәм алар бала әхлагына җимергеч тәэсир ясыйлар.

      Шуңа күрэ дэ хәзерге заман балалары уеннарында үзен идеаль образ яки үрнәк тәртип белән чагыштырып аңа омтылу бик сирәк күренеш. Нәкъ менә шул мөстәкыль рәвештә уенда үзенең эш – хәрәкәт, омтылыш – теләкләрен идеаль образ белән тәңгәлләштерү баланың характерын, ихтыяр көчен, шәхесен тәрбияли.

       Бүген буыннар арасында бәйләнеш өзелгән, төрле яшьтәге балалар бергә уйнамый, чөнки андый мөмкинлек юк. Балалар өлкәннәр арасында тәрбияләнә. Өлкәннәрнең уйнарга вакыты юк, нәтиҗәдә уен бала тормышыннан китә.

        Бүгенге көндә педагог балаларны уеннар аша табигать һәм җәмгыять белән дөрес мөнәсәбәттә яшәргә өйрәтергә тиеш. Аларда кешелеклелек, гуманизм, үзара ярдәмләшү, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре формалаштырырга кирәк. Балаларны уеннарда башкалар фикере белән исәпләшергә, бәхәсләрне гадел хәл итәргә, үзенең һәм иптәшләренең кылган гәмәлләрен гадел бәяләргә өйрәтик.

      Моның өчен педагог үзе камил шәхес булырга, игътибары, кайгыртучанлыгы, миһербанлыгы, мәхәббәт белән баланы җылытырга, уенда аңа лаеклы партнер булырга, балага уен өчен шартлар тудырырга һәм вакыт бирергә тиеш. Педагог үзенең үрнәге, үз – үзен тотышы, әңгәмәләр, инандырулар һәм башка педагогик чаралар белән гаиләдәге, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне савыктырырга тырышырга тиеш. Уен бала өчен төп эшчәнлек төре булганга күрә, балаларның акыл, хезмәт, сөйләм, сурәтләү һәм башка эшчәнлекләрендә дә уеннар, уен алымнары, уен күнегүләре кулланып эшләсәк шөгылләр дә бала өчен авыр хезмәттән уенга әйләнер.

                                 

2016 -2017 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Эшләү

Эш төре

Үтәү вакыты

Уен төрләренә перспектив план әзерләү

Булган барлык методик кулланмаларын куллану

Сентябрь

“Уйнау безгә көч бирә батыр итеп үстерә”

“Әй, уйный –уйный үсәбез” К.В. Закирова методик кулланмалар куллану

Октябрь

Аналар белән бәйрәмнәр “Әниләр көне” үткәрү

Булган барлык кулланмаларын кулланып әзерләнү

Ноябрь

Бакчада үткәрелгә семинар – киңәшмәдә катнашу

Семинарга әзерлек

Декабрь

Кышкы уеннар

Балалар белән чаңгыда йөрүне камилләштерү

Гыйнварь

Әтиләр белән берлектә “Күңелле стартлар” үткәрү. Балаларның активлыгын үстерә өчен хәрәкәтле уеннарның әһәмияте булуын әти-әниләргә җиткерү

Балаларның активлыгын үстерә өчен хәрәкәтле уеннарның әһәмияте булуын әти-әниләргә җиткерү

Февраль

    Уенчык аның төрләре

Уенчык төрләре белән таныштыру. Аларның кайсы уеннарда ничек куллануларын аңлату эше алып бару

Март

“Баланың төрле яклап үсешендә уенның роле” темасына әти – әниләргә чыгыш ясау.

Интернет ресурсларын куллану

Апрель

Мониторинг үткәрү

Май

  2017 -2018 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Эшләү

Эш төре

Үтәү вакыты

Эш программалары  төзү

Булган барлык методик кулланмаларын куллану

Сентябрь

Методик әдәбият белән танышу

Яңа методик кулланмалар куллану

Октябрь

Иҗади лабораторияне яңарту

Методик кулланмалар куллану

Ноябрь

ЮЙК ка кагылышлы уеннар ярдәмендә лэпбук эзерләү

Л.Г.Әхмәтшина, З.Ф.камалова,

К.В.Закирова, Р.Н. Минниханов “Адымнар нык,юллар имин булсын”.  Н.Н. Авдеева, О.Л. Князева,  Р.Б. Стеркина

Основы безопасности детей дошкольного возраста.

Декабрь

ЮЙК буенча ГИБДД хезмәткәрләре өчен ачык эшчәнлек күрсәтү

Л.Г.Әхмәтшина, З.Ф.камалова,

К.В.Закирова, Р.Н. Минниханов “Адымнар нык,юллар имин булсын”.  Н.Н. Авдеева, О.Л. Князева,  Р.Б. Стеркина

Основы безопасности детей дошкольного возраста.

Гыйнварь

Бакчада үткәрелгән семинар – киңәшмәдә катнашу.

Семинарга әзерлек

Февраль

“Уен – бала тормышында аралашу чарасы” темасына әти – әниләргә чыгыш ясау.

Уенчык төрләре белән таныштыру. Аларның кайсы уеннарда ничек куллануларын аңлату эше алып бару

Март

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: газета – журналларга“Ачыкдәрес”, “Тылсымлы куллар”, “Ребенок в детском саду”, “Саба таңнары”, “Мәгариф”,”Салават күпере”язылу, Маам.ру, дошколенок.ру сайты,Сабыем.ру яңалыклары белән танышу.

Интернет челтәреннән сайтларын карау

Апрель

Ел дәвамында

Диагностика үикәрү

Май

2018-2019 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Эшләү

Эш төре

Үтәү вакыты

Ата –аналар почмагын яңарту

Булган барлык методик кулланмаларын куллану

Сентябрь

Ширмалар эшләү

Яңа методик кулланмалар куллану

Октябрь

Иҗади лабораторияне яңарту

Методик кулланмалар куллану

Ноябрь

Ата  - аналар белән бәйрәмнәр “Яңа ел” үткәрү

Булган барлык кулланмаларын кулланып әзерләнү

Декабрь

Район методик киңәшмәләрдә катнашу

Аралашу ярдәмендә үзеннең белеменне күтәрү

Гыйнварь

Әтиләр белән берлектә “Күңелле стартлар” үткәрү. Балаларның активлыгын үстерә өчен хәрәкәтле уеннарның әһәмияте булуын әти-әниләргә җиткерү

Балаларның активлыгын үстерә өчен хәрәкәтле уеннарның әһәмияте булуын әти-әниләргә җиткерү

Февраль

Аналар белән “Әнием-кадерлем” бәйрәмен үткәрү

Бәйрәмгә әзерлек

Март

Бармак уеннары өчен атрибутлар булдыру

“Балалар бакчасында  уеннар” методик кулланмалар белән танышу

Апрель

Ел дәвамында

Мониторинг үткәрү

Май

2019-2020 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Эшләү

Эш төре

Үтәү вакыты

Эш программалары  төзү

Булган барлык методик кулланмаларын куллану

Сентябрь

Методик әдәбият белән танышу

Яңа методик кулланмалар куллану

Октябрь

Иҗади лабораторияне яңарту

Методик кулланмалар куллану

Ноябрь

“Мәктәпкә яштәге балаларның белем үсешендә кыстыргыч уеннарның әһәмияте”

“Балалар бакчасында  уеннар” методик кулланмалар белән танышу

Декабрь

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу, газета-журналларга: “Ачык дәрес”, “Тылсымлы куллар”, “Ребенок в детском саду”, “Саба таңнары”, “Мәгариф”,”Салават күпере” язылу,   интернет челтәреннән Дошколенок.ру, маам.ру., сабыем.ру сайтларын карау, курсларда булу

Интернет челтәреннән сайтларын карау

Гыйнварь

Сайтта тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу

Аралашу ярдәмендә үзеннең белеменне күтәрү

Февраль

Ата-аналарга консультацияләр үткәрү

Уен төрләре белән таныштыру. Аларның ничек куллануларын аңлату эше алып бару

Март

Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү

Булган барлык методик кулланмаларын куллану

Апрель

Ел дәвамында

Мониторинг үткәрү

Май

2020-2021 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Эшләү

Эш төре

Үтәү вакыты

Еллык эш программалары төзү

Булган барлык методик кулланмаларын куллану

Сентябрь

Методик әдәбият белән танышу

Яңа методик кулланмалар куллану

Октябрь

Район берләшмәсендә катнашу

Аралашу ярдәмендә үзеннең белеменне күтәрү

Ноябрь

Газета-журналларда чараларны чыгару

Булган барлык методик кулланмаларын куллану

Декабрь

Интернет челтәре аша тәрбиячеләр белән тәҗрибәләр уртаклашу

Интернет челтәреннән сайтларын карау

Гыйнварь

Уеннар картотекасын тулыландыру

Булган барлык методик кулланмаларын куллану

Февраль

Радио-телеведениеда чыгышлар ясау

Булган барлык методик кулланмаларын куллану

Март

Йомгаклау

Булган барлык методик кулланмаларын куллану

Апрель

Май


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План по самообразованию по теме ЗКР, план работы по формированию ЗКР и конспекты занятий.

План по самообразованию, план работы по формированию ЗКР,и конспекты занятий....

Тәрбияченең үз белемен күтәрү планы. (План самообразования)

Методик тема. Кул чуклары хәрәрәтен камилләштерү аша сөйләм телен үстерү....

План по самообразованию «НЕТРАДИЦИОННОЕ РИСОВАНИЕ» План по самообразованию

Название «Путешествие в мир красок и фантазии»Задачи:Развивать воображение, ассоциативное мышление, мелкую моторику, координацию движения рук.Сформировать у детей технические навыки рисова...

План по План по самообразованию воспитателя

1. Образование - Высшее2. Квалификация – первая категорияя2. Тема самообразования: Использование игровых приемов при формировании элементарных математических представлений у дошкольников3. Работ...

План по самообразованию План работы по самообразованию Тема: « Сказка как средство духовно-нравственного воспитания дошкольников»

План по самообразованию План работы по самообразованиюТема: « Сказка как средство духовно-нравственного воспитания дошкольников»...

план план план план

план занятия...