Тәрбияченең үз белемен күтәрү планы. (План самообразования)
материал

Багутова Назира Миннахметовна

(План самообразования 2022-2027 уч, год)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon p.doc_bagutova_n.m_plan_samo-niya.doc106.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Явлаштау «Ромашка» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе тәрбиячесе  Багутова Нәзирә Миннәхмәт  кызының 2022 -2027 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

 

Тема: «Уен – бала тормышында аралашу  чарасы»

Максат. Заман таләпләпенә җавап бирә торган уен технологияләре   белән  тирәнтен танышу.

Бурычлар.

-үсеп килүче балаларның тормышында уенның әһәмияте турында белем күтәрү һәм алган белемне системалаштыру.

-балалар белән уен эшчәнлегендә эшләү сыйфатын яхшырту.

-тәрбия һәм белем бирү процессының сыйфатын арттыру максатыннан тәрбиячеләр белән хезмәтлек итү.

Актуальлелек:  Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге –уен. Уенда бала үзенең төп хыялларын тормышка ашыра, аны кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләре, җәмгыятьтәге үз-үзеңне тоту кагыйдәләре кызыксындыра, реаль тормышта мөмкин булмаганнарны уенда эшли.

     Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен- тормыш мәктәбе. Уен – һәрьяклап үскән, белемле, иҗади фикер йөртә, көчле ихтыярлы , матурлыкка омтыла белә торган, рухи һәм физик яктан сәламәт камил шәхес тәрбияләү чарасы.

       Баланың акылы, аңы, сөйләме, хис – тойгылары, иҗади хыялы, физик һәм психик сыйфатлары уенда формлаша, үсә, ныгый. Уенның башка эшчәнлек төрләреннән өстенлеге дә шунда, бала уен кагыйдәләренә үз теләге белән буйсына, хәтта бу буйсына, хәтта бу буйсыну балага рәхәтлек китерә һәм бу баланың үз – үзен тотышын, тәртибен аңлы, уйланган итә. Шуңа күрә уен бала өчен иң ирекле, иң яраткан шөгыле, иң теләгән, ул уенда импульсив рәвештә туган теләкләрен җиңәргә, максатка ирешергә өйрәнә, характеры формалаша, ихтыяры үсә. Уен баланның үз – үзен тотышын, аның эчке тормышын тәртипкә сала, ул үз – үзен аңларга өйрәнә. Бары уенда гына бала иҗади актив, инициативалы, уенда ул үзенә һәм иптәшләренә бәя бирергә, үзен һәм башкаларны ихтирам итәргә, үзен контольдә тотарга, дөрес эш итәргә өйрәнә.

       Хәзерге балалар уеннарында реклама, телевизион фильмнар, тапшырулар тәэсирендә тормыштан аерылган сюжетлар өстенлек итә, персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләр көч куллануга корылган һәм алар бала әхлагына җимергеч тәэсир ясыйлар.

      Шуңа күрэ дэ хәзерге заман балалары уеннарында үзен идеаль образ яки үрнәк тәртип белән чагыштырып аңа омтылу бик сирәк күренеш. Нәкъ менә шул мөстәкыль рәвештә уенда үзенең эш – хәрәкәт, омтылыш – теләкләрен идеаль образ белән тәңгәлләштерү баланың характерын, ихтыяр көчен, шәхесен тәрбияли.

       Бүген буыннар арасында бәйләнеш өзелгән, төрле яшьтәге балалар бергә уйнамый, чөнки андый мөмкинлек юк. Балалар өлкәннәр арасында тәрбияләнә. Өлкәннәрнең уйнарга вакыты юк, нәтиҗәдә уен бала тормышыннан китә.

        Бүгенге көндә педагог балаларны уеннар аша табигать һәм җәмгыять белән дөрес мөнәсәбәттә яшәргә өйрәтергә тиеш. Аларда кешелеклелек, гуманизм, үзара ярдәмләшү, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре формалаштырырга кирәк. Балаларны уеннарда башкалар фикере белән исәпләшергә, бәхәсләрне гадел хәл итәргә, үзенең һәм иптәшләренең кылган гәмәлләрен гадел бәяләргә өйрәтик.

      Моның өчен педагог үзе камил шәхес булырга, игътибары, кайгыртучанлыгы, миһербанлыгы, мәхәббәт белән баланы җылытырга, уенда аңа лаеклы партнер булырга, балага уен өчен шартлар тудырырга һәм вакыт бирергә тиеш. Педагог үзенең үрнәге, үз – үзен тотышы, әңгәмәләр, инандырулар һәм башка педагогик чаралар белән гаиләдәге, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне савыктырырга тырышырга тиеш. Уен бала өчен төп эшчәнлек төре булганга күрә, балаларның акыл, хезмәт, сөйләм, сурәтләү һәм башка эшчәнлекләрендә дә уеннар, уен алымнары, уен күнегүләре кулланып эшләсәк шөгылләр дә бала өчен авыр хезмәттән уенга әйләнер.

                                 

№ п\п

Эшнең эчтәлеге

Үткәрү вакыты

2022-2023уку елы

Методик тема: «Уен – бала тормышында аралашу  чарасы»

1

 Заман таләпләпенә җавап бирә торган уен технологияләре   белән  тирәнтен танышу һәм мәгълүмат туплау

сентябрь

2

Тәрбиячеләрнең методик технологияләре белән танышу

ел дәвасында

3

 Ата-аналарга “ Уен гына димәгез” дигән темага материал тарату

декабрь

4

Педагогик киңәшмәләрдә актив катнашу һәм ачык шөгыльләрдә катнашу

график нигезендә

5

Балалар бакчасында чараларда эшне тагында җанландыру. ЛЭПБУК лар ясау. (лепучка, кер кыстыргычлары белән уеннар ясау)

даими

6

Ел дәвамында үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу, газета – журналларга  язылу: “Ачык дәрес”, “Тылсымлы куллар”, “Непоседа”, “Саба таңнары”, “Мәгариф”, интернет челтәреннән файдалану “Маам.ру”, “нспортал.ру.”, “Сабыем” сайтлары

ел дәвамында

7

Әти – әниләр белән бәйрәмнәр, күңел ачулар үткәрү

ел дәвамында

8

Район методик берләшмәсендә тәрбиячеләрнең тәҗрибәләре белән уртаклашу

график нигезендә

9

Югары категорияле тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан ачык чараларда катнашу

ел дәвамында

2023-2024уку елы

1

Эш программалары  төзү

сентябрь

2

Методик әдәбият белән танышу, конкурсларда даими катнашу, балаларныда катнаштыру.

октябрь

3

Иҗади лабораторияне яңарту, газетага материаллар җибәрү

даими

4

“Уеннар, витамин кебек алар” альбом ясау

ноябрь

5

Ата-аналар җыелышына презентация ясау “Бармак уеннарының сөйләм теленә тәэсире”

февраль

6

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: газета – журналларга“Ачык дәрес”, “Непосида”, “Саба таңнары”, “Мәгариф”,”Салават күпере” нә язылу, Маам.ру, дошколенок.ру сайты,Сабыем.ру яңалыклары белән танышу

ел дәвамында

7

Йомгаклау

май

2024-2025 уку елы

1

Эш программалары эшләү

сентябрь

2

Районда үткәреләчәк семинар, конференцияләрдә катнашу

август

3

Ата –аналар почмагын яңарту

1-2 нче атна

4

Уеннары өчен атрибутлар булдыру

ел дәвамында

5

Балалар белән бармак, җырлы,  уеннары өйрәнү

ел дәвамында

6

Ширмалар эшләү

ел дәвамында

7

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү:яңалыклар белән танышу, газета-журналларга“Ачык дәрес”, “Ребенок в детском саду”, “Саба таңнары”, “Мәгариф”,”Салават күпере”   язылу, интернет челтәреннән Маам.ру, Сабыем.ру, нс портал сайтларын  карау, курсларда булу

ел дәвамында

8

Ата-аналарга дидактик уеннары буенча”Серле уеннар”, “Бармаклар белән уныйбыз –телебезне баетабыз” мастер  класслары үткәрү

октябрь

апрель

9

Ата-аналарга консультацияләр “Сөйләм һәм уеннар”, “Өстәл уеннары” үткәрү

ел дәвамында

10

Район методик киңәшмәләрдә катнашу

график нигезендә

11

Ата  - аналар белән бәйрәмнәр “Әниләр көне”, “Яңа ел”, “Әтиләр безнең батырлар”, “Әнием-кадерлем” үткәрү

ел дәвамында

12

Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү

декабрь

май

2025-2026 уку елы

1

Эшчәнлекләр өчен эш программалары әзерләү

сентябрь

2

Мониторинг үткәрү

октябрь

3

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү:яңалыклар белән танышу, газета-журналларга: “Ачык дәрес”,  “Ребенок в детском саду”, “Саба таңнары”, “Мәгариф”,”Салават күпере” язылу,   интернет челтәреннән Дошколенок.ру, маам.ру., сабыем.ру сайтларын карау, курсларда булу

ел дәвамында

4

Иҗади лабораторияне яңарту, тулыландыру

ел дәвамында

5

Район методик киңәшмәләрдә катнашу

график нигезендә

6

Сайтта тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу

ел дәвамында

8

Ата-аналарга консультацияләр үткәрү

ел дәвамында

9

Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү

декабрь

май

10

Мониторинг үткәрү

май

2026-2027 уку елы

1

Еллык эш программалары төзү

сентябрь

2

Методик әдәбият белән танышу

ел дәвамында

3

Район берләшмәсендә катнашу

график нигезендә

4

Газета-журналларда чараларны чыгару

ел дәвамында

5

Интернет челтәре аша тәрбиячеләр белән тәҗрибәләр уртаклашу

ел дәвамында

6

Уеннар картотекасын тулыландыру

ел дәвамында

7

Радио-телеведениеда чыгышлар ясау

ел дәвамында

8

Йомгаклау

май


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План по самообразованию по теме ЗКР, план работы по формированию ЗКР и конспекты занятий.

План по самообразованию, план работы по формированию ЗКР,и конспекты занятий....

Перспективный план по самообразованию на 2015 -2016 г. Тема самообразования Радивиловой Елены Ивановны воспитателя средней группы №10: «Развитие сенсорных способностей дошкольников».

Перспективный план по самообразованию на 2015 -2016 г.Тема самообразования Радивиловой Елены Ивановны  воспитателя средней группы №10: «Развитие сенсорных способностей дошкольников»....

Тәрбияченең үз белемен күтәрү планы. (План самообразования)

Методик тема. Кул чуклары хәрәрәтен камилләштерү аша сөйләм телен үстерү....

План по самообразованию «НЕТРАДИЦИОННОЕ РИСОВАНИЕ» План по самообразованию

Название «Путешествие в мир красок и фантазии»Задачи:Развивать воображение, ассоциативное мышление, мелкую моторику, координацию движения рук.Сформировать у детей технические навыки рисова...

Үз белемеңне күтәрү планы (План самообразования)

Баланың акылы, аңы, сөйләме, хис – тойгылары, иҗади хыялы, физик һәм психик сыйфатлары уенда формлаша, үсә, ныгый. Уенның башка эшчәнлек төрләреннән өстенлеге дә шунда, бала уен кагыйдәләренә үз...

План по План по самообразованию воспитателя

1. Образование - Высшее2. Квалификация – первая категорияя2. Тема самообразования: Использование игровых приемов при формировании элементарных математических представлений у дошкольников3. Работ...

План по самообразованию План работы по самообразованию Тема: « Сказка как средство духовно-нравственного воспитания дошкольников»

План по самообразованию План работы по самообразованиюТема: « Сказка как средство духовно-нравственного воспитания дошкольников»...