Йолдызлы сәгать
методическая разработка

Гильмутдинова Эльвира Ивановна

Йолдызлы сәгать

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Йолдызлы сәгать20.62 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

“8 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы” МБМБУ

интеллектуаль уен

Төзеде:

Гыйльметдинова Э.И.

2018 ел

Уенның максаты:

  • укучыларның лексик байлыкларын камилләштерү, ныгыту;
  • мөстәкыйль эшләү сәләтләрен үстерү;
  • телләр өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Уенга әзерлек:

         Укытучы алдан ук уенның үтәчәген аңлата. Һәрбер сыйныф үзләренең уенчыларын һәм аларның ярдәмчеләрен билгели. Уенда катнашучылар өй эшен әзерлиләр (рәсем, җыр, бию һ.б.)

Җиһазлау:

         Сәхнәдә - Йолдызлар, уртада ай, шарлар.

         Уен өчен – кечкенә йолдызчыклар, 1-6 саннары язылган флажоклар, магнит тактасы, магнитлар, карточкалар (сүзләр белән), хәрефләр, 4 коробка, коробкага салыр өчен 4 бүләк (алма, йолдызчык, “кул чабу” дип яылган открытка, китап), ике яклап “китапханәче” дип язылган картон.

Уенның эчтәлеге:

       Уен 5 турдан һәм финалдан тора. Укытучы биремне әйтә, уенда катнашучылар үзләре дөрес дип уйлаган сан язылган флажокларын күрсәтәләр. Әгәр җавап дөрес булса 1 йолдызчык, ә инде төп уенчының ярдәмчесе дә шул ук санлы флаңокны күрсәтсә, тагын 1 өстәмә йолдызчык бирелә.Һәрбер турдан соң иң әз йолдызчык алучы, уеннан төшеп кала. Финалга ничә укучы калса да ярый.

Уенның барышы:

        Укытучы:  Хәерле көн! Без бүген “Йолдызлы сәгать” уены үткәрәбез.Әйдәгез, залга уенда катнашучыларны чакырыйк.

 (Уенчылар белән таныштыру)

Укытучы: Уенны башлыйбыз. Барлык уенчыларга уңышлар телибез.Иң беренче йолдызны кемгә бирербез икән? Моны ачыклар өчен өй эшен тикшерәбез.

(Йолдыз иң яхшы эшкә бирелә)

Укытучы: 1нче тур: Ул “Табышмакларның җавабын тап” дип атала.

(тактадагы сүзләр: карбыз, кыяр, шалкан, каз, әтәч, алма)

  1. Суда коенды, коры калды (каз)
  2. Үзе сары, түгәрәк, түтәлдә ята тәгәрәп (шалкан)
  3. Төрле төстәге койрыклы, җыр җырлап безне йокыдан уята (әтәч)
  4. Ишеге юк, тәрәзшсе юк, эче тулы халык (кыяр)
  5. Күлмәге яшел, эче кызыл, үзе сусыл (карбыз)

( 1 нче турга йомгак)

Укытучы: 2 нче тур. “Язучының әсәре кайсы?”

(тактадагы сүзләр: Нечкәбил, Шүрәле, Кызыл ромашка, Алтын балык, Өч кыз)

    1.Бөек татар шагыйре Габдулла язган әсәр (Шүрәле)

    2. Бу әкиятне татар халык язучысы, безнең якташыбыз Абдулла Алиш язган (Нечкәбил)

    3. Бу әсәрләрнең кайсысы бөер рус язучысы А.С.Пушкинныкы (Алтын балык)

    4. Бу әкиятнең авторы – халык. (Өч кыз)

    5. Татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлил иҗат иткән әсәр (Кызыл ромашка)

(2 нче турга йомгак)

Укытучы: 3 нче тур: “Бу нинди кош?”

(тактадагы сүзләр: сандугач, тукран, күке, сыерчык, ябалак)

  1. Бу кош үзенең оясына күкәй салмый (күке)
  2. Көндез йоклый, төнлә ауга чыга (ябалак)
  3. Бу кош агачлар дәвалый (тукран)
  4. Яз көне безнең якларга беренчеләрдән кайта (сыерчык)
  5. Бик матур җырлый торган кош (сандугач)

(3 нче турга йомгак)

Укытучы: 4 нче тур: “Тарихка күз салыйк”

(тактадагы сүзләр: мәдрәсә, мәчет, ислам, сәке, хан)

  1. Борынгы татар авылларында мәктәп ничек дип аталган? (мәдрәсә)
  2. Татар авылындагы өйләрдә ул башта аш урыны, аннан соң йокы урыны булган. Бу нинди урын? (сәке)
  3. Мөселманнарның дога кыла торган урыннары. (мәчет)
  4. Мөселман халкының иң баш кешесе, җитәкчесе. (хан)
  5. Татарлар нинди дин кабул иткәннәр? (ислам)

(4 нче турга йомгак)

Укытучы: 5 нче тур: “Хәрефләрдән сүз төзе” дип атала. Сүзләрегезне язма рәвештә тапшырырга кирәк булачак. Тамашачылар да сүз төзи алалар. Алар арасыннан иң зур сүз төзүчегә приз биреләчәк.

( тактадагы хәрефләр: т, б, е, ы, а, а, а, ш, к, л, м, ә, ү)

(5 нче турга йомгак:  - залда иң зур сүз төзүчегә бүләк бирелә;

                                - ярдәмчеләр иң зур сүз төзегәнгә төп уенчыга                  йолдызчык бирелә;

 - төп уенчылардан иң зур сүз төзүче 4 ящикның берсен  ача һәм андагы призны ала)

Укытучы: Хәзер уеныбызның финалына килеп җиттек. Финалда (уенчыларның исемнәрен атый) катнашалар. Финал – “Яңа сүзләр төзе!” дип атала.

(Финалда уйнаучылар кара-каршы утыралар, аларның каршыларына “Китапханәче” дип язылган картон куела. 5 минут эчендә алар сүзләр уйлыйлар һәм язалар.)

 Укытучы: Вакыт бетте, ручкаларыгызны куегыз, берәм-берәм сүзләрне укыйбыз, кабатланырга ярамый. Башладык.

(иң күп сүз уйлаучы җиңүче була)

Укытучы: Бүгенге уенда җиңүче (исемен атый). Хәзер синең йолдызлы сәгатең! Сиңа сүз бирәбез. (җиңүче татар телендә үзе теләгән нәрсә турында сөйли)

- Җиңүчегә бүләк, грамота тапшырыла, аның өчен алдан әзерләнгән концерт номерлары башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты