Разработка занятия "Әтәч һәм Сәгать"
план-конспект занятия по логопедии (старшая группа)

Зурлар төркеме балалары белән  Г.Галиевның «Әтәч һәм сәгать” әсәре буенча триз алымы кулланылган сөйләм үстерү  эшчәнлеге.

 Программа эчтәлеген һәм белеем бирү өлкәләрен тормышка ашыру: «Сөйләм үсеше», «Социаль-аралашу үсеше», «Танып белү үсеше», «Эстетик-сәнгать үсеше».

Методик алымнар һәм чаралар:

ысуллар - уен, сүзле, күрсәтмә;                    

алымнар - әңгәмә, сораулар, биремнәр, триз, “сөйләшә торган стена” алымы.

 Максат.

Сөйләм үстерү эшчәнлеге:

ҮстерүБалаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бөйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү.

Белем бирү. Балаларның  сәгать  турында тулы җөмлә белән сөйли белү күнекмәләрен ныгыту. Бирелгән сораулар аша диалогик сөйләм формаларын камилләштерү.

Тәрбия. Балаларда кызыксыну уяту, вакытның кадерен белү, экологик бөйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләү.

Материаллар һәм җиһазлар.

Сөйләм үстерү эшчәнлеге: хикәя белән танышу, слайдлар (ком сәгате, күләгә сәгате, су сәгате), картиналар белән эш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_zanyatie_segat.docx23.74 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Зурлар төркеме балалары белән  Г.Галиевның «Әтәч һәм сәгать” әсәре буенча триз алымы кулланылган сөйләм үстерү  эшчәнлеге.

 Программа эчтәлеген һәм белеем бирү өлкәләрен тормышка ашыру: «Сөйләм үсеше», «Социаль-аралашу үсеше», «Танып белү үсеше», «Эстетик-сәнгать үсеше».

Методик алымнар һәм чаралар: 

ысуллар - уен, сүзле, күрсәтмә;                    

алымнар - әңгәмә, сораулар, биремнәр, триз, “сөйләшә торган стена” алымы.

 Максат.

Сөйләм үстерү эшчәнлеге:

ҮстерүБалаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бөйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү.

Белем бирү. Балаларның  сәгать  турында тулы җөмлә белән сөйли белү күнекмәләрен ныгыту. Бирелгән сораулар аша диалогик сөйләм формаларын камилләштерү.

Тәрбия. Балаларда кызыксыну уяту, вакытның кадерен белү, экологик бөйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләү.

Материаллар һәм җиһазлар.

Сөйләм үстерү эшчәнлеге: хикәя белән танышу, слайдлар (ком сәгате, күләгә сәгате, су сәгате), картиналар белән эш.

Эшчәнлек барышы:

1.Оештыру моменты.

-Исәнләшү, хәерле иртә теләү.

2.Фикер алышу:

 

-Мин сезгә бер тавыш тыңлатам ,игьтибар белән тыңлагыз әле. Ишетәсезме? (Аудио-язма кую, әтәч тавышы һәм сәгать тавышын тыңлау)

-Бу тавышны таныдыгызмы балалар ?

-Әтәч һәм сәгать тавышы

-Боларның   икесен нәрсә бәйли?

- Икесе дә кешеләрне йокыдан уята.

-Безгә  сәгать ни өчен кирәк?

- Бакчага, әти-әниләребезгә эшкә соңга калмас өчен кирәк.

Мин сезгә Гариф Галиевның “ Әтәч һәм сәгать “  хикәясен сөйлим.

Бервакыт таң атканда  кош-кортлар фермасы ашханәсенә әтәч килеп кергән.

-Келт-келт дип сәламләгән әтәчне  сәгать.

-Ни өчен йокламыйсыз, дип сораган әтәч.

-Вакытны саныйбыз дип җавап биргән сәгать.

-Ничек инде, без- әтәчләр  кешеләрне уята алмыйбызмыни  дип сораган әтәч.

-Сез кешеләрне иртә белән генә уятасыз, ә без бер дә туктамыйча вакытны күрсәтәбез. Кешеләр бездән башка яши алмыйлар дип җавап биргән сәгать.

-Ни булды икән, вакытыбыз тукталды?

( Интерактив тактада тылсымчы пәйда була  һәм

-Мин сезнең сәгатегезне урладым һәм аны сүтеп бүлмә буйлап тараттым.

Әгәр дә минем биремнәремне үти  алсагыз, сәгатегезне кире кайтара алачаксыз. Биремнәремне эшли алмыйсыз икән башка беркайчан да сәгать булмаячак )

-Туктагыз әле тылсымчы агай, зинһар алай итмәгез.

Югалды.

-Хәзер нишлибез инде. Безгә чынлап та сәгать кирәкме икән соң?

Бәлки болай гына да яши алырбыз.

-Әйдәгез эзләп карыйк әле. Сәгать уйлап табылганчы кешеләр вакытны  ничек белделәр икән.

Биремнәребезне үти башлаганчы, көч җыеп алыйк.

Сәгать турында физ-ка.

Келт-келт,келт- келт.

Сәгать йөри , келт-келт.

Йоклап ятма, келт-келт.

Соңга калма , келт-келт.

Будильник булабыз. Брррр . Сүндерәбез һәм урыннарга утырабыз.

Көч җыеп алдык, менә инде беренче бирем килеп тә чыкты.

1 бирем –  рәсем буенча хикәя төзү.

Хәзер табигатьтә нинди ел фасылы? (көз ае)

- Көз  икәнен кайдан беләбез? (көз  билгеләрен санау)

-Ә көзнең ничә ае бар? (санап күрсәтү)

-Ә атнаның ничә көне була?

-Балалар, бүгенатнаныңнинди көне соң ?

- Дөрес., яхшы. Бүген атнаның ...көне.  

Атна турында нинди шигырь беләбез әле без? Кем сөйләп китә?

1. Атна көннәре турында шигырь

Бер атнада ничә көн?

Бер атнада 7 көн.

7 төрле исеме,

7 сен дә яттан бел

 

Дүшәмбе, сишәмбе,

Чәршәмбе, пәнҗешәмбе,

Җомга, шимбә,

Якшәмбе (һәркөнисеменәкулчабу).

Онытмашуны, яме (бармакбеләнянау).

2.Бер иҗеге- йорт хайваны,

Икенчесе аны куа.

Ә икесен бергә кушсаң,

Һәр җиде көн саен туа.

2 бирем-  ишектән кергәндә  уң  як тәрәзә төбендә.  Ел фасылларын дөрес итеп тезегез.

3  бирем. Табышмакларга җавап бирү.

Ике туган :

Берсе ак булган,

Берсе кара  булган

( көн һәм төн)

Аяксыз йөри- кулсыз күрсәтә.

(сәгать)

Нәкь унике күзем бар,

Сиңа әйтер сүзем бар:

Колагымнан бор гына ,

Уятырмын , тор гына.

( будильник)

4 бирем  

Менә безнен сәгатебезгә кирәкле детальләр табылып бетте.

Инде хәзер үзебез дә сәгать төзеп карыйк.

Һәр бала 1 санны тотып тугәрәккә баса. 12 бала  сан, 1 бала телен  тота,сәгать өйрәнәбез.

-Афәрин, балалар!

Бүген без сезнең белән  тырыштык. Сезгә бүген күңелле булдымы? Нәрсәләр истә калды? Сез бүген күргәннәрне әти-әниләрегезгә сөйләрсезме? Мин сездән бик кәнагать, балалар.

-Саубулыгыз!

-Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка занятия по ознакомлению детей с правилами поведения на занятиях по рисованию

Чтобы научить детей младшего и среднего дошкольного возраста практически применять гуашь, и чтобы этот процесс вызвал у них интерес - я разработала "Правила поведения на занятиях ИЗО " в игровой и сти...

Разработка занятия НОД: конспект комплексного занятия"На водоеме"

Развернутый конспект комплексного занятия "На водоеме"...

РАЗРАБОТКА ЗАНЯТИЙ ПО КРАЕВЕДЧЕСКОЙ И ХУДОЖЕСТВЕННОЙ НАПРАВЛЕННОСТИ «КЛАДОВАЯ УРАЛА». Учебное занятие Тема занятия: «Путешествие по сказу П.Бажова «Серебряное копытце»

На учебном занятии обобщаем знания детей о произведении П.П.Бажова “Серебряное копытце”,продолжать знакомить с красотой и богатствами Уральского края, с его традициями, с занятиями людей в...

Разработка Разработка занятия с детьми старшего дошкольного возраста. ФОРМИРОВАНИЕ ВЫРАЗИТЕЛЬНОГО ОБРАЗА СКАЗОЧНОГО ГЕРОЯ В АППЛИКАЦИИ СТАРШИХ ДОШКОЛЬНИКОВ Тема: «Создание образа героя глазами детей»

Краткий фото отчет по занятию для детей старшего дошкольного возраста. Было интересно работать в новом формате, как педагогу, так и детям. Получилось интересное занятие которое, позволило поближе узна...

Методическая разработка занятия в условиях детского сада. Тематическое занятие по познавательному развитию ТЕМА НОД: «Космическое путешествие».

Пояснительная записка            12 апреля  - один из праздников в нашей стране. В подготовительной группе  узнают про первого космонав...