Хуш киләсең, Яңа ел!
методическая разработка (подготовительная группа)

Ямалетдинова Альбина Даутовна

Мәктәпкә әзерлек төркемендә яңа ел кичәсенә бәйрәм эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el-2021.docx40.28 КБ

Предварительный просмотр:

“Хуш киләсең, Яңа ел”

А.б. Хәерле көн, балалар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде. Яңа ел белән  Сезне!

Мы сегодня нарядились, Мы готовились, трудились,

Чтоб всем вместе танцевать, Что ж пора нам начинать !

С новым годом поздравляем, Всем вам счастья мы желаем,

Будем петь мы, и играть, и у елки танцевать!

Әминә:  Бәйрәм бүген- Яңа ел,
Бөтен җиргә кар кунган.

Яңа елны каршылап,
Балалар  да җыелган.

А.б: Туган җиребезгә Яңа ел килә! Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Балалар, карагыз әле, безнең чыршыга!

Нинди матур безнең чыршы!

Хуш ис бөркеп тора  ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Юсуф: С новым Годом поздравляю!
И хозяев, и гостей,
Счастья всем, добра желаю,
И погожих, ясных дней.
Веселый зал блестит сегодня,

Сверкает множеством огней,

На шумный праздник новогодний

Зовет приветливо друзей!

Ралина: Возле елочки сегодня
Раздаются голоса:

Здравствуй, праздник Новогодний,

Здравствуй, елочка-краса!

Данис: Возьмемся за руки, друзья,

И встанем в хоровод!

Не каждый день, а раз в году

Приходит Новый год!

Җыр «Чыршыкай»)

А.б: Әйдәгез әле чыршыбызга багышлап, матур шигырьләребезне сөйләп күрсәтик әле.

Алмаз: Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

Ильназ: Вот пришла, ребята, елка,

К нам на праздник в детский сад.

Огоньков, игрушек столько

Как красив её наряд.

Әмилә: Күрдегезме чыршыны?

Матур итеп киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән!

Ислам: Здравствуй, елка, как мы рады,
Что ты снова к нам пришла,
И в зелененьких иголках
Свежесть леса принесла!

А.б: Матур  уенчыклары, Никтер янмый утлары?

Әй, чыршы, чыршы, чыршы!Безнең күңелне күрче,

Утларыңны кабызчы.

Бергә: Ян, ян, чыршыкай, бул син - кояш, бул син – ай!

А.б: Балалар, чыршының утлары никтер кабынмый. Чыршы янында бер биеп алыйк. Бәлки, бергә уйнагач кабыныр?

Уен:  «Мы повесим шарики»

А.б: Белдем балалар, чыршының утлары янсын өчен, безгә Кыш бабай белән Карсылуны чакырырга кирәк.

А.б: Әйдәгез әле, Кыш бабай белән Карсылуны чакырыйк.

Балалар: Кыш бабай! Карсылу!  

Серле музыка яңгырый. Кыш бабай сөйли:

Исәнмесез, минем кадерле балаларым. Бәйрәмгә килергә бик ашыктым. Ләкин явыз Убырлы мине сихерләде, юлдан адаштырды. Мин Кытайга эләктем, аннары Америкада булдым. Хәзер мин Италиядә. Зинһар өчен, миңа юлны табарга ярдәм итегез! Кар, буран бөтен илләрне, шәһәрләрне кар белән каплады.

А.б: Шул Яңа ел җитә башласа, Убырлы килә дә чыга. Нишләргә икән инде? Кыш бабайга ничек ярдәм итәргә?        

(Сызгырган, көлгән тавышлар ишетелә, себеркесенә атланып Убырлы керә)

Убырлы: Ха-ха-ха! Бәйрәм көтәсезме? Көтегез, көт! Кыш бабагыз килмәячәк. Мин Тылсымчы Убырлы сезнең Кыш бабагызны адаштырдым.
А.б: Убырлы без сине таныдык. Башта безнең белән исәнләшергә кирәк иде!

Убырлы: Исәнләшергә?! Ярар! Нәрсәсе бар инде аның! Сәлам сиңа чәнечкеле керпе-чыршы! Хэлло, ханым- туташ! Исәнмесез, балалар! Ой, нинди тычканнар!

А.б: Алар тычканнар түгел, ә зурлар төркеменә йөрүче балалар.

А.б: Убырлы, син нигә Кыш бабайны адаштырдың? Без аны кайчаннан бирле бәйрәмбезгә көтәбез.

А.б: Ул үзе беренче башлады! Мин Кыш бабай белән балаларга бүләкләр таратып йөрергә теләдем. Ә ул мине алмады! Ни өчен?! Кара әле миңа! Нинди борын! Нинди күзләр! Мондый матур фигура - миндә генә! Карсылудан бер генә ким җирем дә юк! Балалар әйтегез әле, шулай бит?

Балалар: Юк!

А.б: Без сине хәзер җыр белән сынап карыйбыз. Карсылу була алырсыңмы икән, әллә юкмы!

Җыр “Расскажи, Снегурочка” көенә үзгәртеп:

Балалар(җырлый) Расскажи, Снегурочка, где была,
                                    Расскажи-ка, милая, как дела?

Убырлы:Ступа поломалася к январю,
                На метле летала. Ой, что я говорю?

Балалар(җырлый) Где живешь, Снегурочка, расскажи,
                                  Домик свой хрустальный ты покажи!

Убырлы: Домик мой хрустальный на двух ногах,
                Голос его звонкий: ку-дах-тах-тах!

А.б: Ну, Убырлы, җырлы сынауны үтә алмадың. Убырлы, син тагын нәрсә эшли беләсең?

Убырлы (бармакларын бөкли): Җил белән куышлы уйный беләм, бөтен урманны яңгыратып сызгыра, тавышлана беләм. Балалар мине Карсылу итеп сайлагыз инде! Мин сезне себеркедә очарга өйрәтер идем! Менә шулай! (чыршы тирәли очып йөри). Сезнең белән уйнап карый алам бу күңелле уенымны, телисезме?

Уен:  “Себеркеләрдә узышу”

А.б: Убырлы, син безнең балалар кебек бии беләсеңме соң? Бәйрәмебездә гномиклар да бар,әйдә, аларга кушылып биеп кара.
Бию:“Гномиклар”

Убырлы: Биеп карыйм әле. (Убырлы бии, бии белми).

А.б: Юк, Убырлы! Карсылуны алыштыра алмыйсың син! Бар, бар кит әле моннан! Ләкин Кыш бабайдан башка әйләнеп кайтма!

Убырлы: Ах, сез шулаймы әле? Ярар, әле сез үкенәчәксез! Кире уйласагыз да, соң булачак! (Убырлы сихерли)

Убырлы: Чорики-морики-бумс! Бер-ике-өч! Миндә сихер, миндә көч! Кыш бабагызның хәтере бетсен, Яңа елның нәрсә икәнен гүпчим дә онытсын!
 
(Чыгып китә)

А.б: Балалар, әйдәгез Кыш бабай турында җыр җырлыйк. Ул безнең шаян җырыбызны ишетер дә, безнең янга кайтыр.

 “На пороге Новый год”-

 (Балалар утыра. Утлар сүнә.  Тылсымлы музыка яңгырый. Кыш бабай, Карсылу керәләр, исәнләшәләр).

Кьш бабай. И, рәхмәт төшкерләре, бәхетегез, тәүфыйгыгыз арткырлары! Сезнең матур җырларыгыз безгә туры юл күрсәтте.Усал Убырлы тозагыннан ычкынырга ярдәм итте. 
Исәнмесез, балакайлар,

 

 Юксынмагыз килдем мин.
Миннән башка бәйрәм булмас,
Көтәсездер, дидем мин.
Күрәм, чыршыгыз бизәлгән,
Сез дә үсеп җиткәнсез.
Рәхмәт сезгә, балалар,
Мине сагынып көткәнсез.
Яңа ел бәйрәме белән сезне!
Карсылу:  Исәнмесез, дусларым!  Яңа ел белән сезне!
Яңа ел котлы булсын,
Яңа ел нурлы булсын!
Бәйрәмнәр гөрләп торсын,
Күкләр гел аяз булсын,

Җир йөзендә бар балалар

Бәхетле, таза булсын.

А. б:  Айлар, көннәр, сәгатьләрне,

          Саный – саный көттек без.

          Сине барчабыз сагындык,

          Килереңне белдек без.

    - Бабакай килүеңне  чынлап та түземсезләнеп көттек . Син килүгә җырлар, уеннар, шигырьләр өйрәндек.

Кыш бабай: Менә мин яңадан сезнең янда. Мин сезгә яңа бәхетләр, яңа уңышлар алып килдем! Бигрәк зур үскәнсез, дип ишеттем. Һөнәрләрегезне дә күрәсем килә. 

Җыр  “ В лесу родилась елочка”

 А.б: Утырып тор, Кыш бабай, арыгансыңдыр.

Кыш бабай: Арыдым. Мин бик күп илләрдә булдым. Явыз Убырлы мине адаштырды. Ниһаять мин, Татарстанда. Безнең Туган якта гына кышлар шундый матур икән!

Кыш бабай: Балалар, сезнең чыршыгыз да бигрәк матур, уенчыклары да бик күп.Ә никтер утлары янмый. Ягез әле утларын кабызыйк.  Минем арттан кабатлагыз:

Ян, ян, чыршыкай,

Бул син, кояш, бул син ай!  (Чыршының утлары кабына).

Алып баручы: Менә бит Кыш бабабыз килгәч чыршыбызның  да уты кабынды, тагын да күңеллерәк булып китте.

                               Чыршы янына чакырам

                                Матур итеп басыгыз.

                                Кыш бабай белән бергә,

                                Күмәк уйнап алыгыз.

Уен  “Ручки-ручки”

А.б: Кыш бабай, балалар син килүгә дип матур шигырьләр дә өйрәнделәр.

Кыш бабай: Әйдәгез, шигырьләрегезне сөйләп күрсәтегез әле.

Кәмилә: Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең уз бире.

Кунак булып килер дип

Күптән көттек без сине.

Закир: Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез,

Безне көлдер, уйнат син.

Рамазан: Рәхмәт, бабай, сүзләреңә,

Бик матур теләкләрең.

Алып килдем, дигән идең,

Кайда соң бүләкләрең?

Айнур: Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең уз бире.

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без син.

Раиль: Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

Ренас: Иске ел да үтеп бара,

Көтә безне Яңа ел.

Рәхмәт сиңа Кыш бабай,

Котлы булсын, Яңа ел!

Замир: Яңа елны без көтәбез,

Иң матур бәйрәм, диеп,

Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,

Матур киемнәр киеп.

Кыш бабай: Мин сезгә кар бураннар, чатнама суыклар алып килдем. Сезне дә бераз өшетеп алыйм әле

Уен «Заморожу»

А.б: Кыш бабай, үзең нәрсәләр өйрәнеп килдең соң, безнең янга?

Кыш бабай: Бию өйрәнеп килдем.

Бию: “Кыш бабай”

А.б: Кыш бабай, безнең балаларның синең белән тагын да уйныйсы килә.

Кыш бабай белән уен.

Кыш  бабай.          Түгәрәктә  каласыз,

                                Бер-бер  артлы  барасыз.

                                Кыланыгыз  минемчә,

                                Тырышыгыз  ничек  тә.

 “Снова с вами Дед Мороз”

 Кыш  бабай  төрле  хәрәкәтләр  күрсәтә. Балалар аны  кабатлыйлар. Ни  эшләгәнне  әйтеп  бирәләр. Чаңгыда  йөрү,  тимераякта  шуу, кар  ату,  кар  чистарту, кар ату.. һ.б.)

А.  б.        Кыш  бабай,  безнең  балалар  уйнарга  бик  яраталар.

                 Кыш  бабай, Кыш   бабай,

                 Хәзер  син  безне  тыңла.

                 Без  нишлибез,  әйтеп  бир,

                Җавабын  бик  нык  уйла

.

 “Угадай-ка Дед Мороз” түгәрәк уены

А.  б.  Кыш бабай, сиңа дип әзерләгән күчтәнәч-шигырьләрен башкарырга теләүче балаларны тыңлап китик әле. 

София: Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай,

Сагынып килеп җиттең,

Яңа ел бүләк иттең.

Влад: Новогодний дед Мороз,

Нам подарки всем принес.

Расскажу ему стишок,

Пусть подарит весь мешок.

Данир: Новый год встречать пора,
Дружно крикнем мы: «Ура!».
Кто подарки нам принес?
Ну конечно, Дед Мороз.
Будем прыгать мы у елки,
Не страшны ее иголки,
Станем дружно в хоровод:
Здравствуй, здравствуй, Новый год!

Язилә: Тәгәрәтеп ак карны,

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,

Ясадык ике кулын.

Күзләре – кара күмер.

Дидек: “Син урам себер!”

Зур себерке тоттырдык,

Көлешеп карап тордык.

Тимур: Пусть звучат повсюду песни

 Веселится весь народ.

В каждый дом заходит радость

Новый день и Новый год!

Уен «Дед Мороз-паровоз”

Карсылу: Утыр, Кыш бабай, ял ит. Ә  минем сөйкемле дусларым Кар кызлары  сиңа үзләренең биюләрен бүләк итәрләр, рәхим итеп кара.
Бию “Кар бөртекләре”

Кыш бабай: Нинди матур биисез, җырлыйсыз, шигырьләр сөйлисез. Миңа китәргә вакыт. Урманга барып, агачларны көмешкә күмәсем бар. Сау булыгыз, дуслар!

Карсылу: Кыш бабай, бүләкләреңне оныттың бит!

Кыш бабай: Әй, тишек баш! Оныттым шул! Бүләкләрне мин сандыкка салып, чанада алып килдем. (Сандыкны алып чыга)

Карсылу (сандыкны ача- анда мишуралар) Бабай, монда бернәрсә дә юк. Син бүләкләреңне сандыкка салырга оныткансың ахрысы.

Кыш бабай: Бүләкләрне онытмадым, кызым. Бүләкләр качканнардыр алар. Балалар бер биеп күрсәтсәләр, бәлки бүләкләр табылыр.

Бию: “Слышишь, кто- то идет»
А.б: (чыршы а
ртыннан чыгып): Бүләкләр чыршы төбенә качканнар, Кыш бабай!

Кыш бабай: Менә сезгә бүләкләр

                       Рәхим итеп алыгыз.

                       Яңа елның күчтәнәчен

                       Өйгә алып кайтыгыз. (Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр тарата).

Кыш бабай:Бик күңелле сезнең белән, куандырдыгыз безне.

                    Тик китәргә вакыт җитте, башкалар  да көтә безне.

                    Күңел тынычлыгы телим, Яңа елда һәркемгә.

                   Өлкәннәрнең сүзләрен һәрвакытта тыңлагыз.

Карсылу: Сау булыгыз, дусларым! Сау – сәламәт булыгыз! Киләсе елга кадәр!    

Кыш бабай: Сау булыгыз, якын дуслар!  Киләсе елга кадәр, балалар!

Балалар: Сау булыгыз, Кыш бабай! (Кыш бабай,Карсылу чыгып китә).

А. б: Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын.        

      Яңа гасыр, яңа еллар килә,  Ачылсыннар ябык капкалар

      Бар кешелек өчен теләк телим  Кушылсыннар миңа башкалар

      Дөнья матур, илләр имн булсын, Тыныч булсын туган җиребез.

      Сәламәтлек, шатлык бәхет белән  Узсын икән һәрбер көнебез.    

Җыр “Яңа ел”