"Балалар бакчасы һәм гаилә бердәмлеге"
статья

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Материал поможет для совместной работы дошкольного образовательного учреждения с родителями по воспитанию детей.

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБМББУ “Биектау муниципаль районы Ташлы Кавал

“Кояшкай” балалар бакчасы

Балалар бакчасы һәм гаилә бердәмлеге

 (Ата-аналар алдында ясалган чыгыш)

Iнче кв. категорияле

тәрбияче: Гыйлаҗиева Э.А.

Декабрь 2021

Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә. Гаилә һәм балалар бакчасы һәрберсе балага

үзенчә тәрбия бирә.Бергә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.Безнең

“Кояшкай “ балалар бакчасы ата –аналар белән кулга-кул тотынып эшли. Ата-аналар

бакчабызга балаларын бик теләп йөртәләр.Алар төркемдәге тормыш белән чын-

чынлап кызыксыналар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Эшли башлаган вакытта

мин үземә түбәндәге бурычларны куйдым: 1)Балаларның гаиләләре турында белешмә

 туплау,аларны өйрәнү; 2)Әти-әниләрне балалар бакчасы эшчәнлегендә актив

катнашыргна җәлеп итү; 3)Әти-әниләрне конкурсларда,күргәзмәләр ясауда,кичәләр

 үткәргәндә катнаштыру. 4)Анкеталар уздыру. Ел дәвамында безнең төркемдә әти –

әниләр белән төрле формадагы эш алып барылды: -консультацияләр һәм әңгәмәләр

(“Юлда йөри беләсеңме?”,”Балаларга нинди китап укырга?,”Ял көнен ничек

үткәрергә”,”Ничек чыныгырга?”,”Балаларның җәйге ялын ничек оештырырга?”Һ.б.); -

фотокүргәзмәләр(“Яңа ел могҗизасы”,“Әтием белән бергә”,”Минем әнием”); -“Гаилә

альбомы”төзү; -кичәләр(Яңа ел бәйрәме,балалар һәм әтиләр катнашында ял кичәсе” 23

 нче февральгә карата КВН”,”Әнием,сөйкемлем минем”бәйрәм иртәсе,”Чыгарылыш

кичәсе);кичәләрдә әти-әниләр карап кына утырмыйлар,кичәне оештыруда актив

катнашалар. - конкурслар(“Чыршы уенчыклар көтә”,”Сыерчыгым оя сайлый”)Яңа ел

 чыршысында үзләре ясаган уенчыкны табып,башкаларга да күрсәтеп,агачтагы

сыерчык оясын күзәткән баланың тәэсирләре бик зур. - газета чыгару (“Шатлык

йорты”); -әти-әниләр мәктәбе (“Уеннар аша өйрәнәбез”,”Гаиләдә театральләштерелгән

уеннар”); -анкеталар үткәрү; -ачык ишекләр көне Бакча эшчәнлегендә актив

катнашкан гаиләләргә рәхмәт хатлары бирелә.Бәйрәмнәрдән соң бергәләп чәй эчү

оештырыла. Балалар бакчасы һәм ата –аналар арасындагы мөнәсәбәт,хезмәттәшлек

баланы шәхес буларак үстерү өчен оптималь шартлар тудыра.Әти-әниләрнең балалар

бакчасы эшчәнлегендә катнашуы ике як өчен дә файда гына.Балалар үзләренең әти-

әниләре белән горурланалар һәм тагын да ныграк хөрмәт белән карыйлар. Экологик

тәрбия,хезмәт тәрбиясе,эстетик тәрбия,әхлак тәрбиясе бирүдә ата-аналар белән

хезмәттәшлек,бергәләп кичәләр үткәрү балалар өчен файдалы уңай тәэсирләр тудыра.

Яңа федераль таләпләр бакча эшчәнлегендә әти-әниләрнең турыдан-туры катнашуын

таләп итә,Димәк,алар белән хезмәттәшлек тагын да ныгыр. Тәрбия бирүдә берәү дә

читтә калырга тиеш түгел.Бүгенге шартларда ата-аналар ярдәмен тоеп торганда

гына,тәрбиячеләргә җиңел булачак,тәрбия бирүнең дә нәтиҗәсе күренәчәк. Ата-аналар

белән балалар бакчасы арасындагы яхшы мөнәсәбәт – ул җентекле эш

нәтиҗәсе.Ирешелгәннәргә генә туктап калмыйча,хезмәттәшлекнең яңа юлларын

эзләргә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә

Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә. Гаилә һәм балалар бакчасы һәрберсе балага үзенчә тәрбия бирә.Бергә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.Безнең “Кояшкай “ балалар бакчасы ата –анала...

балалар бакчасы һәм гаиләнең балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге

Выступление на родительской конференции на тему: "Сотрудничества ДОУ и семьи в нравственном воспитании!"...

Әти-әниләр өчен консультация "Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булса"

Әти-әниләр өчен консультация "Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булса"...

Балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәмлеге

Балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәмлеге темасына доклад....

«Балаларның интеллектуаль һәи иҗади үсүендә уен куллану- балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәм эше»

Главными воспитателями своих детей являются родители.Подрастающее поколение будет таким, какой будет семья. Но, как писал А.С. Макаренко "семьи бывают хорошие и семьи бывают плохие. Поручиться за...

Балалар бакчасы һәм гаилә

Ата-аналар өчен консультация...

Чыгыш: “Балалар бакасы һәм гаилә бердәмлеге” .

Гаилә - җәмгыятьнең нигезе, аның беренчел оешкан төркеме (коллетивы). Шулай булгач, милләтнең бөтенлеге һәм саулыгы гаилә ныклыгына турыдан-туры бәйле. Балаларны гаиләдә намуслы, әдәп-әхлаклы, хезмәт ...