конспект занятий на татарском языке
план-конспект занятия (старшая группа)

Гумбарова Венера Муллаяновна

Конспект занятий на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunelle_seyahet.docx15.66 КБ
Файл kuyan_kuchtnche.docx18.07 КБ
Файл otkrytoe_zanyatie_po_tatarskomu_yazyku_kaz_omese.docx70.73 КБ

Предварительный просмотр:

         Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 “Березка”                      Мензелинского муниципального района Республики Татарстан (МБДОУ №7 «Березка»)

Подготовила воспитатель по татарскому языку Гумбарова Венера Муллаяновна, занятие для детей подготовительной группы

         Мэктэпке эзерлек торкеменен ана телен ойренэ торган балалар белен ачык дэрес «Кунелле сэяхет»

 

Максат:  Балаларның кышкы табигать турындагы күзаллауларын киңәйтү.

 Бурычлар: Балаларда табигать күренешләрен белергә омтылыш, үз фикерен әйтә белү сыйфаты тәрбияләү; су,кар,боз турында фикер алышу.

Диалогик сойләм күнекмәләрен, сүз байлыгын үстерү; әйләнә-тирә чынбарлыкка нәфасәти мөнәсәбәт формалаштыруны дәвам итү;

Дэрес барышы:

Тэрбияче:

-Исенмесез балалар!Хеллерегез ничек? Балалар буген безде кунаклар, эйдегез эле алар белен де матур итеп исенлешеп алыйк.

Балалар: Хэерле кон мина да,

                   Хэерле кон сина да,

                   Хэерле кон безге де,

                    Хэерле кон сезге де!

Тарбияче: -Балалар мин сезге Г.Тукайнын табышмагын эйтем, жавабын уйлап карагыз эле! Хер жир карланган,

                         Сулар бозланган,

                         Уйный жил буран,

                         Бу кайчак була?

Балалар:- Кыш ае

Тэрбияче:- Дорес балалар, бу кыш ае, кышка кере торган айларны санап китегез эле мина.

Балалар: -Декабрь, гыйнвар, февраль.

Тэрбияче:-Балалар экранга карагыз эле, бу ресем буенча сез нерсе эйтеп уте аласыз?

1.Презентация(1,2,3 слайд)

Балалар:-Ботен жирде кар ята. Урамда суык.Кошлар сайрамый. Кугерчен, чыпчык, кызылтуш безнен янда кышларга кала, э ботен кошлар очып ките.

2.Уен “Серле янчык”(балалар кулларын тыгып чана, чангы, тимераяк тартып чыгаралар)

 Тэрбияче: -Балалар бу серле янчыкта нерсе ята микен?

Кышын жыеп куябыз,

Жэен жыеп алабыз (Чана,чангы)

Елгада су акканда,

Эшсез без, ял итебез.

Елга бозга эйленгеч,

Без йогереп китебез.(Тимераяк)

Тэрбияче:-Балалар без буген сезнен белен кышкы урманга сэяхетке китебез, киттек ме(Жыр- кунелле сэяхет жыры уйный, балалар чиратлашып тылсымлы баскычлар аша урманга утелер)

-Балалар урманда тыныч, кошлар да сайрамый.Агачлар да яфракларын койган, карагыз эле бу нинди агач?

Балалар:-Чыршы агачы, ул жей де, кышта яшел тосте.

Тэрбияче:-Балалар безнен женлеклер кайда сон? Эйдегез эле картинкалар алып жанлеклернен кыш коне нишлегеннерен эйтеп утик.

3.Уен “нерсе нишли” (аю ,керпе йоклый, буре, толке уйнап, жырлап йори,куян кышка ак тунын кия).

Тэрбияче: -Эйдегез эле, безде уйнап алыйк. “Ак куян” уенын уйнап алабызмы? Чутлыйк эле, кем ак куян булыр микен?

                                           Эке,бэке, кыек сэке, эремчек,

                                            Син калып тор, э син чык.

4.Физминутка “Ак куян”

Ак куянга ни булган,

Элле инде авырган,

Иптешен де табалмый,

Урыныннан торалмый,

Куян,куян син сикер,

Иптешен табып китер.

Тэрбияче:- Балалар  , карагыз эле монда нинди матур итек ята, нерсе микен бу? Монда хат та ята, укыйбыз мы.

5.Могжиза вакыты.

Хат. –Исенмесез минем кунакларым, мин бик шат сезне урманымда курген очен, мин сезне уземнен остаханеме чакырам, минем сезге ничек кар узегез де ясау алганны ойретеп китесем киле. Рэхим итегез минем остаханеме.Кыш бабай.

Тэрбияче:- Балалар кыш бабай безне узенен остахенесене чакыра, ачабыз мы бу серле сандыкны?

Балалар:-Эйе.

Тэрбияче:- Эйдегез сандык эчендеге аш содасы белен этилер битлерен кырына торган пенаны болгатып карыйк.

6. Эксперимент.(Кыш бабай остахенесенде бергелеп кар ясау.Кар,без ясаган карны, бозны суга салып батканын,батмаганын тикшереп карау.)

7.Тугереклер ясау.

Тэрбияче:- Эйдегез без ясаган кардан тугереклер тегеретеп карыйк.(Кечкене такталарда эш.)

Балалар кайтыргада вакыт житте, кыш бабайга рехмет йозеннен анын турында жырыбызны жырлап китик.

8.Жырлы-биюле уен “Бу кыш бабай”

Кемнен киген киемнере,

Энже кар бортеклере,

Кемнен комеш кук сакалы,

Чечлере керфеклере.

              Бу кыш бабай,

               Хай кыш бабай,

                Херкемге таныш бабай!

Тарбияче:- Нэни дусларым,безнен кунаклар белен саубуллашыйк.

Балалар:-Саубулыгыз кунаклар.



Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 “Березка”                      Мензелинского муниципального района Республики Татарстан (МБДОУ №7 «Березка»)

Подготовила воспитатель по татарскому языку : Гумбарова Венера Муллаяновна
 “ Куян күчтәнәче

(“Уйный-уйный үсәбез»проекты буенча 5-6 яшьлек балаларны (зурлар төркеме)татар теленә өйрәтү эшчәнлеге.

Максат:

 Информацион-коммуникатив технологияләр,  күргәзмәлелек кулланып, уен ситуацияләре булдырып,тел өйрәнү,балаларда аралашу теләге тудыру.

Бурычлар:

1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, үзләштергән сүзләрне уеннар аша гади диалогта куллана  алуларын күрсәтү.(Өйрәтү)

2. Хәтер, зиһен сәләтен үстерү. Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә кулланып,көндәлек яшәештә файдалану.(Үстерелешле)

3. Әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү күнекмәләрен тәрбияләү.(Тәрбияви)

Алдан үткәрелгән эш: Җыр: «Сиңа нәрсә кирәк», яшелчә битлекләре белән уеннар.

Җиhазлау:Уенчык Акбай,уенчык Мияу,яшелчә муляжлары,кәрзин, маскалар.

Рәсемнәр: яшелчәләр.

Техник чаралары: компьютер,интерактив такта,аудио магнитофон, диск.

Дәрестә катнашалар: 5-6 яшьлек балалар өчен.

Эшчәнлек барышы.

Балалар залга керәләр һәм тәрбияче янына килеп басалар.

Тәрбияче:Исәнмесез балалар! Исәнмесез кунаклар! Бездә бүген кунаклар исәнләшик бергәләп.Здравствуйте ребята.У нас сегодня гости поздороваемся с ними?

Бала: Исәнмесез кунаклар.

Бала : Хәлләр ничек, кунаклар?

Кунаклар : Әйбәт, рәхмәт.

Тэрбияче: Балалар тагын безгә бүген бер кунак килгән, экранга карап китегез эле.

                       Жәен ссоры, кышын ак

                       Аңа шулай яхшырак.

Дөрес эйтәсез балалар , безгә куян килгән

Тәрбиче: Куян  буш кул белен килмәгән, ул безгә яшелчәләр алып килгән

Бала: Яшелчәләр.

Тәрбияче: Нинди, яшелчелер, табышмакларны укыйбыз, жавабын эзлибез.

  ( загадки на экране с рисунками)

Тәрбияче: Сидит дед во сто шуб одет,

           Кто  его раздевает,

           Тот слезы проливает. (лук)

            Бу нәрсә? (показывая картинку лука)

  Бала: Суган.

 Тәрбияче: Как надела сто рубах,

             Захрустела на зубах.(Капуста)

             Бу нәрсә?

              ( появляется  картинка на экране – кыяр а потом кәбестә)

 Бала: Капуста.

Тәрбияче: кәбестә.,балалар әйдегез әле., без сезнең белән уйнап алыйк.

Жырлы-биюле уен «Сиңа нәрсэ кирәк»

Тәрбияче: Красна девица

                   Сидит в темнице,

                    А коса на улице.(морковь)

                    Бу нәрсә? (показывая картинку кишер)

                    Бала: Кишер.

Тәрбияче: Әйе дөрес кишер.

Тәрбияче:  Әфәрин балалар.Балалар әйдәгез әле, санап китик, бер-беребезне яшелчәләр белән сыйлап алыйк.

Уен «Дустынны сыйла»

          Тәрбияче: Балалар куян бик шат сезнең сыйлавыгызга. Сезнең белән уйнап алырга тели. Ой ребята зайчик    доволен нашем угощением хочет поиграть с вами.

 Җырлы-биюле уен «Ак куян»

Йомгаклау

Тәрбияче: Балалар Акбай белән Мияу .Куян безнен белән саубуллашалар, әйдәгез Куянга рәхмәт итеп саубуллашыйк. Саубул Акбай, Мияу, Куян,саубулыгыз кунаклар



Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение   «Детский сад общеразвивающего вида №7 “Березка  Мензелинского муниципального района Республики Татарстан

Открытое занятие  по художественно-эстетическому развитию  на конкурс «Воспитатель года 2022»

          Тема : “Милли бәйрәмебез – каз өмәсе ”

                                                                               

                                             

                                         Воспитатель. Гумбарова Венера Муллаяновна

                              г.Мензелинск 2021

                                                       

                                      Конспект построения образовательной деятельности

Дата

09.12.2021 ел

Тема

“Милли бәйрәмебез –каз өмәсе”

Программа

К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова “ Әхлак нигезе-матур гадәт”  (Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү) Методик кулланма .Казан. “Мәгариф” нәшрияте. 2004

Возраст

Зурлар төркеме

Направление

“Сәнгатьле -эстетик үсеш”

Основная образовательная область

Уен, җырлар аша яңа материалны  өйрәнү эшчәнлеге

Виды деятельности

уйнау

җырлау

хәрәкәт

танышу

сөйләм телен үстерү

Форма проведения

Төркемдә

Цель

Балаларны татар халкының милли бәйрәме –каз өмәсе белән таныштыру.

Задачи:

Развивающие

  • балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен үстерү

Воспитательные

  • балалаларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләү

Образовательные

каз –өмәсе турындагы белемнәр белән таныштыру; ; (ө) авазы әйтелешен активлаштыру

Планируемый результат

Милли бәйрәмебез-каз өмәсен истә калдыру, уеннарга һәм җырларга кызыксындыру уяту

Методы

  •  уйнау
  • сөйләп күрсәтеп бару
  • җырлау

Приемы

  • Исәнләшү
  • Сюрприз
  • Уйнау
  • Проблемалы хәл
  • Җырлы-театр уены
  • Танышу
  • Хәрәкәтле уен
  • Мактау

Наглядные средства

  • Паровоз
  • Өй, әби, бабай, мич,карават, өстәл
  • Экранда каз сүрәтләре
  • Деманстрацион  материал

Организация детей

1 Ярымтүгәрәк

2. 10 мендәр

Индивидуальная работа

Эшчэнлек  барышында

Словарная работа

Әби, бабай,  каз, өмә, авыл, чәк-чәк, өчпочмак,аш, ботка

Активлаштыру : ө авазы әйтелеше

Структура  ООД

I өлеш: : Психологик әзерлек, кереш, оештыру моменты, Сюрприз , телефон шалтырый

II өлеш: Паровозга утырып, “ Чух-чух” җыры белән авылга бару

III өлеш: “Минем өем” җырын җырлау

IV өлеш: Әбигә булышу, казларны эзләү, җырлы –театр уены “ Ике шаян каз”

V өлеш:  Экран ярдәмендә “каз-өмәсе” белән танышу

VI өлеш : “ Канат сату “ уены . Э.Шәрәфуллина сүзләре, З.Мөхәтдинова  көе “ Каз өмәсе” җыры уйный

VII өлеш :  Йомгаклау.

Зур  яшьтәгеләр төркемендә

“Милли бәйрәмебез –каз өмәсе” темасына

“Сәнгатьле -эстетик  үсеш” оештырылган белем бирү  эшчәнлеге конспекты

Тәрбияче: Гумбарова Венера Муллаяновна.

Тема:  “Милли бәйрәмебез –каз өмәсе”

Максат: балаларны татар халкының миллибәйрәме –каз өмәсе белән таныштыру.

Бурычлар:

1) балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен үстерү;

 2) балалаларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләү ;

3) каз –өмәсе турындагы белемнәр белән таныштыру;  (ө) авазы әйтелешен активлаштыру

Эшчәнлек барышы:

  1. Психологик әзерлек, кереш, оештыру моменты. Телефон шалтырый.Паровозга утырып авылга бару.

Тәрбияче:- Исәнмесез, балалар! Мин Венера Муллаяновна! Хәлләрегез ничек!  (Балаларның  җаваплары).

(Телефон шалтырый)

Тәрбияче: -Балалар безгә әби шалтырата. Исәнмесез әби.

Телефоннан әби тавышы ишетәлә.( -Исәнмесез баларым, мин сезне бик сагындым,  кунакка сезне чакырым, көтеп калам).

Тәрбияче: Рәхмәт әбием чакыруың өчен, бездә сине бик сагындык,  вакытны сузмый , хәзер юлга чыгабыз.Балалар киттекме әбигә, тиз барып җитәр өчен, паравозга утырып барабыз. Тезелеп бастык минем арттан. (музыка кушыла)

2.Паровозга утырып, “ Чух-чух” җыры белән авылга бару

 Җыр паравозик.  Чух-чух , чух-чух авылга барам,

                                   Чух-чух,чух-чух әбине күрәм.

                                    Әби мине ярата,

                                    Сагынып көтеп ала.

                                    Ух, әйе сагынып көтеп ала,

                                     Ух, әйе , сагынып көтеп ала.

Авыл өе. Өй каршында әби белән бабай утыра.

Тәрбияче:- Без килеп җиттек.

-Балалар бу кем? (Балаларның җаваплары)

3. “Минем өем” җырын җырлау

               Җыр:  Монда яши әби,

                           Бу әби.

                          Монда яши бабай,

                          Бу бабай.

                          Әйе, әйе шул,

                           Бу өй матур, бу өй зур.

Тәрбиче:- Исәнмесез әби, исәнмесез бабай, без килеп җиттек.Нишләптер балалар әби кунелсез әле, туктагыз әле, мин  әбинең үзеннән сорыйм әле (пышылдашабыз), әби казларын югалткан, эзләргә булышыйк әле.

(балалар кулларына  бияләй-казлар кияләр,казларга әйләнәләр)

4. Әбигә булышу, казларны эзләү, җырлы –театр уены “ Ике шаян каз”

                           Җырлы-театр уены “Яшәгән ди әбидә”

                                              Авылда бер әбинең,

                                              Ике казы бар иде,

                                             Соры иде аның берсе,

                                              Ак иде икенчесе.

                                 Су буена төштеләр,

                                 Тәпиләрен юдылар.

                                 Берсе соры, берсе ак,

                                  Канауга кереп качтылар.

                                                  Әй әби елый инде,

                                                  Кайда казларым ди.

                                                  Соры иде аның берсе,

                                                   Ак иде икенчесе.

                                  Чыкканнар ди казлар,

                                  Баш игән ди алар.

                                 Соры иде аның берсе,

                                  Ак иде икенчесе.

( Балалар  бияләйләрне салалар һәм караваттан мендәрләр алып идәнгә утыралар)

5. Экран ярдәмендә “каз-өмәсе” белән танышу

Тәрбияче: Балалар әбинең казларын таптык бит. Әби аларны җәй буе саклап үстергән, әбиебез каз өмәсенә әзерләнә.Нинди бәйрәм сон ул “Каз өмәсе?”. Хәзер мин сезне таныштырып китәм.

      Каз өмәсе - авылның  бизәге, байлык, муллык, матурлык  бәйрәме ул. Татар  халкы элек – электән күп итеп каз асарга яраткан. Көзләр җиткәч, беренче карлар яугач, авылларда каз өмәсе башлана.Казларны чистарту бик авыр булган, күп вакытны алган.Шуңа күрә өмә ясап, кызлар чакырып ясатканнар.Иң өлгер һәм үткер, эшнең рәтен белә торган кыз өмәнең башлыгы булган. Ул алдан килеп, эшкә кирәкле савыт-сабаларны , каз  йонын тутыру өчен мендәр тышларын , җәймәләрен барлап куйган. Яшь киленннәр, кызлар татар халык җырларын җырлый-җырлый, уйный-уйный каз йолкый, ә әбиләр һәм әниләр икенче бүлмәдә канат сыдыра. Аннан чистартылган казларны көянтәләргә салып, чишмәгә каз юарга төшеп китәләр. Эшләр беткәч, кызларны кайнар чәй, каз маенда пешкән коймаклар көтә. Ә кичен хуш исле бәлеш өстәлдә. Каз өмәсе милли ризыклардан сыгылып тора : каз шулпасы, каз бәлеше, баллы чәк-чәк, каз тәбикмәсе Һәм татар халкының башка милли сыйлары. (презенциягә кушылып сөйләү). Балалар әйдәгез әле “ өмә” сүзен бергәләп кабатлыйк.( “ө” авазын активлаштыру)

6. “ Канат сату “ уены . Э.Шәрәфуллина сүзләре, З.Мөхәтдинова  көе “ Каз өмәсе” җыры уйный

    Тәрбияче:- Әйдәгез әле балалар , каз өмәсендә уйный торган “ Канат сату “ уенын уйнап китик әле. Музыка уйнаганда канатны бер- беребезгә бирәбез, музыка туктагач каз канаты кемдә кала, шул карточкаларны ачып, татар халкының милли аш –суларын атый.( өчпочмак, чәк-чәк, аш, ботка)

         “  Канат сату” уены башкарыла.

                                    Канат сату- кызык уен

                                    Каз өмәсендә була.

                                    Таныштыра, дуслаштыра

                                     Яшьләрне иске йола.

Тәрбияче: Менә шулай итеп, балалар әби каз өмәсен үткәрәчәк.Без аңа уңышлар телибез. Әбиебез безңен уңган, без сезнең белән уйнап биеп йөргән арада коймаклар да пешереп куйган, безгә сыйланырга дип. Коймакларны кайткач , бакчада ашарбыз. (коймакларны кәрзингә салабыз)

Балалар  сезгә әбидә ошадымы? Без нинди бәйрәм белән таныштык? Ул бәйрәм ничек атала?Бу бәйрәм турында кемнәргә сөйләрсез?

(Балаларның җаваплары)

             (“ Чәй эчәбез бергәләп “ җыры яңнырый әкрен генә)

7.Йомгаклау

Тәрбияче: Балалар  әйдәгез саубуллашып, бакчабызга кайтыйк инде. Паровозга утырдык, тезелештек, җырлый-җырлый кузгалдык кайтыр юлга.

          Чух-чух,чух-чух бакчага кайтам,

          Чух-чух, чух-чух, әбидә булдым.

           Әби мине ярата

            Мин дә аны яратам

            Ух, әйе, мин әбине яратам,

            Ух, әйе, ул да мине ярата.

 Өйләрегезгә кайткач әти –әниләрегез белән бугенге шөгыль турында уртаклашырсыз ,чөнки сез буген бик актив булдыгыз . Рәхмәт сезгә!

                             Конспект построения образовательной деятельности

Дата

09.12.2021 ел

Тема

“Милли бәйрәмебез –каз өмәсе”

Программа

К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова “ Әхлак нигезе-матур гадәт”  (Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү) Методик кулланма .Казан. “Мәгариф” нәшрияте. 2004

Возраст

Зурлар төркеме

Направление

“Сәнгатьле -эстетик үсеш”

Основная образовательная область

Уен, җырлар аша яңа материалны  өйрәнү эшчәнлеге

Виды деятельности

уйнау

җырлау

хәрәкәт

танышу

сөйләм телен үстерү

Форма проведения

Төркемдә

Цель

Балаларны татар халкының милли бәйрәме –каз өмәсе белән таныштыру.

Задачи:

Развивающие

  • балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен үстерү

Воспитательные

  • балалаларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләү

Образовательные

каз –өмәсе турындагы белемнәр белән таныштыру; ; (ө) авазы әйтелешен активлаштыру

Планируемый результат

Милли бәйрәмебез-каз өмәсен истә калдыру, уеннарга һәм җырларга кызыксындыру уяту

Методы

  •  уйнау
  • сөйләп күрсәтеп бару
  • җырлау

Приемы

  • Исәнләшү
  • Сюрприз
  • Уйнау
  • Проблемалы хәл
  • Җырлы-театр уены
  • Танышу
  • Хәрәкәтле уен
  • Мактау

Наглядные средства

  • Паровоз
  • Өй, әби, бабай, мич,карават, өстәл
  • Экранда каз сүрәтләре
  • Деманстрацион  материал

Организация детей

1 Ярымтүгәрәк

2. 10 мендәр

Индивидуальная работа

Эшчэнлек  барышында

Словарная работа

Әби, бабай,  каз, өмә, авыл, чәк-чәк, өчпочмак,аш, ботка

Активлаштыру : ө авазы әйтелеше

Эшчәнлек барышы:

Психологик әзерлек, кереш, оештыру моменты

Телефон шалтырый.Паровозга утырып авылга бару.

Тәрбияче

Исәнмесез, балалар! Мин Венера Муллаяновна! Хәлләрегез ничек?  

Балалар

 Исәнмесез.-Әйбәт, рәхмәт.

Тәрбияче

-Балалар безгә әби шалтырата. Исәнмесез әби.

Телефоннан әби тавышы ишетәлә.

 -Исәнмесез балаларым, мин сезне бик сагындым,  кунакка сезне чакырым, көтеп калам.

Тәрбияче

Рәхмәт әбием чакыруың өчен, бездә сине бик сагындык,  вакытны сузмый , хәзер юлга чыгабыз.Балалар киттекме әбигә, тиз барып җитәр өчен, паравозга утырып барабыз. Тезелеп бастык минем арттан жырлый- жырлый киттек . (музыка кушыла)

Балалар

Әйе, безнең дә әбигә барасы килә.

Паровозга утырып, “ Чух-чух” җыры белән авылга бару

                                        Чух-чух , чух-чух авылга барам,

                                   Чух-чух,чух-чух әбине күрәм.

                                    Әби мине ярата,

                                    Сагынып көтеп ала.

                                    Ух, әйе сагынып көтеп ала,

                                     Ух, әйе , сагынып көтеп ала.

Өй. Скамейкада әби белән бабай утырып тора.

Тәрбияче

Балалар без килеп җиттек. Бу кем? Бу нәрсә?

Балалар

Бу әби, бу бабай.Бу өй.

“Минем өем” җырын җырлау

                        Монда яши әби,

                           Бу әби.

                          Монда яши бабай,

                          Бу бабай.

                          Әйе, әйе шул,

                           Бу өй матур, бу өй зур.

Тәрбияче

Балалар әйдәгез әби һәм бабай белән исәнләшик, хәлләрен белик.

Балалар

Исәнмесез әби!Исәнмесез бабай! Хәлләрегез ничек?

Тәрбияче

Исәнмесез әби, исәнмесез бабай, без килеп җиттек.Нишләптер балалар әби кунелсез әле, туктагыз әле, мин  әбинең үзеннән сорыйм әле (пышылдашабыз), әби казларын югалткан, эзләргә булышыйк әле.Балалар бияләйләрне киеп, казларга әверилик әле

Балалар

Әйе, әйдәгез булышыйк.

(балалар кулларына  бияләй-казлар кияләр, казларга әйләнәләр, тәрбияче белән бергә, “кыйгак-кыйгак-кыйгак дип кычкырып, очу элементларын күрсәтәләр)

 Җырлы –театр уены “ Ике шаян каз”

               Җырлы-театр уены “Яшәгән ди әбидә”

                                              Авылда бер әбинең,

                                              Ике казы бар иде,

                                             Соры иде аның берсе,

                                              Ак иде икенчесе.

                                 Су буена төштеләр,

                                 Тәпиләрен юдылар.

                                 Берсе соры, берсе ак,

                                  Канауга кереп качтылар.

                                                  Әй әби елый инде,

                                                  Кайда казларым ди.

                                                  Соры иде аның берсе,

                                                   Ак иде икенчесе.

                                  Чыкканнар ди казлар,

                                  Баш игән ди алар.

                                 Соры иде аның берсе,

                                  Ак иде икенчесе.

    Әбигә булышу, казларны эзләү        

Тәрбияче

Балалар әбинең казларын таптык бит. Әби аларны җәй буе саклап үстергән, әбиебез каз өмәсенә әзерләнә.Нинди бәйрәм сон ул “Каз өмәсе?”. Хәзер мин сезне таныштырып китәм

Балалар

Юк, белмибез

Экран ярдәмендә “каз-өмәсе” белән танышу

Тәрбияче

      Каз өмәсе – авылның  бизәге, байлык, муллык, матурлык  бәйрәме ул. Татар  халкы элек – электән күп итеп каз асарга яраткан. Көзләр җиткәч, беренче карлар яугач, авылларда каз өмәсе башлана.Казларны чистарту бик авыр булган, күп вакытны алган.Шуңа күрә өмә ясап, кызлар чакырып ясатканнар.Иң өлгер һәм үткер, эшнең рәтен белә торган кыз өмәнең башлыгы булган. Ул алдан килеп, эшкә кирәкле савыт-сабаларны , каз  йонын тутыру өчен мендәр тышларын , җәймәләрен барлап куйган. Яшь киленннәр, кызлар татар халык җырларын җырлый-җырлый, уйный-уйный каз йолкый, ә әбиләр һәм әниләр икенче бүлмәдә канат сыдыра. Аннан чистартылган казларны көянтәләргә салып, чишмәгә каз юарга төшеп китәләр. Эшләр беткәч, кызларны кайнар чәй, каз маенда пешкән коймаклар көтә. Ә кичен хуш исле бәлеш өстәлдә. Каз өмәсе милли ризыклардан сыгылып тора : каз шулпасы, каз бәлеше, баллы чәк-чәк, каз тәбикмәсе Һәм татар халкының башка милли сыйлары. (презенциягә кушылып сөйләү). Балалар әйдәгез әле “ өмә” сүзен бергәләп кабатлыйк.( “ө” авазын активлаштыру)

Балалар

“ө”, өмә. Каз өмәсе.

Тәрбияче

Бу нәрсә? Бу кайсы йорт кошының канаты?

Балалар

Бу каз канаты.

Тәрбияче

Әйе, балалар бу каз канаты.Әфәрин.

Тәрбияче

- Әйдәгез әле балалар , каз өмәсендә уйный торган “ Канат сату “ уенын уйнап китик әле. Музыка уйнаганда канатны бер- беребезгә бирәбез, музыка туктагач каз канаты кемдә кала, шул карточкаларны ачып, татар халкының милли аш –суларын атый.( өчпочмак, чәк-чәк, аш, ботка)

Балалар

Бу өчпочмак.

Бу чәк-чәк.

Бу аш.

Бу ботка.

Тәрбияче

Әфәрин. Булдырдыгыз балалалар. Татар ашларын беләсез икән.

. “ Канат сату “ уены . Э.Шәрәфуллина сүзләре, З.Мөхәтдинова  көе “ Каз өмәсе” җыры уйный

                        Канат сату, кызык уен

                        Каз өмәсендә була.

                        Таныштыра, дуслаштыра

                       Яшьләрне иске йола.

Тәрбияче

 Менә шулай итеп, балалар әби каз өмәсен үткәрәчәк.Без аңа уңышлар телибез. Әбиебез безңен уңган, без сезнең белән уйнап биеп йөргән арада коймаклар да пешереп куйган, безгә сыйланырга дип. Коймакларны кайткач , бакчада ашарбыз. (коймакларны кәрзингә салабыз)

Балалар  сезгә әбидә ошадымы? Без нинди бәйрәм белән таныштык? Ул бәйрәм ничек атала?Бу бәйрәм турында кемнәргә сөйләрсез?

Балалар

Әйе, ошады. Каз өмәсе бәйрәме белән таныштык.Әни белән әтигә сөйләрмен. Әби белән бабайга сөйлим.

Тәрбияче

 Балалар  әйдәгез саубуллашып, бакчабызга кайтыйк инде. Паровозга утырдык, тезелештек, җырлый-җырлый кузгалдык кайтыр юлга.

Паровозга утырып өйгә кайтып китү

          Чух-чух,чух-чух бакчага кайтам,

          Чух-чух, чух-чух, әбидә булдым.

           Әби мине ярата

            Мин дә аны яратам

            Ух, әйе, мин әбине яратам,

            Ух, әйе, ул да мине ярата.

Тәрбияче

Менә балалар  кайтып та җиттек. Сау булыгыз.




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия на татарском языке “Күбәләк белән танышу” (для младшей группы)

Конспект занятия на татарском языке “Күбәләк белән танышу” (для младшей группы)...

Конспект занятия по русскому языку в средней группе для детей татарской национальности «Курочка Ряба в детском саду»

В соответствии с законом РТ «О государственных языках РТ и других языках в Республике Татарстан» в дошкольных учреждениях, начиная с 4-летнего возраста, проводится обучение второму государственному яз...

Урманга сәяхәт (конспект занятия на татарском языке)

Разнообразие методов в речевом развитии детей....

Конспект занятия по татарскому языку в подготовительной к школе группы русскоязычных детей на закрепление изученного материала по теме "День рождения любимого города"

Занятие было подготовлено с целью закрепления знаний детей не только словарного минимума второго языка, но и знаний о родном городе, о его достопремичательных местах в предверии юбилея города.  В...

Конспект занятия по татарскому языку в подготовительной группе на тему"Аю чана шуа"

Данное занятие предусиатривает закрепление пройденного материала по глаголу "чана шуа".счета от 1 до 10,поторение основных цветов.https://cloud.mail.ru/public/Kna1/9ykdaJ7md...

Конспект занятия по татарскому языку в подготовительной группе на тему"Аю чана шуа"

Данное занятие предусиатривает закрепление пройденного материала по глаголу "чана шуа".счета от 1 до 10,поторение основных цветов.https://cloud.mail.ru/public/Kna1/9ykdaJ7md...

Конспект занятия по татарскому языку

Конспект занятия по татарскому языку для средней группы...