"Орлык чыгару" йоласы
методическая разработка (подготовительная группа)

   Татарский народ имеет свою уникальную культуру и много интересных традиций, которые часто поражают аутентичностью, уникальностью и не перекликаются с обрядами других народов.  Один из таких весенних обрядов посвящено к началу сева. В той или иной форме они были характерны для всех татар Среднего Поволжья и Урала. Для большинства казанских татар это был обряд высева семян. 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Орлык чыгару йоласы20.13 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә үткәрү өчен «Орлык чыгару» йоласы сценариясе .

Тәрбияче: Шайдуллина Миләүшә Рафаил кызы

                                                                        1 категорияле  тәрбияче

Татарстан Республикасы Кукмара  муниципаль  районының “Кукмара шәһәре алтынчы номерлы  “Салават күпере” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль  бюджет мәктәпкәчә белем бирү  учреждениясе.

Орлык чыгару йоласы.

Башлап җибәрүче: Язгы йола һәм бәйрәмнәр циклы чәчүбашлануга багышланган йолалар белән төгәлләнгән. Теге яки бу формада алар Урта Идел һәм Урал татарларының барысына да хас булган. Казан татарларының күпчелегендә алар орлыкчыгару йоласы рәвешендә үткән. Бу йоланын ничек уздырылганын без сезгә курсәтергә телибез.

Авыл күренеше. Капка төбендә бер карт басып тора.

Бабай: Әй, урамда әле беркем дә күренми икән. Тукталы, ерактан  кемдер килә ахрысы.

Юлчы: Әссәләмугалейкум бабай .

Бабай: Вәгәлейкум вә ссәләм энем. Син, энем, безнен якныкы түгел ахрысы.

Юлчы: Әйе, бабай. Минем сезнең авыл аша узып кына барыш иде. Нишләп торасың монда аптырап.

Бабай :Менә миңа кем очырар икәндә, кемгә йомырка бирергә, дип карап тора идем әле. Син очрап куйдың, рәхмәт яуган. Безнен бит бүген бәйрәм. Орлык чыгара торган көн. Синең ул хакта ишеткәнең бар идеме соң?  Сездә үткәрәләрме аны?

Юлчы: Юк,  сөйләп җибәр әле бабай.

Бабай: Бу көнне иң башта мунча ягалар. Урамга чыккач, беренче очраган кешегә , юл уң булсын дип, йомырка бирәләр. Чәчкән вакытта туфракка орлык белән бергә йомыркалар да ташлыйлар, ә беренче чәчү көнендә, басуга чыккан балалар ул йомыркаларны җыя баралар.

Карале энем, әйдә безнең белән кырга чыгабыз, калганын шунда үзең күрерсең.

Юлчы: Яхшы бабай, мин риза. Сездә ялда итеп китәрмен.

Бабай як –ягына каранып ала да.

-Әнә, анда кырга чыгарга җыелышып киләләр дә инде.

(Кулларына тубаллар тоткан аркаларына капчыклар аскан ирләр һәм балалар иярткән хатын-кызлар килеп керәләр.). Бабай белән юлчы да бу төркемгә ияреп җырлый- җырлый кырга таба юл алалар.

Кыр күренеше.

1 кеше: Менә килеп тә җиттек. Әйдәгез йоласына туры китереп эшне башлыйк инде. Без олылар алдан орлык чәчик, ә безнең арттан йомырка тәгәрәтсеннәр. Уңышыбыз мул булсын өчен.

Бабай: Әйдәгез балалар, дога кылып эшне башлыйк.

Дога укып эшкә керешәләр. Балалар тәгәрәткән йомырканы җыеп йориләр. Бер читтә хатан кызлар ашъяулык җәеп өстәл хәстәрли башлый.

2 кеше: Менә бит, бергә эшләгәч эшнедә төгәлләдек. Хәзер ял итеп алсакта була.

Кызлар: Анда өстәл әзер инде, әйдәгез утырышыгыз. (Түгәрәкләнеп утыралар)

1. кыз: Әйдәгез авыз итегез ризыклардан, аз дип тартынып утырмагыз. Борынгылар әйткәнчә “Аз булса җитәр, күп булса бетәр”, “Ипи тоз, якты йөз”.

3.кеше: Кайда сон әле безнен гармунчы? Әйдә биетеп ал инде безне. (Бию)

Бабай: Я, ярый, барысы өчендә дога кылып, кайту ягына таба борылыйк.

Барысы бергә: әйе , әйе.

Бабай: Бисмилләһи рахмәниррахим : "Хәерле яңгырлар булсын, еллар тыныч булсын, йомырка кебек түгәрәк булсын!” Әмииин.

(Барысы бергә торып эйберләрен җыйнап җырлый-җырлый кайтып китәләр).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Бала туды - шатлык артты”(Исем кушу йоласы)

Халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче тагын бер чыганак- татар халкының милли, күркәм йолалары.  Милли йолалар, гореф гадәтләр  аша, балалар халкыбызның элеккеге тормышы, яшәү рәвеше...