“Бала туды - шатлык артты”(Исем кушу йоласы)
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче тагын бер чыганак- татар халкының милли, күркәм йолалары.  Милли йолалар, гореф гадәтләр  аша, балалар халкыбызның элеккеге тормышы, яшәү рәвеше  белән танышалар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли  тәрбия бирү һәм  әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә  халкыбызның гореф гадәтләрен истә тотып үткәрелгән чараларның роле бик зур. Без үзебезнең “ Бала туды - шатлык артты” дигән милли чарабызны туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышладык. Балаларны исем кушу йоласы белән таныштырдык.

 Шушы күркәм милли йола аша  элеккедән бүгенгә кадәр килгән һәм  киләсе буынны дәвам итсеннәр иде, дигән максат белән үткәрелде.Хәзерге буын балалары милли хәзинәбезне, ана телен саклап калсыннар иде.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isem_kushu_yolasy_okonchatelnyy_variant.docx273.97 КБ

Предварительный просмотр:

http://5geografiya.net/datas/geografija/Kultura-Tatarstana/0017-017-Kultura-Tatarstana.jpg

                   Татарстан Республикасы Биектау районы “Сандугач” катнаш

төрдәге балалар бакчасы  мәктәпкәчә белем бирү муниципаль

бюджет учреждениесе

“Бала туды - шатлык артты”

                                                    (Исем кушу йоласы)

         https://coollib.net/i/12/402012/i_001.jpg                                                                                 Әзерләде:

                                                           Шәйдуллина Ләйсән Рәфкат кызы          

                                                         

Биектау  2021

http://5geografiya.net/datas/geografija/Kultura-Tatarstana/0017-017-Kultura-Tatarstana.jpg

                                                           

                                                         Кереш:

Халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче тагын бер чыганак- татар халкының милли, күркәм йолалары.  Милли йолалар, гореф гадәтләр  аша, балалар халкыбызның элеккеге тормышы, яшәү рәвеше  белән танышалар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли  тәрбия бирү һәм  әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә  халкыбызның гореф гадәтләрен истә тотып үткәрелгән чараларның роле бик зур. Без үзебезнең “ Бала туды - шатлык артты” дигән милли чарабызны туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышладык. Балаларны исем кушу йоласы белән таныштырдык.

 Шушы күркәм милли йола аша  элеккедән бүгенгә кадәр килгән һәм  киләсе буынны дәвам итсеннәр иде, дигән максат белән үткәрелде.Хәзерге буын балалары милли хәзинәбезне, ана телен саклап калсыннар иде.

                                 

                                            Тема: “Бала туды-шатлык артты”

(балага исем кушу йоласы)

                                                      (Зурлар төркеме өчен)

Катнашалар: Әти, әни, дәу әни, кыз, кызның сеңлесе , бишектәге бәби, кызның  дус кызлары, мулла.

Җиһазлар : Өй күренеше, алан күренеше.

Максат: Халкыбызның гореф гадәтләренә,  йолаларына  хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

 1. Исем кушу кеше гомерендәге иң  әһәмиятле мизгел һәм тәүге зур бәйрәм икәнлеген анлату.

 2.Исем кушу һәр халыкның милли традицияләре белән бәйле булганлыгын күрсәтү.

 3.Исем кушуның  җаваплылыгын аңлату.( Мәгънәле дә милли дә булсын,исем   кешенең   гомерлек юлдашы).

                                                           Кичәнең барышы:

(Алан  күренеше, жәйге көн. Талгын көй яңгырый, ишек алдына кыз бала йөгереп чыга)

Сәфинә: Кызлар, әйдәгез уйныйбыз, килегез тизрәк. Рания, Азалия, Мәликә, буген шундый матур көн.

( Кызлар йөгереп чыгалар, шатланып сикерешәләр )

Сәфинә:  Кызлар, минем зур шатлыгым бар.

 Азалия:  Сиңа матур күлмәк алдылармы әллә?

Сәфинә: Юк

Рания:  Сиңа зур  курчак  алдылармы ?

Сәфинә: Юк

Зәринә:   Белдем, белдем, сиңа яңа  китап  алганнар инде…

Сәфинә: Юк. Минем  зур шатлыгым - сеңелем туды. Безнең өйгэ бәби кайтты.

( Кызлар шатланышып сикерешәләр.)

Кызлар: Ә исеме ничек?

Сәфинә: Әле исем кушмадык, буген  безгә кунакка килегез, исемен бергәләп сайларбыз.

Кызлар:  Киләбез, киләбез.

(Өй күренеше, талгын гына көй яңгырый. Яшь  ана бишек янына чыгып утыра, бишеген тирбәтә)

Алып баручы: Бала туды буген җиргә,

                           Фәрештәләр аңа юл ачты.

                           Күкләр иле изге җаннан булган

                          Бер баласын җиргә озатты.

Гаиләгә  шатлык булып, өмет һәм куанычлар өстәп, бала туды. Ул, үзенә бәхет даулап, тәүге авазын салды.  Ана, сабыена иң иркә сүзләр әйтеп, ак биләүгә биләп, тал бишеккә салып, бишек җырын сузды.

( Яшь әни бишек җырын башкара)

Әни:  Аллаху, аллаху.

           Кәҗәләрне талга ку.

           Кәҗә талны ашасын,

           Бәби йоклый башласын.

Әни: Бәхетле бул, балам, сәламәт бул, балам, тәүфыйклы бул балам.

  (Баланы бишеккә сала, кызлар килеп керәләр)

Әни: Исәнмесез ,кунаклар, түрдән узыгыз әйдә.

           Куңел ачып сыйланыгыз. Сыйларыбыз өстәлдә.

Азалия:  Исәнмесез, саумысез.

               Бәби күрергә килдек без, нигә каршы алмыйсыз?

Рания:   Күчтәнәчне, кызганмадык

               Алып килдек мул итеп,

Зәринә:   Бәбине күрсәтегез инде

                Карарбыз матур  диеп

Дәү әни: Күз тимәскә миләш  тегеп.

                  Беләзек бүләк итәм мин.

                  Сау сәламәт бала булып

                  Үскәнен дә көтәрмен.

Сәфинә: Сеңелебезгә исем кушабыз бүген, ләкин әле исем сайламадык, бик матур исем кирәк булыр инде кечкенә бәбиебезгә. Кызлар, әйдәгез, исем сайлыйбыз.

 (  Кызлар тугәрәккә басалар, Сәфинә санамыш әйтә)

Карга, чыпчык, син кал, син чык.

 ( Уртага бер бала сикереп чыга, уйланып торганнан соң)

Азалия:    Айтуган.

Рания:   Кит әле, безнең бала малай түгел бит.

Сәфинә: Әйдәгез  тагын . Карга чыпчык, син кал , син чык.

Зәринә:  Мин таптым мин таптым, Хәят булсын .

Әни: Минем Хәят исемле кызым бар инде.

( Өйгә утын күтәреп, әти кеше килеп керә, мич алдына китереп сала, кулларын кага)

Әти: Әйдәгез Айсылу дип кушабыз,  Айсылу бик матур исем, берсе Ай, берсе Сылу. Кызым , сиңа ошыймы Айсылу исеме.

Сәфинә: Әйе, әтием бик ошый.

Әни: (Кечкенә кызын кочаклап, ) Кызым, сина да ошыймы?

Хәят: Ошый.

Әти:  Айсылу булсын.

 ( Шулвакыт бала елаган тавыш ишетелә, әти белән әни, тс-тс-тс, бала елый дип кызларны  тынычландыралар, әни баласы янына китә.

Зәринә:  Әнвәр абый, шушы булдымы инде балага исем кушу йоласы?

Әти:  Балага исемне мулла куша, ул дога укый, азан әйтә, аннан соң исемне баланың колагына кычкыра.

Әни: Балалар, килегез, тәмле күмәч белән сыйланыгыз.

(Бүлмәгә мулла абзый керә)

( Мулла баланың баш очына килеп, дога укып, колагына укып, исем куша).

Әни: Ә хәзер, кунаклар, барыгызны да бәби ашына чакырам. Әйдәгез, рәхим итегез.

Алып баручы: Татар халкы элек-электән кунакчыл булган.Татар халкының йолаларын, гореф гадәтләрен онытмасак иде.

               

                                                                                                                                                                                                                                                                        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без воды - и не туды и не сюды.

Совершенствовать культурно - гигиенические навыки...

Шатлык булып булмэбезне нурга кумэ Сѳмбелэ

Сценарий праздника на День Урожая....

"Шатлык өләшүче чәчәк"

традицион булмаган алым кулланып уртанчылар төркемендә  рәсемләү...

Конспект НОД на тему: «Кушай, кушай Федора Егоровна!».

Обобщение и закрепление знания детей по теме «Посуда», расширение и активизация словарного запаса детей. Знакомство со столовой, кухонной и чайной посудой, беседа об использовании посуды, из чего она ...

Ата – ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер. ( Р.Фәхретдин) авторская разработка

            Кеше дөньяга бәхет өчен туа. Туган нигез, туган туфрак, ата – ана биргән тәрбия киләчәктә бәхетле, әхлаклы  шәхес формалашуга мөһим роль уйный....

"Орлык чыгару" йоласы

 Татарский народ имеет свою уникальную культуру и много интересных традиций, которые часто поражают аутентичностью, уникальностью и не перекликаются с обрядами других народов.  Один и...