Ата – ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер. ( Р.Фәхретдин) авторская разработка
методическая разработка по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Давлетшина Резеда Марсовна

              Кеше дөньяга бәхет өчен туа. Туган нигез, туган туфрак, ата – ана биргән тәрбия киләчәктә бәхетле, әхлаклы  шәхес формалашуга мөһим роль уйный.

             Әхлак проблемасы – хәзерге заманның актуаль мәсьәләләрнең  берсе. Бик борынгыдан ук иҗтимагый фикер аны чишүгә юнәлтелгән. « Бу  тенденция тәүге ядкарьләрдән алып  Урта гасырларның ахырларына кадәр булган болгар – татар культурасының барлык вәкилләренең мирасы аша кызыл җеп булып сузыла»,  - дип яза Я.Абдуллин үзенең « Мәгърифәт нуры ачар» дигән хезмәтендә.

             Шушы әйтелгән фикерләрне дәлилләү максатыннан, Кол Галинең  «Кыссаи Йосыф»ын, Сәйф Сараиның  «Гөлестан бит – төрки»ен, Г.Тукайның  «Кисекбаш»ын, Мөхәммәдьярның «Төхфәи мәрдан», Р.Фәхретдиннең  «Тәрбияле бала» һәм «Тәрбияле ана» кебек әсәрләрен  искә төшерик. Аларның барысында да күркәм холыклылык, кешеләргә авырлык китермәү, гаделлеккә хезмәт итү әхлаклылык чагылышы итеп карала. Эче камил кешенең тышкы кыяфәте дә матур була, яисә Тәңре аны берчак шул матурлыкка ирештерә.

            Сүземне тәгаенләштереп, шуны әйтәсем килә, бөек гадел иясе Р.Фәхретдиннең  тәрбияви кагыйдәләрен, киңәшләрен  кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге рус телендә сөйләшүче   балаларда бүтән милләт халкына игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, аның телен, халкын кайгыртырлык югары әхлаклы шәхес тәрбияләү максатыннан, халык авыз иҗаты һәм балалар әдәбияты буенча перспектив план төзедем.

              

 

 

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Р.Фәхретдиннең тәрбияви  кагыйдәләренә таянып, халык авызы иҗаты  һәм балалар әдәбияты  әсәрләрен куллану аша  рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү буенча түгәрәк эшенең  перспектив план.

Тема: Балалачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы үзгәртә алмас….

Үткәрү вакыты

            Тәрбия кагыйдәләре

                            Әдәби әсәрләр

            Халык авыз иҗаты

 

Сентябрь,

октябрь \1,2 атна\

 

Октябрь

\3, 4 атна\

  Ноябрь

Декабрь

Январь /3,4 атна\

Февраль

Март \1,2 атна\

 

Март \3,4 атна\

Апрель

   

   Май

Сүзләрнең кыйммәтлесе – заман үтү белән онытылмый торганы.

Күп фикерлә, аз сөйлә.

Пыяла савытларның сәламәт булу – булмавы  тавышларыннан беленгән кебек, адәм балалары –ның һөнәрләре дә сүзләреннән беленер.

Ялкаулык- вакытны, форсатны исраф итү дигән сүздер. Монысы исраф кылу бозык эш булса, вакытны вә форсатны исраф итү бигрәк тә бозык эш булыр. Малны табарга мөмкин, әмма заигъ (әрәм булган) форсатны кире кайтарып алырга мөмкинлек юк. Дөньяда иң үкенечле сүз «Вакыт үтте» дигән сүздер.

Дөньяда иң кирәкле гыйлемнәр-нең бере – кеше тану гыйлмедер.

Бу гыйлемнән мәхрүм булучылар

бозык иптәшләрдән саклану лязим (кирәк) икәнлеген белсәләр дә, кемнәрнең бозык, кемнәрнең

төзек икәнлекләрен белмәүләре сәбәбеннән сәмәрә (җимеш) күрә алмаслар. Яман кешеләрдәнерак йөрү вә яхшы кешеләр белән аралашу өчен кеше тану гыйльме

зорур.Бу гыйлем китаплар вә остазлардан түгел, бәлки адәм баласының үз хакылы, үз тәҗрибәсе вә аңы белән генә хасил буладыр.

Адәмнәргә гыйлем өйрәтеп тә, үзе шул гыйлем белән гамәл кылырга онытучы кеше, адәмнәргә яктылык биреп тә, үз – үзен яндырып бетерүче шәмгә охшый.

Күп наданга иярүгә караганда аз

галимгә иярү яхшырак.

Надан бай – галимнәр мәҗлесендә телсездер.

Якын карендәшләреңне бозык кешеләрдән саклавың кебек, китапларыңны да тиешле булмаган кешеләрдән сакла.

 Сәламәтлегеңне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул.

Гакылы белән ахмак, түбәнчел кеше белән тәкәббер,

галим белән надан, ихлас күңелле адәм белән икейөзле дус була алмыйлар. Яхшы дус табу – иң кыен эшләрдән икәнлеге мәгълүм.

«Даһи ( чиктән тыш булдыклы, талантлы; гений)кем?» - дип сораучыга бәгъзе(кайбер, кайсы ки)бер зариф(үткен, фикерле, тапкыр сүзле): «Сер саклый алучы адәм», - дип җавап кайтарган.

Татар халык әкиятләре:

 ▪ «Ак бүре» -Т.х.ә. китабы – 132 бит.

 ▪ «Тәмле сүз» - «Гөлбакча» китабы, 188б

▪ «Туры сөйләгән – котылган, ялганлаган –

тотылган» - «Сүз эчендә хикмәт бар» ки-

табы,188 бит.                

 ▪ Хаус әкияте «Ньяма коесы»– хресто-матия «Әхлак белеме»,  94 бит.

Хикәяләр:

  ▪  «Тәмле сүз» - «Көч һәм рух тамырлары»  китабы, 13 бит.

  ▪ Р.Ишморатова, «Яңа чана» -«Гөлбакча» китабы, 129 бит.

  ▪ С.Романовский, «Иң мөһим сүз»  -

«Гөлбакча» китабы,  99 бит.

Шигырьләр:

▪«Телең шешәр» - Зәки Нури ,  «Якты сүз» - Х.Халиков,  - «Көч һәм рух тамырлары» китабы, 11б.

Бишек җырлары:

 ▪ «Бишек җыры» - К.Булатова,

«Көч һәм рух тамырлары» кита –

бы, 6 бит.

 ▪ «Әлли – бәү» - Б.Рафиков,

 «Көч һәм рух тамырлары»  китабы, 6 бит.

Татар халык әкиятләре:

 ▪ «Ике ялкау- Гөлбакча китабы, 51 бит».

 ▪ «Ялкау малай» - Гөлбакча китабы, 20 бит.

 ▪ «Тавык, тычкан һәм көртлек» -« Көч һәм рух тамырлары» китабы, 112 бит.

 ▪ «Ак бүре» - «Сүз эчендә хикмәт бар»,240 бит.

Хикәяләр:

 ▪ «Ялкау өчен ботка суынган» , Авыраяк яки ялкау малай»  - Идрис Туктар, «Көч һәм рух тамырлары китабы», 115 бит.

Шигырьләр:

 ▪ Г.Тукай - «Кызыклы шәкерт» - Гөлбакча, 71 бит.

 ▪ «Сәгать» - М.Җәлил.

 ▪ «Камырша» - Ш.Галиев

«Көч һәм рух тамырлары» китабы, 109 – 110 битләр.

Татар халык әкиятләре:

 ▪ «Зирәк  карт» - Гөлбакча китабы, 200 бит

 ▪ «Кесәл» - Татар балалар фольклоры  ки- табы, 172 бит.

 ▪ «Комсызлык бәласе» -«Гөлбакча» китабы, 85 бит.

  ▪ Болгар халык әкияте: «Бүре аларны нигә ашаган» - «Гөлбакча» китабы, 209 бит.

 ▪ Р.х.ә. – «Йомры икмәк» -«Гөлбакча» китабы, 44 бит.

 Хикәяләр:

▪ Җ Тәрҗеманов, «Уяулык –саулык» -

«Гөлбакча» китабы,  100 бит.

Шигырьләр:

▪Г.Тукай , «Кызыклы шәкерт» - Гөлбакча, 71 бит.

▪ Х.Шабанов, «Кадерлә син китапны» - «Көч һәм рух тамырлары» китабы, 220 бит.

▪ Ә.Габиди «Мин дә укучы бул – дым» - «Бал бабай» китабы, 134 б.

Әкиятләр:

▪ К. Чуковский –«Юындыр»-«Гөлбакча» китабы, 164 бит.

▪ А.Алиш – «Куян кызы» - «Гөлбакча» китабы, 164 бит.

Шигырьләр:

▪ Ш.Галиев, «Физзарядка ясый куян» - «Гөлбакча» китабы, 171бит.

▪ Ә.Кари, «Исле сабын» -«Гөлбакча» китабы, 74 бит.

▪ М Фәйзуллина, «Чебиләр зарядкасы» - «Гөлбакча» китабы, 69бит.

▪ М.Газизов, «Физкультура ясыйбыз»- «Бал бабай» китабы,54б

▪ Б.Рәхмәт, «Су» - «Көч һәм рух тамырлары» китабы, 70 бит.

Әкиятләр:

▪ Т.х.ә. – «Хәйләгә каршы хәйлә» -

«Гөлбакча» китабы, 48 бит.

▪ А.Алиш – «Чукмар белән Тукмар» -«Көч һәм рух тамырлары» китабы, 43 бит.

▪ Л.Толстой, «Төлке, куян һәм әтәч» -

«Гөлбакча» китабы, 23 бит.

Р.Вәлиева, «Кыңгырау чәчәк» -«Көч һәм рух тамырлары» китабы, 47 бит.

▪ А.Алиш, «Аерылганны аю ашар,

бүленгәнне бүре ашар» - «Гөлбакча» китабы, 88 бит.

Шигырьләр:

▪ Р.Вәлиева, «Минем дусларым» -

-«Көч һәм рух тамырлары» китабы, 42 бит.

▪ В.Хәйруллина, «Колын» - «Бал бабай» китабы, 37 бит.

▪Г.Тукай , «Кызыклы шәкерт» - «Гөлбакча», 71 бит.

▪ Ш Галиев, «Кем ул Әхәт?» -

«Әхлак белеме» китабы, 44 бит.

Әкиятләр:

▪ А.Алиш, Сертотмас үрдәк».

▪ В.Казыйханов, «Сердән авыр нәрсә юк» - «Әхлак дәресләре» китабы.

Мәкальләр, әйтемнәр:

▪Сүзне әйтмә - әйтсәң кайтма.

▪Сүзне әйтүдән элек авызыңда  чәйнәп җиткер.

▪Әдәп башы – тел.

▪Бит күрке – күз, тел күрке – сүз.

▪Яхшы сүз – җанга рәхәт,

Ялган сүз – җанга җәрәхәт.

▪Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз.

▪Ашның тәме тоз белән,

Кешенең кадере сүз белән.

▪Җайлы сүз  җан эретә.

▪Кешенең үзенә карама, сүзенә кара.

▪Аз сөйлә, күп бел.

Табышмаклар:

▪ Күз, колактан керә,

Ә авыздан элдерә (сүз, фикер).

▪ Сөяге юк, теше юк,

Сөйләмәгән сүзе юк.( тел).

▪ Бер чыгарып җибәрсәң,

нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.

(сүз).

 

Мәзәкләр:

▪ «Сүз башка, эш башка» - «Сүз

эчендә хикмәт бар» китабы, 74 бит.                

Уеннар:

▪ Сүзләр дә атлап йөриләр» - Борһанова, «Балалар бакчасында татар теле өйрәтү программасы»,66 бит.

Мәкальләр, әйтемнәр:

▪Ялкау кеше – ярты кеше.

▪Ялкау ялга туймас.

▪Иренчәк ике эшләр.

▪Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.

▪Калган эшкә кар ява.

▪Ялкау ятып эшли,

Утырып йоклый.

▪Ялкау бер эш эшли белә,

Чалкан ятып мышный белә.

▪Тырышлык бәхет китерер,

Ялкаулык ачтан үтерер.

Мәкальләр, әйтемнәр:

▪Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер.

▪Дөнья яктыра көн белән,

Адәм яктыра белем белән.

▪ Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар.

▪ Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп.

▪ Башыңда белемең аз булса, аягыңа авырлык күп килә.

▪ Бала чакта алган белем ташка язган сүз белән бер.

▪ Китап – бакча, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре.

▪ Гыйлем – акылның яртысы.

▪Җирнең нуры кояш, кешенең нуры – гыйлем.

Табышмаклар:

▪Күрешергә кулы юк,

Сөйләшергә теле юк,

Аның белән күрешмәгән,

Белешмәгән кеше юк. (Китап)

▪Сумка тотып керәсең,

Белем төяп чыгарсың. (Мәктәп).

▪ Бик күп телләрне белсә дә,

Сөйләшми бер телдә дә,

Өйрәним,  дисәң, өйрәтә,

Карышмый беркемгә дә. (Сүзлек).

▪ Кул белән чәчәсең,

Күз белән җыясың. (Язу, уку).

Мәзәкләр:

«Ике дус», «Нигә егылалар» - «Бала бишеге –гомер ишеге» китабы, 6 б.

Мәкальләр, әйтемнәр:

▪Чир атта килә, җәяү китә (литва).

▪ Яхшы кәеф – саулык нигезе,

Моң – зар – чирнеке (кытай).

▪ Мунча – иң яхшы табиб( латыш).

▪ Саф һава – тәнгә дәва.

▪Сәламәт тәндә сәламәт акыл.

Табышмаклар:

▪ Дөньяда ни кирәк,

Иң кирәктән ни кирәк? (саулык).

▪ Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.(су).

▪ Хуш исле, шома,

Үзе чисталап юа. (сабын).

▪ Сөртә ул битне, кулны,

Йомшак булса да яратмый

Ул пычрак муенны.(сөлге).

Санамышлар:

▪ 1,2,3,

Әнә тегендә күч!

▪ 1,2,3,

Сиңа көч,

Син моннан күч!

▪ 1,2,3!

Куяннарда бөтен көч!

4,5!

Безне җиңеп булмый һич!

6,7!

Куяннар башын иде.

8,9,10!

Алты бүре, алты тун.

Без тук бүген, бүре – ач.

Әнә килә, тизрәк кач!

Мәкальләр, әйтемнәр:

Бердәмлектә - көч.

Дусың булмаса – эзлә,

  Тапсаң – югалтма!

▪ Аерылганны  аю ашар,

бүленгәнне бүре ашар.

▪ Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.

▪ Акыллы дошман ахмак дустан яхшырак. ( монгол).

▪ Дуслар белән юл кыскарак.( япон)

▪ Кем дустын алдый, шул үзен алдый.( төрек).

Уеннар:

▪ «Бармак» -«Гөлбакча», 228  бит.

Мәкальләр, әйтемнәр:

 Сер тотмас – дус тапмас.

▪ Сер дусты күп  булыр, серне тоткан бер булыр.

▪ Сер бирү.

▪ Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә.

«Сүз эчендә хикмәт бар» ки-

табы,188 бит.                

Мәзәкләр:

▪ «Үлемсезлекнен сере нидә?,

«Малай сер тота беләме?» - «Әхлак белеме» китабы, 41 бит.

Шигырьләр:

▪ В. Казыйханов, « Сер бирми»-

 «Бал бабай» китабы, 76 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбияле бала үстерү серләре

Әти - әниләр җыелышы өчен презентация...

"Тәрбияле бала"

Ата-аналар һәм балалар өчен чыгыш....

Тәрбияле бала

Ата-аналар һәм балалар өчен чыгыш....

Тәрбияле бала – бетмәс хәзинә

Тема: Тәрбияле бала – бетмәс хәзинә Максат: Укылган әкиятләр аша, аларның үгет-нәсыйхәтләрен балаларга җиткерү, әкиятләр ярдәмендә әдәплелек тәрбияләү; Риза Фәхретдинның акыллы сүзләрен тәрбия-ук...

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

“Бала туды - шатлык артты”(Исем кушу йоласы)

Халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче тагын бер чыганак- татар халкының милли, күркәм йолалары.  Милли йолалар, гореф гадәтләр  аша, балалар халкыбызның элеккеге тормышы, яшәү рәвеше...

Гаилә терәге - тәрбияле бала

Әкият аша баланы ничек тәрбияләп була? Балаларга әкият укуның кирәге бармы? кебек сорауларга җавап алына....