"Тәрбияле бала"
материал (подготовительная группа) по теме

Гайнанова Лейла

Ата-аналар һәм балалар өчен чыгыш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Чыгышымны  татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог , язучы һәм журналист Ризаэддин Фәхреддин  сүзләре белән башлыйсым килә:

“ Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә -  тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас.Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелми һәм дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас – аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәяхас хурлар һәм кимсетерләр генә.- дип язып калдырган ул  үзенең хезмәтләрендә.

Ризаэддин Фәхреддин  1859 елда (моннан 150 ел элек) Самара губернасы Бөгелмә өязендәге Кичү чат авылында ( хәзерге Әлмәт  районына керә) туган.

(Ни өчен әйтәм -гади татар авылының,  сезнең кебек  гади авыл баласы булганы өчен.)  150 ел элек тә көн кадагында булган  тәрбия темасы, бүген дә иң актуаль  проблема  булып  тора.

Шушы гади авыл баласы ,алдан санап киттем фикер иясе дә, мәгърифәтче дә, тарихчы һәм педагог та , язучы һәм журналист та булган. Берүзе никадәр вазыйфа башкарган. Чөнки ул искиткеч тәрбияле гаиләдә туып үскән. Бүгенге чыгышымда  мин аның “Тәрбияле бала”  дип аталган китабын файдаландым. Тәрбияле булуның кайбер сыйфатларын  сезгә дә укып китәм:

- Тәрбияле бала иртә йокысыннан зур кешеләр белән бер вакытта торыр. Алардан элек тормас,соңга да калмас.Чөнки бар кешеләр дә торып беткәннән соң йоклап яткан  балага һөнәрсез, оятсыз, ялкау диярләр. (балалар, үзегез белән чагыштырып утырыгыз)

- Тәрбияле баланың бит-кул сөртә торган яулыгы,баш тарагы үзенә аерым булыр,үз яулыгы белән сөртер, үз тарагы белән чәчен тарар;

- Тәрбияле баланың китап,кәгазьһәм каләм куя торган урыны билгеле булыр,дәресләрен кайткач шунда куяр һәм кирәк булганда үзе алыр. “Китапларым кайда?” –дип кычкырып эзләп йөрмәс.

-Йорт эчендә кунак булса,ата-аналары кушканча кунакка  хезмәт һәм хөрмәт күрсәтер; әгәр кунак балалары булса,тәрбияле бала алар янында булыр;

- Баланың тәрбияле булуы ашарга утырганда беленер: терсәкләренә таянмас, алдына ашарга куйганны тыныч кына  көтәр, зурлар сүзен тыңлар ,ләкин үзлегеннән сүзгә катышмас.Кеше белән бер табактан ашарга туры килсә, кулын үз алдына гына сузар, кеше алдына үрелмәс. Ашап туйгач зурлар янында утырмас. Һәм Әбекәйләребез әйтә торган  тагын бер җөмлә бар:  олы кешедән алда ризыкка үрелмә. Табында кем иң өлкән кеше, беренче булып ризыкка шул үрелә.

-Йокларга ятканда өйдәгеләоргә тыныч йокы теләр.

Тәрбиясез баланың ата һәм анасы никадәр бай һәм мәртәбәле булсалар да, кешеләр каршында игътибары булмас, бәлки бала тәрбиясез булса, ата һәм анасының  хөрмәте китүгә сәбәп булыр.

Тәрбияле  баланың ата һәм анасы никадәр фәкыйрь булсалар да, кеше арасында кадере булыр.  .Бәлки моның сәбәбеннән ата һәм аналары кеше арасына керерләр  һәм   хөрмәтле була башларлар.

Тәрбия һәм әдәп кадәр кешеләрне сөекле күрсәткән нәрсә дөньяда юктыр, шуның кебек  тәрбиясезлек, әдәпсезлек кадәр дошман күрсәткән нәрсә юктыр. Тәрбияле бала никадәр ямьсез булса да тәрбиясе аркасында аны һәркем яратыр һәм игътибар кылыр. Әмма тәрбиясез бала никадәр матур һәм гүзәл булса да, аны бер кеше дә яратмас, матурлыгы яки киеме белән генә игътибарга керә алмас

Тәрбия һәм әдәп ир балалар  өчен никадәр кирәк булса, кыз балалар өчен бигрәк тә тиештер. Кайсебер кимчелекле гадәтләрдән бик тә сак булырга  кирәк. Мәсәлән: кием –салым  керле, кара, ертык булган  ирләр өчен гаеп булса да, кыз балаларга бигрәк тә гаептер. Чөнки пакълек, сафлык, чисталык  кызлар өчен бик тиешле нәрсәләр, үз өсләрен яхшы карамаган кызлар һәркем каршында тәрбиясез саналырлар.

     

    Дөньяга килү белән бала тәрбиягә мохтаҗ. Баланы тәрбия итүче –ана.

Ризаэддин Фәхреддиннең  “Тәрбияле ана” –дип исемләнгән китабыннан кайбер әзекләрне укып китәсем килә:

Тәрбияле аналар баланы үзләре тәрбия итәрләр, мөмкин кадәр икенче кешегә тапшырмаслар. Чөнки баланы үз анасы кадәр һичкем тәрбия итә алмас.

Бала чакта алган тәрбияне балалар күп вакытта чәчләре агарганчы саклар. Шуның өчен баланы яхшы тәрбия итәргә  тәрбияле аналар бик тә тырышырлар.

Балның һәр эшен гадәткә салу – аналарның төп бурычы. Бу,  бала тугач ук, вакытында имезеп, вакытында йоклатып ,вакытында юындырып башлана торган гамәл. Тәрбияле аналар үзләренең тормыш-кыйланмышлары белән   балаларга һәркайчан күчергеч, үрнәк булып торырлар.

 Шулай ук тәрбияле аналар балаларга аталарын иң хөрмәтле кешеләр птеп күрсәтерләр. Гаиләдә балага тәрбияле ана гына  түгел, ә тәрбияле ата да булуы бик мөһипм. “Йөз укытучы сүзенә караганда бер акыллы әти сүзе булуы күпкә яхшыдыр” –диелгән  татар халык әйтеме бар.

Русия мәктәпләренең атказанган укытучысы Вил Казыйханов Ризаэддин Фәхреддиннең   китапларына кушылып  “Тәрбияле ата” –китабын язды.

Ул анда   “Һәр ир заты өчен иң зур шатлык ата булуда. Кеше үзен барыннан да элек кешедә калдыра.Әгәр синең кеше йөрәгендә каласың килә икән ,үз балаларыңнеы чын кешеләрчә тәрбиялә” дип язган.

Фарсы халык мәкалендә болай языла: “ Атаның улына багышланган вакытыаның бәхетле язмышы белән үзенә кире кайтарыла”. Бу сүзләрдә күпме мәгънә ята.

 Шулай ук Сухомлинскийның бик матур бер җөмләсе бар:

“ БАЛА – ата өчен ,картлыкта яши ала торган бердәнбер капитал”.

 Ата баланы  үз үрнәгендә яхшылыкка өйрәтсә генә тәрбия эше максатка ярашлы була..

Чыннан да хөрмәтле әти-әниләр, тәрбия мәсәләсендә безгә икеләтә игътибарлы булырга,уйланырга  вакыт җитмәде микән?.

Күптәнт түгел генә  бакчада да “Ата тәрбиясе” темасына конференция булып узды. Анда авылыбызның  өлкәннәре дә катнашты.

Әфүзә апаның чыгышын тыңладык. Аның түбәндәге   тетрәндергеч   юлларын искә төшереп китәсем килә:

“ Дөнеьядлыкта ничек яшәгәнбез, ниләр кылганбыз, шулар өчен бакыйлыкта җавап бирәсебез була. Балалларга  шуны төшендерү һәр әти-әнинең изге бурычы. Әгәр балаңны  тәмугка ыргытканда синең балаң : “әнием, әтием мине җибәрмәгез!”- дип өзгәләнеп еласа, сезнең йөрәк ни эшләр дип күзаллыйсыз”. Ул үзенең чыгышында  балаларга тәрбияне ике яклап та бирергә кирәк дигән юллар әйтте.

Чыннан да “Рухи - әхлакый  тәрбиянең нигезен ничек итеп саклап калырга?” –дигән сорау барыбызны да борчырга тиештер дип уйлыйм мин.

“Бүгенге көндә төп бурыч –баланы чиркәүгә, яисә мәчеткә йөрергә өйрәтү түгел, ә аңа әдәп-әхлак нигезләрен аңлату, бу изге гамәлнең  кешелекнең чишмә башыннан башлап, Изге китаплар ярдәмендә башкарылганлыгына төшендерүдер мөгаен” –дип язды   үзенең чыгышында Рузилә Кукушкина. 

Районыбызда да  күптән түгел генә “Нур” газетасы чыга башлады. Ярты елга язылу бәясе 51 сум 84 тиен тора. Һәр әти-әни бу газетага язылса иде.

Минем бер тәкъдимем бар, әйдәгез барыбыз да шушы газетаны балалар исеменә яздырып класс белән алдырыйк һәм иң кирәкле  өлешләрен балалар класс сәгатләрендә  укып фикер алышырлар.

Балалар намазга бассыннар дип әйтмим , анда менә тәрбиягә өйрәтә торган түбәндәге юллар бар:

___________________________________________________________________________________________________________________________________

Чыннан да бер генә ата-ананың да баласын бәхетсез итәсе килми.Ә менә аларны бәхетле итү өчен барысын да эшлибез микән? Үзебезнең шәхси үрнәкләр белән аларда нинди уңай сыйфатлар бирәбез микән?

“Оясында ни күрсә, очканда да шул булыр” –диелә халык мәкалендә .

Ул ояда , безнең янда булганда тиешле тәрбия бирә алсак, баланың очышы-киләчәге дә уңышлы булыр.

“ТӘРБИЯЛЕ  БАЛА”

Ата-аналар һәм балалар өчен чыгыш.

Гайнанова Л.С.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбияле бала үстерү серләре

Әти - әниләр җыелышы өчен презентация...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Тәрбияле бала

Ата-аналар һәм балалар өчен чыгыш....

Ата – ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер. ( Р.Фәхретдин) авторская разработка

            Кеше дөньяга бәхет өчен туа. Туган нигез, туган туфрак, ата – ана биргән тәрбия киләчәктә бәхетле, әхлаклы  шәхес формалашуга мөһим роль уйный....

Тәрбияле бала – бетмәс хәзинә

Тема: Тәрбияле бала – бетмәс хәзинә Максат: Укылган әкиятләр аша, аларның үгет-нәсыйхәтләрен балаларга җиткерү, әкиятләр ярдәмендә әдәплелек тәрбияләү; Риза Фәхретдинның акыллы сүзләрен тәрбия-ук...

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

Гаилә терәге - тәрбияле бала

Әкият аша баланы ничек тәрбияләп була? Балаларга әкият укуның кирәге бармы? кебек сорауларга җавап алына....