Тәрбияле бала – бетмәс хәзинә
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Миркасимова Гульшат Габдулловна

Тема: Тәрбияле бала – бетмәс хәзинә

 

Максат: Укылган әкиятләр аша, аларның үгет-нәсыйхәтләрен балаларга җиткерү, әкиятләр ярдәмендә әдәплелек тәрбияләү; Риза Фәхретдинның акыллы сүзләрен тәрбия-укыту процессында куллануны дәвам итү; балаларның сөйләм телен үстерү.

Ярдәмлек. Риза Фәхретдин портреты, әкиятләр буенча рәсемнәр, серле тартма.

 

Шөгыль барышы

Керәләр, урындык янына басалар.

Т. Менә тагын яңа көн туды. Менә бу кояшлы көндә сезнең белән очрашуыма бик шат. Әйдәгез шушы ямьле көнне елмаеп сәламлик (кунакларга карап):

         Хәерле иртә табигать,

         Хәерле иртә кошлар,

         Хәерле иртә агачлар,

         Хәерле иртә дуслар,

         Хәерле иртә апалар!

Без бүген әдәплелек турында сөйләшербез. Олы галим, укытучы Риза Фәхретдин безгә әдәпле, тәрбияле булырга өйрәтә торга китап язган. Шөгыльдә аның акыллы киңәшләрен дә ишетербез. Ә хәзер без әкиятләр турында сөйләшәбез.

Т. Сез нинди әкиятләр беләсез?

Б. Тылсымлы әкиятләр, җәнлекләр турында, көнкүреш әкиятләре.

Т. Шалкан, Теремкәй, Өч аю, Батыр әтәч, Кәҗә бәтиләре һәм бүре, Түгәрәк ипи, Карт белән төлке, Шүрәле, Чукмар белән Тукмар, Толке белән торна, Өч кыз һ.б.

Т. Әкиятләрне кем генә яратмый икән! Аларны барыбыз да яратып тыңлыйбыз, карыйбыз, сөйлибез. Әкиятләрдә батырлык, кыюлык, җитезлек, уңганлык, мәрхәмәтлелек, эш сөючәнлек мактала, ә куркаклык, ялган сөйләү кебек начар сыйфатлар хур ителә. Аларда яхшылык начарлыкны һәрвакыт җиңә, явызлык җиңелә.

Әйдәгез, бүген әкиятләрне үзебезгә чакырыйк әле. Ничек чакырыйк икән?

1.     - Әкият безгә кил, зинһар.

2.     - Әкият кил әле, берәр нәрсә сойлә әле.

3.     - Безнең әкият тыңлыйсыбыз килә, без сине яратабыз.

Т. Әкиятне бик матур итеп чакырдыгыз, килмичә калмас.

Ишектән серле тартма тотып Әни керә.

Әни. Исәнмесез, балалар. Мине таныдыгызмы? Мин “Өч кыз” әкиятеннән килдем. Мин сезнең барыгызның да кечкенәдән үк мәрхәмәтле, кешелекле булып, өлкәннәрнең сүзен тыңлап үсүегезне телим.

Т. Хөрмәтле әни, рәхим итегез, утырыгыз. (1 бала урындык бирә). Ә безнең балалар әти-әниләр турында мәкальләр дә белә.

         - Ана җылысы – кояш җылысы.

         - Ана куены – туннан җылырак.

         - Ата-бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс.

         - Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.

Әни. Бик дөрес. Менә бу турыда олы галим, укытучы Риза Фәхретдин дә үзенең мондый киңәшләрен бирә:

-         Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.

-         Әти-әнисе сөйләгәндә, балалар игътибар белән тыңларга, аларны беркайчан да бүлдермәскә һәм алар белән бәхәсләшмәскә тиешләр.

-         Ата-ана сүзен тыңларга, картайган көндә алар турында кайгыртырга тиеш.

Т. Рәхмәт, хөрмәтле әни. Әйдәгез әле, Ләйсәнне тыңлыйк.

Әниемне бик яратам

Озын гомер телим мин.

Зур булып үсеп җиткәч тә

Аның кадерен белермен.

Әни. Рәхмәт, кызым. Изге теләкләрең тормышка ашсын. Балалар, ә мин сезгә “серле тартма”да әкиятләр дә алып килдем. (Тәрбиячегә бирә, балалар каршына әкиятләрдән рәсемнәр элә).

Т. Нинди әкиятләр монда?

         - Кәҗә бәтиләре һәм бүре;

         - Шалкан;

         - Чукмар белән Тукмар.

 

“Кәҗә бәтиләре һәм бүре” әкияте буенча әңгәмә үткәрелә

Т. Әниләре урманга киткәч, кәҗә бәтиләре ничек уйнаганнар?

Б. Дус, тату уйнаганнар.

Т. Алар бүрегә ни өчен ишек ачмаганнар?

Б. Әниләренең сүзен тыңлаганнар.

Т. Бүре тавышын үзгәртеп килгәч, әниләре дип белеп ялгыш ишек ачканнар, ләкин алар әгәр белгән булсалар ишек ачмаслар иде.

Ә сез, балалар, әниләрегез өйдә югында, абый-апаларыгыз белән ничек уйнысыз? Дус, тату уйныйсызмы?

( Балаларның җаваплары)

Т. Яхшы. Ә хәзер “Дәвам ит” дигән уен уйап алабыз. Мин сезгә җөмланең башын әйтәм, а сез – ахырын.

- Мин әниемне тыңлыйм, чөнки акыллы бала буласым килә.

- Мин әниемне тыңлыйм, чөнки ул яхшы әни.

- Мин әниемне тыңлыйм, чөнки ул безнең өчен тырыша.

- Мин әниемне тыңлыйм, чөнки ул яхшылыкка өйрәтә.

- Мин әниемне тыңлыйм, чөнки ул иң кадерле кеше.

Т. Әйе, балалар, әниләрнең сүзен һәрчак тыңларга кирәк.

 

“Шалкан” әкиятенә ясалган рәсем нигезендә сөйләшү

Т.      Түгәрәк – ай түгел.

         Сары – май түгел,

         Койрыгы бар – тычкан түгел. (Шалкан)

Т. Ә хәзер шалкан әкияте турында сөйләшик.

Т. Бабай ни өчен шалканны тартып чыгара алмаган?

Б. Үзенең генә көче җитмәгән.

Т. Шалканны кайчан гына тартып чыгара алганнар?

Б. Бергәләшеп тарткач гына.

Т. Әйе, әйдәгез без дә шалкан тартып карыйбыз (басып хәрәкәт белән).

         Шалкан утырткан бабай,

         Үскән, ди, менә-ә-ә-ә болай!

         Тарта-тарта арыган,

         Ул әбине чакырган.

         Дуслар, без дә тик тормыйк,

         Шалканны бергә тартыйк!

         Бер, ике, өч.

         Бердәмлектә көч! (утыралар)

Т. Дөрес, авыр эшләрне күмәкләкшеп эшләгәндә генә җиңеп була.

 

“Чукмар бедән Тукмар” әкияте турында сөйләшү

Т. Чукмар белән Тукмар турында нәрсә сөйли аласыз?

Б. Алар һәрвакыт сугышканнар, бер-берсен гел әләкләп торганнар.

Т. Әтәчләр кайчан дуслашкан?

Б. Берничә көн аерым торгач.

Т. Әйдәгез, геройларны йөз белән күрсәтик:

         1. Усал әтәчләр.

         2. Әбинең борчылган йөзе.

         3. Шат әтәчләр, әбинең шатлыгы.

Т. Туганнар белән һәрвакыт дус, тату яшәргә кирәк шул.

Әни. Менә бу турыда да Риза Фәхретдин болай дигән: туганнарыгыз, әти-әниләрегездән соң, иң якыннарыгыз. Шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле һәм мәрхәмәтле булыгыз.

Т. Әйе, бүгенге әкиятләр дус, тату, тыңлаулы, юмарт булырга өйрәтә.

         Әкият өйрәтә безне

         Батыр, тырыш булырга

         Әдәплелек сыйфатларын

         Үзеңдә булдырырга.

Үзебездә шушы матур сыйфатларны булдырырга тырышыйк, бер-беребез белән дус булыйк, матур сүзләр әйтешик.

Түгәрәктә энәле туп белән.

Массаж тубы белән түгәрәктә уен уйнап алабыз. Бер-беребезгә матур сүзләр, комплиментлар әйтешәбез.

Т. Рәхмәт, Сезгә. Сез барыгыз да әдәплеләр, тәртиплеләр. Ә хәзер кунакларга карагыз әле. Алар да шат күңелле, йөзләрендә елмаю.

Т. Тагын бер уен уйнап алабыз. “Яхшы-начар”.

Ертты                           Кыерсытты

Яклады               Ачуланышты

Булышты            Этеп җибәрде

Торгызды           Җимерде

Тынычландырды         Дуслашты

Дуслык турында түгәрәктә уен “Зилем-зиләле”

1.     Менә сиңа уң кулым

Менә сиңа сул кулым

Син бит минем якын дустым

Менә сиңа куш кулым.

Куш.          Их, зилем, зиләле,

         Сандугачым кил әле.

         Кил әле, дустым, кил әле

         Бергә әйләник әле.

 

Әни. Рәхмәт, сезгә, балалар, сез мине үзегезнең дус, тату булуыгыз белән сөендердегез.

Кардерле балалар! Риза Фәхретдин “Тәрбияле бала – бетмәс хәзинә” дигән. Сезнең тәрбияле, акыллы, әдәпле балалар булып үсүегезне телим һәм йөрәктән чыккан теләкләремне бүләк итәм.

Хөрмәтле ханымнар! Балалар тәрбияләүдә сезгә зур уңышлар телим. Риза Фәхретдин “Тәрбияле бала – бетмәс хәзинә, ә тәрбияле хатын – бетмәс-төкәнмәс хәзинә” дип язып калдырган. Сезгә дә йөрәктән чыккан теләкләремне бүләк итәм.

 Йомгаклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Тәрбияле бала – бетмәс хәзинә47 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районының 34-нче “Салават күпере” катнаш балалар бакчасы, муниципаль мәкпәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениясе

Тема: “Тәрбияле бала – бетмәс хәзинә”

                                                                  Үткәрде: Миркасимова Г.Г.

                      34 нче б/б, 13нче төркем

                               2010 ел

Тема: Тәрбияле бала – бетмәс хәзинә

Максат: Укылган әкиятләр аша, аларның үгет-нәсыйхәтләрен балаларга җиткерү, әкиятләр ярдәмендә әдәплелек тәрбияләү; Риза Фәхретдинның акыллы сүзләрен тәрбия-укыту процессында куллануны дәвам итү; балаларның сөйләм телен үстерү.

Ярдәмлек. Риза Фәхретдин портреты, әкиятләр буенча рәсемнәр, серле тартма.

Шөгыль барышы

Керәләр, урындык янына басалар.

Т. Менә тагын яңа көн туды. Менә бу кояшлы көндә сезнең белән очрашуыма бик шат. Әйдәгез шушы ямьле көнне елмаеп сәламлик (кунакларга карап):

        Хәерле иртә табигать,

        Хәерле иртә кошлар,

        Хәерле иртә агачлар,

        Хәерле иртә дуслар,

        Хәерле иртә апалар!

Без бүген әдәплелек турында сөйләшербез. Олы галим, укытучы Риза Фәхретдин безгә әдәпле, тәрбияле булырга өйрәтә торга китап язган. Шөгыльдә аның акыллы киңәшләрен дә ишетербез. Ә хәзер без әкиятләр турында сөйләшәбез.

Т. Сез нинди әкиятләр беләсез?

Б. Тылсымлы әкиятләр, җәнлекләр турында, көнкүреш әкиятләре.

Т. Шалкан, Теремкәй, Өч аю, Батыр әтәч, Кәҗә бәтиләре һәм бүре, Түгәрәк ипи, Карт белән төлке, Шүрәле, Чукмар белән Тукмар, Толке белән торна, Өч кыз һ.б.

Т. Әкиятләрне кем генә яратмый икән! Аларны барыбыз да яратып тыңлыйбыз, карыйбыз, сөйлибез. Әкиятләрдә батырлык, кыюлык, җитезлек, уңганлык, мәрхәмәтлелек, эш сөючәнлек мактала, ә куркаклык, ялган сөйләү кебек начар сыйфатлар хур ителә. Аларда яхшылык начарлыкны һәрвакыт җиңә, явызлык җиңелә.

Әйдәгез, бүген әкиятләрне үзебезгә чакырыйк әле. Ничек чакырыйк икән?

  1. - Әкият безгә кил, зинһар.
  2. - Әкият кил әле, берәр нәрсә сойлә әле.
  3. - Безнең әкият тыңлыйсыбыз килә, без сине яратабыз.

Т. Әкиятне бик матур итеп чакырдыгыз, килмичә калмас.

Ишектән серле тартма тотып Әни керә.

Әни. Исәнмесез, балалар. Мине таныдыгызмы? Мин “Өч кыз” әкиятеннән килдем. Мин сезнең барыгызның да кечкенәдән үк мәрхәмәтле, кешелекле булып, өлкәннәрнең сүзен тыңлап үсүегезне телим.

Т. Хөрмәтле әни, рәхим итегез, утырыгыз. (1 бала урындык бирә). Ә безнең балалар әти-әниләр турында мәкальләр дә белә.

        - Ана җылысы – кояш җылысы.

        - Ана куены – туннан җылырак.

        - Ата-бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс.

        - Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.

Әни. Бик дөрес. Менә бу турыда олы галим, укытучы Риза Фәхретдин дә үзенең мондый киңәшләрен бирә:

  • Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.
  • Әти-әнисе сөйләгәндә, балалар игътибар белән тыңларга, аларны беркайчан да бүлдермәскә һәм алар белән бәхәсләшмәскә тиешләр.
  • Ата-ана сүзен тыңларга, картайган көндә алар турында кайгыртырга тиеш.

Т. Рәхмәт, хөрмәтле әни. Әйдәгез әле, Ләйсәнне тыңлыйк.

Әниемне бик яратам

Озын гомер телим мин.

Зур булып үсеп җиткәч тә

Аның кадерен белермен.

Әни. Рәхмәт, кызым. Изге теләкләрең тормышка ашсын. Балалар, ә мин сезгә “серле тартма”да әкиятләр дә алып килдем. (Тәрбиячегә бирә, балалар каршына әкиятләрдән рәсемнәр элә).

Т. Нинди әкиятләр монда?

        - Кәҗә бәтиләре һәм бүре;

        - Шалкан;

        - Чукмар белән Тукмар.

“Кәҗә бәтиләре һәм бүре” әкияте буенча әңгәмә үткәрелә

Т. Әниләре урманга киткәч, кәҗә бәтиләре ничек уйнаганнар?

Б. Дус, тату уйнаганнар.

Т. Алар бүрегә ни өчен ишек ачмаганнар?

Б. Әниләренең сүзен тыңлаганнар.

Т. Бүре тавышын үзгәртеп килгәч, әниләре дип белеп ялгыш ишек ачканнар, ләкин алар әгәр белгән булсалар ишек ачмаслар иде.

Ә сез, балалар, әниләрегез өйдә югында, абый-апаларыгыз белән ничек уйнысыз? Дус, тату уйныйсызмы?

( Балаларның җаваплары)

Т. Яхшы. Ә хәзер “Дәвам ит” дигән уен уйап алабыз. Мин сезгә җөмланең башын әйтәм, а сез – ахырын.

- Мин әниемне тыңлыйм, чөнки акыллы бала буласым килә.

- Мин әниемне тыңлыйм, чөнки ул яхшы әни.

- Мин әниемне тыңлыйм, чөнки ул безнең өчен тырыша.

- Мин әниемне тыңлыйм, чөнки ул яхшылыкка өйрәтә.

- Мин әниемне тыңлыйм, чөнки ул иң кадерле кеше.

Т. Әйе, балалар, әниләрнең сүзен һәрчак тыңларга кирәк.

“Шалкан” әкиятенә ясалган рәсем нигезендә сөйләшү

Т.        Түгәрәк – ай түгел.

        Сары – май түгел,

        Койрыгы бар – тычкан түгел. (Шалкан)

Т. Ә хәзер шалкан әкияте турында сөйләшик.

Т. Бабай ни өчен шалканны тартып чыгара алмаган?

Б. Үзенең генә көче җитмәгән.

Т. Шалканны кайчан гына тартып чыгара алганнар?

Б. Бергәләшеп тарткач гына.

Т. Әйе, әйдәгез без дә шалкан тартып карыйбыз (басып хәрәкәт белән).

        Шалкан утырткан бабай,

        Үскән, ди, менә-ә-ә-ә болай!

        Тарта-тарта арыган,

        Ул әбине чакырган.

        Дуслар, без дә тик тормыйк,

        Шалканны бергә тартыйк!

        Бер, ике, өч.

        Бердәмлектә көч! (утыралар)

Т. Дөрес, авыр эшләрне күмәкләкшеп эшләгәндә генә җиңеп була.

“Чукмар бедән Тукмар” әкияте турында сөйләшү

Т. Чукмар белән Тукмар турында нәрсә сөйли аласыз?

Б. Алар һәрвакыт сугышканнар, бер-берсен гел әләкләп торганнар.

Т. Әтәчләр кайчан дуслашкан?

Б. Берничә көн аерым торгач.

Т. Әйдәгез, геройларны йөз белән күрсәтик:

        1. Усал әтәчләр.

        2. Әбинең борчылган йөзе.

        3. Шат әтәчләр, әбинең шатлыгы.

Т. Туганнар белән һәрвакыт дус, тату яшәргә кирәк шул.

Әни. Менә бу турыда да Риза Фәхретдин болай дигән: туганнарыгыз, әти-әниләрегездән соң, иң якыннарыгыз. Шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле һәм мәрхәмәтле булыгыз.

Т. Әйе, бүгенге әкиятләр дус, тату, тыңлаулы, юмарт булырга өйрәтә.

        Әкият өйрәтә безне

        Батыр, тырыш булырга

        Әдәплелек сыйфатларын

        Үзеңдә булдырырга.

Үзебездә шушы матур сыйфатларны булдырырга тырышыйк, бер-беребез белән дус булыйк, матур сүзләр әйтешик.

Түгәрәктә энәле туп белән.

Массаж тубы белән түгәрәктә уен уйнап алабыз. Бер-беребезгә матур сүзләр, комплиментлар әйтешәбез.

Т. Рәхмәт, Сезгә. Сез барыгыз да әдәплеләр, тәртиплеләр. Ә хәзер кунакларга карагыз әле. Алар да шат күңелле, йөзләрендә елмаю.

Т. Тагын бер уен уйнап алабыз. “Яхшы-начар”.

Ертты                        Кыерсытты

Яклады                Ачуланышты

Булышты                Этеп җибәрде

Торгызды                Җимерде

Тынычландырды        Дуслашты

Дуслык турында түгәрәктә уен “Зилем-зиләле”

  1. Менә сиңа уң кулым

Менә сиңа сул кулым

Син бит минем якын дустым

Менә сиңа куш кулым.

Куш.         Их, зилем, зиләле,

        Сандугачым кил әле.

        Кил әле, дустым, кил әле

        Бергә әйләник әле.

Әни. Рәхмәт, сезгә, балалар, сез мине үзегезнең дус, тату булуыгыз белән сөендердегез.

Кардерле балалар! Риза Фәхретдин “Тәрбияле бала – бетмәс хәзинә” дигән. Сезнең тәрбияле, акыллы, әдәпле балалар булып үсүегезне телим һәм йөрәктән чыккан теләкләремне бүләк итәм.

Хөрмәтле ханымнар! Балалар тәрбияләүдә сезгә зур уңышлар телим. Риза Фәхретдин “Тәрбияле бала – бетмәс хәзинә, ә тәрбияле хатын – бетмәс-төкәнмәс хәзинә” дип язып калдырган. Сезгә дә йөрәктән чыккан теләкләремне бүләк итәм.

 Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбияле бала үстерү серләре

Әти - әниләр җыелышы өчен презентация...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

"Тәрбияле бала"

Ата-аналар һәм балалар өчен чыгыш....

Тәрбияле бала

Ата-аналар һәм балалар өчен чыгыш....

Ата – ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер. ( Р.Фәхретдин) авторская разработка

            Кеше дөньяга бәхет өчен туа. Туган нигез, туган туфрак, ата – ана биргән тәрбия киләчәктә бәхетле, әхлаклы  шәхес формалашуга мөһим роль уйный....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

Гаилә терәге - тәрбияле бала

Әкият аша баланы ничек тәрбияләп була? Балаларга әкият укуның кирәге бармы? кебек сорауларга җавап алына....