ястык кою йоласы
методическая разработка (подготовительная группа)

Борынгы гореф-гадәтләрне онытмау, аларның бүгенге көнгә кадәр саклануын,киләчәк буынга да бу йолаларны төшендерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yastyk_koyu_yolasy.docx20.68 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Ястык кою йоласы.

                      (Зурлар, мәктәпкә әзерлек  төркеме балалары  өчен йола эшкәртмәсе)

                                                   Минһаҗева Г.Р.-   МБМББУ-  Теләче

                                          3 нче номерлы балалар бакчасы, музыка  җитәкчесе

Максат:

Балаларны кечкенәдән гаиләдә, балалар бакчасында  милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә үзебезнең  татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре , мәдәнияте белән кызыксынучы  әхлаклы, әдәпле, инсафлы, белемле   шәхес тәрбияләү өчен шартлар булдыру.

Бурычлар:

  1. Тәрбия традицияләренә нигезләнеп балаларда  халкыбызның гореф- гадәтләренә, бәйрәмнәренә карата кызыксыну уяту.
  2. Татар халкының милли бәйрәмнәре, йола уеннары, гореф- гадәтләре аша балаларның аралашу күнекмәләрен, сөйләм теллләрен үстерү.
  3.  Милләтебезнең асылын чагылдырган милли бәйрәмнәргә һәм йолаларга , гореф- гадәтләренә  ихтирамлы караш тәрбияләү.

Кереш сүз.

Без- балалар бакчасында эшләүче  тәрбиячеләр, педагоглар алдында торган бурычларның иң мөһиме – балаларга   үзебезнең  туган телебезне өйрәтү, шул тел аша   халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары белән таныштыру- мөһим чараларның берсе булып тора. Ә бу эшләр барысы да үзебезнең  җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, такмаклар, санамышлар, әкиятләр, бәетләр, билге инде моңлы бишек җырлары  аша өйрәнелә.

 Бүгенге көндә милли бәйрәмнәр, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары онытылып бара. Туганнар, күршеләр белән аралашу, очрашулар сирәгәя бара. Шулай да бу  күренешләрне югалтмау йөзеннән безнең балалар бакчасында даими рәвештә чаралар үтеп тора. Халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар итеп, балалар белән берлектә төрле милли чаралар оештырылып килә. Бүген сезгә тәкъдим ителәсе йола да, мин яшь вакытта әбием сөйләгәннәргә нигезләнеп язылды. Элек йорт казлары бәбкәләрне күп чыгара иде. Бергәләп каз өмәләре оештыра иделәр. Каз каурыйлары йолку күренешләре, мендәр, ул вакытта әбиләребез ястык ясыйлар иде, менә шулар бик кызык булып сакланып калган.

                                Йола барышы.

Өй күренеше. Инде казлар йолкынган, эш беткән. Каз өмәсенә килүчеләр таралышкан. Урындык, өстәлләр куелган.

 Урамда малайлар,кызлар уйнап йөри.

Малай. Кызлар,малайлар, бүген бит Хәдичә әбиләрдә каз өмәсе булды. Әллә барып киләбезме. Әбинең каз мае белән майланган коймагы калгандыр әле.

Кыз. Әйе,әйе. Хәдичә әби бик тәмле пешерә. Мин аның коймагын Гөлфира  оныгы белән уйнаганда ашаганым бар.

Икенче малай. Мин инде ашыйсым да килә башлады.

Икенче кызлар бергә. Әйдәгез барыйк тизрәк. Малайлар, сезне алып бармыйбыз. Үзебез генә барабыз яме.

Кызлар. Юк инде, бергә булгач бергә. Киттек Хәдичә әбиләргә.

 Өй күренеше. Әби өйдә йөри.

 Әби. Менә ничек күңелле үтте бүгенге каз өмәсе. Инде менә мамыгыннан ястык кына коясы калды.

Шул вакыт малайлар,кызларишек шакыйлар Хәдичә әби, безне керт әле диләр.

Хәдичә әби. Кунаклар көтмәгән идем. Кемнәр килгән икән? Ишек ачык ,керегез.

 Малайлар, кызлар. Исәнме ,Хәдичә әби.

Хәдичә әби. Исәнме,Кызларым, улларым

Кыз. Сездә каз өмәсе булган.

Икенче кыз. Ул коймак исе бөтен авылга таралган.

Малай. Хәдичә әби, безнең бит синең коймагыңнан авыз итәсебез килә.

 Өченче малай( әби янына ук килеп) безне авыз иттерәсеңдер бит,Хәдичә әби.

Хәдичә әби. Күр әле боларны. Берсеннән- берсе “тәмле телле”. Коймагың тәмле диеп, мине юмалыйлар. Их сезне,бөтерчекләрем. Әйе шул. Каз өмәсе булды. Казлар йолкынган, эчләре алынган, юылган, бауга да эленеп куелган.

Кыз. Менә бит эш тә беткән.

Малай. Әйе, әйе, әбекәй, эш беткән. Эш беткәч уйнарга ярый ди безнең татар халкы.

Икенче малай. (Шаяртып) Ә безгә коймак ашарга ярый.

Хәдичә әби. Ай-яй,яй. Юк шул,балалар, әле аның тагын да зур эше- бер йоласы калды.

Кызлар, малайлар. Нинди йоласы калды?

Хәдичә әби. Ястык кою йоласы. Ястык коелмаган.

Кыз. Әби, өйрәт әле  безгә.

Хәдичә әби. Әллә өйрәнәсез, булышасызмы?.

Кызлар, малайлар. Әйе, бик теләп өйрәнәбез дә  булышабыз да .

Хәдичә әби. Менә бит. Аллаһның рәхмәт яугырлары.  Кызлар, менә сезгә алъяпкыч,яулыклар. Ябыгыз, мамыгы ябышмасын. (кызларга яулык, алъяпкыч бирә), ә сез малайлар, барыгыз тиз генә мунча алдыннан ләгән белән каз мамыгын алып керегез. Менә,кызларым,  мин  ястык коя башлаган идем, арып киттем. Сезнең болай керүгез бик әйбәт булды. Эше бетеп тора хәзер .

 Кызлар алдына ястык  чыгарыла, малалайлар ләгән белән мамык алып керәләр.

Утыралар.

Хәдичә әби. Ястык коюның үзенең бер тәртибе бар, балалар. Мамыкны күпертеп һәм теләк тели- тели салырга кирәк. Шул вакытта гына бу ястык та йоклаулары “тәмле” була.

Малайлар .Ә без нишлибез,Хәдичә әби.
Хәдичә әби. И, балаларым, сезгә дә эш бетмәгән.  Менә каз каурыйлары . Аларны йолкып, коймакларны майларга каз канаты ясарга кирәк. Шул вакытта гына коймак тәмле була ул,улларым. (малайлар алдына каз каурыйлары куя.)Менә шулай итеп йолкыйбыз.

Кызлар, малайлар. Әйдәгез теләкләр телик.

Кыз. Хәдичә әбинең икенче елга да казлары күп булсын

Малай. Исән- сау яшәргә язсын.

Кыз. Бу мендәрдә йоклаулар “тәмле “ булсын.

Малай. Әбинең балалары игелекле булсын. (Һәм башкалар. Һәр бала кычкырып теләк тели эшли. Әби. “Әмиин” , “Әмиин” диеп тора.)

Кызлар. Әйдәгез әле күңелле итеп җырлый- җырлый эшлик. (такмаклар  җырлашалар).

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Фәния.

Шушы ястыкта йокларга

Яссын иде безгә дә.

Кызлар,йолдызлар,

Һавадагы йолдызлар.

Малайлар,калайлар,

Чүплектәге калайлар.

Хәдичә әби. Малайлар, күрегез бу кызларны. Сездән үчеклиләр  түгелме.

Малайлар. Борчылма, әбекәй. Хәзер без аларны.

Әнә килә автомобиль,

Төягәннәр тәпәчләр.

Үзең монда,әниең кайда

Дип кычкыра әтәчләр.

Борың кызыл,

Борының кызыл,

Помидормы ашадың.

Әллә кем булып йөреп,

Безне күрми башладың

 (монда төрле тамаклар җырларга була)

Кызлар. Әбекәй, җырлаша җырлаша эшләп, ястыкларыбыз да әзер булды бит.

Хәдичә әби. Алайса, әйдәгез әле, ястыкларны урамга алып чыгып, кагып, күпертеп алып керик.  (Чыгып китәләр дә, күпертеп кире алып  керәләр. Бу арада әби эшләгән эшкә сөенә- сөенә йөри)

Хәдичә әби. Кайдан килеп чыкты бу балалар. Аллаһның рәхмәте яугырлары. Ничек эшләп бетерермен дип йөргәндә, ястыкларым да әзер булды бит.

Кызлар мендәр, малайлар каз канаты алып керәләр.

Кызлар. Менә ,Хәдичә әби, ничек йомшак ястыклар булды.

Малайлар. Әби, күр әле бу канатларны. (әбигә канат бирәләр). Хәзер инде коймак ашыйбыз.

Хәдичә әби.  Кая ястыкларны куегыз әле монда. Ястык кою йоласының “Ястык “уены да бар бит әле. Аны уйнамасак, килешеп бетмәс.

Малайлар , кызлар. Өйрәт кенә ,хәзер уйныйбыз.

Ястыкларны берсе өстенә берсен куялар.

Хәдичә әби. Я, килегез әле монда  уенның тәртибе болай.  Санамыш белән берегезне сайлыйбыз. Шул кеше шушы ястыкка башын куеп ”йоклый”. Ә без аның  тирәсендә  җырлап- биеп әйләнәбез. Кем дә кем аның кулына  кагылып китә, ул аның кем икәнен белергә тиеш була. Белмәсә, җәза бирелә. (уен шулай берничә тапкыр кабатла)

Хәдичә әби. Балакайларым, сезнең белән бик күңелле булды. Мин сезне бүләксез дә калдырасым килми.  Минем сорауларга җавап бирсәгез, бүләкнең иң зурысы ,коймакның иң тәмлесе сезгә.

Сорауларга табышмаклармәкальләр  дә булырга мөмкин.

Каз бер аякта басып торганда икенче аягы кайда?

Каз судан ничек чыга? Һ. Б шундый казга кагылышлы берничә сорау булырга мөмкин.

Хәдичә әби. Булдырдыгыз, балалар. Менә сезгә бүләк. (Каз канаты өләшә). Икенче елга да казларым күп булсын. Сез  ястык коярга килерсез.  Әйдәгез хәзер каз мае  белән майланган коймак белән чәй эчәбез диеп, “Каз канаты” җырын җырлап чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Бала туды - шатлык артты”(Исем кушу йоласы)

Халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче тагын бер чыганак- татар халкының милли, күркәм йолалары.  Милли йолалар, гореф гадәтләр  аша, балалар халкыбызның элеккеге тормышы, яшәү рәвеше...

"Орлык чыгару" йоласы

 Татарский народ имеет свою уникальную культуру и много интересных традиций, которые часто поражают аутентичностью, уникальностью и не перекликаются с обрядами других народов.  Один и...