Кич утыру йоласы.
материал (подготовительная группа)
Татар халык милли «Кич утыру» йоласы бәйрәм сценариясе.
Максат:
1.Балаларны мили йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.
2. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
3. Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.
Бурычлар:
1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау.
2.Элекке чорның матурлыгын күрсәтү татар халкының уеннарын, җырларын өйрәтү;
3. Татар милли киемнәре белән таныштыруны дәва итү.
4. Әдәплелеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 29.63 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар халык милли «Кич утыру» йоласы бәйрәм сценариясе.
Максат:
1.Балаларны мили йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.
2. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
3. Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.
Бурычлар:
1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау.
2.Элекке чорның матурлыгын күрсәтү татар халкының уеннарын, җырларын өйрәтү;
3. Татар милли киемнәре белән таныштыруны дәва итү.
4. Әдәплелеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.
Тәрбияче: - Исәнмесез балалар , хәерле иртәләр! Ничек кәефләрегез? Балалар мин сезнең кәефегезне тагын да күтәреп җибәрәм әле. Балалар сезнең кунакка барасыгыз киләме, кунакка йөрергә яратасызмы? (Балалар, тәрбияче милли киемнән киенгән)
Балалар: -Әйе, яратабыз.
Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән бергәләп бабай белән әбигә кунакка барырбыз. Кичә кичтән әбибез миңа хат юллады һәм кунакка чакырды. Кичтән әбиебез хәбәр салуга, күчтәнәчкә дип чәк-чәк пешереп куйдым.
Балалар: Ә ничек пешерәләр соң ул чәкчәкне?
Тәрбияче: Чәк-чәк пешерү күңелле дә, шул ук вакытта бик күп хезмәт таләп итә торган татар халкының милли ризыгы ул балалар. Ә аның ничек пешерелгәнен мин сезгә юлда барганда сөйләрмен яме.
Тәрбияче: -Балалар сез ризамы кунакка барырга ? Барабызмы әби белән бабайга кунакка?
Балаларның җавабы: - Әйе,барабыз.
Тәрбияче. Әйдәгез алайса , күчтәнәчебезне алыйк та , юлга кузгалыйк.
Балалар башкаруында татар халкының “Су буйлап” биюе башкарыла.
Тәрбияче: Менә балалар килеп тә җиттек . (Авыл өе. Әкрен генә талгын көй уйный. Сандык , сандык өстендә чигүле мендәрләр. Сандык әчендә чигелгән сөлге, кулъяулыклар, читек, кәләпүш. Бер почмакта тальян гармун тора. Идәндә әбинең чәчелгән тәсбихыннан мәрҗәннәр ята)
Тәрбияче, балалар: -Исәнме, әбекәй, исәнме, бабакай. Бер көе генә яшәп ятасызмы?
Бабай : -Исәнмесез балакайларым. Исән-имин генә килеп җиттегезме? Әйдәгез түрдән узыгыз.
Тәрбияче: -Бабакай, әби кая соң?
Бабай: -Өйдә, өйдә әбиегез. Әле кәефе төште , шуңа ямансулап утыра.
(әби түр башында ямансулап утыра)
Тәрбияче: -Исәнме әбекәй, без килеп җиттек, көткән идегезме?
Әби. –Исәнмесез матурларым. Килеп җиттегезме, сагынып беттем инде үзегезне.( Әби хәрберсен кочаклап исәнләшә)
Тәрбияче: -Ни булды соң, әбекәй, нигә болай кәефсезләндең әле?
Әби: -Иртәнге намазымны укыганда , әниемнең төсе итеп саклаган кадерле тәсбихым чәчелде, менә шуңа кәефем төште.
Тәрбияче: - Әбекәй, борчылма. Хәзер без синең кәефеңне күтәрәбез. Тәсбихың өр-яңа шикелле булыр. -Балалар , булышабыз бит әбиебезгә?
Балалар: - Әйе. (тәрбияче белән берлектә балалар тәсбихның чәчелгән мәрҗәннәреннән тәсбихын җыеп бирәләр.)
Әби. –И-и-и рәхмәт яугырларым сез минем. Ярый килдегез әле. Аллаһының мең рәхмәте яусын сезгә.
Әйдәгез , сез килгән хөрмәткә йортыбызга бер дога кылыйк.
Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә үә әңтә хайруль мүңзилиинә раббәнәә әәтинә фиддүньйәә хәсәнәтән үә фил әәхыйрати хәсәнәтән үә кыйнәә гәзәәбә ннәәр.
(балалар ярым түгәрәк ясап , әби янына тезелешеп утыралар.)
Тәрбияче: -Әбием , бигрәк матур бу мендәрләрегез, яшь чагыңда үзең чиккән мендәрләрме әллә бу?
Әби: - Әйе, балалар, бик матур шул кулдан чигелгән мендәр тышлары. Бу мендәр тышлары безнең кадерле истәлегебез. Мендәр тышларын элек-электән бик тырышып чиккәннәр. Каты телле, яман күңелле кешеләрнең күзләре шушы чигелешле мендәрләргә төшә дә, хатын-кызларга күз тими дип әйтелә иде безнең заманнарда.
Тәрбияче: -Балалар, карагыз әле, күпме хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә!
Балалар: - Бик матур шул, әйе. Әбекәй, ә бу нинди матур тартма соң?
Әби: – Ә бу- сандык. Минем килен булып килгәндә бирнә салып алып килгән сандыгым. Татар халкында кыз баланы кияүгә бирнә белән озату йоласы бар. Бирнә – кыз баланың байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Борынгыдан, кыз бала кул арасына керә башлагач ук, аның әнисе, әбисеннән яки, аулак өйләргә утырмага барып, башка хатын-кызлардан кул эшләренә өйрәнгән һәм үзенә бирнә әзерли башлаган. Минем дә яшьлегемдә әзерләнгән бирнәләрем шушында саклана.
Без шулай бабаегыз белән без еш кына яшь чакларыбызны искә төшереп сагынып искә алабыз.
Кичә дә шулай сандыкны ачып күңелле хатирәләрне искә төшереп утырдык та, сезнең бакчагызда “Татар милли почмагы “ дип исемләнгән почмагыгызны яңартып торабыз дип әйткәнегез исемә төште. Шуңа күрә бакчагызга бүләк итеп сандыгымнан кадерле әйберләремне сезгә тапшырасым килгән иде. Әйдә карыйк әле бергәләп.
Әби: ( сандыкны ача). Менә балалакайларым, без дә сезнең шикелле яшь чагыбызда бик матур итеп киенеп йөри идек. Ләкин безнең заман күлмәкләре бөтенләй башка төрле иде. Менә бу күлмәкне бик яратып кия идем.
Шушындый бала итәкле күлмәкләрне киеп без “Кич утыру“ га йөри идек.
Балалар: Әби , нинди бәйрәм соң ул “Кич утыру?”
Әби: Бар иде безнең яшь чаклар-бик күңелле вакытлар. Шул вакытларда без кызлар белән кич утырулар оештыра идек. Татар халкының милли уеннарын “Йөзек салыш” ,”Яулык салыш”, “Түбәтәй”, “Чума үрдәк-чума каз”, “Зәңгәр чәчәк” һ.б.шундый күңелле уеннарны яратып уйный идек.
Тәрбияче : балалар, безгә дә бик таныш уеннар бит бу, шулаймы? Әйдәгез бергәләп “Йөзек салыш”уены уйнап алабыз. (Бергәләп “Йөзек салыш” уены уйнала)
Йөзек салам , йөзек салам,
Йөзек салам үзеңә.
Кемдә йөзек сикереп чык.
Кызлар тезелешеп утыралар, берәү “Йөзек салучы” була. Ул кулларын тотып утырган кызларның барысына да “йөзек салып” чыга. Йөзекнең кемгә туры килүен берсе дә сизмәскә тиеш. Аннан соң, үзе бер кырыйга китеп: “Кемдә йөзек,сикереп чык”, – ди. Йөзекле кеше сикереп торганда, ике як күршесенең берсе тотып кала алса, йөзекле кешегә җәза бирелә, тота алмасалар, йөзек салуны яңадан башлыйлар.
(Җәзага такмаклар )
Калфагым бар, шәлем юк.
Шәл алмыйча хәлем юк.
Сез дусларем хакы өчен
Җырламыйча хәлем юк.
Эх, дусларым җыр башлыйбыз,
Тотынып утырыгыз.
Безнең җырлар охшап калса
Кул чабып утырыгыз.
Их, дускаем, сезнең белән
Шат минем күңелләрем
Гөл дә шулай татлый белән
Үтсә иде гомерләрем.
Әби. -Бигрәк күңелле булып китте балакайларым.
Тәрбияче : -Әбекәй ,без балаларыбыз белән бик кызыксынып тыңлап утырабыз сине, бигрәк күңелле яшәгәнсез , тагын ниләр эшли идегез Кич утырганда?
Әби: -Хәрберебез кул эшләребезне алып килеп, такмаклар әйтешеп кулъяулык, сөлге чигә идек.
Яшь киленнәр ,кыз-кыркын
Кич утырып сөлге чигә.
Күңел хисләрен беркетеп,
Әйтерсең лә сөлгесенә.
Кыр чәчәкләрен сибә –дип сөйли сөйли сандыктагы сөлгеләрне тартып чыгара.
Әби: - Кызларым, карагыз әле нинди матур сөлгеләр!
1 бала. Әби, син бу сөлгеләрне үзең чиктеңме?
Әби: - Үзем, балакайларым, үзем. Бүген матур итеп чигелгән затлы сөлгеләр без-әбиләрнең сандыгында гына саклана. Без аларны аларны кадерләп саклыйбыз. Безнең заманда сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге, булдыклылыгы бәяләнә иде.
Тәрбияче. Бигрәк матур итеп чигелгән әйе бит, балалар?
Балалар.-Әйе.
1бала. Әбием, бу нәрсә дип атала?
Әби: - Борынгы бабаларыбыз – йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәтүнең чын осталары булганнар.
Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөрткәннәр.
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
Без уеннарга, бәйрәмнәргә шушы читекләрне кия идек инде.Гармун тавышы ишетелә башлауга тыпырдатып бии идек.
1 бала. Әбием, ә сез нинди көйгә бии идегез, музыканы каян тыңлый идегез?
Әби. – Кич утыруның тагын бер күңелле өлеше, без кул эшләре эшләп утырганда , безнең кич утырганны авыл егетләре белеп алалар иде дә, гармун уйнап безнең янга киләләр иде. Шунда гармун уйнаган көйгә җырлый идек, бии идек.
1бала. -Бабакай , ә син гармунда уйный беләсеңме?
Бабай : -Әйе, мин гармунда да , тальянда да уйный беләм. Ул заманнарда, компьютер, телефон юк иде, барлык ир–егетләр дә кызыксынып гармун уйнарга өйрәнә иде. Менә бу тальянны миңа әтием каладан алып кайтып биргән иде.
Тәрбияче: -Бабакай, безгә дә уйнап күрсәт әле тальяныңда.
Бабай: -Яле, уйнап карыйк әле.
Тәрбияче: -Әйдә бабакай син уйна , ә без балалар белән бергәләп җырлап, биеп алыйк. Балалар,кайсы җырлы –биюле уенны уйныйбыз? “Кәрия-Зәкәрия”не уйныйбызмы?
Балалар: -Әйе, уйныйбыз. Балалар бу уенны уйнар өчен берегез уртага чыга, кемне чыгарабыз?
Әби: –Без бу уеннарны уйнаганда санамышлар әйтеп чыгара идек. Әйдә мин санап карыйм әле,онытылып бетмәдеме икән әле ул санамышлар:
Әлчи, бәлчи,
Әни күлмәк үлчи
Үлчи торгач җитмәде,
Кисә торгач бетмәде.
Чәүкә, чыпчык,
Син кал, бу – чык! Бер бала уртага чыгарыла.
“Кәрия-Зәкәрия”.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:
Бу бик яхшы биюче,
Бу бик яхшы биюче,
Аның биюе матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:
Кәрия-Зәкәрия, коммая,
Кәрия-Зәкәрия, коммая,
Кәри комма, Зәкәр комма,
Зәкәрия коммая
Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:
Бу бик яхшы җырлаучы,
Бу бик яхшы җырлаучы.
Аның җырлавы матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б. дип төрлечә әйтеп, җырлап-биюне дәвам итәләр.
Тәрбияче:- Бабакай , бигрәк матур уйныйсың, син уйнаганга гел биеп, җырлап кына торасы килә. Әйдә , балалар тагын бер уен уйнап алабызмы?
Тәрбияче. –Әйдәгез, “Капкалы”уенын уйныйбыз.
Җырлы-биюле уен «Капкалы»
Ике бала «капка» ясап (кулларын өскә күтәреп) басалар.
Башка балалар, «Әнисә» көенә (татар халык бию көе) бии-бии,
капка аша узалар. Кинәт кенә капка ябыла (ике бала кулларын
төшерәләр). Капкага эләгүчегә җәза бирелә.
Әби: -Без дә бик яратып уйный идек бу уеннарны. Рәхмәт сезгә балакайларым,бабагыз белән яшь чакларыбызны искә төшереп, безнең уеннар хаман да яши икән әле дип, шатланып утырдык. Менә без дә
“Кич утыру”да шушы җырлы-биюле уеннарны уйнап күңел ача идек.
Балакайларым, инде тамакларыгыз да кипкәндер , бергәләп чәй эчеп алыйк әле. Менә минем мич коймакларым да әзер. Кичтән кош теле дә пешереп куйдым сез килә дип. (Өстәлдә самовар, татар милли ризыклары муляжы)
Әби: -Балакайларым , хәрвакыт ризыкны “Бисмилла” дип әйтеп авыз итә башлагыз, бисмилла әйтеп ашалган ризык бик саваплы була. Үзегезнең
күчтәнәчләрегезне дә авыз итегез,үч күчтәнәчен авыз иткән кеше озын гөмерле була дигән әйтем бар.(өстәл артына тезелешеп утырып “чәй эчәләр”)
Тәрбияче, балалар: Рәхмәт , әбекәй. Бик тәмләп чәй эчтек.
Әби: Үзегезгә рәхмәт, күчтәнәчегездән авыз иттек , бик тәмле булды. Әйдәгез ризыкка дога кылып алыйк (бергәләп амин тоталар) әби дога кыла. “Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә үә сәкаанәә үә җәгаләнәә минәл мүслимиин. Үәл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин”.
Бабай: - Ярар, балакайларым. Минем Җомга намазына мәчеткә барыр вакытым да җитә. Тагын шулай килегез, бик күңелле булды (чыгып китә).
Тәрбияче: -әйе, вакыт сизелми дә узып китте, безгә дә бакчабызга кайтыр вакыт җиткән. Бик күп күңелле хатирәләрегез белән уртаклашкан өчен, милли татар киемнәре, “Кич утыру” йоласы белән таныштыруыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә әби.
Әби: -Бик дөрес әйтәсез балакайларым, “Үткәнен белгәннең- киләчәге бар” дигән бит борынгы бабаларыбыз да. Үткәннәрне белеп яшәргә кирәк.
Ә без сезнең бакчагыздагы “Татар милли почмагы”н тулыландыру максатыннан, буләк итеп үзем чиккән сөлгеләрем белән кулъяулыкларымны , ә бабагызның яшь чагында кигән кәләпүшен бүләк итәбез. Шушы истәлекләргә карап безне гел искә алып торырсыз.
Тәрбияче: - Әйе, рәхмәт, әби-бабакай, бик рәхәтләнеп кабул итәбез. Бакчабызда татар милли почмагын яңартып, тулыландырып торабыз. Сез биргән бүләкләрне дә кадерләп сакларбыз.
Әби: - Ярый, балакайларым, гел шушындый акыллы , тәртипле тәүфикълы булыгыз. Безне өлкәннәрне хөрмәт итүегез үзегезгә савап булып килеп ирешсен. Юлларыгыз, эшләрегез хәрвакыт уң булсын. Бәхетле балалар булып үсегез. Рәхмәт сезгә! Сау булыгыз!
Тәрбияче, балалар! –Сау булып тор әби (тәрбияче, балалар чыгып китә)
Әби : Хәерле юллар сезгә матурларым! (утырып , дога укып озатып кала) “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Визукә бикәлимәтилләһи тәмма мин шәрри мә халәк”.
МББУ Саба районы Шекше «Акчарлак» балалар бакчасы тәрбиячесе Таҗиева Ландыш Алимас кызы.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Бала туды - шатлык артты”(Исем кушу йоласы)
Халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче тагын бер чыганак- татар халкының милли, күркәм йолалары. Милли йолалар, гореф гадәтләр аша, балалар халкыбызның элеккеге тормышы, яшәү рәвеше...
"Орлык чыгару" йоласы
Татарский народ имеет свою уникальную культуру и много интересных традиций, которые часто поражают аутентичностью, уникальностью и не перекликаются с обрядами других народов. Один и...
Балалар бакчасында "Кич утыру" куренеше
Кышның озын төннәрендә, кызлар кул эшләре алып, утырмаларга җыела торган булганнар. Кич утырганнар, алар бер-берсеннән эшкә, җырга өйрәнгәннәр, күңел ачканнар.Татар хатын кызларының кулларыннан һичбер...
ястык кою йоласы
Борынгы гореф-гадәтләрне онытмау, аларның бүгенге көнгә кадәр саклануын,киләчәк буынга да бу йолаларны төшендерү...


