Балалар бакчасында "Кич утыру" куренеше
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Кышның озын төннәрендә, кызлар кул эшләре алып, утырмаларга җыела торган булганнар. Кич утырганнар, алар бер-берсеннән эшкә, җырга өйрәнгәннәр, күңел ачканнар.

Татар хатын кызларының кулларыннан һичбервакыт эш төшмәгән, орчыгын алып җебен өрләгән, паласын тукыган. Бу утырмалар – ул, иң элек матур итеп үз-үзеңне күрсәтү чарасы, көлке, җыр- бию, такмаклар әйтешү. Менә мин дә сезгэ халкыбызның матур гореф-гадәтләрен дәвам итеп, шушы  «Кич утыру» күренешенен сценариесен жибәрергә уйладым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kich_utyru.docx27.32 КБ

Предварительный просмотр:

Питрәч районы МБМББУ 3 нче балалар бакчасы “Кояшкай”

Питрәч муниципаль районы ТР

«Кич утыру»

 күренеше

         

                                        Югары категорияле,

балаларга  татар теле өйрәтү  

                                                                         тәрбиячесе Золина О.М.

Кереш сүз.

Кышның озын төннәрендә, кызлар кул эшләре алып, утырмаларга җыела торган булганнар. Кич утырганнар, алар бер-берсеннән эшкә, җырга өйрәнгәннәр, күңел ачканнар.

Татар хатын кызларының кулларыннан һичбервакыт эш төшмәгән, орчыгын алып җебен өрләгән, паласын тукыган. Бу утырмалар – ул, иң элек матур итеп үз-үзеңне күрсәтү чарасы, көлке, җыр- бию, такмаклар әйтешү. Менә мин дә сезгэ халкыбызның матур гореф-гадәтләрен дәвам итеп, шушы  «Кич утыру» күренешенен сценариесен жибәрергә уйладым.

 «Кич утыру» куренеше

Максат: Укучыларны милли бәйрәм - кич утыру белән таныштыру. Туган телгә, халкыбызның үткәненә, мәдәниятенә, милли традицияләргә, гореф- гадәтләргә ихтирам тәрбияләү. Күңелле бәйрәмнәрне, йолаларны үтәргә өйрәтү.

Җиһазлау: презентация, сәхнә авыл өе кебек җиһазлана ( тәрәзәдә ак пәрдәләр, эскәмия, сандык, өстәл, суккан ашъяулык, самовар, чәйнек, поднос, чынаяклар, коштабакта коймак өеме. Идәндә суккан палас, чигүле тастымал, чиккән мендәрләр, каба).

Кыз. Якты чырай, якты кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн,

Телим мин барыгызга.

Малай. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, кадерле дуслар! Хәерле көн  «Кич утыру» га рәхим итегез!

Сәхнә түрендә әби йон эрләп утыра.

Әби. Кызым, кер әле!

Кыз йөгереп керә.

Әби. Кызым, әниеңнәр кунакка китте. Мин дә ахирәтем  Бануга  кереп чыгам. Син өйдә үзең генә каласың. Яшь- җилкенчек җыя күрмә.

Кыз. Әбием, мин дә кызларны чакырыйм әле.

Әби. Юк, балакаем. Әниеңнәргә ничек җавап бирермен.

Кыз . Әбием, ә без кызлар белән кул эшләре генә эшләп утырырбыз.

Әби. Малайларны кертә күрмәгез. Мин киттем.

Әби чыгып китә.

Хуҗа кыз. Кызлар, керегез!

Бергәләп күңел ачыйк,

Кич утыру оештырыйк!

Кул эшләре тотып кызлар керә.

1 нче кыз. Исәнмесез, дусларым!

Хәерле кичләр булсын!

2нче кыз. Уен- көлке, җыр моңнан

Күңелләребез тулсын!

3 нче кыз. Бүген сездә кич утыру  дип

Дусларымнан ишеттем,

Йомгагымны чорнарга дип

Мин сезгә килеп җиттем.

Хуҗа кыз. Исәнмесез! Хәерле кич! Рәхим итегез түрдән!

Кызлар кул эшләре эшләп утыра (чигү чигәләр, йомгак чорныйлар, каз канаты сыдыралар, бәйләм бәйлиләр).

1нче кыз. Кызлар, әйдәгез бергәләп җырлап алыйк әле. («Әйлән- бәйлән» җыры башкарыла).

Шулвакыт гармун асып, егетләр керә һәм ишек шакыйлар.

1нче егет. Исәнмесез, кызлар- йолдызлар! Котлы булсын бәйрәмегез.

Кызлар тәрәзәдән карыйлар.

2нче егет.Тәрәзәдән карыйсыз да,

Карап кемне таныйсыз!

Карап, тилмереп торганчы,

Ник чакырып алмыйсыз!

Хуҗа кыз. Юк. Егетләрне кертергә әби рөхсәт итми.

1.Егетләр такмаклар җырлый башлый.

Ак кәрзинкәләр эченә

Алмалар тутырырга.

Килдек, кызлар сезнең белән

Җырлашып утырырга.

Кызлар җырлый.

Әнә килә автомобиль

Төягәннәр пүртәнкә.

Безнең авыл малайлары

Җыенысы бер тәңкә.

Егетләр җавап бирә.

Урам буе тәрәзәгез

Яшелләргә буягыз,

Пожалуйста, үзегезне

Әллә кемгә куймагыз.

Кызлар җавап бирә.

Яшел урам аланында

Әй типтерә куяннар,

Бик күтәрмә борыныңны

Чиләк элеп куярлар.

1нче егет. Кертмәделәр.

2нче егет. Клубка киттек, егетләр (үпкәләп чыгып китәләр).

1нче кыз. Урыннарга утырыйк. Бергәләп уйнап алыйк. Нинди уен уйныйбыз?

2нче кыз. Сигезле.

(Кызлар «Сигезле»  уйныйлар)

3нче кыз. Нинди уен уйныйбыз?

4 нче кыз. «Йөзек салыш»  уйныйбызмы?

Бергә.Уйныйбыз.

(Кызлар «Йөзек салыш»  уены уйныйлар)

Отылган бала шигырь сөйли.

Әбием аулак өйләрдә

Халык җыры җырлаган

Халык җыры- бай мирас, дип

Бу көнгәчә саклаган.

2 нче отылган бала «Каз канаты» җырын җырлый башлый, ә кызлар бергәләп җырны дәвам итәләр.

1нче кыз. Әйе, элек каз канатын карага манып каләм итеп язганнар.

2нче кыз. Карагыз әле бу майлагычка. Аның белән коймак, кыстыбый , таба майлыйлар (майлагыч күрсәтә).

3нче кыз. Ә каз мамыгы иң затлылардан санала. Аңардан йомшак, күпереп торган, мендәрләр ясыйлар (чигелгән тыш белән мендәр күрсәтә).

4нче кыз. Каурый сибәм су юлына,

Ишле булсын казыгыз.

Өмәләрдә эш күрсәтеп,

Җырлап- биеп алыгыз.

5нче кыз.Кызлар, аяклар тыпырдап тора, әйдәгез бер биеп алыйк .

«Утыр әле яннарыма»  көенә бию башкарыла.

6нчы кыз. Татар халык иҗатында кешенең һәр эшенә әйтеме, мәкале бар.

7нче кыз. Әйтем- сүзнең бизәге,

Мәкаль- сүзнең җиләге

Әйдәгез әле, дуслар,

Мәкальләр, әйтемнәрне

Искә төшерик .

Мәкальләр әйтешү.

  1. Кем эшләми, шул ашамый.
  2. Ялгыз агачны җил сындыра.
  3. Китап- белем чишмәсе.
  4. Иң татлы тел- туган тел

Анам сөйли торган тел.

Әби. (ишектән сөйләнә- сөйләнә керә) Я, балалар, күңелле генә утырдыгызмы?

Кызлар. ( кул биреп исәнләшәләр) Нихәл, әби! Исәнлекләр ничек?

Әби. Рәхмәт, балалар, әлегә аллага шөкер, әкрен генә йөрим әле. (Оныгына карап). Кызым, балам, әле сез чәй дә эчмәгәнсез. Бар да суынып беткән. Самоварны шаулатып җибәрим  әле.

Әби чыгып китә. Сәхнә артыннан «Моңнар кайтсын авылга» җыры ишетелә һәм яшьләр бергәләп җырны башкаралар.

Моңнар кайтсын авылга

Авыл киче. Тасмалардан

Әй агыла ят моңнар.

Нинди моңсу, әллә инде

Телсез калган гармуннар.

Әйт, авылым, кайда соң моң,

Моң кайда соң, әйт, урман?

Аулак өйле һәм гармунлы

Яшьлегемне сагынам.

Авыл киче. Яшь йөрәкләр,

Гармун моңга сусаган.

Сөю булып моңнар кайтсын

Авылыма яңадан.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эш: "Яңа ел"

Теманың актуальлеге:Яңа ел-иң яраткан, искиткеч гаилә бәйрәме. Кыш бабайның сихри үзгәрешләре һәм бүләкләре булган бәйрәм. Әлеге проектта Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен өйрәнү һәм саклау мөһим урын...