"Шатлык өләшүче чәчәк"
методическая разработка (рисование, средняя группа) по теме

Хазиева Венера Мазгаровна

традицион булмаган алым кулланып уртанчылар төркемендә  рәсемләү

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”

 Шатлык өләшүче

чәчәк.

 Педсовет өчен әзерләнде.

Уртанчылар төркеме.  

                                                                                                Тәрбияче:

Хазиева В.М.

                                                 

Актаныш

2012-2013

Максат:       Төрле алымнар кулланып чәчәк ясау аша балаларда эстетик зәвык,

                 ярдәмчеллек   хисе тәрбияләү.

                       Кипкән яфрак ярдәмендә эз калдырырга өйрәтү.

                       Балаларның күзаллау сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау:  кара төстәге альбом бите, кипкән яфраклар, ак буяу, пумалалар, клей, дымлы

                       Һәм коры салфеткалар, сары кәгазь салфеткалардан бөгәрләп ясалган

                        шарчыклар, презентация “Нинди чәчәкләр була?”, үрнәк эш, физкультминут

                       “Чәчәкләр”(К.В.Закирова, Л.Р.Мортазина “Балачак – уйнап – көлеп үсәр чак”

                          149 бит)

Барышы:  

Тәрбияче:    Хәерле иртә, балалар. Кәефләрегез ничек? Яхшылап утырыгыз да бүгенге                                   шөгылебезне башлыйбыз.

             Сюрприз момент: язмада бала елаган тавыш ишетелә.

Тәрбияче:    Балалар, сез берәр тавыш ишетәсезме?  Кем елый  анда? Нигә елый икән ул?

     Балаларның җаваплары тыңланыла:  ашыйсы килә, авырый, әнисен көтә, уенчыгы ватылган һ.б.

Тәрбияче:    Беләсегез киләме  нигә елаганын?   Әнисенең туган көне икән. Бакчадан әнисенә дип, күп итеп чәчәкләр җыйган. Инде өйгә кереп китәм дигәндә генә, каяндыр көчле җил чыккан һәм бөтен чәчәкләрне дә туздырып очырып бетергән. Хәзер каян чәчәк табыйм инде дип,  борчылып  елый да инде.  Балалар, без аңа ярдәм итә алабызмы?

Балалар:   Әйе, ярдәм итә алабыз.

Тәрбияче:    Ничек ярдәм итә алабыз соң?

Балалар:     Чәчәкләр ясыйк.

Тәрбияче:    Рәхмәт, балалар. Әйдәгез әле чәчәкләрне ничек ясап булганын карыйк.

Презентация “Нинди чәчәкләр була?”:

1 слайд – тукыма; 2 слайд – тасма; 3 слайд – кәгазь;  4 слайд - рәсем ; 5 слайд - бисер; 6 слайд – салфетка; 7 слайд -гөл ; 8 слайд -пластилин ; 9 слайд -җеп .

Тәрбияче:    Бүген сезнең белән , балалар, менә шундый чәчәк ясарбыз. (Үрнәк күрсәтелә). Ул чәчәк кипкән яфрак ярдәмендә эз калдырылып ясала. Яфракның арткы өлешен ак буяуга буйыйбыз һәм сак кына кара кәгазь өстенә уртагарак куябыз. Бармак битләре белән йомшак итеп баскалыйбыз һәм ипләп кенә алабыз. Икенче тапкыр беренче эзгә терәтеп куябыз. Шул рәвешчә эз ясый – ясый әйләнеп чыгабыз. Урта өлеше буш булды. Аны үзебез әзерләгән сары шарчыклар белән тутырабыз. Аның өчен клейга манабыз һәм түгәрәк килеп чыгарлык итеп тезеп чыгабыз. Аңлашыламы, балалар? Әйдәгез, үзебез дә эшләп карыйк.

2 -3 баладан ныгыттыру.

     Тәрбияче:    Ял итеп алыйк та эшкә керешербез.

Физкультминут.

                       Балалар эше, индивидуаль ярдәм. Тыныч музыка уйнап тора.

      Тәрбияче:    Бер – берегезнең чәчәкләрегезне карагыз әле, ошыймы үзегезгә? Чыннан          

                         да шатлык өләшәме? Җылаган бала да сөенерме безнең чәчәкләргә? Рәхмәт,      

                          балалар, сезгә. Тырышып эшләдегез, сезнең чәчәкләр бик матур чыкты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шатлык булып булмэбезне нурга кумэ Сѳмбелэ

Сценарий праздника на День Урожая....

Ата – ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер. ( Р.Фәхретдин) авторская разработка

            Кеше дөньяга бәхет өчен туа. Туган нигез, туган туфрак, ата – ана биргән тәрбия киләчәктә бәхетле, әхлаклы  шәхес формалашуга мөһим роль уйный....

“Бала туды - шатлык артты”(Исем кушу йоласы)

Халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче тагын бер чыганак- татар халкының милли, күркәм йолалары.  Милли йолалар, гореф гадәтләр  аша, балалар халкыбызның элеккеге тормышы, яшәү рәвеше...