Пират хәзинәсе
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Квест - уен аша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvest_uen_pirat_hzinse.docx25.72 КБ

Предварительный просмотр:

                             Татарстан  Республикасы  Әтнә районы

                мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе                                                                                        Олы Әтнә балалар бакчасы

                                       «Пират хәзинәсе»

 Квест - уен аша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

                                  (мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Максат: Балаларга юлда йөрү куркынычсызлык кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне уен аша формалаштыру.

Бурычлар: балаларга юл билгеләрен өйрәтү (кисәтүче, күрсәтүче, тыючы), светофорның сигналларын белүне ныгыту.                                                                       
Тәрбия бурычы: бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын, хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне, әйләнә-тирә чынбарлыктагы предметлар һәм күренешләр турында күзаллауларын үстерү.
Белем бирү бурычы: урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен, светофорның яшел, кызыл, сары сигналлары турында белемнәрен ныгыту, кабатлау. Уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтү. Килеп туган каршылыкны, үз- ара киңәшләшеп, дусларча чишү.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, сүзлек өстендә эш, сораулар, үсендерү.

Сүзлек запасын баету: жизель, фликер.

Җиһазлар: футболкалар кызыл, сары, яшел төстә, юл тамгалары ясалган картинкалар , киселгән мәхсус транспорт рәсемнәре, 3 обруч  (кызыл, сары, яшел), жезл, сандык, ачкычлар, светофор.

Уен эшчәнлекнең  барышы

әрбияче-Хәерле иртә, балалар.Кәефләрегез ничек

Балалар.-Кояшлы иртә кебек.

 Тәрбияче-Хәерле иртә, балалар.Кәефләрегез ничек?    

  Балалар.- Кояшлы иртә кебек.           

- Без бүген юл кагыйдәсен,  өйрәнергә дип килдек.

Тәрбияче:  Әйе балалар, бүген без квест-уен аша  һәркем  белергә тиеш булган,безнең иминлегебез ,юл йөру кагыйдәләре турында сөйләшербез.

Пират: Балалар исәнмесез!  Сез мине таныдыгызмы? Мин бик әйбәт, ярдәмчел Пират булам. Өлкәннәргә, үзем кебек малайларга, кызларга гел булышып торам.

Сезнең күбегез тиздән мәктәпкә барачак. Юлда йөргәндә күңелсез хәлләр булмасын өчен нишләргә кирәк? (балалар җаваплары).

Балалар :юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк.

Пират:Юлда йөрү кагыйдәләре һәм юл тамгалары тагында истә калсын өчен мин сезне уен сәяхәткә чакырам. Моның өчен күп каршылыклар үтеп, биремнәрне үтәп барырга тиеш буласыз. Безне анда төрле сюрпризлар көтәчәк. Төрле подсказкалар  (сер сүз) ярдәмендә без ХӘЗИНӘ эзләрбез.

Тәрбияче: Балалар Хәзинә эзләргә барабызмы? Сез әзерме? (балалар җаваплары) 

(Балалар өч төркемгә бүленәләр. Башларында төрле төстәге  косинкалар "бандан" кызыл, яшел төстә кияләр.)

Пиратны үзебез белән алыйк та юлга кузгалыйк.

Пират: Ә юк! Юлга кузгалганчы игътибарлылыкка күнегү (разменка) ясап алыйк әле.

1 пункт -  игтибарлылыкка күнегү. 

Без сезнең белән “Ярый – ярамый” уенын уйнап алабыз. Мин сезгә җөмләләр әйтеп туп ыргытам, ә сез тупны тотып “ярый” яисә “ярамый” диеп әйтерсез. Җөмләләр:

•        Юлда уйнарга…

•        машина утыргач,саклык каешларын эләктерергә …

•        Өлкәннәргә урын бирергә …

•        Яшел ут янгач юл аша чыгарга ..

•        Машина тәрәзәсеннән башны тыгып барырга …

Пират: Молодцы! Сез бик игътибарлы балалар икән.  Ә хәзер юлны юлны дәвам итү өчен мин сезгә бер табышмак әйтермен.Аның җавабы сер сүз булачак.

.

  •  Пират;Дүрт кешегә бер эшләпә. (өстәл)

Шулай булгач без алдагы биремебезне өстәлдән эзлисе була.  (өстәл астына уен беркетелгән

2 пункт – Уен «Картинаны җый».

Балалар 3 төркемгә төсләренә карап бүленәләр.Һәрбер төркем картина җыялар. (полиция машинасы, ашыгыч ярдәм машинасы, янгын сүндерү машинасы).

Пират  Ә бәлки сез аларның нинди максатларда кулланылуын әйтеп бирерсез.

  Уен “Мин башлыйм,сез тәмамлагыз”

1 бала: Шырпы белән уйнама син, калырсың көл—күмергә,

Әгәр янгын чыга калса, шалтырат син 0...(1) гә.

2 бала: Тап булсаң әгәр, шикле кешегә,

Кичекмәстән шалтырат син 0...(2) гә

3 бала; Әгәр кеше авырый икән.

Күрсәт ярдәмне.

Телефоннан җый син һәрвакыт 0... (3) не


Пират:  Балалар сезнең җавапларыгыз миңа бик ошады. Сэяхәтбезне дәвам итү өчен сер сүзне табарга кирәк.

( Рәсем артына урындык рәсеме куела,балалар шул рәсемне табарга тиешләр)

Каян эзлибез икән алдагы биремне?  урындыктан

 Балалар юл тамгаларын урындык астыннан табалар.

3 пункт “Юл тамгалары”  

Менә шулай итеп без юл билгеләре иленә килеп тә җитттек. Карагыз әле нинди күп алар. Ә юл билгеләре нинди төрләргә бүленүен искә төшереп китик әле.

----Кызыл түгәрәк белән  – тыючы билгеләр тамгалана. (запрещающие) Алар ярамый дигәнне аңлата. (Машина белән керегә ярамый, велосипед белән йөрергә ярамый, җәяүлеләргә йөрергә ярамый)

----Кызыл өчпочмак  - кисәтүче билгеләр (предупреждающие) Сак булыгыз дигәнне аңалата (Сак булыгыз балалар, сак булыгыз җәяүлеләр юлы, сак булыгыз ремонт эшләре бара)

----Зәңгәр төс белән -  күрсәтүче билгеләр  (инфромционно-указательные) (Җәяүлеләр юлы, велосипедта өйрергә ярый, автобус тукталышы)

Тәрбияче; балалар без бит авылда яшибез. Кайсы юл билгесен  авылда күргәнегез юк?(подземный переход)баскычтан светофорны табалар

4 пункт “Светофор”

Тәрбияче:

  • Светофор. (Балалар баскычтагы светофорны күреп алалар)

Пират: Балалар  мин бер хәл беләм бит әле. Светофор төсләре турында. Сөйлимме?

Гәҗәеп бер матур шәһәрнең нәкъ үзәгендә, юллар кисешкән чатта өч төрле ут: кызыл, сары, яшел очрашканнар ди. Шулай сөйләшә торгач, үз- ара бәхәсләшеп киткәннәр.

Кызыл төсле ут әйтә икән: Мин иң кирәкле төс, мин ут төсендә. Кешеләр мине күргәндә, алда куркыныч барлыгын белеп торалар . Сүзгә сары төс кушылган.

  • Мин мөһимерәк төс, чөнки мин кояш төсендә. Ул дуста, дошманда була ала.

Шуңа күрә мин кисәтәм, ашыкма!

  • Дусларым әйдәгез тынычланыгыз әле,- диеп сүзгә кушылган яшел төс.

Менә мин иң мөһиме! Чөнки мин урман, яфрак, үлән төсендә. Мин сезгә шуны әйтәм, миндә куркыныч юк. Мин булганда тынычлык булыр - дигән.  

Менә шулай аларның  үзара тарткалашканнарын тыңлап торучылар булган.

  • Сез өчегездә бик матурлар, кирәкле төсләр. Урамдагы

кешеләргә, машиналарга хәрәкәт итәргә булышыр идегез дигәннәр. Менә шулай итеп светофор барлыкка килгән ди.

 

Тәрбияче: Әйдәгез әле бер уен уйныйбыз. Ул уен  “Светофорны буя” дип атала. (ООО- рәвештә обручлар куела. Балалар үз төсләрендә булган обруч эченә, шул төстәге предметларны тирә- яктан җыялар,кубикларга сер сүз язылган тәрәзә)

Пират: миңа бу уеныгыз бигрәктә ошады әле.

Тәрбияче: Безнең сер сүзебез кайда барырга куша? 

Тәрәзәдә  жезл  таягы .

-Нәрсә бу балалар? (Жезль) Ул нәрсә өчен кирәк?(регулировщик таягы,нинди төсләрдә,нәрсәгә ошаган.зебра сызыкларына)

5 – пункт  Уен « Жезлне җибәр»

Тәрбияче:

Әйдәгез уйнап алабыз. Музыка башлангач, таяк кулдан- кулга бирелә. Музыка тукатуга кемдә кала шул балага бер “җаза” бирелә.

(Монда төрле сорауларга җаваплар табырга, биюләр, җырлар башкарасы)

Пират: Ай сез балалар бигрәктә белемле икән. Ә хәзер тирә- яктан  мин яшереп куйган ХӘЗИНӘне эзләгез инде.  Зебра сызыкларына бару(Балалар сандык табалар Аның эчендә фликерлар ята.)

Тәрбияче: Яктырткыны кире кайтаручы элементлар -  фликерлар диеп аталалар. Алар мәхсус материалдан ясалганнар. Көннең караңгы вакытында, юлдагы кешеләр шоферларга 20-30 метрдан гына күренәләр. Кешенең киемнәренә, әгәрдә фликелар беркетелгән икән фара яктысында алар ялтырап күренеп торалар. Машинаның фара уты якын арага яктыртканда юлдагы фликерлы кеше-120 метрдан, ә ерак араны яктырткан вакытта 400 метрдан ук күренә икән.

- Балалар сезнең яктылыкны кире кайтарычы элементлардан эшләнгән әйберләрне тагын кайларда, кемнәрдә күргәнегез бар? (Балалар җаваплары.)

Пират: Менә минем сезгә бүген бирергә теләгән бүләгем шушы фликерлар иде. (Балаларга өләшә)

Тәрбияче: Балалар онытмагыз безнең хәзинәбез ул тормышыбыз, сәламәтлегебез. Без аны сакларга тиешбез. Юл йөрү кагыйдәләрен белегез һәм төгәл үтәгез! Хәерле имин юллар сезгә балалар!

Җыр башкарыла.

Җыр “Светофор”

4 бала: Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар,

Кирәк чакта кисәтәләр,

5 бала: Олы юлда бик күп алар

Мондый тамга – билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Гүя маяк – өлгеләр.

 6 бала: Юлда йөрсән, бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел.

7 бала: Җәяүлеләр юлы аша

Чыгыгыз каршы якка.

“Зебра” сызыклары кебек

Буялган ул юл акка.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий Новогоднего праздника на воде "Новый год и пираты"

Сценарий разработан для инструкторов по физической культуре....

Сценарий Новогоднего праздника "Новый год и пираты"

Выложен конспект праздника для детей подготовительной группы...

Сценарий воскресного праздника, развлечения "Посвящение в пираты"

Сценарий праздника для детей разного возраста. Можно использовать как развлечение в детском саду, или на детских площадках....

Спортивно-музыкальное развлечение для детей старшей и подготовительной группы Пираты Карибского моря

Спортивно-музыкальный праздник для детей старшего дошкольного возраста подойдет для встречи Первого Дня Лета или любого другого летнего праздника....

КОНСПЕКТ СПОРТИВНОГО РАЗВЛЕЧЕНИЯ ДЛЯ ДЕТЕЙ СТАРШЕЙ ГРУППЫ "ПРИКЛЮЧЕНИЯ ПИРАТОВ"

Одной из форм организации физкультурно-оздоровительной работы в ДОУ являются спортивные праздники и развлечения, где дети в игровой соревновательной форме реализовать свою двигательную активность, пол...

"Пираты Карибского моря"

Развлечение ко  Дню Защиты детей....