"Шәл бәйләү өмәсе"
методическая разработка (подготовительная группа)

Гарифуллина Алсу Римовна

Татар халкының гореф – гадәтләре белән таныштыру, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү өчен методик  чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Шәл бәйләү өмәсе16.85 КБ

Предварительный просмотр:

 Шәл өмэсе.

Максат: Татар халкының гореф – гадәтләре белән таныштыру, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

(Җәйге авыл куренеше. Кошлар сайрый. Кызлар ой каршында эскәмиядэ утыралар).  Алия: Кем килә анда Миңсылу әби ахры.

Галия:  Әйе, Миңсылу әби шул. Нишләп йори икән?

Лилия: Безне берәр эшкә чакырырга килә ул.

Миңсылу  әби:  Кызлар, исәнмесез! Хәлләрегез ничек?

Кызлар: Исәнме Миңсылу әби! Безнең хәлләр яхшы! Сезнең ничек?

Миңсылу әби:  Әйбәт, рәхмәт. Ләкин , бик тә,  сезнең ярдәмегез кирәк иде. Сезне “Шәл өмәсенә” чакырырга килдем.

Кызлар: Миңсылу әби , без бара алмыйбыз шул.

Миңсылу әби: Кызлар, сездән башка бу эшне башкарып чыга алырмын микән?

Галия: Миңсылу әби, без шаяртып кына әйтэбез. Барабыз, барабыз, борчылмагыз!

Миңсылу әби: Рәхмәт сезгә балалар!

Лилия: Миңсылу әби, ә нәрсә соң ул “Шәл өмәсе”?

Миңсылу әби:  Хәзер мин сезгә барысын да сөйлим . Игътибар белән тыңлагыз!

Авыл халкы элек- электэн  хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торган, олысы – кечесе шәл бәйләү белән шөгыльләнгән. Кыр эшләре беткәч, козен, авылда каз , шәл өмәләре башланган. Өмэ – әби – бабалардан калган йола. Ул бәйрәмнәр бик куңелле узган.  Башта бергәләшеп эшләгәннәр, соңыннан биегәннәр, җырлаганнар.  Авылда көз буе, гармун тавышы тынмаган. Өмәләрдә татар халкынын гореф – гадәтләре сакланып, буыннан – буынга күчкән.

Алия: Ничек кызык!

Галия: Ашыгыйк алайса.

Миңсылу әби: Әйдәгез , киттек!

(Авыл өе куренеше, кызлар эскәмиягә утыра, әби аларга җеп өләшә.

Хәзер мин сезгә шәл бәйләү ысулын күрсәтәм.

Лилия: Миңсылу әби, шәл бәйләгән арада безгә үзегезнен бала чактагы берәр вакыйганы сойләгезче.

Миңсылу әби:  Сөйлим кызлыр, тынлагыз! Сабый чакта кичен урамга бик  куп бала – чага чыга иде, төрле уеннар уйнап, җырлар – җырлап, биеп кунел ача идек. Бик бәхетле вакытлар!

Галия: Миңсылу әби, син куңелсезләнмә инде!

Миңсылу әби: Куңелсезләнмим, сагынып искә алам!    Яраткан бер уенымны сезгә дә курсәтим әле. Ул “ Яулык салыш”. (Кызлар түгәрәктә, көй башлануга яулык кулдан – кулга түгәрәк буйлап җибәрелә.  Көй туктауга яулык кемдә кала шул җәза ала) . (Уйныйлар).

Минсылу эби: Кызлар, ял итеп алдык, әшне дәвам итик!

Лилия: Карагыз әле, Галия бигрәк тиз бәйли шәлен. Матур да килеп чыга.

Миңсылу әби: Кызлар барыгыз да тиз бәйлисез. Искиткеч матур килеп чыга. Кулларыгыз арыгандыр, әзрәк ял итеп алыйк. Ә хәзер мин сезгә “  Йозаклы”  уенын өйрәтермен. (  Уенда катнашучылар көй  башлануга түгәрәк буйлап бер – бер артлы биек  “Йозак” аша үтәләр, көй туктауга йозак эчендэ калган уенчы уеннан чыга, яисэ җэза ала.) . (Уйныйлар)

Лилия: Миңсылу әби, без дә сина биеп күрсәтик әле .

Минсылу әби: Мин бик шат булыр идем. (Кызлар татар халык көенә бииләр).  Бигрәк матур биисез инде. Яш чакларым искә тоште. Бик шатландым әле мин. Уйнадык та, биедек тә, шәлләр дә бәйләнеп бетте. Булдырдыгыз кызлар. Әби бабайларыбыз  шәл өмәсендә  “Шәл бәйләдем” дип аталган җырны җырлаган. Аны сез дә беләсездер. Әйдәгез бергәләп җырлыйк. Җырлыйлар, Миңсылу әби кызларны  чәй белән сыйлый.

Гарифуллина Алсу Римовна.

МБДОУ “Высокогорский детский сад “Подсолнушек””