Гаиләмә фото рамка
план-конспект занятия по аппликации, лепке (старшая группа) по теме

«Нәфәсәти сәнгать» белем бирү өлкәсе.

Зурлар  төркемендә «Гаилә» темасына

кисеп — ябыштыру эшчәнлеге.

 

 

(Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен ачык эшчәнлек)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ачык эшчәнлек18.05 КБ

Предварительный просмотр:

«Катнаш төрдәге Балтач 4 нче номерлы балалар бакчасы»

муницепаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

«Нәфәсәти сәнгать» белем бирү өлкәсе.

Зурлар  төркемендә «Гаилә» темасына

кисеп — ябыштыру эшчәнлеге.

(Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен ачык эшчәнлек)

Югары кв. категорияле тәрбияче:

Хузина Л. Т.

2012 нче ел.

Тема: Гаиләмә фото рамка.

Максат: Балаларга гаилә сүрәтен тыгып кую өчен фото рамка ясарга өйрәтү.

Бурычлар: Гаилә турында күзаллауларын формалаштыру.

                   Сүзлек запасын баету, үз гаиләләре турында тирәнрәк                                                        

                   белем бирү.

                   Гаиләләрен, якыннарын, туганнарын ярату, хөрмәт итү

                   хисләре тәрбияләү.

                   Эстетик зәвык тәрбияләү, фантазияләрен үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе: « Социализация»

Интеграция: Нәфәсәти сәнгать, коммуникация, куркынычсызлык,   сәләмәтлек, танып белү.

 Алдан эшләнгән эш:

-Татар халык әкияте уку « Өч кыз», « Әни» сүзе  З. Туфайлова.

-»Минем гаиләм» темасына рәсем ясау.

-Әти-әниләрдән «Минем балам» темасына рәсем конкурсы.

-Гаилә, әни турында мәкальләр өйрәнү.

Материал: Өй макеты, гаилә сүрәте төшкән картина, төсле картон, төсле кәгазь, клей, пумала, салфетка, болыт һәм кояш рәсеме бала саен.

Музыка: «Әни кирәк» җыры

                                   Эшчәнлек барышы.

Кереш өлеш. Балалар бирегез әле миңа кулыгызны кулыгыздагы җылыгызны, - балаларны түгәрәккә җыю. Елмая көлә кояш сез дә елмаегыз әле бераз. Менә хәзер тагын да рәхәт булып китте.

  1. Балалар мин сезне бүген Азат исемле малай  белән таныштырам. Ә ул менә шушы матур өйдә яши. (балаларның игътибарын өй макетына юнәлтү)

Табышмаклар.

Азатның шушы матур өйдә кемнәр белән яшәгәнен беләсегез киләме? Аның өчен табышмакларга җавап табарга кирәк. Ләкин табышмаклар рус телендә.

  1. Перед сном надев пижаму,

Прочитать мы просим... ( маму)

  1. Ароматное варенье,

Пироги на угоченье,

Вкусные оладушки

У любимой...(бабушки)

  1. Он трудился не от скуки,

У него в мозолях руки,

А теперь он стар и сед

Мой родной ,любимый...(дед)

  1. Кто научит гвоздь забить,

Даст машину порулить

и подскажет, как быть смелым,

Сильным, ловким и умелым.

Все знаете , ребята,-

Это наш любимый...(папа)

  1. Кто веселый карапузик -

Шустро полшзает на пузе?

Удивительный мальчишка -

Это младший мой ...(братишка)

  1. Кто люблит и меня и братца,

Но больше любит наряжаться?

Очень модная девчонка

Моя младшая ...(сестренка)

(Дөрес җавапларны тәрбияче малҗбертка урнаштыра)

Менә нинди Азатнын гаиләсе зур.

Игътибар белән карагыз әле без нәрсәне онытып калдырдык. (Чорма тәрәзәсеннән карап торган песигә күрсәтеп)

  1. Сез ничек уйлыйсыз, песи дә Азатларнын гаиләсенә керәме? (Балалар җавабы)

Песи ул кешеләрнен яраткан йорт хайваны, ләкин ул гаилә кешесе түгел. Песинен үз гаиләсе бар, кечкенә песи балалары, әтиләре. Гаилә ул бергә яшәүче кешеләр төркеме.

Уен: «Гаилә ни өчен кирәк?» (тәрбияче балаларга туп бирә)

Дөрес! Бер-берләренә булышырга, балалар үстерергә, олылар өчен кайгыртырга.

Балалар сөйли.

Балалар Азатның сезнең гаиләләрегез турында беләсе килә. Ягез әле аңа үз гаиләләребез турында сөйлик.

  1. Камил син кайда яшесең, нинди урам һәм ничәнче йортта?
  2. Динә сез гаиләдә ничә кеше?
  3. Ләйлә сезнең иң өлкән кеше кем?
  4. Кәрим ә сездә иң кечкенә кеше кем?
  5. Илүзә син безгә гаиләдәге кешеләрне зурдан кечкенәгә сана әле?
  6. Әмир, ә син кечкенәдән зурга сана?
  7. Рәхмәт балалар барыбызның да гаиләләре булу ничек әйбәт.

Сез әти-әниләрегезгә, якыннарыгызга булышасзмы? Хәзер тикшереп карыйм.

Дидактиу уен: «Кечкенә булышчылар. (мальбертта рәсемнщр) идән юу таягы, чүпрәк, соскыч, себерке, шарф, шапка, куртка, аяк киеме, чүкеч, кадак, отверка, инә, йомгак.

Балалар, Азатның туганнарына булышырга кирәк. Мин сезгә җөмләләр әйтәм , ә сез аларга кирәкле әйберләрне тактага илтеп куярга тиешсез.

  1. Әни өй җыештырырга уйлады (булышчылыр аңа кирәкле чиләк, чүпрәк, идән юу таягын, соскыч, себеркене алып килергә тиеш).
  1. Әти урындыкны төзәтергә тотынды, булышчылар нәрсә алып килә?
  1. Абыйлары урамга кар көрәргә чыгарга әзерләнә? (Шарф, шапка, курта, көрәк)
  1. Әби носки бәйли?(оймгак, энә)

Булдырдыгыз, сез әти әниләрегезгә булыша аласыз икән. Менә без хәзер белдек инде өйдәге һәр кешенең үз эше бар.

Ә сез өйдә нинди әшләр эшлисез (балалар җавабы)

Физминутка.

Арып та киттек, әйдәгез ял итик.

    Шаян балалар.

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Чүгәлибез, торабыз.

Башны уңга борабыз.

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Кулларны күтәрәбез

Аннары төшерәбез.

Шул арада, иелеп,

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

Дидактик уен: «Шатлык һәм борчу»

Балалар без үзебезнең туганнарны ничек яратканны ничек белдерәбез?

Дөрес без туганнарыбыз шат булсыннар, борчылмасыннар өчен яхшылыклар эшлибез.

-Сез ничек уйлыйсыз, Шатлык ул нәрсәгә охшаган? (Кояшкамы, болыткамы)

-Хәзер мин сезгә җөмләләр әйтәм, әгәр дә ул сезнең әниегезне шатландырса сез кояшны, әгәр кәефен бозса болытны күтәрерсез.

  1. Матур рәсем ясадыгыз.
  2. Дустыгыз белән сугыштыгыз.
  3. Ботканы ашап бетердегез.
  4. Уенчыкларны җыйдыгыз.
  5. Китапны ерттыгыз.
  6. Урамнан пычранып кердегез.

Рәхмәт сез тәрбияле балалар икәнсез.

Балалар Азат  менә нинди фото рамка ясаган. Сезгә дә шушы рамканы ясарга тәгъдим итәм һәм гаиләгезнең фото сүрәтен шушыңа куярсыз. Эшләребез матур килеп чыксын өчен безгә бармакларыбызны уйнатып алырга кирәк.

Бармак уены.

Бармак, бармак кайда булдың?

Бу абый белән урманга бардым.

     Бу абый белән кырда йөгердем

     Бу абый белән чәй эчтем.

     Бу энем белән биергә төштем.

  Кисеп ябыштыру эшчәнлеге.

Әйдәгез өстәл артына килик.

-Үрнәк эшне карау.

-Бизәлешен карау.

-Үз бизәкләрен уйлау.

-Куркынычсызлык кагыйдәләре.

-Музыка астында эш.

-Әзер эшләргә анализ.

 Йомгаклау.

  1. Сезгә бүген иң охшаганы нәрсә булды?
  2. Без кем белән таныштык?
  3. Тагын нишләдек?
  4. Гаиләгезгә нинди теләк теләр идегез?

     

«Катнаш төрдәге Балтач 4 нче номерлы балалар бакчасы»

муницепаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

«Нәфәсәти сәнгать» белем бирү өлкәсе

буенча гомуми әти-әниләр җыелышында

чыгыш.

Югары кв. категорияле тәрбияче:

Хузина Л. Т.

2012 нче ел.

   Балалар бакчасының белем бирү программасында балаларны эстетик яктан тәрбияләүгә зур урын бирелә. Анда баланың дөньяны матур итеп күрә белүе, күзаллавын үстерү, предметларның формасын, аларның төрле өлешләре, төсне, ритмны тоемлауларын үстерү, композиция туренда төшенчә бирү кебек мөһим бурычлар керә. Шушы бурычларны үтәүдә рәсем эшчәнлегенең әхәмияте зур.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рәсемләве кызыклы һәм мавыктыргыч. Чөнки шушы чорда бала үзен чорнап алган тирәлек турында карандаш, буяу һәм башка

 материаллар белән сөйләп бирә. Ул моны теләп һәм шатланып башкара.

   Өлкән кеше кушса да, кушмаса да мәктәпкәчә яшьтәге бала рәсем ясый. Күрәсең, бу яшьтәге балага үз фикерен  башкаларга җиткерү өчен рәсемләү иң мөхим алымдыр.

   Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында рәсем ясамаган бер генә бала да юк. Ул бу эшне бик теләп башкара. Аларның рәсемнәре үзләренең эчтәлеге һәм сәнгатьлелеге белән аерылып тора. Билгеле балалар бакчасында балаларга тиешле тәрбия өйрәтү урынсыз, аны тәрбияче белергә һәм шуның нигезендә балаларга эшчәнлек оештырырга тиеш.

  Кечкенәрәк төркемнәрдә мин күбрәк гадәти булмаган алымнар белән рәсемләүне алырга тырышам, бу бармаклар, уч төпләре, мамык таякчыклар.

Ә зур төркемнәрдә боларны күбрәк «түгәрәк» вакытында алам. Нәкъ менә бармак белән яки нәрсә белән булса да пичәтләп ясаганда баланың фантазиясенә юл киңрәк ачыла. Моны тәҗрибәдән күренгәннән чыгып әйтә алам. Эшчәнлекләрне кызыклы, төрле уеннар, әкиятләр, әкият геройларын кертеп алып барырга тырышам. Кисеп ябыштыру, рәсем, әвәләү эшчәнлекләрендә, кул чукларына күнегүләр бик әһәмиятле — ул вак маториканы ныгыта, сөйләм телләрен баета.

Балалар «Төрле кәефләр», «Телсез кино», «Гәрәбә», «Базарга барабызмы?», «Без театрда» һ.б.ш. Уеннарны бик яратып уйныйлар. Шулай уйный- уйный

эшчәнлеккә кереп китү балаларда активлык, кәеф күтәренкелеге уята. Балалар белән атна буе эшләгән эшләрне ата- аналар почмагына  чыгарып куябыз.

  Минем балалар белән эшләвем эзсез югалмый. Аларның рәсемнәре район, республика  күләмендә узган иҗади конкурсларда жюри тарафыннан тиешенчә бәяләнә.

  1. «Янгыннар булмасын» рәсем, кул эшләре  конкурсында 3ел рәттән  1-2-3 урыннарны алдык.
  2. «Тукай әкиятләре» рәсем конкурсында  районда 2 урын.
  3. «Татарстан — туган йортым» конкурсында районда 2, республикада 2 урын алдык.
  4. «Наполни душу добратой» исемле россия конкурсында лауриат дипломнары бирелде балаларга.  

Эш тәҗрибәмне тәмамлап шуны әйтәсем килә. Рухи яктан  бай, зыялы шәхес  тәрбияләү өчен мәктәпкәчә яшьтән үк балаларда матурлыкны күрү, сәнгать  әсәрләрен аңлый белү хисләре белән рәттән чын иҗатчы тәрбияләү зарури. Сабый күңелендә шушы хисләр тәрбияләнгәндә генә табигатькә, җәмгыятькә, башка милләт  халыкларына, өлкәннәргә, ата-аналарга, хатын-кызларга, балага дөрес карашта булган шәхес  тәрбияли алабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс. Рамка для фото.

Создание рамки для фото из картона и бумаги....

Мастер- класс " Подарок маме -фото рамка"

Мастер-класс по аппликации "Подарок для мамы",материал преднозначен для воспитателей ДОУ и родителей в данном разделе были использованы элементы для развития мелкой моторики рук и развитие эстетическо...

Мастер-класс - Фото-рамка в подарок выпускникам «Цветочки»

Памятный подарок выпускникам - Фоторамка в виде объемного цветка из гофрированной бумаги...

«Мой подарок». Мастер-класс изготовление рамки для фото

Мастер-класс изготовление рамки для фото...

Фото рамка

В этом мастере - классе я хочу показать вам изготовление фоторамки, с использованием цветов, выполненных из бумажных  салфеток. Такая рамка,  может послужить отличным подарком вашим близким ...

Нод Декорирование фото рамки

Непосредственно образовательная деятельность по детскому дизайну ТЕМА: «РАМКА ДЛЯ ПОРТРЕТА МАМЫ»...