“Миңа дустым кирәк!”
методическая разработка (аппликация, лепка, средняя группа) по теме

Мязитова Зульфия Саитовна

Уртанчылар төркемендә Абдулла Алишның  “Чукмар белән Тукмар” әкияте буенча үткәрелгән интеграль шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspet_rsem_yasau_tukmar_beln_chukmar1.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

372 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль

автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

ТЕМА: “Миңа дустым кирәк!”

(Уртанчылар төркемендә Абдулла Алишның  “Чукмар белән Тукмар” әкияте буенча үткәрелгән интеграль шөгыль)

Төркем тәрбиячесе:

Мязитова Зөлфия Саитовна

Казан, 2013

МАКСАТ:

Балаларны Абдулла Алиш иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, ”Чукмар белән Тукмар” мульфильмы белән танышу.

БУРЫЧЛАР: 

  1. Балаларга әкиятнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү, үзара тату яшәү теләге тәрбияләү. Өй кошлары турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
  2. Әкият геройларының ... рәсемдә чагылдыра алу, аларга хас сыйфатларны күрсәтү, төсләрне дөрес куллану, декоратив бизәү элемнтлары (нокта, туры сызык, дуга) ясарга өйрәтү Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү, пумала белән эшләү күнекмәсен ныгыту. Эшнең чиста итеп эшләүләренә ирешү. Эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, мактау сүзләре әйтү,ягымлы,тәмле телле булуларына ирешү, балаларның кәефләрен күтәрү.
  3. Хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләү.

МАТЕРИАЛЛАР: Әтәч уенчыгы, ”Чукмар белән Тукмар” мульфильмы, акварель краскалары, пумала, салфетка.

ЭШЧӘНЛЕК БАРЫШЫ:

Тәрбияче: Балалар, тыңлагыз әле, кемдер безнең ишеккә шакый! Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын табыгыз. Әгәр дә дөрес әйтсәгез, кунагыбыз ишектән керәчәк.

Әй кычкыра ул сузып,

Тавыкларны чакыра.

Әти бит ул безнең дип,

Чебешләр карап тора.

Тәрбияче: Балалар, ул нәрсә?

Балалар: Әтәч!

Тәрбияче: Дөрес! Әйдә, әтәч, кер безгә кунакка!

Балалар: Исәнмесез, әтәч!.

Тукмар: Исәнмесез, балалар! Минем исемем Тукмар! Минем дустым бар – Чукмар. Без әкиятттә яшибез. Телисезме мин сезгә ул әкиятне күрсәтәм.

Балалар: Әйе!

Балалар А.Алишның “Чукмар белән Тукмар” мультфильмын экранда карыйлар.

Тәрбияче: Балалар, сезгә “Тукмар белән Чукмар” әкияте ошадымы? Әйдәгез бергә Тукмарга рәхмәт әйтәбез.

Балалар: Рәхмәт, Тукмар!

Тәрбияче: Балалар, ни өчен әби бер әтәченә Чукмар дип, ә икенчесенә Тукмар дип исем кушкан?

Энҗе: Тукмар тукырга яраткан, шуңа да әби аңа Тукмар дип исем кушкан.

Айдар: Ә Чукмар чукырга яраткан, Шуңа күрә әби аңа Чукмар дип исем кушкан.

Тукмар: Әйе, дөрес әйттегез, балалар! Мин тукырга ярата идем, дустым белән бик еш сугыша идем. Ә хәзер мин алай эшләмим.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле. Әби әтәчләрен ничек татулаштырган?

Элиза: Әби бер әтәчне күршеләренә кертеп куйган.

Әмир: Әгәр дә тагын сугышсагыз, берегезне юк итәм дигән әби.

Тәрбияче: Балалар, сез бик дөрес әйтәсез. Әби әтәчләрнең әләкләүләреннән туйгач аларны бер-берсеннән аерган. Әтәчләр бер-берсен сагынганнар. Һәм әбигә нинди сүз биргәннәр.

Ильяс: Бүтән сугышмыйбыз, дус яшибез дигәннәр.

Тукмар: Дөрес әйтәсең, Ильяс. Мин хәзер Чукмар белән дус, без бүтән сугышмыйбыз, әбине дә ачуландырмыйбыз. Балалар, ә сез бер-берегез белән дус яшисезме?

 Тәрбияче:  Балалар, әйдәгез без Тукмарга ничек итеп дус һәм тату яшәгәнебезне күрсәтәбез. Торып басабыз, күршебезгә карап елмаябыз һәм кочаклыйбыз! Менә шулай! Инде икенче як күршебезгә карап елмаябыз һәм аны кочаклыйбыз. Булдырдыгыз!

Балалар, әтәчнең сезнең белән уйныйсы килгән. Әйдәгез бергәләп уйнап алыбыз.

Физминутка.

Әтәч бик иртә тора,                         (Балалар урыннарыннан торалар)

Канат кагып кычкыра                        (Кулларын як-якка селкетәләр)

– Кикрикүк! – Кикрикүк!                 ( Балалар кабатлыйлар)

Тор иртәрәк: эшең күп.                        (Балалар бармак яныйлар)

Тәрбияче: Балалар, әтәч безгә бик кирәк. Шулай бит? Ә ни өчен кирәк икәнлеген беләсезме?

Шамил: Ул безне иртән уята.

Камил: Чебиләрне саклый.

Искәндәр: Каты итеп кычкыра. Менә шулай: “Кикрикүк-киррүкүк”, -дип.

Тәрбияче:  Ләкин әтәчләр кайвакыт бик усал да булалар. Алар каты томшыклары белән чукырга һәм очлы тырнаклары белән тырнарга мөмкин. Шуңа аларны читтән генә күзәтергә кирәк.

Тукмар: Ә мин андый явыз түгел, мин балаларны яратам, бигрәк тә сезнең кебек нәни балаларны. Мин сезгә бүген буш килмәдем, карагыз әле мин сезгә нәрсәләр алып килдем. (Киндер сюрпризның уенчык йомыркаларын тарата).

Балалар: Рәхмәт, Тукмар!

Тәрбияче:  Балалар, ә миндә пластилиннар һәм төсле каурыйлар бар. Әйдәгез бергә уенчык әтәч ясыйбыз. Сюрприз әтәчнең гәүдәсе булсын. Томшыкларын, кикрикләрен һәм аякларын без кызыл пластилиннан ясарбыз. Ә койрыгына төсле-төсле каурыйлар куярбыз.

Балалар уенчык әчәт ясыйлар.

Тәрбияче:  Чукмар сезне фотога төшерергә тели.

Тукмар: Әйе, мин сезне фотога төшерепә, дустым Чукмарга алып кайтып күрсәтергә телим. Ул бик нык шатланыр!

Тәрбияче: Ә ул нәрсә эшләргә ярата?

Тукмар: Ул биктә читәнгә басып “Кикрикүк!” – дип кычкырырга, җирдән җим чүпләргә ярата.

Тәрбияче: Безнең дә уенчык әтәчләребез “Кикрикүк!” – дип кычкырырга яраталар. Балалар, әйдәгез әле күрсәтик.

Тукмар: Рәхмәт, балалар сез мине бик нык сөендердегез. Дус-тату яшәвегезгә күндердегез. Ләкин миңа китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз!

Балалар: Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Муса Җәлил – балалар дусты”.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш...

Перспективный план работы танцевального кружка «Бас әле, дустым!» для детей подготовительного дошкольного возраста

Танцевальное движение — это один из наиболее продуктивных видов музыкальной деятельности с точки зрения формирования у дошкольников музыкального творчества и творческих качеств личности.Основная задач...

Муса абый-балаларның якын дусты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларны патриотик шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру. Бу сценарийда Шагыйрьнең тормыш юлы, аның сугыш кырларында иҗат иткән һәм балалар өчен язылган шигырьләре ...

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты».

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты»....

Тема: «Ут дуста, дошман да!»

Зурлар төркеме әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль...