Сыерчык оясы
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа) по теме

Волочай Алсу Завитовна

 

Максат: берничә өлештән торган предметларны ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү.

 

Тәрбия бурычы: кошларга карата мәрхәмәтлелек тэрбияләү.

 

Үстерү бурычы: өлешләрне билгеле эзлеклелектә, үрнәк буенча ябыштыра белү күнекмәсен үстерү.

 

Белем бирү бурычы: геометрик фигурыларны өйрәтүне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syerchyk_oyasy.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Яр Чалы шәһәре Муниципаль берэмлеге Башкарма комитетының

мәктәпкәчә белем бирү идарәсе “Нурчәчәк” исемендәге балалар бакчасы.

3-4 яшьлек балалар төркемендә “Туганнаналып мәктәпкәчә” Н.Е. Вераксы

программасына таянып төзелгән бердэм бирем бирү эшчәнлеге

план-конспекты

Тема: Сыерчык оясы.

Үткәрде:                        .

тәрбияче Волочай А.З.

Яр Чалы шәһәре

2013 ел

Эшчәнлекнең юнәлеше: эстетик сәнгать үсеше.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: “сынлы сәнгать” (кисеп ябыштыру), “Аралашу”, “Социальләштерү”.

Үткәрү төре: эшчәнлек.

Максат: берничә өлештән торган предметларны ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү.

Тәрбия бурычы: кошларга карата мәрхәмәтлелек тэрбияләү.

Үстерү бурычы: өлешләрне билгеле эзлеклелектә, үрнәк буенча ябыштыра белү күнекмәсен үстерү.

Белем бирү бурычы: геометрик фигурыларны өйрәтүне дәвам итү.

Көтелгән нәтиҗәләр: өлешләрне дөрес ябыштыра, ел фасылларына хас билгеләрне эйтэ белү, уенда теләп катнаша.

Балаларны оештыру: төркем белән.

Шәхси эш: Алёна белән төсләрне кабатлау, Алсуның сорауларга җавап бирә белү осталыгын үстерү.

Җиһазлау: кошлар тавышы, 2/1 альбом бите, төсле фигуралар (турыпочмаклык, түгәрәк, өчпочмак), җилем, салфетка, кош рәсеме (һәр балага).

Эшчәнлекнең төзелеше:

1. Күтәренке кәеф булдыру.

2. Кошлар тавышы тыңлау.

3. Кош оясы ябыштыру.

4. Хат уку.

5. Уен.

6. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Оештыру.

Балалар төркемгә ярымтүгәрәк ясап басалар.

1.

- Балалар, тәрәзәгә карыйк әле, хәзер елның кайсы фасылы? (Яз)

- Каян белдегез? (Кар эри, сулар ага, тамчы тама) Ягез эле, язгы кояш безнең кәефне күтәрсен, бер-беребезгә карап елмаегыз.

- Балалар бүген мин бакчага килгән вакытта менә шундый тавышлар ишеттем.

(Кошлар сайравы тыңлау)

- Бу нәрсә тавышы? (Кошлар)

- Алар нишлиләр? (Сайрыйлар)

- Алар “Безгә оя кирәк, оя кирәк”,-дип сайрыйлар.

- Кошлар яз җиткәнне сизеп каян кайтканнар? (Җылы яктан) Ярдәм итәбезме? (Әйе)

Төп өлеш.

2.

- Әйдәгез, өстәлләр артына утырабыз. Без менә шундый матур оя ясыйбыз. Иң башта ояның өлешләрен әйтеп үтик. Ояны без нинди төсле кәгазьдә ябыштырырбыз? (Ак)

- Оя үзе менә шундый, нинди формада? (Турыпочмаклык), нинди төстә? (Ачык зәңгәр, зәңгәрсу) Без аны астан ара калдырып ябыштырырбыз (балалар җилемсез генә төзеп карыйлар, тәрбияче һәр этапны тактага куя бара)

- Ояның түбәсе нинди формада булыр? (Өчпочмак), нинди төстә? (зәңгәрсу) Ояның өстенә туры китереп ябыштырырбыз

- Ә менә бу нинди фигура? (Түгәрәк)

- Ул ояның кайсы өлеше дип уйлыйсыз? (Ишеге)

- Нинди төсле? (Кара) Ояның уртасына ябыштырырбыз. Кош килеп кунгач басып торын өчен менә шундый формада (Турыпочмаклык), нинди төсле (Көрән) түгәрәк астына ябыштырырбыз.

- Ә хәзер җилем сөртеп ябыштырып куябыз (тәрбияче балалар арасында күзәтеп, ярдәм итеп йөри)

3.

Балалар ябыштырып бетергәч тәрбияче ишеккә бара:

- Әйе, кем бар анда? (конверт алып керә). Балалар монда хат бар, карагыз эле кошлар үзләренең сүрәтләрен сезгә җибәргәннәр.

- Никадәр монда (Күп). Ягез әле куначага ябыштырып куйыйк (ябыштырылар).

- Ә хәзер рәсемнәрегезне дусларыгызга күрсәтегез (күтәреп күрсәтәләр)

4.

- Ә хәзер әйдәгез “Очты, очты” уенын уйнап алыйк.

5.

- Балалар сез бүген нәрсә ясарга өйрәндегез? (Кош оясы)

- Сезгә ошадымы? (Әйе)

- Өйгә кайткач әти-әниләрегезгә дә өйрәтегез.

- Сез дә миңа ошадыгыз, яхшы эш эшләдегез.

- Әйдәгез бергәләп түгәрәктә “Яз җитә” җырын җырлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Уңган сыерчык"

Икенче кечкенәләр төркемендә күңел ачу....