"Уңган сыерчык"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Икенче кечкенәләр төркемендә күңел ачу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ungan_syerchyk.docx19.39 КБ

Предварительный просмотр:

 Икенче кечкенәләр төркеме.

Күңел ачу  “Уңган сыерчык”

Максат: балаларның кошлар турында белемнәрен системалаштыру, камилләштерү.  Язгы табигатьтәге үзгәрешләргә шатлык хисләре уяту.

Тәрбия бурычы: кошларга карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү

Үстерү бурычы: Яз турындагы күзаллауларын киңәйтү, кошлар  турындагы белемнәрен ныгыту; тышкы күренеше буенча кошларны аера белү осталыгын, игътибарын, кабул итүләрен, диалоглы сөйләмен, иҗадилыкларын үстерү;

Җиһазлау: яз күренешләре төшкән слайдлар; һәр балага ясалып бетмәгән сыерчык  оясы рәсеме, түгәрәкләр, проектор,  ноутбук, аудиоязмада сыерчык тавышы, “Яз җитә” җыры; “Сыерчыктан хат”, һәр балага сыерчык маскалары.

Алдан үткәрелгән эш: яз турында әңгәмә, саф һавада күзәтү, рәсемнәр карау, шигырьләр уку, табышмаклар әйтү, җырлар тыңлау.

-Балалар, әйдәгез әле, исәнләшик. Исәнмесез, балалар.

Ялкауланмыйк әле дуслар, моңаймыйк, кулга кулны тотышып, бер-беребезгә,  язгы кояш кебек, елмайыйк.

- Балалар, урамда нинди ел фасылы? (Яз). (Активлаштыру). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә? (Кояш нык яктырта, яшел чирәм күренә, күбәләкләр, май коңгызлары оча). (Активлаштыру). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Бергәләп кабатлыйк әле: кояш нык яктырта, яшел чирәм күренә, күбәләкләр, май коңгызлары оча. Кошлар да, хайваннар да яз килүенә шатланалар. Җылы якка киткән кошлар туган якларга очып кайталар.

-Балалар, экранга карагыз әле сез анда нәрсә күрәсез? (язгы күренешләрдән слйдлар карау)

Балаларның җаваплары:

-кояш яктырта (кабатлау)

-тамчылар тама(кабатлау)

-гөрләвекләр ага(кабатлау)

-агачларда бөреләр  күренә(кабатлау)

-кошлар җылы яктан кайта(кабатлау)

-яшел чирәм күренә (кабатлау).

-Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә  шигырь укыйм:

Ак буяулы бер оя бар

Бакчада – зур агачта,

Очып килә шул ояга

Сыерчык яз булгач та.

Шунда тора, шунда йоклый,

Шунда бала үстерә,

Матур итеп сузып сайрый

Басып оя өстенә.

-Балалар. Нәрсә турында булды бу шигырь? Сыерчык оясы кайда икән? Сыерчык оясында нишли? Оя өстенә басып нишли икән ул?

 (кабатлату: шигырь сырчык турында; сырчык оясы зур агачта; ул шунда тора, йоклый, бала үстерә; оя өстенә басып сузып сайрый).

-Балалар, менә шундый тырыш булганы өчен бу сыерчыкны уңган сыерчык дигәннәр.Балалар, кабатлагыз әле- уңган.(кабатлату)

-Балалар, сезнең сыерчыкларның  сайраганын ишеткәнегез бармы? Ничек

итеп сайрыйлар микән алар әйдәгез тыңлап карыйк әле.    

Аудиоязмада сыерчык тавышы.

-Балалар. Әйдәгез без дә алар кебек сайрап карыйк:

-фю-фю-ю.

-Балалар.ял итеп алыйк. “Яз җитә” җырына хәрәкәтләр ясау.

Ишек шакыйлар , хат бирәләр.

-Балалар, кемдер ишек шакый, кем бар икән? Балалар, хат ташучы  хат  

китергән. “Сырчыктан” диелгән,укып карыйк әле.

“Балалар, без җылы яклардан кайтып җиттек. Сез минем балаларым өчен   оялар  

ясап бирә  алмассыз микән?!”    

-Балалар, сезнең кошларга булышасыгыз киләме? Әйдәгез без аларга оялар                        

ясыйк. Миндә ясалган оялар бар инде, ләкин карагыз әле, нәрсәләре юк? Дөрес

тәрәзәләре юк. Әйдәгез балалар, менә бу түгәрәкләрне алыгыз да ябыштырып

куегыз. Чиста, пөхтә эшләгез.

Индивидуаль эш. Кабатлату: син нәрсә ябыштырасың? Бу оя кем өчен?

Сыерчыклар ничек сайрыйлар әле? Һ.б..

-Балалар, эшләрегезне төгәлләдегезме? Булдыргансыз, сыерчыклар сөенерләр инде.  Өйгә кайткач    әтиләрегезгә сыерчыклар өчен оя ясарга кушарсыз, яме. Үзегез дә  булышырсыз. Бергә –бергә эшләү күңелле ул.

-Ә хәзер әйдәгез уйнап алабыз “Кояш һәм яңгыр” дип атала. Балалар, сез сыерчыклар буласыз (маскалар  кияләр). Мин “кояш” дисәм, сез очып уйнап йөрисез. Мин “яңгыр” дисәм “ояларыгызга” качасыз. Сезнең “ояларыгыз”

урындыкларыгыз артында, аңладыгызмы?

-Балалар, сезгә бүген рәхәт булдымы? Кәефләрегез күтәрелеп киттеме?

Тагын шулай уйнарбыз әле.

                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыерчык оясы

Максат: берничә өлештән торган предметларны ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү. Тәрбия бурычы: кошларга карата мәрхәмәтлелек тэрбияләү. Үстерү бурычы: өлешләрне билгеле эзлеклелектә, үрнәк...