"Йомшаккайның рәсеме"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (средняя группа) на тему

Ханафиева Лейсан Зульфаровна

Балалар белән ябыштыру эшчәнлеге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл уртанчылар төркемендә ябыштыру20.63 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә районы Дусым “Кояшкай” балалар бакчасы.

Тема: “Йомшаккайның рәсеме”.

Уртанчылар төркеме.

Максат: -  геометрик фигуралар турында балаларның белемнәрен ныгыту (овал, түгәрәк, өчпочмак);

  • Төсләр турында белемнәрен ныгыту;
  • Балаларга сурәтне геометрик фигуралар ярдәмендә төзергә күнектерү;
  • Традицион булмаган ысул белән ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү;
  • Сөйләм телен үстерү;
  • Чисталыкны, пөхтәлекне тәрбияләү.

Җихазлау: клей, пумала, төсле кәгазьләр, геометрик фигуралар, йомшак уенчык песи.

Тәрбияче,  балаларны исемнәре белән, ягылмалы итеп үз янына дәшә.  Балалар тәрбияче янына киләләр.

Тәрбияче: Балалар, ни өчен минем яныма килдегез?

Балалар: Сез безне чакырдыгыз.

 Тәрбияче: Нәкъ менә сезне чакырганны, сез кайдан белдегез?

Балалар: Исемнәребезне әйттегез.

Тәрбияче: Дөрес, мин сезне исемнәрегез белән чакырдым, сез кемне чакырганымны бик тиз аңлап алдыгыз. Игътибар иттегез микән, мин сезнең исемнәрегезне ничек итеп әйттем?

Балалар: ягылмалы итеп.

Тәрбияче: Әйе, һәр кешегәдә үз исемен ягылмалы итеп әйткәндә бик рәхәт була. Исемсез яшәү мөмкин түгел. Сез моңа инанырсыз. Мин бүген бакчага килгәндә беркем дә юк иде әле. Йокы бүлмәсендә кемнеңдер елаганын ишеттем. Кем икәнен беләсегез киләме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Мин сезгә табышмак әйтәм. Табышмак ярдәмендә без кем елаганын белербез?

Үзе суфи, үзе урлаша,

Тотсаң әле, тырнаша.

Балалар: песи.

Тәрбияче: Дөре, йокы бүлмәсендә мин бер песи баласын таптым.  Песи баласын мин бик кызгандым. Кем аны болай кыерсытуын сорадым. Ул миңа исеме юклыгын әйтте. Балалар нишлибез инде хәзер?

Балалар песигә исем уйларга кирәклеген әйтәләр.

Тәрбияче: Балалар без сезнең белән песи баласын исем дә уйлап таптык. Песи баласына исеме бик ошады. Әйдәгез бергәләп аны куандырып, бармак уенын уйнап алабыз:

        Бармак уены ”Песи”

Песикәем, йомшаккаем,

Минем елтыр колаккаем,

Минем озын мыеккаем,

Минем кыска колаккаем.

(Урта һәм атсыз бармаклар баш бармакка тагылган, имән һәм чәнти бармаклар югары караган).

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез песи баласына бүләк эшлибез. Ничек уйлыйсыз, нинди бүләк ясасак аңа ошар икән?

Тәрбияче: Дөрес, әйдәгез Йомшаккайның рәсемен ясыйбыз. Күз алдына китерегез, без сезнең белән художниклар ди. Йомшаккайга игътибар белән карагыз. Аның гәүдәсе геометрик фигуралардан тора. Әйдәгез аларны әйтеп чыгабыз.

Тәрбияче: Минемчә песинең гәүдәсе өчпочмакка ошаган.

Балалар: Башы түгәрәккә, колаклары 2 кечкенә өчпочмакка. Аяклары ике ярты түгәрәккә. Койрыгы овалга.

Тәрбияче: Үзегезнең подносларыгызга карагыз әле, нинди геометрик фигураларны күрәсез? (балалар санап чыгалар. Сез ничек уйлыйсыз, бу геометрик фигуралардан без песи төзи алырбыз микән? Әйдәгез ясап карыйбыз. Песине ясаганчы башта дустыбыз белән ял итеп алыйк. Аннан эшебезне дәвам итәбез. (Физ. минутка)

 Балалар кәгазьгә песине төзеп карыйлар.

Тәрбияче:  Койрык өчен безгә овал җитми.   Ләкин башта песине кәгазьгә ябыштырып алыйк.  Аннан соң нишләргә кирәклеген мин сезгә әйтермен.

 Балалар песине пөхтә итеп кәгазьгә ябыштыралар.

Т әрбияче: Сезнең подносларда ак турыпочмаклык бар. Менә аннан без койрыкны ясарбыз. Ничек ясарга кирәклеген мин сезгә хәзер аңлатам, ә сез карап торыгыз һәм үзегез дә шулай ук ясарсыз. Турыпочмаклыкны менә шулай итеп әйләндерергә кирәк һәм урынына ябыштырып куябыз.

Балалар бергәләп ясап эшне тәмамлыйлар.

 Тәрбияче: Балалар игътибар белән карыйк әле, Йомшаккайны ничек итеп бизәп булыр икән?

 Балаларның җаваплары.

 Тәрбияче: Дөрес бантик белән. Карагыз, мин ничек итеп бантик ясый беләм. Телисезме мин сезне дә өйрәтәм?

Балалар: Әйе!

 Тәрбияе: Турыпочмаклык алабыз, уртасыннан борып куябыз.  Нинди төсле булса да ярый.

Тәрбияче: Менә хәзер бантик белән “Йомшаккайны” бизәп куя аласыз. Кай турысына ябыштырып куясын үзегез уйлап урнаштырасыз.

 Тәрбияче: Балалар, миңа әле генә Йомшаккай сезгә рәхмәтләр әйтергә кушты. Ул сезнең бүләкләрегезгә бик шат. Үзе дә сезгә бүләк ясарга тели. Менә алар, шарлар.

        

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей на тему "Что такое семья"."Роль семьи в формировании здорового образа жизни"«История моей семьи», статья, раздел «Работа с родителями»

Что такое семья?Семья - основанная на браке или кровном родстве малая группа, члены которой связаны общностью быта, взаимной помощью, моральной и правовой ответственностью.В теории семейного права сем...

«Воспитательно-развлекательное мероприятие «Семью семь», как форма взаимодействия ДОУ с семьей»

  Цели:Создание живого творческого союза взрослых и детей для полноценного развития ребенка и самореализации взрослых. Задачи:Научить родителей наблюдать за ребенком, изучать его, вид...

План проведения открытого мероприятия по работе с семьей Мы семья, хоть нас не семь. Каждый я поможет всем!

План проведения открытого мероприятияпо работе с семьейМы семья, хоть нас не семь. Каждый я поможет всем! Цель:  создание условия для успешного взаимодействия детского сада и семьи.Задачи: ...

конспект занятия по физической культуре ко дню семьи на тему "Спортивная семья - здоровая семья"

конспект занятия по физической культуре ко дню семьи на тему "Спортивная семья - здоровая семья"...