Мастер-класс по пластилиногафии для родителей по изготовлению настольного театра (заюшкина избушка)
план-конспект занятия по аппликации, лепке (средняя группа) на тему

Ябирова Гульшат Асгатовна

  Әти-әниләрне театралләштерелгән эшчәнлеккә тарту.

 Әти –әниләрнең фантазияләрен, иҗади эшчәнлекләрен үстерергә ярдәм итү.

  Балаларның  сәхнәләштерү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуларын үстерү, сүз байлыгын арттыру, дөрес аваз әйтелешен тәрбияләү, мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонация тәэсирле чараларын кабатлау теләге тудыру.

  Балаларда бер-берсенә карата хөрмәт, дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл spetsialist.docx21.44 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Пластинография ысулы белән өстәл театры әзерләү өчен әти-әниләргә  мастер-класс.

Максат: 

  • Белем бирү эшчәнлегендә, уеннарда, ирекле һәм индивидуаль эшчәнлектә  куллану өчен өстәл театры әзерләү.

Бурычлар:  

  • Әти-әниләрне театралләштерелгән эшчәнлеккә тарту.
  • Әти –әниләрнең фантазияләрен, иҗади эшчәнлекләрен                                                                                                                          үстерергә ярдәм итү.
  • Балаларның  сәхнәләштерү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуларын үстерү, сүз байлыгын арттыру, дөрес аваз әйтелешен тәрбияләү, мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонация тәэсирле чараларын кабатлау теләге тудыру.
  • Балаларда бер-берсенә карата хөрмәт, дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү.

                 

Материал һәм җиһазлау: Театр төрләре, картон, кайчы, гади карандаш, стека, пластилин.

Эшчәнлек  барышы:

- Исәнмесез, исәнмесез! Сәламәтлек миңа, сәламәтлек сиңа һәм барлык кунакларга.

- Балалар, кәефләрегез ничек? (Яхшы) Әйдәгез әле, үзебезнең яхшы кәефебезне кунакларга да җибәрик. Менә ничек рәхәт булып китте.

-Балалар, сез театр карарга яратасызмы? (Әйе)

Курчак театры килә диюгә, сезнең күзләрегез шат елмая, күңелләрегез күтәрелеп китә. Безнең тизрәк барып артистларны һәм курчакларны күрәсебез, әкият карыйсыбыз килә. Балалар без төркемебездә дә театр уйнарга яратабыз шулай бит. Кайсы әкиятләрне уйныйбыз әле без: “Чукмар белән Тукмар”, “Куян кызы”, “Три поросенка”, “Кызыл калфак”, “Чуар тавык”. “Йомры икмәк ”, “Шалкан”.Бу әкиятләрнең  курчаклары безнең төркемебездә бар. Ә буген без үз кулларыбыз белән курчаклар ясарбыз һәм артистлар кебек театр уйнарбыз. Телисезме?  Моның өчен безгә әниләребез ярдәмгә килерләр.  Балалар әниләрегезне чакырыгыз һәм өстәл артына утырыгыз.

-  Кадерле әниләр. Әйткәнемчә, без бүген бергәләп әкият өчен курчаклар ясарбыз.

 Эшне башлаганчы, минем сезне кайбер театр төрләре белән таныштырып китәсем килә: бармак театры,  перчатка театры,  конуслы театр, калаклы театр. Болар барсыда кулдан ясалган, әзерләнгән театр төрләре.

- Бүген без барыбызга да таныш булган  “Куян өе”  әкиятенә пластилиннан, театр уйнар өчен курчаклар әзерләрбез. Минем алдымда бик матур конвертлар ята, анда табышмаклар  язылган, кем  табышмакның җавабын таба, шул әкият героен ясый.

1. Үзе кардай ап-ак ул,

Озын колак бик сак ул.

Дошман күрсә элдертә,

Кем аны куып җитә? (куян)

2.  Үзе ялагай,

Үзе хәйләкәр.

Ул нәрсә булыр

Йә әйтеп җибәр (төлке)

3. Кешенең  дусты,

Йортның сакчысы. (Эт)

4. Иртән иртә тора,

Матур итеп кычкыра. (Әтәч)

5. Җәен урманга патша

Кышын кардан да аста. (Аю)

Әйдәгез эшкә керешик. Балалар, сез әниләрегезгә ярдәм итеп торыгыз. Иң беренче  әниләр каләмнәр белән геройның күз, колак, авыз борыннарын ясыйбыз, ә балалар пластилиннарны әзерли тора.  Аннары кирәк төсле пластилинны  уч төпләрендә  йомшартып озынча форма (колбаска) ясыйбыз, контур буенча куябыз һәм күрсәткеч бармак белән тигезлэп таратабыз. Күз, авыз, колакларын икенче төстән ясарга тәкъдим итәм.

-Зәвыклырак һәм күләмлерәк күренсен өчен бөтен яклап контур буенча нечкә итеп  колбаскалап ясалган пластилин белән кабатлап чыгабыз.

- Контур буенча кисәбез. Курчагыбыз әзер. Хәзер урнаштырыйк. Әйтәгез балалар курчаклар белән уйнап алыйк.

“Куян өе” әкияте

Булган, ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыдан өй салганнар.

Матур яз җиткән—Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган.

Менә Төлке кунып чыгарга Куяннан рөхсәт сораган. Ә соңыннан Куянны үзен куып чыгарган. Куян елый-елый бара икән. Аңа Эт очраган:

— һау-һау-һау! Куян, нигә елыйсың?—дигән аңа Эт.

— Нигә еламаска?! Минем өем кайрыдан, төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

— Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын,— дигән Эт. Алар өй янына килгәннәр. Эт өрә башлаган:

— һау-һау-һау! Төлке, чык, бар кит! Ә төлке аларга мич башыннан:

— Балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын,— дигән.

Эт курыккан да чыгып качкан.

Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа Аю очраган:

— Нигә елыйсың, Куян?

— Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сорады, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

— Елама, Куян,— дигән Аю,— мин аны куып чыгарырмын.

— Юк, куа алмассың шул! Эт барган иде, куып чыгара алмады, син дә куа алмассың,— дигән Куян.

— Юк, куармын!—дигән Аю.

Аю белән Куян кайры өйгә киткәннәр.

— Төлке, бар чыгып кит! — дип акырып җибәргән Аю. Ә Төлке аларга мич башыннан:

— Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — ди икән.

Аю курыккан да китеп барган.

Куян елый-елый тагын киткән. Юлда аңа Үгез очраган.

— Нигә елыйсың, Куян?—дигән Үгез.

— Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

— Әйдә, Куян, киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Үгез.

— Юк, Үгез, куа алмассың. Эт куды, чыгара алмады, Аю куды, чыгара алмады, син дә куып чыгара алмассың,— дигән Куян.

— Юк, куармын!—дигән Үгез.

Алар өй янына килгәннәр. Үгез үкереп җибәргән:

— Бар, Төлке, чыгып кит!—дигән. Ә Төлке аларга мич башыннан:

— Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — дигән.

Үгез курыккан да йөгереп качып киткән.

Куян елый-елый тагын киткән, элеккедән дә каты елый икән бу. Аңа җилкәсенә чалгы салган әтәч очраган.

— Кикри-күк! Нигә елыйсың, Куян?—дигән Әтәч.

— Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

— Әйдә киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Әтәч.

— Юк, Әтәч, куа алмассың! Эт барды, куа алмады, аю барды, куа алмады, Үгез куды, куа алмады, син дә куа алмассың, — дигән Куян.

— Юк, куармын! — дигән Әтәч.

Алар өй янына барып җиткәннәр. Әтәч тәпиләре белән тибенгән, канатлары белән кагынган:

— Кикри-кү-ү-к!

Җилкәмдә чалгым,

Төлкене куып чыгарам!

Тиз төш, Төлке, мич башыннан,

Хәзер үк чыгып кит моннан! — дигән Әтәч.

Төлке моны ишеткәч, бик курыккан һәм:

— Хәзер, аягыма гына киям...— дигән.

— Кикри-кү-ү-к!

Җилкәмдә чалгы китерәм, Төлкене чабып үтерәм! Тиз төш, Төлке, мич башыннан, Хәзер үк чыгып кит моннан! — дип, тагын да ныграк кычкырган.

— Тунымны гына киям,— дигән Төлке. Әтәч өченче тапкыр кычкырган:

— Кикри-кү-ү-к!

Җилкәмдә чалгы китерәм, Төлкене чабып үтерәм! Тиз төш, Төлке, мич башыннан, Хәзер үк чыгып кит моннан!

Төлке өйдән чыгып качкан. Әтәч белән Куян өйдә бергә рәхәт-рәхәт тора башлаганнар. Әле дә булса торалар, ди, алар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Неделя театра.Показ пальчикового и настольного театра "Заюшкина избушка" и "Маша и Медведь"

Пр.задачи: Активизировать познавательный интерес к театрализованной деятельности;учить соотносить игру и речь персонажа, совершенствовать исполнительские способности;развивать образность речи детей, е...

Настольный театр "Заюшкина избушка"

Настольный театр "Заюшкина избушка"...

Мастер-класс для родителей по изготовлению настольного театра «Театр своими руками»

Театрализованная деятельность - это самый распространенный вид детского творчества. Она близка и понятна ребенку. Занятия театральной деятельностью помогают развить интересы и способности ребенка; спо...

Творческая игра, настольный театр "Заюшкина избушка" для детей средней группы «Солнышко»

Цель: Воспитывать устойчивый интерес детей к театрально-игровой деятельности.Задачи: Продолжать работать над интонационной выразительностью речи, развивать артикуляционный аппарат; побуждать...

Мастер - класс для родителей по изготовлению настольного театра своими руками

Мастер - класс, который научит родителей создавать куклы для театра совместно с детьми своими руками....

Развитие речи. Настольный театр "Заюшкина избушка"

Настольный театр русской народной сказки "Заюшкина избушка", Дети сами озвучивали сказкуЗадачи:Речевое развитие : Развивать речевую активностьРазвитие речи: Активизировать реч...

Настольный театр "Заюшкина избушка"

Пособие представляет собой настольный театр....