Мин тәмлеләр пешерәм. Беренче кечкенәләр төркемендә әвәләү шөгеленә план - конспект.
учебно-методический материал по аппликации, лепке (младшая группа) на тему

Багаутдинова Алсу Наилевна

Беренче кечкенәләр төркемендә  әвәләү шөгеленә план - конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл berenche_kechkenlr_torkemend_vlu_shogelen_plan.docx18.56 КБ

Предварительный просмотр:

Беренче кечкенәләр төркемендә  әвәләү шөгеленә план - конспект.

Тема: Мин тәмлеләр пешерәм.

Максат:

  • Балаларны тозлы камыр белән таныштыру, тозлы камыр белән әвәләргә өйрәтү;
  • Тәрбияче биргән сорауны ишетү, аңлау һәм аңлаешлы итеп җавап бирүләренә ирешү;
  • Балаларда сөйләм этикасына нигез салу (исәнләшү, саубуллашу, “мөмкин булса”);
  • Түгәрәк формасын әвәләүне ныгыту;
  • Бармак эшчәнлеген үстерү;
  • Әвәләүгә карата кызыксыну уяту;
  • Пөхтәлек тәрбияләү;
  •  Өлкәннәргә булышу теләге уяту.

Кирәкле әсбаплар:

Тозлы камыр, салфеткалар, клеенкалар, курчак, тәлинкәләр,  аудиоязма,

Сүзлек өстендэ эш: кунак, сары, түгәрәк, чәк-чәк, тәмле, баллы.

 Эшчәнлек барышы

Тәрбияче балаларны уенчык өстәл янына чакыра , өстәл артында моңсуланып курчак Айсылу утыра. Өстәлдә төрле төрле уенчык ашамлыклар куелган.

Т. – Балалар карагыз әле безнең Айсылу нигә болай моңсуланып тора икән?

(Тәрбияче курчак “әйткәнен” балаларга җиткерә.) Балалар, Айсылуның дусты Лилия чәк-чәк ярата икән, ә Айсылу аны пешерә белми. Шуңа кәефе юк икән дустыбызның. Балалар әйдәгез чәк-чәк пешерәбез ме?

Б. – Эйе!

Т. – Чәк-чәк ашаганыгыз бармы?  Ул нинди төстә? Тәмле ме? Баллы мы тозлы мы?

Б. – Сары төстә, тәмле, баллы (берничә баладан кабатлата).

Тәрбияче балаларны әвәләүгә җиһазланган өстәлләр яныны чакыра.

Т. – Балалар без бүген тозлы камыр белән танышабыз. Ул безгә таныш пластилинга ошаган, шулай ук ул әниләребез тәмлеләр пешерә торган камырга да ошаган. (балаларга һәрберсенә тигез зурлыктагы камыр кисәкләре таратыла.). камыр нинди төстә?

Әйдәгез без бергәләп бер тәлинкә чәк-чәк ясыйк. Аның өчен башта нәни түгәрәкләр ясыйк.

Хәзер сез ясаган түгәрәкләрне бер тәлинкәгә куябыз.

Әйдәгез әле ял итеп алыйк әле.

Аудиоязма яңгырый Түгәрәк уены. Балалар җырлыйлар һәм бииләр.

Әйдәгез чәк-чәкне Айсылуга бирәбез! Айсылу үзе дә безгә буләк әзерләгән икән. Рәхмәт әйтәбез.

Кулланылган методик материал:

  1. “Туган телдә сөйләшәбез”, Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибуллина И.Җ. – Казан: Фолиант, 2013. (2-3 яшь);
  2. “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”, К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина. – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.
  3. «Изобразительная деятельность в детском саду: планирование, конспекты занятий, методические рекомендации», И.А.Лыкова. младшая  группа. М.: «Карапуз», 2010.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.

Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.   Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...

Беренче кечкенәләр төркемендә ата-аналар белән эшләү өчен перспектив план

Беренче кечкенәләр төркемендә ата-аналар белән эшләү өчен перспектив план...

Беренче кечкенәләр төркемендә ата-аналар белән эш планы

Беренче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре өчен әти-әниләр белән эш планы....